Просмотр содержимого документа
«Статья "Биектау хәбәрләре газетасы" " Ямаширмәдә балалар Сабантуе"»
Ямаширмәдә – балалар Сабантуе.
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме –сабыйларга максатлы рәвештә - үз туган телен өйрәтү, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары , милли әдәбияты белән таныштыру. Татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, традицияләре, көнкүреш һәм тел үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш таба. Татар халкының уеннарын балалар бик тиз өйрәнәләр һәм бик теләп уйныйлар. Балага туган телне яхшы камилләштерүченең беренче чарасы булып уеннар тора. Уен – нәни шәхеснең әдәплелекнең төп кагыйдәләренә өйрәнүдә безнең иң турылыклы, ышанычлы ярдәмчебез.Чөнки алар – бала тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар тәрбия чыганагы буларак, баланың төрле яктан үсүенә йогынты ясый. Аларда катнашу сабыйның , физик көче, җыр-биюгә осталыгын, сүз байлыгын арттырырга ярдәм итә. Күмәк эшләү, ярдәмләшү, шәфкатьлелек, кушканны үтәү кебек уңай сыйфатларны үстерә.
«Йолдыз» балалар бакчасында ел да милли бәйрәмнәр үткәрелэ: “Карга боткасы”, “Сөмбелә
бәйрәме”, “Яңгыр боткасы”. Бу елның 20 июнь көнне дә куңелле бәйрәмнәрнең берсе – Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабантуй – халкыбызның иң күңелле, иң яраткан, иң тантаналы бәйрәме. Бу бәйрәмдә балалар көчлелектә, чыдамлылыкта, җитезлелектә көч сынаштылар. Бәйрәмгә кунак булып әкият геройлары Убырлы карчык белән Шүрәле дә килделәр. Алар балалар белән бергә җырладылар, биеделәр, чүлмәк вату, киянтә чиләккә су тутырып йөгерү, капчык киеп йөгерү, йомыркалы кашык кабып йөгерү, ат чабышы, аркан тарту кебек күңелле уеннарда катнаштылар. Килгән кунаклар белән бәйрәмебез бигрәк тә күңелле үтте. . Балалар өчен Сабантуй күңелле вакыйга һәм ул гомерлеккә хәтер сандыгында сакланыр
Уеннар аркылы балаларга милли йолаларыбызны, бәйрәмнәребезне, такмаклар, табышмаклар,үртәвечләр белән барып ирештерсәк, безнең гореф-гадәтләр, йолалар, бәйрәмнәр онытылмас,гасырлардан-гасырларга күчеп дәвам итәр, мәңге сакланыр, милләтебез исән булыр.
Балалар, тәрбиячеләр исеменнән Сабантуй бәйрәмен уздыруга ярдәм иткән өчен бүлек мөдире Валиуллина Алия Адгамовнага хәм әти- әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәсебез килә.
тэрбиячеләр : Самигуллина Галиябану
Асылгариева Альбина
Музыка җитәкчесе: Сафиуллина Лилия





