“ Көзге бал”
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
- Хәерле көн, кадерле дуслар, хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар!
- Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.
- Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.
- Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар.
- Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур.
- Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи.
- Ә көз?
- Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.Борын заманнарда бер авыл агаеннан
- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.
Ул, һич тә аптырамыйча:
- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән.
Менә шундый авыз өчен яхшы булган табигатьнең иң асыл фасылында без “Көзге бал” бәйрәме үткәрәбез.
Җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул
1 алып баручы: Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
Безнең язмыш, килер язмышларга
Шундый көзләр аша тоташа.
- Э хэзер без бәйрәмне башлап жибэрэбез!
- Яшелчәләр чыгышына жюри членнары бәя бирәчәк. Әйдәгез, алар белән дә танышыйк. (Жюри членнары белән танышу.)
Карамуллина Айгуль Хатиповна.
Миннеханова Зимфира Нурлыгаяновна
Габдуллина Зиля Галимьяновна
Бишенче класс выступает.(кабаклар)
(Музыка уйный.Внучка керә.)
- Әби мин ял итәргә кайттым авылга.
- Бик тә вакытлы кайттын әле. Син кызым бакчада ял итәрсен кабакларны җыеп кертерсен, бар әле җыя тор.
- Һмм, ә кабак нәрсә ул???
- Бакчага чык , күрерсен балам кабакнын нәрсә икәнен.
Түгәрәк, сары шар кебек. (Дөбер шатыр тавыш килә)
- Чү нәрсә булды.
(Кыз кәбестә күтәреп керә.)
- Иии балам, син кабакнын нәрсә икәнен дэ белмисен , лябаса, күр әле безнен мәктәп кабакларын.
Алтынчы класс выступает.(кэбестэлэр)
(Кулында кәбестә күтәреп керә.)
- Бэй алайса бу нәрсә, бу да түгәрәк бит.
- Түгәрәккә түгәрәк сары түгел яшел бит , кәбестэ була – сезненчә капустка.
- ӘӘӘӘ әби мин дальтоник бит. Светофорныда аермим сары төскә ут кебек чыгып китәм .
- Менә хәзер анын нинди файдалы булуын карап китик;
Унынчы-унберенче класс выступает.(физалислар)
- Әйдә кызым , тамак ялгап чыгыйк. Помидордан салат ясыйк.
- Хәзер әбием.(Кулында физалис алып керә)
- Мин бит помидор салаты дидем , ә син нәрсә күтәреп керден.
- Бу бит физалис помидорнын бер төре.
- Физалис физалис дигән буласын , мин аны физалия физалия дип йөртәм , анардан варенье кайнатам мин , салат ясаганнарын белмәгән идем.
- Ясыйлар шул! Бик куп нәрсәне белмисен әле әби шул.
7 класс выступает.(кишерлэр)
- Уф, арыдым , көне буе бакчада йөреп кулларым,битләрем ярылып бетте , маска ясарга кирэк, берэр төрле крем юкмы?
- Нинди крем ди сина тагын ,ана кишер согы сөрт ,чип чиста була битләрен.
- Кишернен нинди файдасы булсын ,крем кирәк мина.
- Нинди файдасы барын балалардан сорыик.
Музыкаль номер.( 9 класс)
Сигезенче класс выступает.(бэренгелэр)
- Кич тә җитте ,эш тә бетте,бәрәңге тәгәрәтеп ашыйк әле.-
- Нинди бәрәге инде һаман .бер баз бәрәңге алдык ,столовайда кендә бәрәңге иртәндә бәрәге кичтә бәрәнге. Озакламый үзебездә бәрәңге кебек түгәрәк булабыз.
- Бәрәнге ул балам икенче икмәк, анардан әлланичә төрле ризык әзерләп була ә калганын сина сигезенче класс бәрәнгеләре анлатыр!)
- Әәә, менә авыл бакчасында нинди витаминнар качып ята икән.
- Рәхмәт мин бик күп маглүмәтләр җыйдым бүген.
- Әйе кызым мин дә күп файдалы яңалыклар белдем , шулай ел саен авылга кайтып миңа ярдәм итеп кит .
-Соңгы конкурсыбыз үтте. Инде бәйрәмгә нәтиҗәләр ясыйк. Җиңүчеләрне билгелик.Моның өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирик.
(Жюри членнары командаларны котлыйлар)
- Менә саубуллашыр чак та җитте. Кадерле дуслар,сезгә бүгенге бәйрәмдә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт.
- Уенны нинди тәртиптә алып барабыз? Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!
- Беренче тур:Табышмаклар багышланган табигать күренешләре, ел фасылларына! Ихтибарлы булыгыз,башта табышмакны тыңлап бетерәбез!
* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.(Кояш)
* Өй өстеңдә ярты күмәч.(Ай)
* Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.(Йолдыз)
* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.(Суык)
*Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.(Һава)
* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.(Салават күпере)
* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.(Буран)
* Көзен туа, язын үлә.(Боз)
*Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.(Кар)
*Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.(Яңгыр)
* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.(Кайтаваз)
* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.(Яз)
* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.(Кәбестә)
* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.(Карбыз)
* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.(Бәрәңге)
* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.(Помидор)
* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.(Шалкан)
* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.(Гөмбә)
* Озын – озын егетләр, башларында бүрекләр. (кукуруз)
* Ук, башы алтын чук. (бодай)
* Диңгез түгел, дулкынлана. (иген кыры)
* Кат-кат тунлы, карыш буйлы (кәбестә)
* Чәчәге агачында, алмасы тамырында (бәрәңге)
* Туп түгел түгәрәк, күсе түгел койрыклы (Чөгендер)
* Җир астында картыгыз, сакалыннан тартыгыз.(шалкан)
* Үскәндә яфрагын ашыйлар, үсеп җиткәч тамырын ашыйлар .(суган)
* Тышы таш, эче боз. Тәрәзә - ишек куймаган, эчен кемдер буяган.(Карбыз)
* Алсу битле кыз үсте, “тып” итеп сикереп төште.(алма)
*Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)
*Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә.
Үзе бик матур,
Аны кем әйтер? (Помидор)
*Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)
*Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашка тәм һәм төс бирер,
Аны кем белер? (Чөгендер)
*Түгәрәк ул, ай түгел,
Сары, тик кояш тугел.
Тәмле, тик алма түгел,
Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)
*Җир астында алтын казык. (Кишер)
*Келәте бар, малы юк,
Баласының саны юк. (Кабак)
*Ачыдыр теле,
Кыллыдыр төбе. (Суган)
*Гәүдәсе бар, җаны юк,
Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)
*Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт. (Помидор)
*Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында. (Бәрәңге)
*Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)
*Җир астында картыгыз,
*Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
*Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)