СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Уртанчылар төркемендә интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге: «Татар халкының мили бизәкләре. Алъяпкыч бизәү.»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Балаларны татар халкының милли киемнәре ( читек, түбәтәй, алъяпкыч ) белән таныштыру, игътибарларын киемнәрдәге милли бизәкләргә бирү.

Татар халкының милли бизәге - "Ләлә" чәчәге белән таныштыру.

Пластилинны сылап ябыштыру ысулын кулланып алъяпкычтагы "ләлә" чәчәген бизәү.

Просмотр содержимого документа
«Уртанчылар төркемендә интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге: «Татар халкының мили бизәкләре. Алъяпкыч бизәү.»»

Уртанчылар төркемендә интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге: «Татар халкының мили бизәкләре. Алъяпкыч бизәү.»

Биектау муниципаль районы Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Асылгариева Альбина Альфред кызы.

Максатлар:

1. Балаларда бер-берсенә, тарихыбызга, үткәннәргә, халык авыз иҗаты һәм йолаларыбызга карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Балаларны  татар халкының милли    киемнәре ( читек, түбәтәй, калфак, алъяпкыч) белән таныштыру, игътибарларын милли киемнәрдәге бизәкләргә бирү.

3. Татар халкының мили бизәге «Ләлә чәчәге» белән таныштыру.

4. Пластилинны сылап ябыштыру ысулын кулланып алъяпкычтагы ләлә чәчәге бизәген бизәү.

5 Балаларда милләтебезнең рухи мирасына ихтирам хисләре тәрбияләү.



Белем бирү өлкәләре: танып белү, иҗади сәнгать, сөйләм үстерү, аралашу, әвәләү.

Җиһазлау: Кулъяулык, чигелгән сөлге, чигелгән алъяпкыч, түбәтәй, сандык, туган якны өйрәнү музееның бер почмагы, тозлы камырдан ясалган мили ризыклар, дидактик уен «Алъяпкычны бизә», төсле пластилин, пластилиннан әвәләп ясалган татар киеменнән курчаклар, төрле милләт киемнәре кигән курчаклар.

Таратма материаллар: салфетка, ясалма курчаклар, пластилин, пластилин тактасы.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче:   Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар безгә бүген кунаклар килгән, алар белән дә исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Балалар, килегез әле яныма утырыгыз, без сезнең белән танышабыз. Мин танышу билгесе итеп кулъяулык алдым. Исемегезне әйтәсез дә, күршегезгә бирәсез. Мин башлыйм, минем исемем – Альбина Альфредовна , ә синең исемең ничек?

Тәрбияче: Сезнең белән танышуыма мин бик шат. Балалар без нәрсә ярдәмендә таныштык. Минем кулымда нәрсә?

Балалар: Кулъяулык.

Тәрбияче: Әйе, кулъяулык. Карагыз әле кулъяулык нинди матур итеп бизәлгән. Бу кулъяулык татар халкының милли бизәге белән бизәлгән. Алар безгә әби – бабаларыбыздан калган. Менә шундый милли бизәкләр белән бизәлгән читекләр, сөлгеләр, калфаклар, алъяпкычлар барысы да музейларда сакланалар. Сезнең музейга барганыгыз бармы ? Менә бу музей почмагында сез нәрсәләр күрәсез.

Балалар: Сандык, өчпочмак, самавар, гармун һ.б.

Тәрбияче: Балалар, элек заманда киемнәрне, сөлгеләрне, ашъяулыкларны хәзерге кебек шкафларда сакламаганнар, менә шундый сандыкларда саклаганан.

Элек-электән , татар халкы матурлыкка омтылган. Матурлап киемнәр тегеп,  аларны матур татар бизәкләре белән бизәгәннәр , аякларында матур итеп бизәлгән читекләр, ир кешеләр башларында чигелгән түбәтәйләр, ә хатын кызларда  – калфаклар кигән.

Менә бу - калфак, хатын кызларның баш киеме. Бизәкләп, матурлап эшләнгән.

Бу нәрсә икән,кем әйтә? Дөрес ,бу читек. Аларны хатын –кызлар да, ир егетләр дә кигәннәр. Бик матур, уңайлы,  чигелгән аяк киеме ул.

Ә бу нәрсә икән -  кем белә? (түбәтәй күрсәтелә) Дөрес , бу түбәтәй. Безнең бабайларыбыз, әтиләребез әле дә мондый матур түбәтәйләрне киеп мәчетләргә, кунакларга баралар. Балалар әйдәгез шушы түбәтәй белән “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз:

Түбәтәй” уены.

Балалар түгәрәккә басалар һәм җырлыйлар, ә түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа җәза бирелә.

Түбәтәем яшел минем,

Яшел чирәм төсендә.

Түбәтәемне бирәмен

Дусларымның берсенә.

(Түбәтәй кайсы балада туктый шул бала шигырь сөйли)

Тәрбияче: Менә монысы алъяпкыч, хатын кызлар ашарга пешергәндә шундый матур алъяпкычларны киеп тәмле ризыклар пешергәннәр. Менә мин сезгә бүген алъяпкычлар алып килдем. Шушы алъяпкычларны тәлинкәдәге бизәкләр белән бизисегез киләме? Менә монысы балалар, татар халкының милли бизәге – Ләлә чәчәге. Барыбыз бергә кабатлыйк әле.

( дидактик уен “Алъяпкычны бизә”)

Тәрбияче: Бик матур булды, балалар. Менә безнең кунакларыбызга да күрсәтик әле.

Тәрбияче: Балалар мин сезгә бүген шулай ук үз кулларым белән ясаган курчаклар алып килдем. Аларны барысы да үз милләтләренең милли киемнәрен кигәннәр. Барысы да төрле алъяпкычлар япканнар. Менә монысы рус кызлары, чуаш, украин, башкорт кызлары. Ә менә монысы балалар татар кызы. Ул татар халык киеменнән. Карагыз әле бу кызның алъяпкычына нинди бизәк ясалган балалар?

Балалар: Ләлә чәчәге.(барыгыз бергә кабатлыйлар)

Тәрбияче: Балалар мин сезгә дә бүләк итеп шушындый татар кызлары ясап алып килдем. Тик аларның алъяпкычларын бизәргә өлгермәдем. Сез миңа ярдәм итмәссез микән, балалар. Казыл төстәге пластилин белән шушы бизәкләрне сылап ясап карыйк әле,балалар. Алъяпкычка нинди чәчәк ясалган, балалар?

Балалар: Ләлә чәчәге.

Тәрбияче: Балалар ясаган курчакларыгызны шушы курчаклар янына күргәзмәгә куясыгыз килмиме? Бик матур ясадыгыз балалар, барыгыз да тырыштыгыз. Минем яныма утырыгыз әле түгәрәккә.

Балалар, без бүген вакытыбызны күңелле һәм файдалы итеп уздырдык. Без бүген нәрсәләр эшләдек? Нинди яңалыклар белдегез? Нәрсәләр ясадыгыз? Тагын нәрсәләр белергә телисез?

Бик зур рәхмәт сезгә балалар, миңа сезнең белән шөгелләнергә бик тә ошады. Мин сезгә күчтәнәч итеп татар халкының милли ризыгы өчпочмак пешереп алып килдем. Рәхим итеп алыгыз. Группагызга кайткач тәмле итеп чәй өчәрсез.Саубулыгыз, балалар. Кунаклар белән дә саубуллашыйк.