Сценарий
ЗАМАНЧА ШАЛКАН ӘКИЯТЕ
(7-13 яшьлек балалар катнашындагы курчак театры өчен төзелгән сценарий)
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Әкият иле – сихри бер могҗиза ул. Кызыклы ул, шаян ул, куңелле ул! Шул дөньяга сәяхәткә буген җыелдык бит, шулай
түгелме?
ИКЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнен белән
«Заманча шалкан» әкияте карап үтәрбез.
Уфылдап, ахылдап арып беткән БАБАЙ сәхнәгә чыга.
БА БА Й. Язлар үтте, җәй дә килеп җитте. Бу бакчага чыгып караган кеше
дә юк. Бәрәңге утыртылмаган, кишер чәчелмәгән. Әби дә заманчаланып бетте, машинасына утыра да, чыгып китә. Ни эшләргә? Ни эшләргә? Тукта, шалкан булса да чәчеп куйым әле.
БАБАЙ шалкан чәчә, су сибә.
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Әйдәгез әле, балалар, бабайга су сибешик
әле! Кап-кап-кап!
БА БА Й. Шифалы чишмә сулары, шалканны бигрәк яхшы үстергән.
Сөбханалла…
БАБАЙ шалканны тарта башлый.
ИКЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Әйдәгез әле, балалар, бабайга шалкан тартышыйк әле! Бер, ике, өч!
Ш А Л К А Н. Тартма бабай, тартма, авырттырасын! Барыбер чыкмыйм.
БА БА Й. Менә сиңа замана, шалканым сөйләшә түгелме? (Шалканны карап
килә.) Тукта, әбигә шалтыратыйм әле. (Телефонын алып әбигә шалтырата. Гудок бара, әби алмый.) Никләргә икән аңа телефон?! Алмый да.
Яхшы машинага утырган ӘБИ кайтып төшә.
БА БА Й. Карчык, кара әле, нинди шалкан үстердем син кайтышка. Тик тартып чыгыра гына алмыйм.
Ә БИ. Абау, нинди матур, модный шалкан! Бабай, мин шәһәрдән кайтып
кына төштем, киемнәрем дә чиста, сиңа булыша алмыйм, гафу.
БА БА Й. Могжизалы шалкан ул, сөйләшә торган. Мин күндерә алмадым.
Син, карчык, сөйләшеп кара әле, үзе чыкмасмы икән? Мин киттем кызны чакырам, бәлки, заманча шалканны заманча кыз күндерер?
БАБАЙ өйгә кереп китә, әби шалкан янына килә.
Ә БИ. Алла да матур, илә дә тәмле шалкан бит син! Шундый модный, стильный! Әйдә чык үскәнем! Мин сине иң яхшы универсамнарга алып барырмын, шунда гына сатармын!
Ш А Л К А Н. Юк, низачто чыкмыйм!
ӘБИ ачуланып, шалканны тартып карый.
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Әйдәгез әле, балалар, әбигә булышыйк!
Бер, ике, өч!
Ш А Л К А Н. Тартма әле, әби, колакны авырттырасын!
Кыз күренә. Телефонын тоткан. Җырлый-җырлый чыга.
КЫ З. Ну что әби, получаетсямы? Кая әле, син бар, кереп чәй куй. Я сама
сөйләшеп карыйм.
ӘБИ кереп китә.
КЫ З. Әй, шалканчик! Син что монда киреләнеп утырасын? Әйдә, без синең
белән поладим. Хәзер менә фото ясыйбыз, селфи. Әйдә әле, әйдә, чык! Дружить будем, тусить будем!
(КЫЗ фотога төшерә башлый.)
ИКЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Балалар, ә сез фотога төшерә беләсезме?
Әйдәгез әле кызга булышыйк. Келт! Келт! Келт!
КЫ З. Хәзер, мин сине… Тузик Шариковичка шалтыратыйк әле. Тузик Шарикович, исәнмесез. Мөмкин булса, безгә килеп китегезче?
(Дипломат тоткан эт килә.)
Э Т. Исәнмесез. Вакытым тар. Әйдәгез тиз генә, ни кыласы бар?
КЫ З. Тузик Шарикович, сездән башка булмый, бабай шалкан үстергән, һич
чыгарып булмый
Э Т. Монда аерым сөйләшү кирәк. Тәк, сез китеп торыгыз. Хәзер барын да
жайлыйбыз.
КЫЗ чыгып китә.
Э Т. Тәк, Шалкан афәнде! Сез димәк, бу урыннан кузгалыйрга уйламыйсыз?
Ш А Л К А Н. Юк.
Э Т. Тә-әк. Әгәр мин сезгә бу урынны бушаткан өчен акча түләсәм? Ни диярсез?
Ш А Л К А Н. Намусым чиста, урыным яхшы. Чыкмыйм дигәч чыкмыйм!
Э Т. Аһ, син шулаймы әле?! Хәзер мин, Мырауҗан ханымга дәшәм! Хәзер чакырам мин аны!
ИКЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Балалар, ә сез Мырауҗан ханымнын кем
икәнен беләсезме? Әйдәгез, бергәләп чакырыйк әле! Мия-Мия Мырауҗан ханым! Килегез!
ПЕСИ керә.
П Е С И. Исәнмесез, саумы сез! Нәрсә булды, Тузик Шарикович? Сезне ни
борчый?
Эт шалканга төртеп күрсәтә дә, кулын селтәп чыгып китә.
П Е С И. Исәнмесез, хөрмәтле шалкан әфәнде! Сез тынычланыгыз, тирән сулагыз, бар фикерләрегезне башыгыздан алып атыгыз. Тә-ә-әк!
Әйдәгез әле, дусларым, шалкан шушы халәттә торганда, тиз генә тартып чыгарыйк үзен! Бер, ике, өч..
Ш А Л К А Н. А-а-а-а-а-ай! Бетерәләр! Бар яфрагымны йолкыйлар! А-а-а-ай!
Тавышкка өйдәгеләр йөгереп чыга. ТЫЧКАН пәйдә була.
ТЫ Ч К А Н. Нинди тавыш? Ни булды? Өйдә утырырлык түгел бу тавышка!
Ш А Л К А Н. Тияләр! Йолкыйлар! (Елый.)
ТЫЧКАН Шалканны тынычландыра.
БА БА Й. Мин шалкан утырттым, ул шундый зу-ур булып үсте, тик чыгарга
теләми.
ТЫ Ч К А Н. Ә-ә-ә, менә нидә хикмәт! Шалкан чыксын өчен сез ниләр эшләп
карадыгыз?
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Балалар, әйдәгез, тычканга булышыйк әле.
Бабай тартып карады. Әби яхшы супермаркетта сатырга вәгъдә бирде. Кыз дружить, тусить итәргә тәкъдим итте. Эт акча бирәм, диде. Песи алдамакчы булды.
ТЫ Ч К А Н. Сез бит шалканнан сорамагансыз, аның үзенә ни кирәк соң?
Шалкан дустым, син бик уңгансын, зу-ур булып үскәнсең! Әйт әле, үз сүзеңне!
Ш А Л К А Н.
Миңа бит, күп кирәкми.
Хыялым тик бер генә.
Минем яңа ел табынында
Өстәл бизисем килә!
Яңа ел җыры янгырый.
ТЫ Ч К А Н. Күрдегезме, менә бит! Уңган шалканыбыз бәйрәм табынын
бизәргә тели! Әлбәттә, дустым, безнең өстәлебезнең иң матур, иң түр урыны
синеке булачак!
БЕРЕНЧЕ АЛЫП БА Р У ЧЫ. Кадерле дуслар, шуның белән безнен
әкиятебез ахырына якынлашты. Уңган-булган тычкан шалканны күндерә алды.