СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ
Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно
Скидки до 50 % на комплекты
только до
Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой
Организационный момент
Проверка знаний
Объяснение материала
Закрепление изученного
Итоги урока
Рабочая программа по татарской литературе для 5-9 классов./ 5-9 сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан укыту программасы. 5 еллык (Рассчитана на 5 лет).
ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Урта сыйныфларда татар әдәбиятын укытуның гомуми (метапредмет) нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
укучыда әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү;
сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәтү;
язу һәм сөйләм осталыгын үстерү, мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, материалны төркемли, үз фикерен дәлилли, кирәк икән – үзгәртә-төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара, материалны гомумиләштерә белергә, үз хисләреңне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшләргә күнектерү;
баланың үз эшчәнлеген һәм әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карарлар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү;
төрле чыганаклар белән эшләргә, аларны табарга, мөстәкыйль рәвештә кулланырга, төркемләргә, чагыштырырга, анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
Уртасыйныфларда татар әдәбиятын укытуның предмет нәтиҗәләре түбәндәгеләр:
Танып-белү өлкәсендә:
аерым төр һәм жанрга караган әсәрләрне аңлап укый һәм кабул итә, эчтәлеген кабатлап (аерым очракларда текстны яттан) сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү;
укыган әдәби әсәрнең эчтәлеген, темасын, проблемасын, идеясен билгели, геройларын һәм әдәби дөньясын бәяли алуына, аның нинди төр һәм жанрга каравын аеруына ирешү;
укучының классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белүе;
әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча тезислар һәм план төзү, геройларга характеристика бирү,сюжет, композиция үзенчәлекләрен, махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру;
укыган әсәр буенча фикер алышуда катнашырга, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларын расларга һәм дәлилләргә, әдәбият белеме төшенчәләренә мөрәҗәгать итәргә өйрәтү.
бәяләү өлкәсендә:
милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәтү;
әдәби әсәрләргә шәхси мөнәсәбәт һәм бәя булдыру;
өйрәнелгән әсәрләрне шәрехли белүенә ирешү;
автор позициясен ачыклый алу һәм аңа үз мөнәсәбәтеңне булдыру күнекмәсен формалаштыру.
эстетик яктан:
әдәби әсәрнең образлы табигате хакында гомуми мәгълүматый күзаллау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе тәрбияләү;
баланың әдәби текстны эстетик бөтенлекле, шул ук вакытта әдәби һәм тел-сурәтләү алымнарының, образлылыкның үзенчәлекләрен һәм әһәмиятен аңлап бәяли белүенә ирешү;
рус һәм татар телендәге әдәби әсәрләрне чагыштырып бәяләргә, геройларның, әхлакый идеалларның охшаш һәм аермалы якларын билгеләргә өйрәтү.
Шәхси нәтиҗәләр арасында түбәндәгеләре аерым әһәмияткә ия:
укучының җаваплылык хисен активлаштыру;
укуга һәм хезмәткә уңай мөнәсәбәт булдыру;
баланың үзаңын үстерү, милләтне, ватанны яратырга өйрәтү, горурлык һәм гражданлык хисләре тәрбияләү;
- әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен төшендерү;
-төрле чыганаклардан (сүзлекләр, энциклопедияләр, интернет-ресурслар һ.б.) танып-белү һәм коммуникатив ихтыяҗларны канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табарга күнектерү.
Әдәбият предметының эчтәлеге.
5 нче сыйныф. Барлыгы – 70 сәг.
Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты.
Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре
буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйлә-нешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.( 1 сәг.)
Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.
“Ак бүре” әкияте ( кыскартып). ( 4 сәг.)
“Үги кыз”, “Аю белән төлке” әкиятләре. ( 4 сәг.)
Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. “Моң” төшенчәсе. Җырларны төркемләү. “Иске кара урман”, ”Гөлҗамал”,”Туган ил”,”Яшә, Республикам!”,”Ай былбылым”; кыска җырлар - дүртюллыклар; тарихи җырлар: “Болгар иленең кызлары”,”Пугач явы”. ( 4 сәг.)
Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”. ( 4 сәг.)
Бәетләр. “Сак-сок” бәете ( 2 сәг.)
Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары.
“Янмый торган кыз”,”Иске Казан каласының корылуы”,”Шәһәр нигә Казан дип аталган”,”Әллүки”,”Зөһрә кыз”,”Кеше гомере ничек корылган”.( 6 сәг.)
Практик дәрес: халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы. ( 2 сәг.)
Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфат-
лары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары.
Г.Тукайның “Шүрәле” әкияте. ( 2 сәг.)
Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте. ( 4 сәг.)
Әхмәт Фәйзинең “Аучы мәргән белән Болан кыз” әкияте. ( 3 сәг.)
Рабит Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте. ( 3 сәг.)
Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”,”Кояштагы тап”әкиятләре ( 3сәг.)
Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары – вакыйгалар, күренешләр, хис-кичерешләр; кеше образлары - төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.
Фатих Әмирханның “Ай өстендә Зөһрә кыз”,”Нәҗип” хикәяләре. (5 сәг.)
Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.
Мәҗит Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәле. ( 1 сәг.)
Габдулла Тукайның “Ике сабан” мәсәле. ( 1 сәг.)
Практик дәрес: сәнгатьтөре буларак матур әдәбят; чәчмә һәм тезмә әсәр;
аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары. ( 2 сәг.)
Габдулла Тукайның “Пар ат”,”Туган җиремә”,”Туган авыл” шигырьләре.( 3 сәг.)
Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. “Һәркем әйтә дөресен”,”Тереклек суы”,”Курыкма, тимим!”
“Тарихтан сабак”,”Өйгә бирелгән эш”,”Онытылган, өйдә калган” шигырьләре. ( 4 сәг.)
Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать:
Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:
1. Г.Тукайның “Шүрәле” әсәре, 1 – бүлек.
2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.
3. Ф.Яруллинның “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.
4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.
Инша язу өчен үрнәк темалар:
1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).
2.“Сак-сок”бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.
3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).
4.”Минем туган җирем” (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файда- ланып, һәркем үз образын иҗат итә).
Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:
1. “Гөлчәчәк” татар халык әкияте.
2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр.
3.Фаил Шәфигуллинның “Акмөгез”хикәясе.
4. Вакытлы матбугат басмалары.
Күнекмәләр формалаштыру:
рецептив (өлешләп, бүлекләп үзләштерү) эшчәнлек:
- халык авыз иҗатын,аның аның жанрларын, үзенчәлекләрен тану;
- әдәби текстны сәнгатьле уку, аны аңлата алу, яттан сөйли белү;
- язучының тормыш юлын, аның төп әсәрләрен истә калдырып сөйли алу;
- әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү, фикерне исбатлый белү;
репродуктив (хәтергә күчереп алып үзләштерү) эшчәнлек:
- әдәби әсәрнең сюжетын, анда тасвирланган вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу;
- төрле мәгълүмат чыганаклары: сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар белән максатчан эшли белү;
иҗади эшчәнлек:
- халык авыз иҗаты әсәрләрен аңлап, сәнгатьле итеп укый белү;
- укыганны, күз алдына китереп, җанлы итеп сөйли белү; рольләргә кереп кабатлап бирә алу;
- шигырьләрнең образларын танып, басым һәм паузаларны, интонацияне дөрес билгеләп, укый белү;
- хикәяләп язылган язылган әдәби әсәрне фикер сөрешен аңлап уку, хәтерләп бару; укыганны үз сөйләмеңдә сурәтләп бирә алу;
- вакыйгалар барышын, әсәрдәге әһәмиятле өлеш, борылышларны күздә тотып, план төзи белү;
эзләнү эшчәнлеге:
- куелган сорауларга, мөстәкыйль уйланып, җавап бирә алу;
- төрле чыганаклардан файдалана алу - сорауның кайсы өлкәдән, нинди темага бәйле икәнлеген белеп эзләү.
Программага кергән темалар | Төп эчтәлек | Укучылар эшчәнлеге |
Халык авыз иҗаты. 1 сәгать | Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары. | -фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне таный алу; -фольклор әсәрләрен аңлап, иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; -төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү.
|
Әкиятләр 8 сәгать | Әкиятләр, жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары.Әкиятләрнең эстетик кыйммәте. «Ак бүре» әкияте (кыскартып).“Үги кыз” әкияте. “Аю белән төлке”(мөстәкыйль уку өчен) | -әкиятләрне аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; - әкиятләрнең төрләрен аера алу; - әкиятләргә халык акылы, тапкырлыгы, зирәклеге, батырлыгы салынуын аңлау, шул турыда уйларга өйрәнү; -тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, өйдә иҗади эш башкару. |
Җырлар. 4 сәгать | Җырларны төркемләү. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүз тәңгәллеге. “ Моң” төшенчәсе. Озын һәм кыска җырлар, такмаклар. | -татар халык җырларының төрләре турында мәгълүмат алу; -татармузыкасыныңүзенчәлекләребеләнтанышу; - җыр текстларын яттан өйрәнү; - “Әдәбият белеме сүзлеге”ннән файдаланып, җыр турында мәгълүмат туплау. |
Кыска жанрлар. 4 сәгать | Мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар. Аларда мәгънә тирәнлеге һәм аларның тел – бизәк, сөйләмнең тәэсирлеген көчәйтү чаралары булуы. Мәзәкләр.Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьләү, тирән мәгънә, хикмәтлелек. “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”. | - мәкаль һәм әйтемнәрнең мәгънәсен аңлау;әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилле итеп аңлата, исбатлый белү; -табышмакларның ни өчен кирәклегенә төшенү, аларның зиһенне үстерүдә, белемнәрне арттырудагы ролен аңлау; -мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңелле, оста булуына игътибар итү; - “Хуҗа Насретдин мәзәкләре”н укып нәтиҗә ясый алу. |
Бәетләр. 2 сәгать | Бәет жанры турында мәгълүмат. Күпчелек очракта эчтәлекләре буенча тарихи вакыйгаларга һәм шәхесләргә, авыр заманага, шәхси фаҗигаләргә һ.б. багышланулары. “Сак-Сок” бәете. Аның фантастик сюжетка корылган булуы. | -бәет жанры турында мәгълүмат алу; аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли белү; -төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) ярдәмендә бәет турында белешмә туплау; -“Сак-Сок” бәетен сәнгатьлеуку; фантастик сюжетка корылган булуын исбатлау. |
Риваятьләр, легендалар. 6 сәгать | Риваять һәм легенда жанрлары турында мәгълүмат. Риваять, легендаларның аермалы һәм охшаш яклары. «Шәһәр ни өчен Казан дип аталган», “Янмый торган кыз”, “Иске Казан каласының корылуы”, “Әллүки” риваятьләре. | - риваять һәм легенда жанрлары турында мәгълүмат алу; аңлап уку, эчтәлеген кабатлап сөйли, кирәк чакта тексттан өзекләр китерә алуга ирешү; -риваять һәм легендаларның аермалы һәм охшаш якларын күрсәтә алу. |
Практик дәрес 2 сәгать | Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөньясурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы. | -образ (сурәт) турында мәгълүмат алу; -хикәяләү һәи шигъри сөйләмгә корылган жанрларны атый алу; -төрле халыклар иҗатындагы уртаклыкларны күрсәтә алу, мисаллар китерү. |
Әдәби әкиятләр. 15 сәгать | Халык әкиятләре белән уртаклык, аерымлыклар. Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте. Җ.Тәрҗемановның “Тукран малае Шуктуган” әкияте. Ә. Фәйзинең “Аучы Мәргән белән Болан кыз” әкияте. Р.Батулланың “Курай уйный бер малай” әкияте. Ф.Яруллинның “Зәңгәр күлдә ай коена”, “Кояштагы тап” әкиятләре. | - укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйли алу; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалана, цитаталар китерә белү; - әдәби әкият геройларын кылган гамәлләре, портретлары буенча характерлау һәм бәяләмә бирә алу, аларның уртак һәм үзләренә генә хас булган сыйфатларын билгеләү; - проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; - әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү; - әдәби әкиятләрбуенча сочинение язу; -классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү. |
Хикәя. 5 сәгать | Эчтәлек: вакыйга, күренеш, образлар.Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар,җыелма образлар. Хикәяләүче, автор позициясе. Табигать образы,әйбер образы. Әдәби сөйләм: хикәяләү. Ф.Әмирханның ”Ай өстендә Зөһрә кыз”, “Нәҗип” хикәяләре. | - хикәя жанрындагы әдәби әсәрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү; -әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; -әдәби текстның мәгънәви өлешләрен аерып чыгарып, укыган буенча план төзү, геройларга характеристика бирү,махсус сурәтләү чараларының ролен билгеләү күнекмәсе булдыру; - проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба алу; -өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә үз мөнәсәбәтеңне белдерү; - әдәбиәсәрләрбуенча сочинение язу; |
Мәсәл. 2 сәгать | Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын, тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылу. М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле. Г.Тукайның “Ике сабан” мәсәле. | -мәсәлләрне укып, читләтеп әйтүне таба алу, нәтиҗә ясый белү; -рус һәм татар телендәге мәсәлләрдә уртак һәм милли үзенчәлекләрне билгеләү, әхлакый кыйммәтләрнең чагылышын чагыштырып бәяләү. |
Практик дәрес Сәнгать төре буларак әдәбият 2 сәгать. | Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. Язылу рәвеше ягыннан әдәби әсәрләрнең ике төргә бүленгән булуы: чәчмә һәм тезмә әсәр. | -әсәрнең сәнгать күренеше икәнлеген аңлата алу; -чәчмә һәм тезмә әсәрләр турында фикерли алу; аларның уртак һәм аермалы якларын күрсәтә белү; -әдәби әсәрнең халык иҗаты белән уртаклыгын табу; - татар, рус (яки башка халыкларның) әдәбиятларында бер төрдәге темага корылган әсәрләрне чагыштыру, милли үзенчәлекләрен ачыкларга тырышу. |
Шигырьләр. 7 сәгать | Шигырь төзелеше: үлчәм, ритм, рифма, тезмә, строфа. Шигырьдә образлар, лирик герой. Г.Тукайның “Пар ат”, “Туган җиремә” шигырьләре. Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» , “Тереклек суы”, “Курыкма, тимим!”, “Тарихтан сабак”, “Өйгә бирелгән эш”, “Онытылган…”шигырьләре. | -шигырьләрне иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; - шигъри текстларны яттан сөйләү; -шагыйрьләрнеӊтормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү; - проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; - шигырь төзелешенә караган терминнарны аңлау, аерып күрсәтә алу. |
Барысы-58 сәгать | |
|
6 нчы сыйныф
Барлыгы – 70 сәгать
Мифлар. Дөньяны үзләштерүнең беренче баскычы буларак мифология.
Мифларда табигатьнең , чынбарлыкның һәм яшәешнең закончалыкларын ачарга
омтылу. Дөнья халыклары тудырган мифлар һәм татар халкы иҗат иткән мифлар.
“ Алып кешеләр”.” Җил иясе җил чыгара” мифлары. (3 сәг.)
Практик дәрес. Тема: Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Образлар системасы.
әдәби алымнар, тел-сурәтләү чаралары. Матур әдәбият һәм башка сәнгать төрләре
арасында образ иҗат итү үзенчәлеге. ( 2 сәг.)
К.Насыйриның «Әбүгалисина» повесте. Эпик төр жанры буларак хикәя
белән уртаклыгы, аермасы. Тасвирланган вакыйгалар, күренешләр. Төп геройлар, ярдәмче персонажлар, җыелма образлар. Хикәяләүче автор образы; автор пози -
циясе. (4 сәг.)
Г.Ибраһимовның «Алмачуар» хикәясе.
Конфликтка бәйле сюжет элементлары. Тема, проблема, идея. Тасвирланган вакыйгаларда, геройлар язмышында һәм әсәрнең исемендә автор идеалының чагылуы. Әсәрдә сурәтләнгән чор картинасы.Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). ( 5 сәг.)
Г.Рәхимнең «Яз әкиятләре» хикәясе. Эпик жанр - хикәя. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы.Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. (2 сәг.)
Дәрдемәнднең «Видагъ»,“Каләмгә хитаб” шигырьләре. Замандаш шагыйрь- ләр арасында үзенчәлекле урын алган фәлсәфи лирикасы, хис-кичерешләрен,
уй- фикерләрен чагылдырган образлар, сурәтләүләр. (2 сәгать)
С Рәмиевнең «Уку»,“Авыл”шигырьләре.Лирик герой образы. Табигатьне тасвирлавында романтик күтәренкелек. Тормышка һәм үзенә ышаныч белән, сокланып каравы. Яктылыкка чакыру - өндәү пофосы. (2 сәг.)
Г.Камалның «Беренче театр» комедиясе. Көлке ситуациягә корылган вакый- га. Әсәрнең төп һәм ярдәмче геройлары. Хикәяләү һәм шигъри сөйләмнән аермалы буларак, әсәр теленең диалог һәм монологларга корылган булуы. (4 сәгать).
Г.Тукай. «Исемдә калганнар». Татар әдәбиятында беренче автобиографик әсәр булуы, язылу тарихы. Тукайның кешеләргә, үз язмышына, яшәгән чорына мө-
нәсәбәте чагылу. Тормыш юлының иҗаты белән аерылгысыз бәйләнеше. ( 5 сәгать).
Практик дәрес. Тема: Лирик жанрлар: пейзаж лирикасы; табигать образлары. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. ( 2 сәг)
Һ.Такташның “Урман”,“Пи-би-бип”,”Болай гади җыр гына” шигырьлә-
рендә лирик герой, образлар системасы, сурәтләү чаралары. (4 сәгать).
И.Газиның «Кояш артыннан киткән тургай” хикәясе. Сурәтләү обьекты,
хикәяләүче образы, сурәтләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Батулланың «Имче», “Көчек”,”Чагыр” хикәяләре. Тукайның балачагы турында автор уйланмалары, күзаллавы. (4 сәгать)
Ф.Яруллинның “Ак төнбоек” хикәясе. Вакыйга, геройлар. Конфликт һәм сюжет этаплары. Хикәяләү алымнары. (3 сәгать).
Р.Миңнуллинның ”Энекәш кирәк миңа!”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре. Балачакны гәүдәләндергән образлар; әсәр геройлары һәм лирик герой образы, аларның хис-кичерешләре. Сурәтләү чаралары. ( 3 сәг.)
Лиро-эпик жанр – баллада. Образлар системасы: табигать, тереклек, кешеобразларының эстетик мәгънәләре, роле. Кискен каршылыкка, уйланмалылыкка корылган булу, вакыйгалар хәрәкәте һәм конфликтның үзенчәлекле чишелеше. Символ һәм аллегория алымнары.
М.Җәлил. «Сандугач һәм чишмә» балладасы.Әсәрнең төзелеше, геройлары. Символик образлар, халык авыз иҗаты белән аваздашлык. ( 2 сәг).
Илдар Юзеев. “Бакчачы турында баллада”,“Йолдыз кашка турында баллада”. Фантастиквакыйгаларда һәм символик образларда реальлекне тасвирлау. Героик яңгыраш, образлар системасы. ( 3 сәг.)
Эпик төр жанры – роман. Сюжет һәм композиция үзенчәлеге; катлаулы, каршылыклы тормыш күренешләре; геройларның язмышларын, кичерешләрен тулы итеп тасвирлау.
Ә.Фәйзи “Тукай” романы (өзекләр). Язучының тормышы һәм иҗаты
турында кыскача белешмә. Тукайның тормыш юлын өйрәнү һәм романның язылу тарихы. “Исемдә калганнар” әсәре һәм Г. Тукайның тулы биографиясе белән бәйләп нәтиҗәләр ясау. (5 сәгать).
Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать:
Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр:
1. И. Гази.”Кояш артыннан киткән тургай” хикәясенең “Күренер-күренмәс кенә...” дип башланган һәм аннан соңгы өч абзацы.
2. Р.Миңнуллинның “Шундый минем туган ягым” шигыре.
3.И.Юзеевның “Йолдыз кашка турында баллада”сы.
4.Ф.Яруллинның “Бер өмет” шигыре.
Инша язу өчен үрнәк темалар:
1. Әбүгалисина белән Әбелхарис язмышыннан мин нинди нәтиҗәләр ясадым?
2. Габдулла Тукай образын гәүдәләндергән сәнгать әсәрләре.
3. Табигать образларында кеше характерының сыйфатлары (Г.Рәхимнең “Яз әкият- ләре”, мәсәлләр һәм балладалар мисалында).
4.Мин кемнәрдән үрнәк алам?
Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать:
1. Ф.Яруллин. “Урман әкияте” хикәясе.
2. И.Гази. “Өч Мәхмүт” хикәясе.
3. М.Җәлил. “Ана бәйрәме” шигыре.
4. Л.Шагыйрьҗан. “Тукай тавышы” поэмасы.
5 нче сыйныфта формалашкан күнекмәләрне ныгыту, үстереп, дәвам итү:
рецептив (өлешләп, бүлекләп үзләштерү) эшчәнлек:
- халык авыз иҗаты белән матур әдәбиятның бәйләнешләрен - уртаклыгын һәм аер- маларын - күрә, мисаллар белән дәлилләп аңлата белү;
- әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, анализлый белү;
- шигъри текстларны һәм чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү;
- сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйли
һәм иҗат иткән чоры белән бәйли белү;
репродуктив (хәтергә күчереп алып үзләштерү) эшчәнлек:
- әдәби әсәрнең эчтәлегенә һәм формасына караган төшенчәләрне үзләштерү; әсәр- ләрне анализлаганда аларны куллана белү;
- әдәби әсәрнең сюжет элементларын билгели белү; конфликтының чишелешен
ачыклап, автор ниятен аңлата белү;
- образлар системасын, характерларны анализлый, аңлата һәм бәя бирә алу;
иҗади эшчәнлек:
- төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү;
- укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү, -
- әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
эзләнү эшчәнлеге:
- проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, аңлатмалар, бәя бирү.
тикшеренү эшчәнлеге:
- әдәби әсәрне образлар бирелеше, сурәтләү чаралары ягыннан анализлау; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү.
6 сыйныф программасына тематик план
Программага кергән гому- ми темалар |
Төп эчтәлек |
Укучыларның эшчәнлеге |
Мифлар
Әдәби төрләр, жанрлар
Эпик төрнең жанрлары
Әдәби әсәр
Лирик төр, үзен -чәлекләре
Шигъри образлар
Әдәби төр һәм жанр-лар
Г.Тукай иҗаты
Лирик герой
Әдәби иҗат. Сәнгать Алымнары.
Балалар әдәбияты.
Баллада жанры
Эпик төр жанры роман
| Дөньяны үзләштерүнең беренче баскы- чы буларак мифология .Мифларда бо- рынгы чор халыкларының табигать законнарын аңларга - күзалларга омтылулары. Дөнья халыклары иҗат иткән һәм татар халык мифлары арасында уртаклык -аерымлыклар. Мисаллар нигезендә укытучы оештыр-ган әңгәмә(1сәг)”Алып кешеләр”, ”Җил иясе җил чыгара”мифларында чынбарлыкны хыял ярдәмендә аңлатырга омтылу. (2сәг.)
Әдәби әсәрләрнең өч төргә бүленүе. Тормыш-чынбарлыкны чагылдыруда һәрберсенең үзенчәлекле алымнары, тасвирлаү чаралары булу. Эпик һәм лирик төрләрнең сурәтләү материалын сайлап алу үзенчәлекләре. Бу ике төрнең үз эчендә жанрларга бүленеше. (1сәг.) К.Насыйриның тор-мышы, иҗаты, мәгърифәтче әшчәнлеге беләнтаныштыру.”Әбүгалисина”әсәрен уку, анализлау. (3сәг.)
Г.Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру (1сәг.) “Алмачуар” хикәясен укып өйрәнү. Хикәяләү үзенчә леген: эпиклык (чор, урын, кешеләр язмышы) белән лириклыкның (Закир-ның бик көчле теләге, хылы, эчке хис-кичерешләре, табигать күренешләре, Алмачуар образы) үзара аерылгысыз үрелеп тасвирлануда икәнлегенә анализ ясап бару.
Гали Рәхимнең иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.”Яз әкиятләре” хикәясе мисалында күчерелмә мәгънә, аллегория, символлар турындасөйләшү. Образлардагы яшерелгән мәгънәне - контекстны ачыклау (2сәг).
Дәрдмәнтнең тормышы, иҗаты һәм әдәбиятта үзенчәлекле урыны турында кыскача белешмә. Исеме, тәхәллүсе. Күңелендәге катлаулы, каршылыклы хис-кичерешләре. Махсус тел-сурәтләү чаралары: эпитет, метафора, чагыштыру. (2сәг.)
С.Рәмиевнең тормышы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат; шигырьләрдәге төп фикер, хис-кичерешләр һәм аларның күтә- ренке хис-пафос белән яңгыравы. Ике ша-гыйрьнең әсәрләрен чагыштыру.
Драма төренең үзенчәлекләре. Барлык сәнгать төрләрен дә берләштергән театр сәнгатенең нигезен тәшкил итүе. Театр һәм драматургия бердәмлеге. Г.Камалның театр, драматургия тари -хында урыны роле (1сәг.) ”Беренче театр”да көлүне тудырган сәбәпләр: махсус уйлап табылган ситуация, характерлы персонажлар, диалоглар. Әсәргә анализ: конфликтлар, сюжет хәрәкәте, төп геройлар, ярдәмче персонажлар. (3сәг.)
Г.Тукайның тормышы, иҗаты, татар әдәби-ятында тоткан урыны турында белгәннәрне искә төшерү. Күрсәтмә материаллар ярдә-мендә әстәмә белем бирү (1сәг.) Татар әдә-биятында беренче автобиографик әсәр бул-ган “Исемдә калганнар”ның язылу тарихы. Балачак кичерешләрен тудырган сәбәпләр. Хикәяләү үзенчәлеге, хикәяләүче образы.
Лирик төрнең нинди фикер, хис белдерү үзенчәлегеннән чыгып, үз эчендә жанр-ларга бүленүен өйрәнгән әсәрләр миса-лында аңлату. Лирика төшенчәсен ныгы ту. (1сәг.) Һ.Такташ шигырьләрен укып өйрәнү; алардагы лирик герой образын ачыклау. Шуңа бәйләп, Такташ турында сөйләшү, шәхесен чоры белән бәйләү. (3сәг.)
Халык авыз иҗаты һәм матур әдәбият- ның уртаклык -аерымлыкларын искә төшерү. Автор хикәяләвенә, персонаж- лар сөйләменә, деталь образларга, су-рәтләү чараларының төгәллегенә игъ-тибар итеп хикәяләрне укып өйрәнергә И.Гази”Кояш артыннан киткән тургай” (3 сәг.) Р.Батулла “Имче”,”Көчек”,”Ча-гыр” (4сәг.) Ф.Яруллин “Ак төнбоек” (3 сәг.)
Р.Миңнуллин иҗаты, әдәбияттагы уры-ны, дәрәҗәле исемнәре турында мәгъ-лүмат. Шигырьләрен укып анализлау. Лирик герой образын һәм әсәр героен аерырга күнегү. “Энекәш кирәк миңа”, “Әни, мин көчек күрдем”,”Шундый минем туган ягым”,”Кайтыйк ла үзе-безгә!” шигырьләрендә образлар бай-лыгы, геройлар төрлелеге. (3сәг.)
Балладаның үзенчәлекләрен: конкрет вакыйганы, геройларны сурәтләве - эпик төр сыйфаты; гадәттән тыш, ты-лысымга якын хәлләр, көчле соклану, горурлану хисләре;капма каршы кую алымы, символик образлар, арттыру-
көчәйтү алымнары - лирик төргә хас сыйфатларны һәр әсәрдә табып күрсәтә бару. М.Җәлил “Сандугач һәм чишмә” (2сәг.) И.Юзеев”Бакчачы туры нда баллада”,”Йолдыз кашка турында баллада” (3сәг.)
Хикәя һәм повесть жанрлары белән ча-гыштырып, романның сыйфатлары, ур-таклык һәм аермалары турында сөйлә-шү. Өйрәнгән әсәрләр мисалында эпик төргә йомгак ясау. (1сәг.) Ә.Фәйзи иҗаты турында белешмә бирү.”Тукай” романының язылу тарихы. Әсәрне укып анализлау. “Исемдә калганнар” белән чагыштырып, Ә.Фәйзинең үз Тукаен иҗат иткәнлеге, автор нияте, фантазиясе турында сөйләшү. (4сәг.)
|
-Мифларны уку, эчтәлеген сөйләргә өйрәнү; нинди күренеш тасвирлан ганын аңлата алу. -Сорауарга тулы һәм төгәл җаваплар бирергә күнегү. Әңгәмә кора белү.
“Әбүгалисина”әсә-рен уку;эчтәлен эзлекле итеп сөйләргә, геройлар га характеристика бирергә өйрәнү. -Хикәя белән ча- гыштырып, повесть жанрынаера белү.
“Алмачуар”хикә-ясендә нинди ва -кыйгалар тасвир- ланганын аерып алып сөйләргә; шул мисалда сюжетны танырга өйрәнергә. -Кемнәр, нинди хәлләр каршы куелганын ачык-лап, конфликтны табарга өйрәнергә.
Табигать образ-ларында кеше сыйфатларын тасвирлау -әдәби алым икәнен истә калдыру.
5-сыйныфта өй-рәнгән шигырь төзелешен искә төшереп, укыган нарны анализлау Тел-сурәтләү ча-раларын табу.
Иҗади: тасвир-ланган хис-киче-ешләрне аңлап, тәңгәл интона- ция белән уку.
Караган спектакльләрне искә төшереп, ко- медияне таныйбелү.”Беренче театр”әсәренең эчтәлеген эзлекле итеп сөйләү. Г.Камал турын- да истәлекләр белән танышу.
Г.Тукай турында Белгәннәрне искә төшерү, шигырь-ләрен яттан сөйләү. Биографиясенең картасын ясау. Сорауларга тулы җаваплар бирергә, әңгәмә корырга күнегү.
Шигъри образларны таный һәм аларда белде -релгән мәгънәне, хис -кичерешләрне аңлата белү. Дөрес интонация белән укырга күнегү.
Хикәяләрнең эчтә-леген һәм форма -сын ачыклау: кон-фликт,аның сәбәбе, чишелешенә бәйләп әсәрнең .дея, проблемасын билгеләү күнекмәлә рен үстерү. Шигырьләрнең ге-ройлары турында фикер алышу; бала-чакка гына хас сый-фатларны табу, үзең белән чагыштыру. Иҗади уку күнек - мәләрен үстерү.
Эпик һәм лирик төрләрнең үзенчә- лекләрен искә төше реп кабатлау; балладаларның эч- тәлеген әсәрдәге кичерешләр яңгы-рашында сөйли белү; төп образлар-ны, төп мәгънәләр -не таба, аңлата белү. Зур күләмле әсәр- нең эпизодларын хәтердә калдырып, эчтәлеген сөйләү. Тукай тормышы - ның вакыйгаларга, яшәгән шартларга, янәшәсендәге шә-хесләргә бәйле булуын аңлату; характеры чыныга баруын дәлилләү. |
7 нче сыйныф
Барлыгы – 70 сәгать
Төрләр һәм жанрлар. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Әдәби алымнар (кеше образы тудыруга караган алымнар). Әдәби төр, жанр, эчтәлек һәм форма, әдәби алымнар турында белемнәр системага салына, тирәнәйтелә.
Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. (кереш дәрес формасында 1 сәгать).
Халык авыз иҗаты. Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. Тарихи дастан буларак «Идегәй» дастаны (өзекләр).(3 сәгать).
ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. (Күзәтү характерында лекция 1 сәгать).
Г.Тукайтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре. Гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре.(3 сәгать).
Н.Думавиныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү..«Яшь ана» хикәясе.Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы.Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. (3 сәгать).
Ш.Камалныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Акчарлаклар» повесте (өзекләр). Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт образы (хронотоп). (3 сәгать).
Чор: 1920-1930 еллар әдәбияты. Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе. Әдәби әсәрләр төрлелек: милли традицияләрне дәвам иттерүче һәм яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр.(Күзәтү төсендәге лекция 1 сәгать).
Һ.Такташның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. “Мокамай” поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау. (3 сәгать).
Г.Исхакыйныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Җан Баевич» комедиясе. Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне тулыландыру. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (4 сәгать).
Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү“Кызыл чәчәкләр” повесте.Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (4 сәгать).
Чор әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы, аның тарихи сәбәпләре.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр.(Күзәтү характерында лекция. 1 сәгать).
С.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү.«Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. Лирик жанр - күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. (2 сәгать).
Ә.Еникинеңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе.Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. ( 4 сәгать).
Ш.Хөсәеновныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Әни килде» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (4 сәгать).
Г. Сабитовныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Тәүге соклану», “Ярсулы яз” хикәяләре. Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. (3 сәгать).
М.Мәһдиевнеңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Без кырык беренче ел балалары» повесте. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Әсәрнең геройлары. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (4 сәгать).
М.Галиевның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Уйна әле” хикәясе. Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (2 сәгать).
Г.Гыйльмановныңтормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Язмышның туган көне» хикәясе. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. (3 сәгать).
З.Хәкимнең тормыш юлы һәм иҗатына кыскача күзәтү. «Сәер кыз» драмасы. Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль. (3 сәгать).
Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы. Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр. (3 сәгать)
Р. Фәйзуллинның тормыш юлына кыскача күзәтү. “Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре, лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү. (3 сәгать)
Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр
1. Г.Исхакый “Кәҗүл читек”
2. С.Хәким “Дәверләр капкасы”
3. Укучылар мөстәкыйль рәвештә хәзерге чор әсәрен сайлап укый.
4. Вакытлы матбугатка күзәтү ясау.
Яттан өйрәнү өчен әсәрләр исемлеге
«Идегәй» дастаныннанөзек
Г.Тукай “Милли моӊнар”.
Һ.Такташ “Мокамай” поэмасыннан өзек
С.Хәким «Әнкәй»
Ш.Хөсәеновның «Әни килде» драмасыннан бер монолог
М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» повестеннан өзек
Р. Фәйзуллин “Туган тел турында бер шигырь” шигыреннән өзек
Инша язу өчен темалар
1. “Минем милләтем – минем горурлыгым”
2.“Чын дустым”
3. “Әнием – бәгырем”
4.“Шинельле һәм шинельсез солдатлар”
Күнекмәләр формалаштыру һәм ныгыту
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны эзлекле сөйләп бирә алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына максатчан мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү һәм әсәрләргә кагылышлы фикерләрне язмача бирү, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау.
Тематик планлаштыру
Дәрес № | Темалар | Сә-гать са-ны | Төп эчтәлек | Укучылрның эшчәнлеге |
1 | Сәнгать төре буларак әдәбият. | 1 | Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. | Укылган текстның эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, төп билгеләмәләрне язып бару. |
2-4 | Халык авыз иҗаты. «Идегәй» дастаны | 3 | Дастан жанрына хас сыйфатлар, аның төркемчәләре. «Идегәй» дастанын уку. | Укылган текстның эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. |
5 | ХХ гасыр башы әдәбияты. | 1 | ХХ гасыр башы әдәбиятында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. | Укылган текстның эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, план-конспект төзү. |
6-8 | Г.Тукай. «Милләтә», “Милли моӊнар”, “Өзелгән өмид”, “Шагыйрь”, “Театр” шигырьләре. | 3 | Г. Тукай иҗаты үрнәгендә гражданлык лирикасы, автор позициясе төшенчәләре. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яттан сөйләү; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын аера белү;. фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. |
9-10 | БСҮ “Минем милләтем – минем горурлыгым” | 2 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе | Иҗади эшчәнлек: әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. |
11-13 | Н.Думави. «Яшь ана» хикәясе. | 3 | Әсәрдә хикәя жанры үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; хикәя жанры үзенчәлекләрен әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар күрә, аера белү. |
14-16 | Ш.Камал. «Акчарлаклар» повесте | 3 | Әсәрдә жанр үзенчәлекләренең чагылышы. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Табигать образы, әйбер образы. Пейзаж, портрет. Психологизм. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп). | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу; укыган әсәр эчтәлеге буенча терәк схема, план төзи белү; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; жанр үзенчәлекләрен билгели белү; әдәби әсәрдәге образлылык, образ, символ, деталь, аллегория, табигать образы, әйбер образы, пейзаж, портрет һ.б.күрә, аера белү. |
17 | 1920-1930 елларда әдәбияты. | 1 | Әдәби барышка тәэсир иткән тарихи сәбәпләр. Аларның әдәбиятны каршылыклы үсешкә китерүе. Әдәби әсәрләрдәге төрлелек(милли традицияләрне дәвам иттерүче әсәрләр. Яңа идеология кысаларында иҗат ителгән әсәрләр). | Укылган текстның эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, план-конспект төзү. |
18-20 | Һ.Такташ. “Мокамай” поэмасы. | 3 | Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт.Текст: эпиграф, багышлау. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яттан сөйләү; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын аера белү;. фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу, әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау. |
21-22 | БСҮ “Чын дустым” | 2 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. |
23-26 | Г.Исхакый. «Җан Баевич» комедиясе. | 4 | Драма төренең комедия жанры турында белгәннәрне үстерү. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). | Комедия жанрын һәм аңа хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. Драма әсәрләрен аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу. |
27 | ДТУ Г.Исхакый “Кәҗүл читек” | 1 | Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. | Әсәрнең эчтәнлеге белән танышу. Жанр үзенчәлекләрен искә төшерү, анализ алымнарын кабатлау. |
28-31 | Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр” повесте. | 4 | Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу; укыган әсәр эчтәлеге буенча терәк схема, план төзи белү; проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; жанр үзенчәлекләрен билгели белү; әдәби әсәрдәге образ, символ, деталь, аллегория, эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. тема, проблема, идея, пафос. һ.б.күрә, аера белү. |
32 | ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбияты. | 1 | ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы.Аларга китергән тарихи сәбәпләр.Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. | Укылган текстның эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, план-конспект төзү. |
33-34 | С.Хәким. «Әнкәй», «Бу кырлар, бу үзәннәрдә...» шигырьләре. | 2 | Лирик жанр - күңел лирикасы. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә сөйләм үзенчәлекләре. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яттан сөйләү; эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын аера белү;. фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. |
35 | ДТУ С.Хәким. “дәверләр капкасы” | 1 | С.Хәким иҗаты белән танышуны дәвам итү. | Поэманың эчтәлеге белән танышу. Проблемалы сорауларга җавап табу, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын аера белү;. фикерләрне раслау өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. |
36-39 | Ә.Еники. «Әйтелмәгән васыять» хикәясе. | 4 | Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь, аллегория. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Персонаж, характер, тип. Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү; эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү. |
40-43 | Ш.Хөсәенов. «Әни килде» драмасы. | 4 | Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләр. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). | Жанрны һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. Драма әсәрләрен аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу. |
44-45 | БСҮ “Әнием – бәгырем” | 2 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. |
46-48 | Г. Сабитов. «Тәүге соклану», “Ярсылу яз” хикәяләре. | 3 | Композиция: әсәр кору алымнары. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. | Әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле уку; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү. проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, композиция: әсәр кору алымнарын күрә, аера бел; тема, проблема, идея, пафос, вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст, конфликт, сюжет, сюжет элементларын дөрес билгеләү. |
49-52 | М.Мәһдиев. «Без кырык беренче ел балалары» повесте. | 4 | Хикәяләүче, автор образы, автор позициясе. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (4 сәгать). | Әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле уку; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү. проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, әсәрдә кулланылган сурәтләү алымнарын, әсәр композициясе үзенчәлекләрен күрә, аера белү. |
53-54 | М.Галиев. “Уйна әле” хикәясе. | 2 | Эпик жанрлар турындагы белемнәрне киңәйтү. Әдәби әсәрдәге образлылык. Тема, проблема, идея. Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. | Әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле уку; укыганны телдән сурәтләп бирә алу. Проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, композиция: әсәр кору алымнарын күрә, аера белү; тема, проблема, идея, вакыйга, күренеш, сюжет, сюжет элементларын дөрес билгеләү. |
55-56 | БСҮ. “Шинельле һәм шинельсез солдатлар” | 2 | Бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе | Иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле укып; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле фикерләрне язмача бирү, әдәби әсәрне тормыштан алган фикер-карашлар, хис-кичерешләр белән бәйләп сочинение язу. |
57 | ДТУ | 1 | Хәзерге чор әдәбияты белән танышу | Дәрес-конференция. Хәзерге чорда язылган әдәби әсәрләр буенча ясалган эзләнү эшләрен яклау. Жанр үзенчәлекләрен искә төшерү, анализ алымнарын кабатлау. |
58-60 | Г.Гыйльманов. «Язмышның туган көне» хикәясе. | 3 | Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. | Әдәби әсәрләрне аңлы һәм сәнгатьле уку; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү. проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст, конфликт, сюжет, сюжет элементларын күрә, аера белү. |
61-63 | З.Хәким. «Сәер кыз» драмасы. | 3 | Драма төренең драма жанрына хас үзенчәлекләре. Тема, проблема, идея. Идеал. Сәнгати алымнар һәм стиль. | Драма жанрын һәм аңа хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәр төрләрен, жанрларын таный, аера, аларга хас үзенчәлекләрне, сәнгати алымнарны таба белү, фикерләрне раслар өчен әсәрдән дәлилләр таба алу. Драма әсәрләрен аңлы һәм сәнгатьле укый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу. |
64-66 | Р.Харисның тормыш юлына кыскача күзәтү. «Сабантуй» поэмасы.
| 3 | Лиро-эпик жанр - поэма. Лирик һәм эпик төр сыйфатларының поэма жанрында чагылышы. Персонаж, характер. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр. | Әдәби әсәрне аңлы һәм сәнгатьле уку; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; укыган әсәр эчтәлеге катламнарына бәйле терәк схема, план төзи белү. проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү, Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. элементларын күрә, аера белү. Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр турында фикер алышу. |
67 | ДТУ | 1 | Вакытлы матбугатка күзәтү ясау. | Дәрес-әңгәмә. Вакытлы матбугатка күзәтү ясау. Басмалар, алардагы язмалар белән танышу. Жанрларны искә төшерү. |
68-70 | Р. Фәйзуллин. “Биеклек”, “Туган тел турында бер шигырь” әсәрләре. | 3 | Лирик жанрларны тану күнекмәсен үстерү, лирик герой сыйфатларын билгеләү. | Әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; |
8 нче сыйныф
Әдәбиятны өйрәнү– 58 сәгать.Дәрестән тыш уку – 4 сәгать
Сөйләм үстерү – 8 сәгать: сочинение язу өчен – 5 сәгать, образга характеристика язу – 1 сәгать, әдәби әсәргә бәя – 2 сәгать
Сәнгать төре буларак әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып–белү чарасы буларак әдәбият. Аның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы. (1 сәгать)
Урта гасырлар әдәбияты. Казан ханлыгы чоры
Казан ханлыгы чорына кыскача тарихи, мәдәни, әдәби күзәтү.
Мөхәммәдьярның тормыш юлы турында мәгълүмат. «Нәсыйхәт» шигыре. Борынгы һәм урта гасырлар татар әдәбиятының шәрык әдәбиятына йөз тотып үсү-үзгәрүе, ислам идеологиясенә, фәлсәфәсенә нигезләнүе. Тотрыклы мотивлар: мәрхәмәтлелек, игелекле исем–ат, әхлаклылык, камил инсан һ.б. Урта гасырлар әдәбиятында романтик мотивлар. Үгет–нәсыйхәтчелек. Символик образлар. (2 сәгать)
XIX гасыр әдәбияты
Чорга кыскача тарихи күзәтү. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Повесть жанры. Әсәрнең сюжеты, тема, проблема, идеясе. Мәгърифәтчелек әдәбиятында төп тема - аң-белем, әхлак, тәрбия, һөнәрле булу, төп каршылык – искелек һәм яңалык көрәше. Мәгърифәтле шәхеснең сурәтләнеше: укымышлы, һөнәрле булу, дини кануннарны, Коръәнне яхшы белү. Хатын-кыз азатлыгының алгы планга куелуы. (3 сәгать)
Сөйләм үстерү. Төп образларга характеристика язу. (1 сәгать)
XX гасыр башы әдәбияты
Чорга кыскача тарихи күзәтү. ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби–эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләр. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу.
(1 сәгать)
М.Гафуриның «Нәсыйхәт» шигыре. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Әдәбиятта үгет-нәсыйхәт бирү. М.Гафуриның башлангыч чор иҗатында дидиктика - үгет-нәсыйхәт бирүнең өстенлек алуы. Үгет-нәсыйхәт бирүнеӊ төп мотивы – кешене әхлаклы, аң-белемле итү. Лирик герой ихлас, гадел, ярдәмчел булырга, дөнья малына, аның ләззәтләренә кызыкмаска чакыра. М.Гафури иҗатында Урта гасыр татар әдәбиятыннан килгән традицияләрнең дәвам ителүе. Ритм, рифма, строфа үзенчәлекләре. (1сәгать)
Габдулла Тукайның «Дустларга бер сүз», «Мәхәббәт», «Бер татар шагыйренең сүзләре» шигырьләре. Тормыш юлын, иҗатын искә төшерү, өстәмә мәгълүмат бирү. Шагыйрь иҗатының чорларга бүленеше, һәр чорга хас сыйфатлар. Лирик төр, лирик жанр үзенчәлекләре. Лирик герой образы. Шагыйрь иҗатында күтәрелгән төп мотивлар: уку-гыйлем –татар халкының наданлыгы, артталыгы өчен борчылу, бу хәлдән чыгу юллары турында уйлану; мәхәббәт – эчкерсез саф мәхәббәткә, аның кодрәтенә, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлау; шагыйрь – шагыйрьлек эше милли азатлык өчен көрәш идеясе белән үрелү. Тел-сурәтләү чаралары. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа.Гражданлык лирикасы (3 сәгать)
Сөйләм үстерү Сочинение
Габдулла Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы.
Габдулла Тукай иҗатында шагыйрь образының бирелеше.
Габдулла Тукайның Җаек чоры иҗатында милләт темасы.
Шәриф Камалның «Буранда» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. «Буранда» хикәясендә авторныӊ төп максаты – Мостафаның кичерешләрен аңлату. Ананың хәсрәтле тормышы, төп геройның үкенү сәбәпләре икесенә карата да кызгану хисләре уята. Буран образы – адаштыра торган табигать күренеше генә түгел, Мостафаның әнисенә булган мөнәсәбәтендә зур ялгышуы, адашуы, хәзерге хисләре, күңел халәте. Әсәрнең фаҗигале тәмамлануы, аеруча үкенеч белән тасвирлануы хикәяне онытылмаслык итеп истә калдыра. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы – сентименталь пафос. Язучы стиле. Әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль. (2 сәгать)
Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясе. Язучының тормыш юлын искә төшерү. Хикәядә авыр, кайгылы хәлләрнең сурәтләнүе. Матурлык, Яшьлек, Мәхәббәт, Бәхетнең вакытлы булуы аша тормышның мәгънәсе юклыкка төшенү. Әсәрнең эчке катламын музыка аша бирү: Сөләйман карт елавы, капка, кыңгырау, бакча, сандугач тавышы, гитараның моӊлы уйнавы, карчыкның йөткерүе карга каңгылдавы. Әдәби төр, жанрын билгеләү. Образлар системасы: кеше, табигать яки әйбер, ясалма образлар. Кеше образлары: төп геройлар, ярдәмче геройлар, катнашучы геройлар, аталучы геройлар һәм җыелма образлар. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту.Троплар. Әсәрнең пафосы (сентименталь пафос), фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Язучы стиле: хикәя тормыш –яшәешкә ләгънәт укый, экзистенциализм фәлсәфәсен белдерә. (2 сәгать)
Сөйләм үстерү. Фатих Әмирханның «Бер хәрабәдә» хикәясенә бәя (1 сәгать)
Фәтхи Борнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе. Язучының тормыш юлы белән танышу. «Таһир-Зөһрә» трагедиясен уку. Драма төренә анализ ясау үзенчәлекләрен искә төшерү. Конфликтын билгеләү. Шигырь белән язылган, дастан сюжетына нигезләнгән булуы, дөнья әдәбиятында киң таралган мәхәббәт һәм мәкер, гаделлек һәм явызлык көрәше. Трагедиянең пафосын (трагик пафос), язучы стилен билгеләү – әдәбиятта нәфис-бизәкле стиль. (4 сәгать)
20 – 30 нчы еллар әдәбияты
30 нчы еллар әдәбиятында көрәш романтикасын сурәтләү. Тормышны матурлап, шартлылык кануннарына буйсындырып тасвирлау. Заманга хас яңа герой эзләү. Әдәби барыш: чор әдәбияты.
Һади Такташның «Алсу» поэмасы. Үз чорының кичерешләрен, каршылыкларын чагылдырган иӊ популяр, танылган шагыйрь, прозаик, драматург буларак тормышы, иҗаты белән таныштыру. «Алсу» поэмасында яшьлекнең, көрәш романтикасының сурәтләнеше. Әдәби төр һәм жанрлар. Лиро-эпик жанр – поэма. Әдәби әсәрдәге образлылык. Образ, символ, деталь. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Характер. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Әдәби әсәр. Эчтәлек һәм форма. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Пейзаж, портрет. Әдәби иҗат. Сәнгати алымнар һәм стиль. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Тезмә һәм чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. (2 сәгать)
Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте. Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Конфликт, сюжет, сюжет элементлары. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Психологизм.
Мәхәббәт, гаилә кору темасын ачу. Конфликтның кемнәр арасында баруы, сәбәпләре, чишелеше ягыннан әсәрне анализлау. Төп конфликтның эчке конфликт булуына басым ясау. Галиянең хатларны үзе өчен язуын ачыклау. Сюжет этапларыначу. Эпистоляр повесть жанры. (4 сәгать)
Сөйләм үстерү Сочинение
Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестенда Искәндәр һәм Вәли образлары”
«Тапшырылмаган хатлар» повестенда мәхәббәт-гаилә проблемасының хәл ителеше.
Галиянең 4 хаты да Искәндәргә тапшырылган дип уйлап, Искәндәр исеменнән Галиягә хат языгыз.
Галиягә яки Искәндәргә үзегез хат языгыз.
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасы. Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Фаҗигале драма жанрында язылган әсәрнең сюжет-композициясен ачыклау. Кеше бәхете темасының бирелеше, драманың проблема, идеясен билгеләү . Төп образларга характеристика бирү, сәнгатьчә эшләнешен өйрәнү. Портрет. Психологизм . Язучы стиле - фаҗигале. (4 сәгать).
Сөйләм үстерү .Сочинение
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында төп образларның бирелеше.
Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» драмасында күтәрелгән проблемалар.
«Сүнгән йолдызлар» драмасының сәнгатьчә эшләнеше.
Бөек Ватан сугышы чоры әдәбияты
Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли», «Ант», «Ватаным өчен», «Теләк», «Сөйләр сүзләр бик күп алар», «Бездә яздыр», «Газиз әнкәй» шигырьләре.
Тормыш юлы турында мәгълүмат. Иҗатының чорларга бүленеше. Сугыш чоры иҗатының үзенчәлекләре: җиңүгә ышаныч белән илен сакларга ант итү; лирик геройның рухи дөньясы баю; яшәү һәм үлү турында фәлсәфи уйлануы; фашизмга нәфрәт хисләре; туган ягын, якыннарын сагыну. Гражданлык лирикасы, күӊел лирикасы.Сугыш чорында шагыйрь иҗатының поэма һәм баллада жанрында иң югары ноктага җитүе. «Кыңгыраулы яшел гармун» поэмасында сугышчының күңел дөньясы, хис-кичерешләрен лирик планда сурәтләү. «Сибәли дә сибәли» шигырендә сугыш фаҗигасен табигать күренешләре, тел-сурәтләү чарасы сынландыру, әдәби алым кабатлау аша тасвирлау. (3 сәгать).
60-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Шушы чорда яңа жанрларның, тема-мотивлар, әдәби формаларның аваз салуы. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы
Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» автобиографик повесте. (кыскартып). Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повестьта халык тормышының тулы бер панорамасы чагылу. Әсәрдә туган ил, халкың белән горурлану хисе тасвирлана, повесть укучыларда хезмәткә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Сурәтләнгән геройларның, вакыйга-күренешләрнең тормышчан булуы, шулар аша әдип татар авылының үткәнен һәм бүгенгесен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын, халыкның күңел байлыгын, гомумән, милли сыйфатларын тасвирлый. Г.Бәширов - портрет, табигатьбизәкләре, характер остасы; Гумәробразыныңбирелеше. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар). Әдәби сөйләм: хикәяләү, сөйләшү (диалог), сөйләү (монолог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. Язучы стиле. (4сәгать)
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестеЯзучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре. (4 сәгать)
Сөйләм үстерү. Сочинение.
“Кешеләргә изгелек кылып яшәү – үзе бәхет”.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда яшь кеше образларыныӊ бирелеше.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда образлар системасы.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда заманга тәнкыйди бәя чагылышы.
Аяз Гыйләҗевнеӊ “Язгы кәрваннар” повестенда язучы стиленеӊ үзенчәлекләре.
Миргазиян Юныс “Биектә калу” (“Шәмдәлләрдә генә утлар яна”) повесте Язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Повесть жанры. Хикәяләү, сурәтләү, бәяләү катламнары. Әдәби әсәрдәге образлылык: әдәби деталь, җыелма һәм символик образларныӊ әсәр эчтәлеген ачудагы әһәмияте. Повестьны эчтәлек һәм форма ягыннан анализлаганда, хронотоп, архетипны ачыклау. Тел-стиль чаралары. Әсәр исеменеӊ эчке һәм тышкы мәгънәгә ия булуы. Заманга тәнкыйди бәя. Язучы стиленеӊ үзенчәлекләре. (4 сәгать)
Сөйләм үстерү Әдәби әсәргә бәя
Равил Фәйзуллинның «Җаныңның ваклыгын сылтама заманга…», «Аккошлар», «Мин сиңа йомшак таң җиле…»“Вакыт”, “Якты моң”, һәм кыска шигырьләре.
Шагыйрьнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Иҗатка 60 нчы елларда килүе, яңача ритмика, рифма, образлар системасы тудыруы. Р.Фәйзуллин кыска формаларга мөрәҗәгать итә, аларда метафора алгы планга чыга. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Табигый хис-кичерешләр чагылыш тапкан шигырьләренең җырлар булып китүе. Фәлсәфи лирика. (2 сәгать).
Сөйләм үстерү. Сочинение
Равил Фәйзуллин – фәлсәфи-лирик шагыйрь.
Равил Фәйзуллинның мәхәббәт лирикасы.
“Кыска шигырь – оста шагыйрь” Равил Фәйзуллин иҗатында форма хасиятләре.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе.
Әдипнең тормыш юлы турында мәгълүмат бирү. Драма әсәрләренә анализ ясау үзенчәлекләре. Каршылыкның төрләре: төп сюжет сызыгында тышкы каршылык Әлмәндәр һәм Әҗәл арасында, эчке каршылык Әҗәл күңелендә; ярдәмче сюжет сызыкларында тышкы каршылык Әлмәндәр белән Өммия, Әлмәндәр белән Искәндәр арасында формалаша. Төп сюжет сызыгындагы эчке каршылыкның төп каршылык булуы. Әсәрнең фәлсәфи фикерләр белән баетылуы. Әлмәндәр образының бирелеше, аның замандаш сыйфатларын туплаган, халыкчан образ-характер булуы. Комедиянең тел-сурәтләү чараларына, кинаяле тезмәләргә байлыгы. Реаль тормыш картиналарының шартлылык һәм символлар белән тыгыз кушылып китүе, шуның белән әсәрдәге төп идеяне тулырак ачуга ирешү. (4 сәгать)
Фәнис Яруллинның «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте. Әдипнең тормышы, иҗаты турында мәгълүмат бирү. «Җилкәннәрҗилдәсынала» повестеның–автобиографик повесть булуы. Кешенеданлау, зурлаутемасыныңбирелеше. Тема, проблема, идея, пафос. Идеал. Язучы стиле. (3 сәгать).
Мөдәррис Әгъләмовның «Каеннар булсаң иде», «Учак урыннары» шигырьләре. Шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру. Классик шигырьгә йөз тотып иҗат итүе. Кешене данлау, зурлау темасының бирелеше. Лирик әсәрләргә анализ ясау үзенчәлекләре. Лирик жанрлар: гражданлык лирикасы, күңел лирикасы. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). Шигырь төзелеше. Язучы стиле: экзистенциаль башлангыч. (2 сәгать).
Йомгаклау дәресе (1 сәгать)
Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр
1. Дәресләргә әзерләнгәндә, вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
2. Мәдинә Мәликова “Чәчкә балы”
3. Фәүзия Бәйрәмова “Кыӊгырау”
4. Татар әдәбиятында шагыйрәләр иҗаты: Л.Шагыйрьҗан, Э.Мөэминова, Н.Сафина, Р.Вәлиева, Б.Рәхимова, Э.Шәрифуллина, А.Минһаҗева. Шагыйрәләр иҗатын өйрәнеп, проектлар яклау дәресе.
5. Хәзерге татар әдәбиятында яшьләр иҗаты. Проектлар яклау дәресе
Ятлау өчен әсәрләр:
Г.Тукай “Мәхәббәт” шигыре.
Фатих Кәримнең «Сибәли дә сибәли» яки «Ант» шигырьләре.
Равил Фәйзуллинның “Якты моң”шигыре.
Мөдәррис Әгъләмовның “Каеннар булсаң иде” яки “Учак урыннары” шигыре.
Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясеннән өзек.
Күнекмәләр формалаштыру:
Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү; фольклор әсәрләренең жанрын һәм аларга хас үзенчәлекләрне тану, әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү;язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
9 нчы сыйныф.68 сәгать
Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма ягыннан тирәнрәк, тулырак бәяләү. Шигырь төзелешен өйрәнү, аның төрләрен аерып чыгару.
Сәнгать төре буларак әдәбият. Сәнгать төрләре һәм әдәбият. Әдәбиятның башка сәнгать төрләре арасында урыны. Сүз сәнгатендә тормыш моделен төзү үзенчәлекләре. Тормышны һәм кешенең бай рухи дөньясын танып белүгә хезмәт итүе. Әдәбиятның әхлакый һәм эстетик яктан кешегә йогынтысы.
Сүз сәнгате. Эстетик идеал. (1 сәг.)
Әдәбиятныӊ барлыкка килүе һәм үсеше. Гомумтөрки мәдәният һәм әдәбият. Ислам мәдәнияте. Мәдәни һәм әдәби күренеш буларак суфичылык. Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы, Торгынлык чоры мәдәнияте, әдәбияты (16 гасырныӊ 2 нче яртысыннан 19 нчы гасырныӊ 2 нче яртысына кадәр) турында мәгълүмат бирү. Әлеге чорлар әдәбиятында төп тема-мотивлар, романтик сурәтлелек, аның билгеләре. Әсәрләрнең Коръән тәгълиматы белән сугарылуы. Дөньяви мотивларның урыны.
Әдәбият тарихы. Әдәбиятның чорларга бүленеше, үсеш баскычлары. Урта гасырлар романтизмы. Дини әдәбият, дөньяви әдәбият. Әдәби жанрлар. (3 сәгать)
XIX гасыр татар әдәбияты. Татарларда мәгърифәтчелек хәрәкәте. Аңлы-белемле, мәгърифәтле шәхес концепциясе, аның бирелеш үзенчәлекләре. Сүз сәнгатендә яңа төр һәм жанрларның аерымлануы. Бу чор әдәбиятында төп тема һәм мотивлар буларак аң-белем, мәгърифәт, әхлак, тәрбия. Татар милләтенең уянырга, үсәргә тиешлеге, хатын-кыз язмышы, алдынгы, бигрәк тә рус мәдәниятенә йөз тоту кебек мәсьәләләрнең көнүзәктә торуы. Әсәрләрдә төп конфликт буларак искелек һәм яңалык көрәше. (1 сәг)
З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы (өзекләр). Детективлыкка нигезләнгән сюжеты. Матди һәм рухи байлыкка бәйле туган конфликт. Төп образлар, аларның эш-гамәле. Аерым геройлар фаҗигасенең сәбәпләре.
Әдәби процесс (барыш); чор әдәбияты. Әдәбиятта традицияләр һәм яңачалык. (3 сәгать)
ХХ гасыр башында сүз сәнгатенең шәрык һәм рус-Европа әдәби-фәлсәфи, мәдәни казанышларын үзләштерүе. Милләт проблемасының үзәккә куелуы, язучыларның әхлакый, фәлсәфи һәм әдәби-эстетик эзләнүләре, тәҗрибәләре. Әдәбиятта яңа юнәлешләр һәм агымнар барлыкка килү. Яңа тип геройлар мәйданга чыгу. (1 сәг)
Ф.Әмирханның «Хәят» повесте. Хатын-кыз азатлыгы, шәхес иреге, мәхәббәт мәсьәләләренең үзәккә куелуы. Дин кануннарына нигезләнгән милли тормышның русча яшәү үрнәге белән каршылыкка керүе. Хәят образы, аның рухи кичерешләрен ачуда әдипнең осталыгы, алым-чаралар муллыгы. Портрет һәм пейзажның әдәби-эстетик функциясе.
Эпик төр. Повесть. Образлылык. Кеше образлары: төп герой, ярдәмче герой, катнашучы геройлар, җыелма образлар. Пейзаж, портрет. Психологизм. (3 сәгать)
Г.Камалның «Банкрот» комедиясе. Ялган банкротлыкка чыгу вакыйгасының реаль җирлеге. Комедиячел конфликт. Сираҗетдин образы. Әсәрдә көлү алымнары. Шул чор татар җәмгыятендәге кимчелекле якларның усал тәнкыйтьләнүе. Әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләрнең заманчалыгы. Г.Камал әсәренең Н.А.Островскийның “Үз кешеләр – килешербез” комедиясе белән охшашлыгы.
Драматургия жанрлары. Комедия. Автор идеалы. Язучы стиле. (3 сәг)
1917 – 1940 еллар әдәбияты. Әлеге дәвердә татар әдәбиятының берничә этап аша үтүе. Чорга кыскача күзәтү. Иҗтимагый-тарихи, социаль-мәдәни шартлар. Әдәбиятта сыйфат үзгәреше, аңа идеология тәэсире. Әдәбиятта тарихи-иҗтимагый вакыйгаларныӊ сурәтләнеше. (1 сәг)
М.Галәүнең «Мөһаҗирләр» романы (өзекләр). Романда 19 йөз ахыры татар тормышы сурәтләнү. Ил-халык тормышының бер гаилә эчендәге каршылыклар рәвешендә сурәтләнүе. Әсәрдә татарларның яшәү рәвеше, сыйфат-билгеләре чагылыш табу. Төрле социаль катлаулар тормышы. Халыкның властька, дин әһелләренә мөнәсәбәте. Әсәрдәге төп образлар, аларның характер сыйфатлары. Татар җәмгыятендә хатын-кызның урыны, роле. Саҗидә образы.
Эпик төрнең бер жанры буларак роман. Әдәби әсәрдә урын һәм вакыт (хронотоп). (4 сәгать)
Бөек Ватан сугышы еллары әдәбияты. Бөек Ватан сугышы елларында татар әдәбияты. Лирика һәм публицистиканың алга чыгуы. Кече жанрларның активлашуы. Төп тема-мотивлар, проблемалар. Сугыш чынбарлыгы һәм аны сурәтләү үзенчәлекләре. (1 сәг)
Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере. Лирик герой кичерешләренең чагылу үзенчәлеге. Сурәт чараларының әдәби функциясе.
Символ, деталь. Әдәби алымнар: кабатлау, янәшәлек, каршы кую, үткәнгә әйләнеп кайту (ретроспекция). (1 сәгать)
Муса Җәлилнеӊ «Моабит дәфтәрләре»ннән: «Җырларым», «Кошчык», «Тик булса иде ирек», «Ышанма», «Катыйльгә», «Бер үгет» шигырьләре.
Тормыш юлы, батырлыгы һәм иҗаты. Шагыйрь иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатыныӊ үзенчәлекләре: коллыктан котылу чарасы буларак үлем, аның үлемсезлеккә илтүе; Ватанга бирелгәнлекне, тугрылыкны раслау; дошманга нәфрәтнең чагылышы һ.б. Шигырьләренеӊ сәнгатьчә эшләнеше: кабатлау, эпитет, метафора, антитеза, риторик эндәшләрнеӊ хис дәрәҗәсен арттыруга хезмәт итүе. Традицион символик образларныӊ яӊа төсмерләргә баюы.
Шагыйрь иҗатын, көрәшен чагылдырган әдәби һәм фәнни хезмәтләр. (4 сәгать)
Ә.Еникинең «Кем җырлады?» хикәясендә сугыш фаҗигасе чагылышы. Яралы лейтенантның яшәү-үлем халәтендәге кичерешләренең туган як, туган җир, ата-ана, сөйгән кеше якынлыгын калкытып куюы, аларның яшәеш мәгънәсе булуын ачуы. “Бала” хикәясендә яшь солдат Зарифның күңел кичерешләре, рухи батырлыгы сурәтләнү. “Ана белән кыз” хикәясендә сугыш шартларында яшәгән кешеләрнең күңел халәтен, сабырлык-түземлеген, өмет хисен әдәби детальләр, сурәт чаралары аша укучыга җиткерү .
Әсәрнең эчтәлек һәм формасы. Эчтәлек: вакыйга, күренеш, яшерен эчтәлек, контекст. Композиция: тышкы һәм эчке корылыш. (4 сәгать)
Сугыштан соӊгы һәм 1960-80 нче еллар әдәбияты. ХХ гасырның икенче яртысында татар әдәбиятының милли нигезләргә кайтуы. Әлеге чорда яңа жанрлар, тема-мотивлар, әдәби формалар барлыкка килү. Әдәбиятның яңалыкка омтылышы: яңа иҗади агымнарга, жанр формаларына, темаларга мөрәҗәгать итү, әдәби герой мәсьәләсендә эзләнүләр. Азатлык, шәхес иреге, фикер хөрлеге мәсьәләләренең куелышы. (1 сәгать)
Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы», «Киек казлар» шигырьләре. Иҗатыныӊ чорларга бүленеше. Тоткынлык чоры иҗатына караган шигырьләрендә кешегә хас хис-кичерешләрнең төрлелеге. Сагыш, сагыну, тормыш гаделсезлегенә ачынуның алгы планга чыгуы. Лирик герой күңелендәге өмет-ышанычның киләчәк матурлыгы булып ачылуы. Сурәт чаралары муллыгы.
Лирик жанрлар: күңел лирикасы, фәлсәфи лирика. Лирик герой, лирик “мин”, автор образы, автор позициясе. Ритм һәм рифма, тезмә, строфа. (3 сәгать)
И.Юзеевнең “Сагышлы мирас”, “Гасыр кичкән чакта”, “Без”, “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигырьләре. Шагыйрьнең романтик шигърият вәкиле булып танылуы. Лирик героеның төрле төсмерләрдә чагылыш табуы: яшьлеген, аның серле таңнарын сагынучы; ашкын хисле, көчле рухлы шәхес; мәхәббәт утында янучы гашыйк һ.б. Әдипнең туган җир, тел, ата-ана, әхлакый кыйммәтләр сакланышы, Җир, Галәм язмышы кебек мәсьәләләргә актив мөрәҗәгать итүе. “Өчәү чыктык ерак юлга” поэмасында чор-заман мәсьәләләрнең өч герой язмышы аша сурәтләнеше. Символик образларның, әдәби детальләрнең автор идеясен ачудагы роле.
Әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Тел–стиль чаралары (лексик, стилистик, фонетик чаралар һәм троплар) (3 сәгать).
А.Гыйләҗевның «Җомга көн, кич белән» повесте. Әдипнең кырыс реализмга нигезләнеп язуы. Әсәрдә әхлак тәрбиясе, ата-ана каршындагы бурыч, намус җаваплылыгы кебек төшенчәләрнең гыйбрәтле вакыйга-күренешләрдә чагылышы. Бибинур карчык образы: изгелеге, көчле рухы, милли характер булып ачылуы. Корбанчылык идеясенең чагылышы. Әсәрдә символик образларның, әдәби детальләрнең роле. Әсәр исеменә салынган тирән мәгънә.
Тема, проблема, идея, пафос. Текст: эпиграф, башлам (пролог), бетем (эпилог). Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (4 сәгать)
Н. Фәттахның «Ител суы ака торур» романы (өзекләр). Әсәрдә борынгы бабаларыбыз – болгарлар тормышының, гореф-гадәтләренең мавыктыргыч, гыйбрәтле вакыйгаларда сурәтләнеше. Романда тарихи дөреслек һәм автор уйланмасы. Төп образлары, аларның эш-гамәлендә ачылган характер сыйфатлары. Ител образы.
Персонаж, характер, тип. “Эзоп теле”. (4 сәгать)
Т.Миңнуллинның «Кулъяулык» музыкаль драмасы.Әсәрнең сюжет-композициясе, конфликтүзенчәлеге. Татар милләтенә хас булган гореф-гадәтләрләрнең онытыла баруына борчылу идеясе. “Бәхет”төшенчәсен аңлау-аңлату. Кулъяулык образына, җырга салынган мәгънә. Автор позициясе.
Музыкаль драма. Автор образы, автор позициясе. (3 сәгать)
Хәзерге әдәбият. ХХ-ХХI гасырлар чигендә татар әдәбиятында сыйфат үзгәрешләре, эзләнүләрнең “яңа дулкын” булып күтәрелүе. Совет һәм постсовет заманына тәнкыйди бәя биргән, шәхес һәм җәмгыять каршылыгын чагылдырган, ил тарихындагы олы этапларның, аерым шәхесләрнең сурәтен тудырган әсәрләр язылу. Психологик башлангычның алга чыгуы аша шәхес тормышы, эчке дөньясының тарихи–иҗтимагый чынбарлыктан өстен булуын раслау.
Дөнья әдәбиятының барышы. Татар, рус һәм чит ил әдәбиятлары арасында күптөрле бәйләнешләр. Мәңгелек темалар һәм образлар. (1 сәгать)
З.Хәкимнең “Телсез күке” драмасында ретроспектив алым ярдәмендә халык тормышының киң понарамасын чагылдыру. Милләт язмышының вакыйгаларны иңләп үтүе. Ата-баба телен белү, җыр-моңын өйрәнүнең чикләрне белми торган изге төшенчә буларак ачылуы. Шәхес һәм система каршылыгына нигезләнгән конфликт, аның чишелеше. Зариф һәм Зыятдин образлары. Татар җыр-моңының символик образ буларак туган җир матурлыгын, халыкның фаҗигале язмышын, теләк-өметен чагылдыруы.
Драма жанры һәм жанр формалары. (3 сәгать)
Ф.Садриевның «Таң җиле» романы (өзекләр). Кырыс чынбарлыкның романтик алымнар аша сурәтләнүе. Көнкүреш вакыйгасының илкүләм әһәмиятле иҗтимагый, социаль-мәдәни, әхлакый мәсьәләләргә барып тоташуы. Романда совет җәмгыятенең кискен тәнкыйтьләнүе. Кеше һәм җәмгыять каршылыгы. Нуриасма образы: милли йөзе, характер сыйфатлары, яшәеш идеалы. Намусларына хыянәт иткән типлар.
Чәчмә сөйләм үзенчәлекләре. (4 сәгать)
Зөлфәтнең «Тамыр көлләре», «Тойгыларда алтын яфрак шавы» шигырьләре. Шагыйрьнең классик традицияләренә йөз тотуы. Шигырьләренең халык язмышына бәйле публицистик яңгырашы. Заман сорауларын Кеше шәхесе, аның хис-кичерешләре аша чагылдыручы фәлсәфи-лирик шагыйрь булып танылуы. Иҗатында чичәнлек рухы.
Шигырь системалары турында мәгълүмат. (2 сәгать)
Дәрестән тыш уку өчен әсәрләр:
Ф.Латыйфи. “Хыянәт”.
Г.Әпсәләмов. “Ак төннәр”.
Г.Бәширов. “Сарут”.
“Ялкын” журналы – минем рухи юлдашым”
Ятлау өчен әсәрләр:
Ф.Әмирханның«Хәят» повестеннан бер өзек
Г.Кутуйның «Сагыну» нәсере
Муса Җәлилнеӊ “Кошчык” шигыре
Х.Туфанның «Кайсыгызның кулы җылы» шигыре
И.Юзеевнең “Калдыр, аккош, каурыеӊны” шигыре.
Күнекмәләр булдыру эшчәнлеге түбәндәге юнәлешләрдә үстерелә һәм бәяләнә:
- рецептив эшчәнлек: әдәби текстны укый һәм эчтәлеген кабатлап сөйли, аңлата алу, шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан сөйләү; сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлы, иҗаты турында сөйләү;әдәби әсәрнең төрен, жанрын билгеләү һәм фикерне исбатлау.
- репродуктив эшчәнлек: әдәби әсәрнең сюжетын, анда сурәтләнгән вакыйгаларны, характерларны аңлатып бирә, бәяли алу; төрле мәгълүмат чыганаклары (сүзлекләр, белешмәләр, энциклопедияләр, электрон чаралар) белән максатчан эшли белү; вакытлы матбугат материалларына мөрәҗәгать итә алу.
- иҗади эшчәнлек: төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади, сәнгатьлеукый белү; укыганны телдән сурәтләп бирә алу; рольләргә кереп кабатлап бирү; план төзү һәм әсәрләр турында бәяләмә язу, сочинение элементлары белән изложение язу; әдәби әсәрләр буенча һәм тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп сочинение язу.
- эзләнү эшчәнлеге: проблемалы сорауларга мөстәкыйль рәвештә җавап таба белү; әдәби әсәргә, аның өлешләренә, язучы иҗатына карата аңлатмалар, бәя бирү.
- тикшеренү эшчәнлеге: әдәби әсәрне сюжет–композиция, образлар бирелеше, тел–стиль ягыннан анализлау; тулы текстны анализлау; төрле әсәрләрнең проблемаларын яки темаларын чагыштыру, үзенчәлекләрен билгеләү; әсәрләрне үзара чагыштыру, уртак һәм аермалы якларны таба белү;язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
Укыту-методик комплекты
Дәреслекләр: 1.“Әдәбият.5сыйныф.Ганиева Ф.А.,Сабирова Л.Г. Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.
2.Әдәбият.6 сыйныф. Ф.А.Ганиева,М.Д.Гарифуллина, Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.
3.Әдәбият” 7 сыйныф.2 кисәктән. Абдуллина Д.М.,Хисматова Л.К.,Завгарова Ф.Х Казан:Татар.кит.нәшр.,2014.
4. Әдәбият.8 сыйныф. 2 кис.Ганиева Ф.А., Рамазанова Ч.Р., Казан:Татар.кит.нәшр.,2015
5. Әдәбият.9 сыйныф. Миннегулов Х.Ю., Садретдинов Ш.А. Казан:Татар.кит.нәшр.,2011
Методик кулланмалар:
Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-6 нчы сыйныфларында эшләүче укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 2007.
Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: “Мәгариф”, 2004.
Әдһәмова Г.М. Әдәбият дәресләрендә укучыларны комплекслы тәрбияләү. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981.
Поварисов С.Ш. Мәктәптә әдәби әсәрләрнең телен өйрәнү. - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978.
Минһаҗева Л.И., Мияссарова И.Х. Татар балалар әдәбияты. – Казан: “Хәтер” (ТаРИХ), 2003
Сүзлекләр:
1.Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2007.
2.Харисов Ф.Ф. Татар мәдәнияте сүзлеге: кыскача аннотацияле татарча-русча мәктәп сүзлеге. – Казан: “Хәтер” нәшрияты, 1997