Просмотр содержимого документа
«Презентация Тамчы шоу»
1 нче сорау. Чуар киемле урам малае
- Борчак җыя, кырда куна.
- 2 нче сорау. Яз килә, көзен китә,
Оя ясасаң, үз итә.
- 3 нче сорау. Бер кошым бар - тынмый,
- Агачка оя кормый.
- Өе – җирдә, җыры – күктә.
- 4нче сорау. Тап, тап, табагач,
- Табагачта бер агач,
- Койрыгы бер калач.
- 5 нче сорау. Дөньядагы иң зур кошның исеме ?
- 6 нчы сорау. Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кош очып китә?
- 7 нче сорау. Иң күп ашаучы кош.
- 8 нче сорау . Кайсы кош каты тешли?
- 9 нчы сорау . Кайсы кош тавышсыз оча?
- 10 нчы сорау . Кайсы кошның өе кар астында?
- 11 нче сорау . Нинди кошлар суны очып барышлый гына эчә?
- 12 нче сорау . Кайсы кош бик тиз йөгерә?
Куныр авылы Балтач районы составына керә. Ул районның төн ь як өлешендә, Кугуборканың урта агымында, район үзәгеннән 40-50 км читтә урнашкан.
Элек бу урынннар караңгы урманнар белән капланган булган. Шушы караңгы урманның, Кугуборканың матурлыгы кешеләрне үзенә җәлеп итә. Беренче булып Кугуборканың сул як ярында Кубор авылы формалаша. Анда урыслар яши. Шуның өчен дә Кугуборканың исеме Кубор авылына бәйле була.
Тора-бара Алашай елгасының югары агымында Курба авылы, түбән агымында Кугынур авылы барлыкка килә(икесе дә мари авыллары). Алашай елгасының исеме Курба авылында яшәгән Алашай байга бәйле. Шушы авылларда мари байлары бик күп була. Аларга хезмәтчегә ялланырга ярлы татарлар килә башлый. Берничә елдан соң монда татарларның саны артып китә, шуңа күрә марилар моннан күчеп китә башлыйлар. Берникадәр вакыттан соң монда күпләп Пүскән авылыннан татарлар килеп урнаша. Алар мариларны бу авыллардан куалар. Ике авыл бергә берләшеп(Курба һәм Кугынур), Кугунур авылын барлыкка китерәләр. Соңгарак аны гадиләштереп, Куныр дип атый башлыйлар.
1800 нче елда Куныр Вятка губерниясе Казан округы Малмы ж уездына кергән. Авылда 392 хуҗалык исәпләнгән. Инде ул вакытта ук авылда мәчет булган. Тик авылның үзенең мулласы булмаган. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр вакытында мулланы күрше авылдан чакыра торган булганнар. Авыл халкы җәй көннәрендә игенчелек һәм терлекчелек белән, ә инде кышларын һөнәрчелек белән шөгелләнгән. Шулай ук тукыма тукыганнар, агач сукалар ясаганнар, умартачылык белән шөгылләнгәннәр. Ул заманнарда алар урта хәлле халык булып исәпләнгәннәр.
Кугуборка
Кугуборка – авылдагы иң озын елга. Авылдагы барлык елгалар да,ахыр чиктә, аңа барып тоташалар. Ул Киров өлкәсеннән башланып, Киров өлкәсендәге Камага ук коя. Күргәнегезчә, аның урта тирәсе генә Куныр авылы аша үтә. Озынлыгы – 55-60 км.
Бакый к үле. Тирәнлеге 2 метрдан артмый. Сай сулы булганлыктан бу күлдә су бик җылы була. Җәйләрен бу күлнең бушаганы юк: балык тоталар, ял итәргә чыгалар, су коеналар (хәтта күрше авыллардан да монда су коенырга киләләр). Озынлыгы 800-900 м.
Бака күле. Кунырдагы иң сай сулы күл. Тирәнлеге нибары 0,5-1,2 м. Авылга якын булганлыктан авыл халкы үрдәк-казларны шушында куып төшерә. Җәй көннәрендә монда бакалар сайраша(бөтен авыл яңгырап тора). Шуның өчен дә бу күлне бака күле дип атаганнар. Озынлыгы – 500 м.