МУНИЦИПАЛЬНОЕ БЮДЖЕТНОЕ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ СРЕДНЯЯ ОБЩЕОБРАЗОВАТЕЛЬНАЯ ШКОЛА СЕЛА СУККУЛОВО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА ДЮРТЮЛИНСКИЙ РАЙОН
РЕСПУБЛИКИ БАШКОРТОСТАН
Разработка урока
по родному (татарскому) языку в 3 классе
«Имена существительные»
Провела: учитель начальных классов
Ахмадиева Ч.Р.
2018 г
Предмет: татар теле
Тема:Исем.
Максат: Исем турында тулырак мәгълүмат бирү, исемнең җөмләдәге ролен ачыклау.
Укучыларда туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
УУГ формалаштыру:
ШУУГ- белем алуның кирәклеген аңлату, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау;
КУУГ- күршең белән хезмәттәшлек итү, үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү;
ТБУУГ- танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую, тексттан кирәкле информацияне таба, чагыштыра, анализ һәм йомгак ясый белү;
РУУГ- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
Дәрес тибы: яңа материалны үзләштерү.
Предметара бәйләнешләр: әдәби уку, әйләнә-тирә дөнья.
Эш алымнары: фронталь, индивидуаль, парлап эшләү, төркемнәрдә эш.
Ресурслар: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән, татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныфы өчен дәреслек ( 1 нче кисәк).
Авторлары: И.Х.Мияссарова, К.Ф.Фәйзрахманова
Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, карточкалар, рәсемнәр.
Дәрес барышы
I. Оештыру, уңай психологик халәт тудыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы-кече.
Дөньяда иң матур кеше,
Елмайган, көлгән кеше.
Бер-беребезгә уңышлар теләп, дәресебезне башлап җибәрик.
II. Белем алу эшчәнлеген мотивацияләү.
Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын әйтерсез һәм дәфтәргә язып барырсыз.
1. Кечкенә генә йорт,
Эче тулы корт. (Кыяр)
2. Утыра бер ак чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
3. Үскәндә яфрагын ашыйлар,
Үсеп җиткәч үзен ашыйлар. (Суган)
4. Үлән ашый, май ташый. (Сыер)
5. “Алма!”-дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул балалар? (Алма)
6. Агач түгел – яфраклы,
Тун түгел – тегелгән. (Китап)
-Бу сузлэр нинди сорауга жавап бирэлэр?
Кыяр, кәбестә, суган, сыер, алма, китап – нинди сүз төркеменә керәләр? ( Исем)
Димәк без сезнең белән бүген нинди сүз төркемен өйрәнәбез икән? (Исем)
Дэреснен максаты нинди була?
Бик дөрес. Бүген безне бик зур эш көтә. Барлык биремнәрне дә үтәп чыгу өчен бик нык тырышырга кирәк.Уңышлар сезгә!
III. Белемнәрне актуальләштерү.
Дәфтәрләрне ачу.
1. Дөрес язу күнегүе.
- Тактага язылган җөмләне матур итеп күчереп языгыз.
Беләге юан – берне егар, белеме булган – меңне егар.
Укучылар, сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
(Укучыларның фикерләре тыңлана, белем алуның мөһимлеге турында нәтиҗә ясала).
2. Әңгәмә:
- Нинди сүз төркемнәре була? (Исем, сыйфат, фигыль)
- Исем нәрсәне белдерә?
- Сыйфат, фигыль?
IV. Яңа информацияне кабул итүне оештыру.
1. Укучыларны кагыйдәне кулланып эш итәргә өйрәтү.
Дәреслекнең 57 нче битеннән кагыйдәне кычкырып уку.
Исем предметларны, кешеләрне, хайваннарны, табигать күренешләрен белдерә һәм кем? нәрсә? сорауларына җавап бирә.
- Укучылар нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? (Исем предметларны белдереп кем?нәрсә? сорауларына җавап булып килә).
2. Презентация карау.
3. Дәреслек белән эш. 100 нче күнегү. Парлап эшләү.
Бер укучы кем? соравына җавап булып килүче ун сүз яза, икенче укучы нәрсә? соравына җавап бирүче ун сүз яза. Аннары бергәләп дөреслеген тикшерү үткәрелә.
4. Дәреслек белән эш. 101 нче күнегү. Исемнәрне үрнәк буенча төркемләп яз. Индивидуаль эш.
(Предметларны атыйлар: юрган, шәһәр...)
V. Ял минуты.
VI. Алган белемнәрне ныгыту.
1. Төркемнәрдә эш.
“Карлыгачлар”сүзенә кергән хәрефләрдән исемнәр ясап язарга.Кайсы төркем күбрәк сүз таба.
(Сүзләрне чиратлап укыйлар. Бер укылган сүз кире кабатланылмый.)
2. Индивидуаль эш. Карточка.
Исем.
Башта кем? аннары нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне язып ал.
Айдар кошларны ярата. Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга да онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишек алдына әтисе ике күркә алып кайтып куйды.
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)
3. Мөстәкыйль эш. Тест үтәү.
1. Исем нәрсәне белдерә:
а) предметның билгесен;
б) предметның эшен
в) предметны
2. Исем нинди сорауларга җавап булып килә?
а) кем? нәрсә?
б) нинди?
в) нишли?
3. Исемне тап.
а) эленгән б) элгеч в) элә
4. Күплек санда килгән исемне тап.
а) эшлиләр б) китаплар
5. «Артык сүзләрне»не тап:
а) ташлык б) ташлы в) ташу
а) җырлый б) җырлы в) җырны
6. Күплек санда дөрес язылган сүзләрне тап:
а) урманнар б) урманлар
а) таңлар б) таңнар
7. Парлы сүз яса:
савыт-
бала-
тирә-
әйләнә-
8. 2 кушма сүз уйлап яз.
9. Антонимнарын тап:
көнбатыш-
җәй-
3. Төркемнәрдә эш.
“Карлыгачлар”сүзенә кергән хәрефләрдән исемнәр ясап язарга.Кайсы төркем күбрәк сүз таба.
(Сүзләрне чиратлап укыйлар. Бер укылган сүз кире кабатланылмый.)
4. Индивидуаль эш. Карточка.
Исем.
Башта кем? аннары нәрсә? сорауларына җавап бирүче исемнәрне язып ал.
Айдар кошларны ярата. Кыш көннәрендә бакчадагы җимлеккә җим салырга да онытмый. Ә җәй көннәрендә әнисенә тавык-чебеш, каз-үрдәкләрне карарга булыша. Бүген ишек алдына әтисе ике күркә алып кайтып куйды.
(Укучылар бер-берсенең эшләрен тикшерәләр.)
VII. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
Дәрес башында нинди максат куйган идек?
Без максатка ирештекме?
Нинди яңалык белдек?
Сезгә аеруча нәрсә ошады?
Кайсы биремнәрне үтәү авыр тоелды?
Укучылар, бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштердем дип уйлый кул күтәрегез.
Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя?
Рәхмәт укучылар! Дәрестә бик тырышып эшләдегез.
VIII. Өй эше.
1. Кем? һәм нәрсә? сорауларына җавап булган бишәр сүз язарга.
2. Күнегү 102,58 бит.