СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Разработка мероприятия ко Дню Учителя "Рәхмәт сезгә, ветеран укытучылар"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Разработка мероприятия ко Дню Учителя "Рәхмәт сезгә, ветеран укытучылар"»

Бер җылы сүз канат куя иңгә,

Тылсым өреп безне яшәртә.

Бар дөньяны якты нурга күмеп,

Йөрәккә дәрт өстәп яшәтә.

Егет:

Нинди генә бәйрәм якынлашса да, без якыннарыбызның йөрәгенә яшәү көче өстәүче матур сүзләр, изге теләкләр эзлибез.

Кояш нурлары җиһанны җылыта.Гөлләр елмаеп кояшка үрелә.Ә безнең җанны җылытырга бер җылы сүз җитә.Ихлас теләкләр булып барган сүз күңел гөлләрен яшәртә.

Кыз:

Бүген без хөрмәтле ветеран укытучыларыбызны бәйрәм белән тәбрик итәргә җыелдык..

Без - барлык мәктәп укучылары, сезне профессиональ бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә исәнлек-саулык, озын гомер, җан тынычлыгы телибез. Изге эшләрегез безнең өчен, балалар өчен. Лаеклы ялда һәр көнегез тынычлыкта узсын, иминлек телибез сезгә.



_____________________________________________________





















Егет:

Укытучы – изге бер сүз ул. Һәр кеше моның мәгънәсенә төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп балаларга аң - белем, тәрбия бирергә тырыша.

Кыз:

Укытучы һөнәре җир йөзендә иң изге һөнәрләрнең берсе. Нәкъ менә сез - укытучылар , тәрбиячеләр, балаларда мөстәкыйльлек, жаваплылык, илебезнең матур киләчәге өчен иҗади хезмәт итуче шәхесләр тәрбиялисез. Сезнең фидакарь хезмәтегез, югары һөнәри осталылыгыз, сабыр һәм ярдәмчел булуыгыз өчен тирән ихтирамыбызны белдерәбез.



Хөрмәтле укытучыларыбыз!

Сезгә йөрәк түреннән шытып чыккан шигъри тәлгәшләр, җылы сүзләр, матур җырлар күңелләрегезгә хуш килер дип ышанып калабыз.

Егет:

-Тәүге тапкыр хәреф танырга, язарга, ә соңыннан укырга, санарга өйрәнү – беркемнең дә күңеленнән жуелмыйдыр мөгаен. Ә боларны өйрәтүче, белем дөньясына алып керүче башлангыч сыйныф укытучылары.

-Ак кәгаздәй сабый күңеленә,

Язмышларны башлап яздыгыз.

Өмет тулы күпме күзләргә сез

Яшәү чаткылары салдыгыз.

Кыз:

Кайгыртып гел кеше язмышларын

Безнең янәшәдә яшисез.

Ходай сезгә озын гомер бирсен

Рәхмәт сезгә чып-чын кеше сез.

-ә хәзер сүзне аларның укучыларына бирәбез.

Хөрмәтле ветеран укытучылар!

Гасыр белән бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып бардыгыз.Тынгысыз һәм катлаулы, әмма изге һэм абруйлы хезмәтегезнең нәтиҗәләре , балаларыгызның ирешкән уңышлары сезгә күңелле хәбәрләр булып килеп ирешсен.



Күктәге йолдызлар кадәр,

Шатлыклар килсен сезгә.

Мәктәпне искә алу ,

Куаныч бирсен сезгә.

.

Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр

Күңелләрдә булган саф хисләр,

Озын гомер, якты тыныч тормыш –

Безнең сезгә әйтер шул сүзләр.









Үзегезнең тырышлык нәтиҗәсен укучыларыгызның төрле өлкәләрдә уңышлы хезмәт куюларын күреп горурланырга насыйп булсын. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.Тагын бер кат бәйрәм белән сезне , Хөрмәтле укытучыларыбыз!