Просмотр содержимого документа
«Туган тел көненә багышланган очрашу»
Галимҗан Гыйльманов белән очрашу. (Туган тел көненә багышланган чара)
1) Бүген без күпкырлы иҗаты белән балаларга һәм олыларга таныш булган шәхес белән очрашырбыз. Ул – Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов. Булачак әдип Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Әсән авылында туа. 1974 нче елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында университетның “Әллүки” әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, гыйльми хезмәтләр яза. Әдипнең ирешкән уңышлары:
1994 – ТР Мактау грамотасы
2002 – Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премия
2003 – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе
2004 – ТР Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе
2005-“Шолохов Медале”- әдәбият өлкәсендә зур казанышлар өчен
2007 – ТР Премьер – министрлыгының Рәхмәт хаты
2007- Казанның меңьеллык медале
Автор үзенең әсәрләре аша укучының күңеленә хыялыйлык, серлелек иңдерә. Сезнең иҗатыгыз белән танышабыз. Д.Т.У. вакытында укучылар сезнең хикәяләр һәм повестьларны яратып укыйлар, чөнки анда үсмер чакның, яшьлекнең матур хыяллары, мәхәббәт тарихы һәм безгә якын булган авыл тормышы, аның гүзәл табигате сурәтләнгән.(5 мин)
2) Ә хәзер сүзне әдипнең үзенә бирик. Галимҗан абый, рәхим итегез (5 мин)
3) Сүзне 5 нче класс укучыларына бирәбез. Сезнең әкиятләргә алар рәсемнәр ясадылар. “Гөрләвек – Ручеек” җыентыгыннан шигырьләр сөйләрләр. “Куркак батыр” – М.К. сөйли, “Әти эт алды”-Г.А., “Әни сүзен тыңлыйм”- Г.Ә. (3 мин)
4) Сүзне 6 нчы класс укучыларына бирәбез. Берсе – “Тозлы яңгыр” повестен укыды. Сорау: бу повестьта сынамышлар бик күп. Аларны ничек җыйдыгыз? “Чалгы сере” хикәясен укыдым. Сорау: сез Башкортстанга кайтасызмы? Чалгы белән печән чапканыгыз бармы? Мин 15 хикәягезне укыдым. Әсәрләрегез бик матур. Әгәр дә язучы булмасагыз, кем булыр идегез?
5) Сүзне 7 нче класс укучыларына бирәбез. Мәктәп программасына “Язмышның туган көне” исемле хикәясе кергән. Монда Зөһрәнең язмышы турында сөйләнә. Миңа Зөһрәнең календарь битләрен буявы ошады. Сез аны уйлап чыгардыгызмы, әллә сезгә берәү сөйләдеме?
6) Сүзне 9 нчы класс укучыларына бирәбез.Такташны поэзиядә “Мәхәббәт җырчысы” дип атыйлар, ә сезне прозада “Мәхәббәт җырчысы” дип атарга була.Укучылар күбрәк мәхәббәт турында укырга яраталар, сез шуңа күрә күбрәк мәхәббәт тарихы турында язасызмы? Әллә мәхәббәт турында язу йөрәгез кушкан заказмы? “Өзелгән чәчәк” әсәренә нигезләнеп , түбәндәге сораулар туды.
1 нче сорау:
Самат бик нык чәчәкләр ярата. Миләүшәне дә чәчәккә тиңли. Әсәр ахырында алар бергә калалар. Аларны бергә калдыруыгыз миңа ошады. Ә менә повестьны күпме вакыт язасыз? Төзәтмәләр кертәсезме?
2 нче сорау:
Мин дә “Өзелгән чәчәк” повестен укып чыктым. Шулай ук ошады. Эстрада артисты булу бик кыйммәт, дип әйтәләр. (Клиплар, костюмнар һ.б.) Ә менә язучы булу шулай ук күп акчалы булуны таләп итәме?
3 нче сорау
Бүгенге көндә нинди әсәр иҗат итәсез?
Галимҗан абый, Сезгә зур иҗади уңышлар телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да сулмасын