Дәрес
(Звонок чылтырый)
Укытучы: исәнмесез, укучылар. Бүген 1 нче сентябрь . Мәктәпне сагынып килгәнсездер инде. Яле, әйтегез әле, җәйге каникулда кем кайларга барды?
1 нче укучы: Апа, мин Казанда булдым
2 нче укучы: Апа, мин аквапаркта булдым
Укытучы: Бик әйбәт, бик әйбәт
3 нче укучы: Апа, мин паркта булдым.
Укытучы: Нинди парк инде ул?
3 нче укучы: Машина- тракторлар паркы
Укытучы: Әтиеңә булышырга бардыңмы әллә?
3 нче укучы: Юк, металлалом җыйдым
Укытучы: Металлалом күптән бетте бит инде, җыеп бетерделәр
3 нче укучы: Апа, мин чәчкечләрдән салдырып алдым
Укытучы: Син нәрсә? Урлашырга ярамый бит!
3 нче укучы: Апа, мин урлашмадым. Әтинең ачкычларын алып килеп, хәләл көч белән салдырып алдым. Менә кулыма мазоль чыгып бетте.
Укытучы: Бер дә яхшы булмаган бу.
3 нче укучы: Апа, әти яхшы дип әйтте. Өч ел булды инде, чәчмибез, ди
Укытучы: Нигә чәчмиләр?
3 нче укучы: 1 нче елны чәчәргә онытканнар, 2 нче елны орлык булмаган, калдырырга онытканнар
Укытучы: Я, ярар, үскәч кем булырга укыйсыз инде, балалар.
1 нче укучы: Апа, мин чәч кисүче булам
Укытучы: Әминә, син яхшы укыйсың бит, бәлки югары уку йортына керерсең?
1 нче укучы: Юк, апа. Чәч кисәм, тырнак ясыйм. Чәч бөртеге төшкән саен акча керә бит. Әнә, минем әни укыган, Ока белән генә йөри, ә күрше чәч алучы апа иномаркада элдерә
2 нче укучы: Апа, мин блогер булам.
Укытучы: Ул бит һөнәр түгел, вакытлыча гына, заман күренеше
2 нче укучы: Апа, акчасы күп. Кеше караган саен акча килә икән.
Укытучы: Әй, балалар, мин әле сезнең берәрегез укытучы булам дип әйтерсез дип көткән идем.
3 нче Апа, мин укытучы булырга уйлаган идем. Рәхәт бит. Прокурор кебек һаман сорап кына утырасың. Ләкин булмый. Үземнең язуны үзем таный алмыйм. Бер көнне бөтен гаилә белән укып карадык. Әти, кытай хәрефләре бу, ди.
Укытучы: Ә кем булырга уйлыйсың үскәч?
3 нче укучы: Духтыр, апа. Өйдәгеләр дә язуың духтырныкы. Диләр\
Укытучы: Тагын бер – ике галстук киясең калган.
3 нче укучы: Металл саткан акча шуның кадәргә генә җитте. Әти бит, нәселдә галстук тагучы юк, ди. Менә шуңа күрә алга да, артка да тактым, апа ( күрсәтә)
Укытучы: Я, ярар Камил, җитәр кызларга бер сүз дә әйттермисең син. Укытучы һөнәре турында сөйләшеп алыйк әле. Укытучы нинди дигән сорауга җавап биреп карыйк әле?
1 нче укучы: Ярдәмчел, гел булыша
2 нче укучы: Сабыр, акыллы
1 нче укучы: күп белә, гел укый
2 нче укучы: балаларны ярата
1 нче укучы: итагатьле, мөлаем, матур сөйләшә
Укытучы: Шулай, укучылар. Әйткән сүзләрегез барысы да дөрес. Укытучы һөнәре ул айсберг кебек, аның бер өлеше генә кешегә күренә, чөнки ул дәрескә сәгатьләр буе әзерләнә, дәфтәр тикшерә, планнар төзи, отчетлар тапшыра. Аның эшенең нәтиҗәсе дә еллар узгач кына күренә. Ул һәр укучы өчен сөенә, кайгыра. Барысын да үз йөрәге аша үткәрә. Юкка гына укытучыларны әниләргә тиңләмиләр.