СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Төремкәй әкиятенә презентация

Нажмите, чтобы узнать подробности

Әкиятне укыганда бик файдалы.  Балалар ана карап үзләре әкияне сәхнәләштерәләр

Просмотр содержимого документа
«Төремкәй әкиятенә презентация»

Максат:

1) укучыларның кыргый хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтү һәм гомумиләштерү;

2) әкиятне аңлап,игътибар белән тыңлауны камилләштерү;

3) укучыларда гаиләдә һәм бер-берсенә карата дус-тату яшәү мөнәсәбәтләрен тәрбияләү;



Дәреснең тибы:яңа материалны аңлату

Материал һәм җиһазлау: презентация (табышмаклар, кроссворд, сүзлек эше, музыкалы уен, музыкалы физкультминутка, әкият, рәсемнәр, схема), уенчыклар, техник җиһазлар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез, укучылар! (укытучы апа!)

  • Хәерле көн, укучылар! (Хәерле көн, укытучы апа!)

  • Хәлләрегез ничек? (Бик яхшы, бик әйбәт!)

  • Укучылар бүген безгә кунакка Бака килгән. Аның сезнең белән исәнләшәсе килә: (Слайдта Бака җырлап күрсәтә)

  • Укучылар, ә хәзер Бака: “Сезне тыңлыйм”, - ди.

(Слайдта Бака җырламый, музыкага балалар гына җырлый.)



II. Белем-күнекмәләрне актуальләштерү.

  • Ә хәзер, урман дусларыбызны искә төшерик. Сез урманда яшәүче нинди хайваннарны беләсез?

  • Бу хайваннарны күплек санда әйтегез.

  • Күплек санда нинди кушымчалар ялгана? (-лар,-ләр,-нар,-нәр)

  • -нар, -нәр кушымчалары нинди сүзләргә ялгана?

  • Ә хәзер экранга карыйбыз.

(Слайдта “Төлке урманда яши” дигән тавыш ишетелә.)

  • Укучылар, ә тагын нәрсәләр урманда яши? (җавап бирәләр)

  • Ә безнең кунагыбыз – Бака урманда яшиме?

(Слайдта “Бака сазлыкта яши”дигән тавыш ишетелә. Балалар кабатлыйлар.) Физкультминутка (музыка белән):

Су астында бакалар,

Баталар да калкалар. (Балалар чүгәлиләр, басалар)

Алга да иеләләр,

Артка да иеләләр.

Уңга да иеләләр,

Сулга да иеләләр.

Һәм сикерешеп куялар.



III. Төп өлеш. Яңа материалны өйрәнү.

  1. Дәрес темасын билгеләү.

  • Ә хәзер без кроссворд чишәрбез. Кроссвордны чишсәк, бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүебез ачыкланыр. Мин сезгә рус телендә табышмаклар укыйм. Сез җавапларын татар телендә әйтергә тиешсез.

  1. Ворует крошки

Боится кошки. (Тычкан)

  1. Рыжая плутовка,

Всех обманет ловко,

Кур сворует и в леса.

И зовут ее ... (Төлке)

3) Ночью воет он в лесу:

«Я ягненка унесу-у-у!»

В зайцах тоже знает толк

Злой, голодный серый…(Бүре)

4) Лежала между елками подушечка с иголками.

Тихонечко лежала, потом вдруг убежала. (Керпе)

5) Не барашек и не кот,

Носит шубу круглый год.

Шуба серая — для лета,

Для зимы — другого цвета. (Куян)

6) Гребешок аленький,

Кафтанчик рябенький,

Двойная бородка,

Важная походка.

Раньше всех встаёт,

Голосисто поёт. (Әтәч)

7) В нём живёт моя родня,

Мне без неё не жить ни дня.

В него стремлюсь всегда и всюду,

К нему дорогу не забуду.

Я без него дышу с трудом,

Мой кров, родимый, тёплый…(Өй)

  • Укучылар, кроссвордны чиштегез. Әйдәгез бергәләп кызыл белән язылган сүзне укыйк.

2. Фонетик күнегүләр

  • Ә хәзер менә бу сүзләрне дә тәрҗемә итеп алыйк. (кабатлап әйтәләр)

  • Бу сүзләрнең барысында да нинди авазны ишетәбез? Бүген без “Төремкәй” әкияте белән танышырбыз.Әкиятне укырга керешкәнче, “төремкәй” сүзенең авазлары белән танышып алыйк. Тө-рем-кәй (кул чабып, иҗеккә бүләбез).



3. Физкультминутка.(Музыкалы уен оештырыла)



4. Әкиятне уку.

  • Ә хәзер игътибар белән әкиятне тыңлыйбыз. Урман эчендә бер Төремкәй булган.

Көннәрдән беркөнне Төремкәй янына Тычкан килә.

- Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши? Тәремкәй эндәшмәгән. Тычкан Төремкәйдә яши башлый. Менә беркөнне Төремкәйгә Бака килә.

  • Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

  • Мин – Тычкан-чыелдык, ә син кем?

  • Мин – Бака-бакылдык.

  • Әйдә бергә яшибез.

  • Әйдә.

Менә беркөнне Төремкәйгә Куян килә.

  • Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

  • Мин –Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык ә син кем?

  • Мин – Куркак Куян.

  • Әйдәгез бергә яшибез.

  • Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Төлке килә.

  • -Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

  • -Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, ә син кем?

  • Мин – Хәйләкәр Төлке.

  • Әйдәгез бергә яшибез.

  • Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Бүре килә.

  • Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

  • Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, ә син кем?

  • Мин – Соры Бүре.

  • Әйдәгез бергә яшибез.

  • Әйдәгез.

Менә беркөнне Төремкәйгә Аю килә.

  • Төрем-Төремкәй, Төремкәйдә кем яши?

  • Мин – Тычкан-чыелдык, мин – Бака-бакылдык, мин – Куркак Куян, мин – Хәйләкәр Төлке, мин – Соры Бүре. ә син кем?

  • Мин – Зур Аю.

  • Әйдәгез бергә яшибез.

  • Әйдәгез.

  • Укучылар, бу әкиятнең ахыры ничек бетә? Әйе, Аю Төремкәйне җимергән һәм бергәләшеп матур өй төзегәннәр.

III Алган белемнәрне ныгыту.

  • Ә хәзер “Төремкәй” уенын уйнарбыз. (Балалар кулларына курчакларны кияләр) Әкият сәхнәләштерелә.

IV Дәресне йомгаклау.

  • Укучылар, безнең әкияттә Аю Төремкәйне ватмый. Ә башка хайваннар белән дус, тату яши.

  • Ә сез өегездә тату, дус яшисезме?

  • Ә сыйныфыгыз татумы?

  • Дусларыгыз бармы? Кемнәр?

  • Ә хәзер дәресне йомгаклап, искә төшереп узыйк.

  • Сез нинди аваз белән таныштыгыз?

  • Бу аваз кергән сүзләрне әйтегез әле.

  • Сез нинди әкиятне белдегез?

  • Әкият геройларын әйтегез әле.

  • Укучылар, дәресебез тәмам. Киләсе дәрескә без “Ө” авазының дөрес язылышы белән танышырбыз. Сау булыгыз!