Ачык дәрес планы
Тема: Татар халык ашлары (3нче сыйныф, рус төркеме)
Максатлар: 1.Татар халык ашлары турында белемнәрне системалаштыру.
2.Сөйләм күнекмәләрен ныгыту.
3.Татар теленә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.
Материал:Р.З.Хәйдәрова “Күңелле татар теле” Казан “Татармультфильм” нәшрияты 2019
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Җиһазлау: мультимедиа экраны, рәсемнәр, кисмә сүзләр
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар, кадерле укучы!(1 слайд)
Дәресебезне башлап җибәрәбез.
II. Төп өлеш.
Теманы ачыклау.(2 слайд)
-Балалар, игътибар белән экранга карагыз әле.Сез анда нәрсәләр күрәсез?( тат.халык милли ашлары(пәрәмәч, бәлеш, коймак, кыстыбый, чәкчәк)
-Әйе, дөрес? Ә бу сүзләрне берләштереп ничек атап була?
(-Бу татар халык ашлары)
-Димәк безнең дәресебезнең темасы ничек булыр?
(-Татар халык ашлары)
Максатны ачыклау.
-Ә ничек уйлыйсыз, дәресебезнең максаты нинди булыр икән?
(Дәрестә татар халык ашларын искә төшерү, аларны истә калдыру, куллану)
1.Бирем: экранда русча сүзләр бирелгән, сезгә аларны укырга һәм татарчага тәрҗемә итәргә кирәк.(3 слайд)
2.Парлап эшләү.
50нче бит, 2нче күнегү (а)-1,2,3 парта артында утыручылар өчен.
-Яхшы. Хәзер шушы ризык исемнәрен кулланып 2нче күнегүне парларда эшләрбез. Пардагы бер укучы кунегүдә булган сорауларны бирә, икенчесе җавапны әйтә.
А)1.(-......, син коймак яратасынмы?
-Әйе, мин коймак яратам. Һ.б.)
2.(-......, мә сиңа гөбәдия.
- Рәхмәт,.......!)
3.(-........, сиңа чәкчәк кирәкме?
-Әйе, кирәк.)
4,5,6 парта артында утыручылар өчен.
Б)-б өлешендә бер укучы сорау бирәчәк , ә икенчегез пешекче ролендә булып җавап бирергә тиеш.
1.(-Пешекче апа, сездә кыстыбый бармы?
-Әйе,....., бездә кыстыбый бар.)
2.(-Пешекче апа, гөбәдия ничә сум тора?
-Гөбәдия 20 сум тора.)
3.-Ә хәзер уйнап алырбыз. Уен “Нәрсә артык?” диеп атала.
-Экранга карыйк, бу ашамлыкларның кайсы артык булыр? Ни өчен?( чөнки алар яшелчәләр)
4.Тактада эшләү.
-Укучылар, без бүген искә төшергән татар халык ашамлыклары төрле: алар татлы , баллы да булып, чәй янына биреләләр, шулай ук ит, бәрәңге белән әзерләнгән дә булалар.
-Тактага карагыз, анда “татлы ризыклар” һәм “итле ризыклар” дигән 2 багана бар.Сез парталарыгыздагы ризык исемнәрен хәзер шушы 2 баганага дөрес итеп магнит белән беркетергә тиеш булачаксыз.(балалар ризык исемнәрен тактага чыгып беркетәләр, аңлаталар:-Бу чәкчәк.Ул баллы.)
-Димәк нинди ризыклар татлы була?
-Ә кайсылары итле-бәрәңгеле була?(балалар укыйлар)
-Молодцы!Ләкин татлы ризыклар да, итле-бәрәңгеле булсалар да алар бик тәмле.Шулай бит?
-Ә кем ул ризыкларны әзерли, пешерә соң? (пешекче)
-Укычылар, тиздән әниләр бәйрәме. Ә безнең сыйныфта бер укучының әнисе пешекче булып эшли. Әйдәгез, без аны тыңлап карыйк.
(Укучы әнисе турында сөйли.)
5.“Түбәтәй” уены.
-Хәзер “Түбәтәй” уенын уйнап алырбыз.Барыгыз да парталарыгыз янына басыгыз.Музыка башлангач та түбәтәйне бер берегезгә бирергә кирәк, музыка туктауга түбәтәй кемдә кала-шул укучы биремне үтәргә тиеш.
(Биремнәр:
1.-Спроси у друга, что он любит, а он ответит, используя названия татарских блюд (названия блюд не повторяются)
(-......, син нәрсә яратасың?
Мин чәкчәк (бәлеш, кыстыбый, гөбәдия һ.б. яратам. )
2.-Спроси у друга, что готовит его мама, а друг ответит.
(-........., синең әниең нәрсә пешерә?
-Минем әнием өчпочмак(бәлеш, бавырсак, гөбәдия һ.б. пешерә)
3.-Надо составить предложения с названиями татарских народных блюд.
(Мин бавырсак яратам.
Мин чәкчәк ашыйм.
Әбием кыстыбый пешерә.
Мин гөбәдия пешерәм.
Мин бәлешкә ит, бәрәңге салам.һ.б.)
6. Китаптагы күнегүне эшләү. Диалог төзү. (50нче бит, 2нче күнегү)
Бирелгән диалогка төшеп калган репликаларны (сорауларны) куеп уку, тәрҗемә итү)
7.Монолог төзү.
-Укучылар, ә кем менә бу татар халык ашларын әзерләгәндә өйдә әнисенә, әбисенә ярдәм иткәне бар? Аларны ничек итеп әзерлиләр икән? Кем сөйләп күрсәтер?
( Балалар такта янында яраткан ризыкны күрсәтеп, аны ничек әзерләүләре, кем белән әзерләүләре турында сөйлиләр)
Мәсәлән: Бу өчпочмак.Без аны әбием белән әзерлибез.Өчпочмакка ит, бәрәңге, суган, борыч, тоз, он, май, сөт яки катык кирәк.Мин өчпочмакны бик яратам.
III.Йомгаклау өлеше.
1.Рефлексия
2.Өй эше 1.1 татар халык ризыгының рәсемен ясарга;
2. татар халык ризыгын кертеп 2 җөмлә төзергә;
3. татар халык ризыгын кертеп диалог төзергә.
“Татар халык ашлары”
темасына татар теленнән ачык
дәрес планы
( 3 д сыйныфы, рус төркеме)
Укытучылар: Гильманова Ләйлә Мөкатдәс кызы,
Гильманова Алина Ханиф кызы