| 1 сыйныф | 3 сыйныф |
Тема | Аваз төркемнәре. Сузык һәм тартык авазлар. | Өндәү җөмлә |
Максат | Сүзләргә аваз анализы ясау. Аваз һәм хәреф арасындагы бәйләнешне өйрәнү. Сүзнең авазлардан торуын үзләштерү. Тартык һәм сузык авазларның аермасын ачыклау. | Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен күзәтү. Өндәү җөмләне аерып танырга ярдәм итү , җөмләләрне дөрес тавыш белән уку. Туган телебезгә кызыксыну уяту, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. |
Планлаштырылган нәтиҗә |
Сузык һәм тартыкларны аера белү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү | Өндәү җөмләне аерырга өйрәнү. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү |
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру |
ТБУУГ | Сузык һәм тартыкларны аеру | Кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу |
ШУУГ | Үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру | Дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану |
РУУГ | Укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү | Үз-үзеңне көйләү (үзрегуляция) кагыйдәләрен, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу |
КУУГ | Карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру | Сөйләм телен үстерү |
Пронстранствоны оештыру: | индивидуаль эш |
Предметара бәйләнеш: | Әйләнә-тирә дөнья белән танышу |
Дәрес барышы |
| I сыйныф, 3 сыйныф | УУГ |
I. Оештыру өлеше Максат: дәрескә эш атмосферасы тудыру һәм укучыларны пихологик яктан сөйләмгә, яңа материалны үзләштерүгә, шәхси эшчәнлеккә әзерләү | – - Елмаеп карагыз дөньяга, Рәхәт бит яшәве шулаймы? Елмаеп яшәсәң көн саен, Укырга, уйларга бик җайлы. - Хәерле көн, укучылар! Хәерле көн, кунаклар.Кәефләрегез ничек? Укучылар, табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Боз һәм кар эреде, Сулар йөгерде. Елап елгалар, Яшьләр түгелде. Көннәр озая, Төннәр кыскара, Бу кайсы вакыт? Я, әйтеп кара.(Г.Тукай) -Укучылар, бу кайсы вакыт? Яз. -Яз сүзе нинди хәрефкә башлана?(Я) Матур язу күнегүе: яЯ | КУУГ: иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле. Укучылар җөмлә ахырында, һәрберсе имитация ясап, уңай атмосфера тудыралар. ШУУГ: әхлакый-этик бәяләү |
| I сыйныф | 3 сыйныф | |
II. Белемнәрне актуальләштерү Максат: үткән теманы кабатлау, җөмлә турында белемнәрне ныгыту, яңа теманы үзләштерүгә әзерләү | Укытучы белән эш Яз җиткәч, җылы яклардан кайсы кошлар кайталар икән?( торна, карлыгач, сыерчык..)Бүген 1 апрель кошлар көне .Кошларны рәсемнән тану. -Ә хәзер, сандугач сүзенең ничә иҗекле сүз булуын тикшереп үтик. (“Сан-ду-гач” сүзен укучы, кул чабып, тикшерә, өч иҗекле булуын әйтә.) (Башка сүзләр дә шул рәвешле тикшерелеп чыга.) -Укучылар, бу сүзләр нәрсәләрдән торалар?(Хәрефләрдән торалар.) -Без хәрефләрне нишләтә алабыз? (Укый, яза, күрә алабыз.) -Сандугач сүзендә ничә хәреф?(Сигез хәреф бар.) -Укучылар, хәрефләр нәрсә белдерәләр?(Аваз белдерәләр.) -Авазларны нишләтә алабыз? (Ишетә һәм әйтә алабыз.) -Димәк, сандугач сүзендә ничә аваз бар һәм ниндиләр?ике төркемгә аерыйк. (8аваз бар:[с],[а], [н],[д],[у], [г],[а],[ч].) Нәтиҗә.- татар телендә нинди авазлар бар?(Сузык һәм тартык авазлар.) Тактада схема бирелә. Бары “авазлар”, “сузык” һәм “тартык” сүзләре генә күрсәтелә. Авазлар Сузык Тартык Яңгырау Саңгырау -Димәк, бүген синең белән дәрестә нәрсәләр турында сөйләшербез? (Яз, кошлар, авазлар турында) Уку мәсьәләсе.Без бүген дәрестә сузык,тартык авазларны тану күнекмәсен үстерербез. | Мөстәкыйль эш(Тиешле тыныш билгеләрен куеп күчереп язарга) Урамда яз Күктә кояш елмая Нинди матур көн Саф һавада шундый рәхәт Язгы табигать нинди матур Сыерчыклар шат авазларын яңгырата Бар дөньяда яз сулышы сизелә Бар табигать җанлана Ә син язны яратасыңмы Кошлар җырын тыңлыйсыңмы Гөрләвекләр телен аңлыйсыңмы Дусларым, сез дә язгы табигатьне күзәтегез Кошларга оялар ясап куегыз. | РУУГ: укучылар тарафыннан белгән яки әлегечә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү. КУУГ: сораулар куелышы,информация табу, иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү, үз фикереңне әйтә белү |
III. Уку максатын кую Максат: укучыларның уку эшчәнлеге процесында яңа материал үзләштерүгә мотивацияләрен күтәрү; һәр укучының, уку-үзләштерү мәсьәләсен чишкәндә, мөстәкыйльлек, активлык һәм нәтиҗәлелек эшен оештыру | Мөстәкыйль эш .Карточка бн.Сузык авазлар астына кызыл төс, тартыкларга зәңгәр төс белән астына сыз. Сандугач, торна, чыпчык, каз, сыерчык,челән, тукран, песнәк, саескан | Укытучы белән эш Язган текстка исем кушыйк. Текст нәрсәләрдән төзелә? -Җөмлә ахырында нинди тыныш билгеләре куйдың? - Нокта куелган җөмләне нинди тавыш белән әйтәбез? - Сорау куелган җөмләне нинди тавыш белән әйтәбез? - Өндәү куелган җөмләне нинди тавыш белән әйтәбез? -Текстта кайсы җөмләләр күбрәк кулланылды? -Кайсы очракта өндәү билгесе куела? | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую. РУУГ: кагыйдә, инструкцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу. КУУГ: фикер алышуда катнашу |
IV. Яңа теманы ачыклау Максат: җөмлә , авазлар турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне тирәнәйтү; теманы өйрәнүгә кызыксыну уяту | Укытучы белән эш Проект.”Хәрефләрне урнаштыр” Синең белән “Авазлы тамчы” уены уйнап алырбыз. Тамчылар гади генә түгел, алар серле. Серле тамчыларга нәрсәләр язылган? (Хәрефләр язылган.) -Әйе, дөрес.Тартык аваз хәрефләре язылган. 1 болытка яңгырау тартыкларны, 2 нче болытка саңгырау тартыкларны, 3 нчесенә калын сузыкларны, 4 нчегә нечкә сузыкларны урнаштыр. | Мөстәкыйль эш 60 нчs күнегү. | ТБУУГ: уку мәсьәләсен чишүдә логик фикерләү; төп билгеләрне аерып алу нигезендә, кагыйдә формалаштыру. КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү. РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу. |
Ял минуты. Физминутка Максат: эш вакытында арганлыкны киметү; киеренке халәтне стимуллаштыру; игътибарлыкның коцентрациясен арттыру | Язгы урманга бардык, Матур урыннар күрдек. Ак каен уңда, Ямь-яшел чыршы сулда. Кояш нурларын чәчә, Әйләнеп җирне коча. Менә куян сикерә, Ул бүредән элдертә. Без аннан да качабыз, Тапмас безне ул явыз. Аю бабай уяна... Кошлар очып кайталар, Бигрәк матур сайрыйлар! Урманда рәхәт булса да, Өйгә кайтыйк без дуслар. |
V. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту Максат: белемнәрне практикада куллана белү, үзләштергән белемнәрне ныгыту | Мөстәкыйль эш 55 нче күнегү. | Укытучы белән эш 61 нче күнегү. | РУУГ: алдан фаразлау, контроль. ТУУГ: гомуми уку, логик, проблема кую һәм чишү. КУУГ: сораулар куелышы, , фикереңне әйтә белү, тикшерү, коррекцияләү, информация табу. ШУУГ: әхлакый-этик бәяләү, мәгънә төзелеше |
Тест эшләү | РУУГ: алдан фаразлау, контроль. ШУУГ: дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану |
Тест “Артык хәрефне тап” ә, ү, җ, ө, и б, д, г, к, м в, л, һ, ә, ч ч, ш, л, к, т а,ү,о,ы,у э, и, ю, у, ы | 1. Тәмамланган уйны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе ул – а) җөмлә ә) сүзтезмә б) хәбәр 2. Җөмләнең әйтелү максаты ягыннан төрен билгелә. Син дәресләреңне әзерләдеңме? а) хикәя җөмлә ә) өндәү җөмлә б) сорау җөмлә 3. Җөмлә ахырынды нинди тыныш билгеләре куела? а) : ; ! ә) ? , ! б) . ? ! 4. Җөмлә ахырында кайсы тыныш билгесе куела? Азат кая барасың а) . ә) ? б) ! 5. Җөмлә ахырында нинди тыныш билгесе куела? Абау, нинди матур кыз а) . ә) ? б) ! |
VI. Дәресне йомгаклау, билгеләр кую. Рефлексия Максат: дәрескә йомгак ясый белү; шәхси эшчәнлеккә һәм сыйныф эшенә үзбәя кую | Үзбәя | Нәтиҗә һәм бәяләү ШУУГ: мәгънә төзелеше, укуның дәлилләре. РУУГ: бәяләү. КУУГ: фикерне әйтә белү |
– Тамгалар ярдәмедә бүгенге дәрестә эшчәнлегегезне бәяләгез. Дәрестә сезнең барысы да килеп чыкты, барлык эшләрне дә аңлап эшләдем дип уйласагыз, өндәү билгесен күтәрегез. – Әгәр инде дәрестә әле кайбер әйберләр килеп чыкмады, барлык күнегү-биремнәрне төгәл башкармадым дип уйласагыз, ноктаны күтәрегез. – Ә инде эш барышында авырлыклар, аңлашылмаган урыннар күп булды һәм «Миңа ярдәм кирәк», - дип уйлаучылар сорау тамгасын күтәрегез. – Рәхмәт Мин бүген ... өйрәндем Мин дәрестә ... белдем. Миңа ... читен булды. Миңа кызыклы ... булды. Хәзер мин ... беләм. |
VII. Өй эше бирү Максат: укучыларга өй эшен бирү һәм биремне аңлату | Йомгаклау. Өй эше бирү |
I сыйныф | IV сыйныф |
| Яз турында 5 өндәү җөмләдән торган хикәя язарга |
Кәефләрегез ничек соң? Ягез әле, күтәреп күрсәтегез миңа. (Укучылар күрсәтәләр) |