СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Туган телем - серле тел

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган телем - серле тел

Просмотр содержимого документа
«Туган телем - серле тел»

Тема: Туган телем – иркә гөлем

5 нче сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгате.

Максат: Укучыларны халкыбызныӊ милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итеп, милли тәрбия бирү;

Буыннан - буынга килгән традицияләрне саклап үтә торган халкыбызның милли бәйрәме - Сабантуй бәйрәме белән таныштыру;

Татар халкының милли бәйрәмнәре, йолалары белән горурлану хисе тәрбияләү;


Дәрес барышы.

1.Укытучы: Хәерле көн! Исәнмесез,укучылар!

Якты чырай, яхшы кәеф

Күрәм мин йөзегездә.

Хәерле көн һәм уӊышлар

Телим мин һәммәгезгә.

Балалар, әйдәгез, бер-берегезгә карап елмаеп алыгыз әле. Күӊелләрегез, кәефләрегез тагы да күтәрелеп китсен әле. Менә шул яхшы кәеф белән без тәрбия сәгатебезне башлап җибәрәбез.


Укучылар, сез нинди милли бәйрәмнәребезне беләсез? СЛАЙД

Кешелекнең үзе шикелле үк,

Борынгыдан килгән бәйрәмнәр.

Шатлыкларын бәйрәм итә кеше-

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар. (Видеоролик)

Укытучы: - Без бүген нәрсә турында сөйләшербез? СЛАЙД

Укытучы: Сабантуй бәйрәме турында нәрсәләр беләсез?

Кайчан үткәрелә ул бәйрәм?(җаваплар)

  1. Сабантуй барлык халыкларның яраткан, көтеп алган бәйрәме. Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрәләр.СЛАЙД

  2. Сабантуй – ул дуслык бәйрәме. Бу бәйрәмгә барлык милләт халыклары да җыела. Сабантуй бик күңелле бәйрәм.

  3. Сабантуй – веселый праздник

Мы справляем каждый год.

Каждый год на этот праздник

Собирается народ.

4. Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.

5.Сабантуй – веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко,

И танцуй как никогда.



2. Укытучы: Әйе, укучылар, татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме ул. Сабантуй тамырлары белән ерак гасырларга барып тоташа. Бу бәйрәм турында 921 нче елда ук Болгарга илче булып килгән атаклы Ибн Фадлан үзенең хезмәтләрендә язып калдырган. Сабантуйда уен-көлке, ярышлар, җыр- бию, күңел ачу бергә алып барыла.

Барыгыз да беләсез, Сабантуйга әзерлек алдан башлана.СЛАЙД

Иң беренче булып Сабантуйга Бүләкләр җыю була (сөлге, яулык, кулъяулык, йомырка һ.б). Гармун тарткан, җыр сузган үсмерләр, егетләр авылның бер очыннан икенче очына төшеп, тастымал, яулык, тукыма кисәкләре җыя. (Марат атта дуга тота,укучылар бүләкләрне бәйлиләр.(музыка)


Җыелган бүләкләрне Сабантуй көнне ярышларда җиңүчеләргә бүләк итәләр.

Менә Сабантуй көне җитте!(шигырь яки җыр яңгырый)

Сабан туе, хезмәт туе,

Шатлык һәм бәхет туе.

Уйнап-биеп, җырлап-көлеп

Бәйрәм итик көн буе!

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары.

Котлы булсын, якын дуслар,

Ямьле Сабан туйлары!

Сабантуйда нинди уеннар, ярышлар үткәрелә? СЛАЙД

Бәйрәмдә төрле уеннар, ярышлар үткәрелә. Менә алар: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, йомырка салынган кашык кабып йөгерү, бүләк­ләрне күз бәйләп кисү, кызлар һәм егетләр арасында кул көрәше, тауга йөгерү, аркан тартышу, бүрәнәдә капчык белән сугы­шу, аркан тартышу,галош белән йөгерү һ. б.

Алай итик әле без,

Болай итик әле без.

Күңелле итеп бергә-бергә

Уйнап алыйк әле без.

Ә хәзер Сабантуй уеннарын башлыйбыз: СЛАЙД

  1. Первая игра называется «Разбей горшок»

Чүлмәк ватыш уены –

Бигрәк тә кызык инде.

Әйдә, уйнап карагыз әле

Бу кызыклы уенны.

  1. Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк.

(Проводится игра “Бег с яйцом”)



4. Кемнәр җитез, кем өлгер,

Минем янга килегез.

Әйдә, карыйк узышып,

Капчык киеп ярышып.

(Проводится игра “Бег в мешках”)

Төрле ярышлар, уеннар күп үткәрелә.


Сабантуйның иң киң таралган, яраткан ярыш төре булып милли көрәш тора. 

Сабантуй батыры бәйрәмнең иң зур бүләгенә лаек була. Җиңүчегә тере тәкә бирелә һәм кыйммәтле бүләк тапшырыла.

  1. Йомгаклау. Рефлексия.

Укучылар, бүген без сезнең белән Сабантуй бәйрәмендә булдык.

Ә сез, балалар, Сабантуй бәйрәмендә булганыгыз бармы?

 Бәйрәмнәр  ни өчен кирәк?(Ял итү, аралашу,берләшү өчен.)

Сез Сабантуйда нинди уеннарда катнашканыгыз бар?

Укучылар, карагыз әле сез бу рәсемдә нәрсә күрәсез?

“Баганага үрмәләү” «Лазание на столб» уены. Бу кеше безнең бәйрәмдә катнашкан.  

  Бу кеше баганага менә. Әгәр ул багана башына менеп җитсә, ул җиңүче була.

Әйдәгез, укучылар, без дә аның артыннан калмыйк!

Югарыга,үрләргә омтылган кеше генә зур уңышларга ирешә ала.Әйдәгез әле,укучылар, бездә зур уңышларга ирешик!

Бүгенге тәрбия сәгатендә кемнәр сабантуй бәйрәмендә яхшы кәефтә булып, ял иткәнсез икән, сабантуй бәйрәме турында үзегезгә ниндидер яңалыклар алгансыз икән, алар өстәлдәге зур яшел төсле сөлгеләрне эләләр.

Ә кайберләрегезгә бәлки аңлашылып җитмәгән әйберләр булгандыр, кәефегез кырылгандыр, алар кечкенә яшел төсле сөлгеләрне эләләр.

Әйдәгез, укучылар, мин көтәм.

Сез барыгыз да яхшылыкка, яктылыкка, яңа үрләр яуларга омтыласыз икән! Сез бүген барыгыз да җиңүчеләр! Мин бик шат! Ә җиңүчеләргә бүләкләр!

Булдырдыгыз,укучылар! Молодцы!

Безнеӊ тәрбия сәгатебез тәмам. Сау булыгыз!.






















Каз өмәсе Науруз Карга боткасы Сабантуй Сөмбелә

.


1.Сабантуй барлык халыкларның яраткан бәйрәме.



2. Сабантуйны язгы кыр эшләре тәмамлангач үткәрәләр.



3. Сабантуй – ул дуслык бәйрәме. Сабантуй бик күңелле бәйрәм.



4. Сабантуй – веселый праздник

Мы справляем каждый год.

Каждый год на этот праздник

Собирается народ.



5. Сабантуймы, Сабантуй –

Уеннар туе бит ул,

Тәм-томнар сые бит ул,

Җиңүләр уе бит ул.



6.Сабантуй – веселый праздник,

Праздник счастья и труда.

Пой, играй и смейся громко,

И танцуй как никогда.


















Атлар иярләдеңме,
Тайлар йөгәнләдеңме;
Сабан туе җитә диеп,
Бүләк әзерләдеңме?


Идел суы тирәндер,
Сай җирләре билдәндер;
Җырлап тору – бездәндер,
Бүләк бирү – сездәндер.


Сөлгең аклы, сөлгең аклы,
Сөлгең аклы-шакмаклы;
Әллә урап алыйм микән
Сез йөрегән сукмакны?


Атларым, йөгәннәрем,
Атларда йөргәннәрем;
Сабан туе житә диеп,
Шатланып йөргәннәрем.