СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Тәвәккәллек , батырлыкта Җыр булып калсам иде"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Внеклассное мероприятие, посвященное творчеству Ф. Карима "Тәвәккәллек  ,  батырлыкта    Җыр булып  калсам иде"

Просмотр содержимого документа
«"Тәвәккәллек , батырлыкта Җыр булып калсам иде"»









Тәвәккәллек ,

батырлыкта

Җыр булып

калсам иде.

(Фатих Кәримгә багышланган әдәби конференция

5-7 сыйныфлар)






















Укытучы. Хәерле көн, кадерле укучылар! Бүген без татар шигъриятебезнең оптимист җырчысы, авыр сугыш өермәләрендә дә романтик образлар, дәртле аһәңнәр таба белгән легендар шагыйребез - Фатих Кәримгә 105 яшь тууына багышланган әдәби конференциягә җыелдык. Ә хәзер без укучыларыбызның чыгышларын тыңлап үтик.

Ә хмәтвәли улы Фатих Кәримов 1909 нчы елның 9 гыйнварендә Башкортстанның Бишбүләк районы Ает авылында мулла гаиләсендә 11нче төпчек бала булып дөньяга килә. Бәләкәй чакта ул бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын, тугайларда җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга ярата торган була. Аларга рәхәт тормышта үсәргә насыйп булмый, бик яшьли әтисез калалар. Әтиләре указлы мулла булган була. Ул бик юмарт, кешелекле булган. Бирелгән хәерне дә өйгә алып кайтмыйча, ярлы кешеләргә, авыл балаларына тараткан. Әниләре дә бик йомшак күңелле кеше булган, әкиятләрне, бәетләрне яттан сөйләгән. Гаиләдә һәр кеше шигырьгә гашыйк булган. Кечкенә Фатих әнисеннән Сак-Сок бәетен укыттырган. Апасы Мәрьям, абыйсы Габдулла да шигырьләр язган. Аларның йогынтысы Фатихка да тигәндер күрәсең.

Фатих 1919нчы елда үз авыл мәктәпләренә укырга керә һәм башлангыч белемне шунда ала. 13 яше тулгач аны абыйсы Габдулла Бәләбәйдәге педагогия техникумының әзерлек курсларына урнаштыра. Ике ел укыгач Фатих Казандагы Н.К.Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1925-1929 елларда Казан җир төзү техникумында укый. Җир төзелеше техникумында укыганда булачак әдип ныклап әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеккә тартыла. А. Алиш, Г.Минский, М. Әмир һәм башка бик күп дуслар таба. Ф . Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Тынгысыз иҗат кешесе буларак ул бөтен җиргә дә өлгерә: шигырьләр яза, журналист булып та эшли, мәктәп әдәби түгәрәкләренә дә җитәкчелек итә, активист буларак күп йөри, күпне күрә. Ф . Кәрим гомере буе үзлегеннән белем ала, читтән торып та укый. Ф. Кәримнең “Хәзер сезнең белән” исемле беренче шигыре “Кечкенә иптәшләр” журналының 1927 елгы икенче санында дөнья күрә. Булачак хатыны-Кадрия Ишукова белән шунда таныша.

Фатих та , Кадрия дә язу сәләтенә бик оста булганнар. Фатих ару-талуны белми каләмен чыныктыра. Башта ул мәкаләләр фельетоннар, ә соңрак шигырьләр, хикәяләр, ялкынлы поэмалар яза башлый. Фатих Кәрим 1931 елда армиягә алына. 1935 елның 12 ноябрендә беренче кызлары - Ада, 1937 елның 11 ноябрендә икенче кызлары –Ләйлә дөньяга килә. (1 укучы хаттан өзек укый)

Ә аннан соңгы елларны Кадриянең көндәлекләреннән чамаларга була. 1937 елның җәй айлары. Шагыйрь өстендә кара болытлар куера башлый. Нахак бәла аркасында Ф.Кәрим төрмәгә барып эләгә. Үзе генә түгел, бик күп әдипләр, артистлар, хәрбиләр, галимнәр белән. Илдә канкойгыч сугыш барганда да, бу бер гаепсез “халык дошманнары” төрмәләрдән чыга алмаган. Бары тик хатыны Кадрия ханымның зур тырышлыгы, дуслары, шул исәптән язучы Кави Нәҗми ярдәме белән генә Ф.Кәримгә иреккә чыгу бәхете эләгә. Тик бер шарт белән – кичекмәстән сугышка китәргә. Ничә еллар гаиләсеннән аерылып торган шагыйрь үзе турында уйлыймы соң? 1941 елның декабре башында ук ул фронтка китеп бара. (Укучылар Ф. Кәримнең шигырьләрен сөйлиләр).

Фатих Кәрим 1942 елның мартында Смоленск өлкәсенең Сухиничи, Масалык юнәлешендәге сугышларда була, “Зайцева Гора” биеклеге өчен сугышканда аягы яраланып, госпитальгә эләгә. 1942 елның беренче маенда дәваланып бетү өчен Казан госпиталенә җибәрелә.

Ф. Кәрим сугыш елларында гаҗәеп дәрәҗәдә актив эшли. Сугыштан аз гына бушап торган арада да ул 150 дән артык шигырь, 8 поэма, 1 баллада, 2 повесть, 1 драма әсәре иҗат итә, хатларга да җаваплар язарга өлгерә . ( 1 укучы Ф. Кәримнең тәнкыйтьче Гази Кашшафка язган хатын укый.)

Ул сугышның башыннан алып ахырына кадәр туган иле өчен көрәшә, иҗатын да дәвам итә. Әмма сугыш бетәргә 3 ай калганда, 1945нче елның 19нчы февралендә батырларча һәлак була.

Ф атих Кәримнең гәүдәсе Көнчыгыш Пруссиядәге Кенигсбер шәһәре янында күмелә. Соңрак, 1955 нче елда ул Победа исемле авылның паркына туганнар каберлегенә күчереп җирләнә. Ә 1966 нчы елда литвалылар 11 кеше бергә күмелгән каберлекне ачалар һәм бер сугышчының шинельсез икәнен күрәләр, бу Фатих Кәрим була. Аларны Багратионовск шәһәре янындагы туганнар каберенә күчерәләр. Анда мемориал ачыла. Шагыйрьнең кызы Ләйлә анда еш була. Ә 2007 нче елның сентябрь аенда Фатих Кәримгә бу шәһәрдә һәйкәл ачыла .


Дуслары-көрәштәшләре пулядан теткәләнгән шинелен, шигырь дәфтәрләрен, хатларын һәм итеген Казанга җибәрәләр. Бу әйберләрне язучылар дәүләт музеена бирәләр. Дәүләт музеенда янгын чыгып бик күп кыйммәтле экспонатларны харап итә. Бу вакытта Фатих Кәримнең шинелен Ленинградка җибәргән булалар, шулай ул исән кала.




Казанда Фатих Кәримгә аталган, ләкин ачылып укылмаган хат яши. Бу хатны шагыйрьнең хатыны Кадрия язган. Ләкин Фатих Кәрим хатны укырга өлгерми, 1945 нче елның 19 февралендә батырларча һәлак була, хат кире кайта. Хатны Кадрия ханым үзе ачып укымый, ә гомере буе саклый, үләр алдыннан кызы Ләйләгә биреп калдыра. Ләйлә дә хатны ачмаган. Сер булып калсын дигән. Татар халык шагыйре Ренат Харис шагыйрьгә багышлап “Кадрия” поэмасын иҗат иткән. Бу поэмада хатның язмышы турында сүз бара. (Укучылар туганнарына, якыннарына, сугыштагы солдат исеменнән, хат язып карыйлар.)