Тема | Максат хәле |
Максат | 1.максат хәле турында мәгълүмат бирү; 2.укучыларның анализ ясау, гомумиләштерү, мөстәкыйль фикерләүләренә ирешү; 3. туган якның кышкы табигатенә соклана белү хисләре тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗәләр | Максат хәлен аера һәм куллана белү. |
Дәреснең тибы | Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе. |
Төп төшенчәләр | Максат хәле, исем, фигыль, мәгънә. |
Пребметара бәйләнеш | Әдәбият, рус теле |
Эшне оештыру төрләре | Фронтал,индивидуаль, төркемнәрдә эшләү. |
чыганаклар | Төп:дәреслек Өстәмә: слайдлар, карточкалар |
Дәрес этаплары | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | Универсаль уку гамәлләре(УУГ) |
Оештыру, мотивлаштыру | Исәнләшү.Уңай психологик халәт тудыру. | Исәнләшү. Дәрескә әзер икәнлекләрен күрсәтү. | К: сыйныфташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү. |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую. | 1.Слайдтагы җөмләләр белән таныштыру. | Калын хәрефләр белән бирелгән хәлләрне үзләре ачыклаган сүзләре белән язып алырга, сорау куярга һәм белдерелү үзенчәлеген ачыкларга. 1. –Утырт малайларыңны минем тарантаска, урманга җиләккә алып барам. (Н.Ә.) 2.Өянкеләрне теләктәш итеп килгән кешеләрнең шушындый гореф-гадәтен саклар өчен генә дә яшәрлек бу җирдә. (М.Г. “Нигез”) 3. - Күрше авылдан теге син ясаган һәйкәлне карарга килгәннәр. (М.Г.) 4. Яңа йортка инде бүген-иртәгә күченергә дип торалар. (М.Г. “Ерак урман) авазы” 5. – Зарима кызымны әйтәм, чиягә дип киткән иде,- дип сөйләнә-сөйләнә, Иләмән карт өйалдына кереп китте. (М.Г. “Ерак урман авазы”) | Т: төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру. |
Модельгә таянып, максат хәленә билгеләмә бирү. ачыклый   белдерә Максат хәле соравы белдерелә | 2. Кагыйдәне уку. |
Дәрескә максат һәм бурычлар кую. Дәрес темасын ачыклау. | Дәреснең темасын һәм максатын хәбәр итү. | Нәтиҗә ясау. | К: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү. Т: яңа белемнәр табу. |
Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү. | 200 нче күнегүнең биремен аңлату. | Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп, күчереп язу, җөмлә кисәкләрен билгеләү, биремнәрне башкару, сорауларга җавап бирү. | Р: кагыйдә-күрсәтмәләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. |
ДИНАМИК ПАУЗА (ЯЛ МИНУТЫ) |
Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую | 1.201 нче күнегүнең биремен аңлату | 1.Табышмакны уку, җавабын әйтү (ай һәм кояш), җөмлә кисәкләренә синтаксик анализ ясау, сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау. | Т:төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру |
2.Слайдтан кагыйдәне укыту | 2.Кагыйдәне уку |
Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү | 203 нче күнегүнең биремен аңлату. | Текстны уку, партадашы белән диалог оештыру, өстәмә биремнәрне башкару. | К: күршең белән хезмәттәшлек итү. Р: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. Ш: күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү. |
Өй эше | 202 нче күнегүнең биремен аңлату. | Бирем белән танышу. | Ш: үзмаксат кую, үз мөмкинлекләреңне белү-белмәү чикләрен чамалау. |
Рефлексия, бәя, үзбәя | Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау, өйрәнелгән материалны анализлау. | | |
ә) баш кисәкләрдән генә тора.
а) эшнең яки хәрәкәтнең кайда, кайчан, ничек, ни сәбәпле, нинди шартларда, нинди максат белән үтәлүен (яки үтәлмәвен) күрсәтеп, фигыльгә ияреп килүче кисәкләр алар;
ә) эш яки хәрәкәтне белдерүче сүзгә ияреп килеп, аның үтәлүенә (яки үтәлмәвенә) бәйле предметны, затны күрсәтүче иярчен кисәкләр алар.
б) сигез төргә бүләләр.
4) эшнең үтәлү урынын , вакытын, сәбәбен, максатын белдерә.
5.Хәл сорауларын күрсәтегез… 1). Кайда? Кайчан? Ни өчен? 2). Нинди? Кайсы? Кемнең? Нәрсәнең? 3).Кемгә? Нәрсәгә? Кемне? Нәрсәне?