Просмотр содержимого документа
«Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.»
Сыйфатларны гомумиләштереп кабатлау.
Сыйфат модуле.
- Предметның билгесен белдерә. Нинди? Кайсы? Кайдагы? сорауларына җавап бирә.
- Сыйфат предметның төрле билгеләрен белдерә: (төсен- ак ; тәмен- тозлы ; формасын- түгәрәк , күләмен- зур ; физик сыйфатларын- җылы ; кеше, хайваннарның холкын- усал ; вакыт, урын билгесен- кичке (аш), күлдәге (балык); икенче әйбергә бәйләнешен- алтын (алка).
- Сыйфатлар ике төркемгә бүленә: ( асыл сыйфатлар (качественные прил-е) саф билгеләрен белдерә: яшел (чирәм); нисби сыйфатлар (относительные прил-е) предметның бүтән предметка мөнәсәбәтле билгесен белдерә: яшьләр (җыры). Нисби сыйфатлар гади дәрәҗәдә генә кулланыла.
Сыйфат дәрәҗәләре.
Гади дәрәҗә
(төп билгесе)
М-н, кызыл (алма),
тырыш (әни)
Чагыштыру
дәрәҗәсе
(-рак, -рәк)
М-н, кызыл рак ,
тырыш рак
Артыклык дәр.
(ап-,кып-,зәп-;җете,
үтә,иң,дөм;
чибәрнең чибәре)
М-н , кып- кызыл,
иң тырыш
Кимлек дәрәҗәсе
(-кылт,-келт;-сыл,-сел;
-мса,-мсә;-су;-ча
М-н, кыз гылт,
салкын ча
Перфокарталар белән эш. “5” - 13-14 “4”- 9-12 “3”- 5-8 “2”- 1-4
Гади
Чагыштыру
1.Матур
3.Кызыл рак
8.Пөхтә
Артыклык
9.Йомшак
Кимлек
4. Ап -ак
7.Сөйкемле- рәк
12.Шәмәхә- рәк
2.Салкын ча
5. Иң чибәр
14.Чиста
6.Зәңгәр су
10.Акыллы-ның акыллысы
11.Сар гылт
12.Күг елҗем
13.Ак сыл
Сыйфатларның ясалышы.
- Тамыр сыйфатлар : ак, киң, бөек, матур, чиста, биек.
- Ясалма сыйфатлар : бал лы , курку сыз , ай лык, яз гы , эш чән , өз ек , сал ынкы , өл гер , кунак чыл, йон лач , көл әч .
- Кушма сыйфатлар : алма чуар, ис киткеч.
- Парлы сыйфатлар : эшсез-нисез, бала-чагалы, ата-аналы
- Тезмә сыйфатлар : аз сүзле, гадәттән тыш (хәл).
Карточка белән эш.
- Бирелгән сыйфатларны ясалышы ягыннан төркемләгез.
Таза, ямьле, кайнар, тозсыз, искиткеч, өйсез-нисез, аркылы-торкылы, йомшак күңелле, туры сүзле, каты бәгырьле, җылы, алмачуар.
Сыйфатларның исемләшүе.
- Сыйфат сыйфатланмыштан башка да кулланылырга мөмкин.Бу күренеш сыйфатларның исемләшүе дип атала .
Кадерлеләремә (әти-әниемә) күчтәнәч алып кайттым.
Исемләшкән сыйфатлар.
- Исемләшкән сыйфатлар, исемнәр кебек үк, килеш , сан, тартым белән төрләнә.
Җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып килә.
Физкультминут.
Рәхәт үтте җәебез, Киптердек тә печәннәрне,
Бик зур үстек үзебез. Куйдык бик зур кибәннәр.
Үзебездән дә олырак Кырдан кайткач, җиң сызганып
Эшләгән эшләребез. Юдык әле идәннәр.
Әти белән әнигә Эшләгәнгә зур үстек без,
Печәннәр дә чабыштык. Шуңа күрә без таза.
Ялга туктаган арада Таза балалар һәрвакыт
Җир җиләге җыештык. Әйбәт укый, шәп яза.
Карточка белән эш. Мәкальләрдәге исемләшкән сыйфатларны табыгыз һәм морфологик-синтаксик анализ ясагыз.
- Беләкле берне егар, белемле меңне егар.
- Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
- Белемледән үрнәк ал, белемсездән гыйбрәт ал.
Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы.
- Җөмләдә сыйфатлар, гадәттә, аергыч, хәбәр булып киләләр.
Мин үземнең тату гаиләмне яратам.
Сыйфат сыйфатланмыштан соң килсә хәбәр була.
Минем әниемнең күңеле җылы.
«Артыгын әйт» уены. Бирелгән сүзләр арасыннан сыйфат булмаган сүзләрне табып алыгыз.
- Гаиләле, бәхетле, озын, кыска, күлмәк, бай, шакмак, якты, зур, тәртипле, кунакчыл, сизгер, яратучан, оялчан, бакча, өй.
«Эшлекле төркемнәр» белән эш.
Шигырьдә астына сызылган сүзләрнең сыйфат икәнен исбатлагыз.
Тикшерүчеләр
Сыйфатларны табып, дәрәҗәләрен билгеләгез.
Корректорлар
Күп нокталар урынына тиешле сыйфатларны куегыз.
Әнием.
Әнием минем матур,
Күзләре якты, көләч.
Шундый күңелле була
Ул өйгә кайтып кергәч.
Мин елышам әнигә,
Әни миңа елыша.
Битләре аның кайнар,
Ә куллары йоп-йомшак.
Р. Харис
Өйгә эш.
- Сыйфатларны кулланып, “Минем гаиләм” темасына хикәя төзеп килергә.