СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

СОЧИНЕНИЕ Башкортстанымның бер матур почмагы (Красивый уголок Башкортостана)

Нажмите, чтобы узнать подробности

СОЧИНЕНИЕ Башкортстанымның бер матур почмагы (Красивый уголок Башкортостана) ученика 8 класса по родному татарскому языку

Просмотр содержимого документа
«СОЧИНЕНИЕ Башкортстанымның бер матур почмагы (Красивый уголок Башкортостана)»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №1 г.Туймазы муниципального района Туймазинский район Республики Башкортостан
 

 
 
 




СОЧИНЕНИЕ

Башкортстанымның бер матур почмагы

(Красивый уголок Башкортостана)














Башкаручы: Туймазы шәһәре 1нче урта
мәктәбенең 8А сыйныфы укучысы
Тухтаров Рәсүл
Җитәкче : югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Сәхәбетдинова Зилия Мөсәвир кызы.
 
 

Туймазы, 2021



Мин үземнең туган яымдагы боргаланып аккан елгаларны, яр буйларын яратам. Менә шушындый, башка бер җирдә дә кабатланмаган, үзенә генә хас ниндидер гүзәллеге булган, боргаланып аккан ямьле Ык буенда ял итүе нинди күңелле! Әйе, иртән иртүк торып, җемелдәшеп яткан чыклы яшел үлән өстеннән, йөгерә-йөгерә, Ык буена төшеп юынулары гына ни тора! Иртән елга яп-якты була. Иртәнге нур белән чык пары кушылып су буйларын тагын да матурлый, көн буена җитәрлек шатлык бирә. Мондый вакытта күңелгә рәхәт җиңеллек, күтәренкелек ургыла.Мин монда башка елларны да килә идем. Ләкин мондагы матурлыкны мин элек күрмәгәнмен, күрсәм дә бар йөрәгем белән аңлый алмаганмын. Үземнең туган республикамның матурлыгына тагын да хәйран калдым. Дускаем, без нинди бәхетле. Шулай ук Уфа шәһәрендә булдым. Синең Уфаны күргәнең бар инде. Шунлыктан мин сиңа гүзәл башкалам турында озын итеп язып тормыйм. Ләкин Уфа син күргәндәгедән тагын да үзгәргән, үскән, матурланган. Әгәр дә элегрәк йөргән җирләрдән үтсәң, ул урыннарны танып та булмый. Бар җирдә бөек төзелешләр, зур үзгәрешләр.Уфабыз көннән-көн төзекләнә, матурлана.Ләкин мин анда озак тормадым, гүзәл табигать кочагына ашыктым.Куе урманнарны гизеп саф һавада җиләк, мәтрүшкә җыйдым.И, белсәң иде бу вакытларның матурлыгын, җанга рәхәтлеген.Яшеллеккә күмелгән агачлар тын гына шаулый.Аларның болай шаулавы серле.Матур итеп кошлар сайрый.Урман эчендә рәхәтләнеп ял итәсең.Кинәт челтер-челтер иткән тавышка колак саласың.Бактың исә, ерак түгел саф,чиста сулы чишмә агып ята икән бит! Куана-куана саф суны эчәсең, битеңне,кулыңны юасың.Йөрәгеңә дәрт керә, күңелең сафлана. Менә бит ул минем Башкортстанымның табигате. Ничек инде туган ягың белән горурланмыйсың да, аны сагынып ераклардан ашкынып кайтмыйсың.