Казан шәһәре Яңа Савин районы МБББОның
“43 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема:

11 нче сыйныф татар төркеме
Югары категорияле укытучы:
Гыйниятуллина Раилә Хәбибулла кызы
2016
Тема: “Җырым белән җиңдем дошманны” (Муса Җәлил)
Максат: Муса Җәлилнең иҗатын тирәнтен өйрәнү. Аның иҗатында яктыртылган темалар турында сөйләшү, шигырьләренә анализ ясау.
Укучыларда сугышка нәфрәт уяту, ул алып килгән афәтләрнең ачы газабы турында аңларга ярдәм итү, патриотизм хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация, интерактив такта.
Дәрес тибы: яңа материал аңлату дәресе
Дәреснең эпиграфы: Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпне күрде, күпне кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде.
Дәрес барышы.
I. Актуальләштерү.
1слайд – Дәрес темасы
Дәресебезнең темасы - “ Җырым белән җиңдем дошманны”. Димәк, бүгенге дәресебездә сүз патриот шагыйребез, Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗаты турында барачак. 2слайд – М. Җәлил портреты Аның тормыш юлына кыскача гына тукталып китәрбез, ә иҗатын тирәнтенрәк өйрәнергә тырышырбыз. Иҗатында яктыртылган темаларны да ачыкларга омтылырбыз.
3-5 слайд – рәсемнәр
1941 елның 22 июнь иртәсе... Фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә, безнең илебезнең тынычлыгын бозып, һөҗүм башлаганнан соң, халкыбыз, үз бәйсезлеген саклап калу өчен, дошманга каршы изге сугышка күтәрелде.
6 слайд – Л. А. Говоров сүзләре
Илебезне һәм Европаны дошманнан азат итүдә якташларыбыз төрле батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Татар сугышчыларының батырлыгына күренекле полководец Л. А. Говоров менә ничек бәя бирә: “Татар сугышчылары сугыш кырларында татар халкының иң яхшы сыйфатларын - Ватанга чиксез бирелгәнлек, дошманга аяусыз нәфрәт һәм теләсә нинди авырлыкларга да түзү сыйфатларын гәүдәләндерделәр. Алар Ватаны алдындагы хәрби бурычларын намус белән үтиләр”.
7 слайд – Сорау: Сез Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылардан кемнәрне беләсез? Кемнәр сугыш кырында ятып калган? Кайсылары кайткан? (укучыларның җавабын тыңлау)
8 слайд – Сугышта катнашкан шагыйрьләрнең рәсемнәре һәм исемнәре
Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучыларының күпчелеге, кулларына корал алып, фашизмга каршы көрәшкә күтәрелде. 54 язучының 27е сугышның беренче елында ук фронтка китә. Байтак язучылар, үзләрен фронтка җибәрүләрен сорап, сугышның беренче көннәрендә үк гариза бирәләр.
1943нче елда 36 язучы алгы сызыкта иде инде. Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Шәйхи Маннур, Фатих Кәрим, Нур Баян, Әхмәт Ерикәй, Сибгат Хәким, Әхмәт Исхак, Гадел Кутуй... Исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Сугыш корбаннарсыз булмый. Изге көрәштә җиңү яулаганда, ут эчендә юл ярып барганда, күпләренең гомере өзелде. Җиңү һәм көрәш юлы озын һәм авыр булды. Ләкин батыр солдатлар ул юлны дан белән узды. Геройларыбыз безнең йөрәкләребездә мәңге сакланыр.
Сугыш елларында әдәбиятыбыз халыкны явыз дошманга каршы көрәшкә туплады, җиңүгә ышаныч уятты.
9 слайд – Рейхстаг түбәсенә байрагын кадау рәсеме.
Татарлардан 200дән артык Советлар Союзы Герое бар. Халкыбызның каһарман улы Гази Заһитов Рейхстаг түбәсенә беренче булып җиңү байрагын кадый.
Мәшһүр полковник Исхак Гомәров полкы Гитлер канцеляриясен штурмлый. 1941нче елның август аенда Берлинны өч тапкыр бомбага тоткан очучы Гали Борһанов дошманны тетрәтә.
Александр Матросовтан җиде ай элек, Әхмәт Мөхәммәтов 1942 нче елның 12 июле иртәсендә күкрәге белән дошман дзоты амбразорасын каплый. Аның турында 352 нче укчы дивизиясенең “Вперед на запад” газетасында зурлап язып чыкканнар. Соңрак Александр Матросовның да Миңсәгыйть Шакирҗанов булуы ачыкланды.
Бу батырлыкны кабатлаучылар арасында Газинур Гафиатуллин белән Бари Шәвәлиев исемнәре дә бар.
10-11 слайд – шәфкать туташы
Ирләр белән беррәттән фронтта хатын- кызларыбыз да сугышты. Фәкать безнең республикадан гына да ун меңнән артык хатын-кыз китте.
Ил күгенә кара болыт килде,
Җир белән күк бергә тоташты,
Җан өләшеп йөрде кешеләргә
Авыр елның шәфкать туташы.
12 слайд – Мәгүбә Сыртланова
Хатын- кызларыбызның батырлыгы, кыюлыгы, ныклыгы Мәгүбә Сыртланова каһарманлыгында да гәүдәләнеш тапты. Ул үзенең самолетында 182 төнге очыш ясап, 782 мәртәбә үлем белән күзгә-күз, бугазга-бугаз килеп, бөек Җиңүгә үзенең зур өлешен кертте.
13-14 слайд – М. Җәлил рәсеме, сүзләре
Муса Җәлил... Нинди зур горурлык белән әйтәбез бу исемне. Менә нәрсә дип язды ул үзе: “Син яшәмә җирдә файдасыз бер,
Түмгәк булып тигез урында.
Янып калсын гомрең маяк булып,
Үзеңнән соң килгән буынга”.
15 слайд – эпиграф
Шагыйрь үлгәннән соң да, аның турында күпме әсәрләр язылган. Шуларның берсен дәресебезгә эпиграф итеп алдым:
“Муса Җәлил җирдә аз яшәде,
Күпне күрде, күпне кичерде.
Үз гомерен сүнмәс ялкын итеп,
Мәңге үлмәс җырга күчерде”.
Муса Җәлилне Бөек Ватан сугышы бөек шагыйрь итте. Сугышка кадәр үк ул танылган шагыйрь иде, тик озак вакытлар хәзерләнгән рухи көче ачылып, җәелеп китү өчен билгеле бер мизгелне генә көткән.
Без хәзер өй эшен тикшереп китәрбез. Сез аның тормыш юлы белән танышып килергә тиеш идегез.
II . Өй эшен тикшерү.
14 слайд – Сораулар:
1. Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган? Кайларда укыган?
2. Беренче шигыре нинди исемдә, кайда һәм нинди имза белән басылып чыга? (“Бәхет” дигән шигыре “Кызыл йолдыз” газетасында “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.)
3. Кайда эшли? (1938-1941 нче елларда Казанда опера һәм балет театрында эшли)
4. Ул кайчан сугышка китә? Шул чор тормышы турында белгәннәрегезне сөйләгез. (1941 елның 13 июлендә сугышка китә. Аны хәрби-политик курсларга җибәрәләр. Ул курслар фронт якынлашкач, Минзәләгә күчерелә. Анда ике ай яши. Аннан фронтка җибәрәләр.)
5. Сугыш чоры иҗаты турында ниләр беләсез?(укучыларның җавабы)
17-18 слайд – М. Җәлилгә бәйле саннар һәм әсәрләре исемлеге
III. Яңа дәрес материалы аңлату.
19 слайд – Сорау: М. Җәлил иҗатының үзенә генә хас үзенчәлеге нәрсәдә?
Бу сорауга без дәрес ахырында җавап бирербез.
М. Җәлил 791 көн тоткынлыкта яши. Шуның 380 көннен төрмәләрдә үлем җәзасы көтеп үткәрә. Моабит төрмәсенә 1943 нче елның 10 нчы августыннан ябыла. Берлиндагы Моабит төрмәсенең коточкыч шартларында да, богауланган килеш, үлем җәзасы көтеп ятканда да ул шигырьләр язудан туктамый. Соңыннан бу шигырьләре “Моабит дәфтәрләре” дигән исем ала. Бу исемне М. Җәлил үзе бирмәгән. Ул – шартлы исем. анда шигырьләр язылу датасы буенча урнаштырылса да, беренче итеп, “Җырларым” шигыре куелган. Шагыйрь бу шигырен үзенең программасы итеп алган. (“Җырларым” җыры тыңлана. С. Сәйдәшев музыкасы)
М. Җәлилнең 94 шигыре кайтып җиткән дип исәпләнә. Тик тоткынлыкта язган шигырьләре моның белән генә чикләнми. Ул үзе: “1942 ел сентябрь – 1943 ел ноябрь арасында язганнарым 125 шигырь һәм поэма” – дигән. Аннан соң да ул язудан туктамаган. Ләкин алар бүгенге көнгә кадәр табылмаган.
20 слайд – Сорау: Муса Җәлилнең сугыш чоры иҗатында нинди темалар чагылдырылган? Гомумән, нәрсә соң ул тема?
Әдәбият белеме сүзлегендә: “Тема - әдәби әсәрнең нигезенә алынган вакыйгаларга таянып күтәрелгән мәсьәләләр җыелмасы”, - дип бирелә.
21 слайд – иҗатында яктыртылган темалар
1. Туган илдән, туганнардан, дуслардан, сөйгән ярлардан аерылу һәм көрәшкә өндәү темасы.
Аерылу беркемгә дә җиңел түгел. Ләкин Ватан азатлыгы өчен көрәшкә күтәрелү - һәркем өчен иң изге эш. М. Җәлил аны үзенең әсәрләрендә ачык чагылдырган. Нинди шигырьләрен беләсез? (Укучылар һәр темага туры килгән шигырьләрне атыйлар һәм берничә укучы укып күрсәтә)
2. Туган ил һәм ирек темасы.
Муса Җәлилнең Туган ил һәм ирек темасына язылган шигырьләре бик күп. (“Кичер, илем”, “Кошчык”, “Тик булса иде ирек”, “Ирек” һ.б.)
3. Үлем һәм яшәү фәлсәфәсе. (“Соңгы җыр”)
4. Фашизмга нәфрәт темасы. (“Вәхшәт”, “Бүреләр”, “Яшь ана”)
5. Дуслык темасы. (“Дуска”)
6. Иҗади хезмәт темасы. (“Имән”, “Бакчачы”)
7. Җиңү таңы. (“Серле йомгак”)
8. Мәхәббәт темасы. (“Ана бәйрәме”, “Соңгы үпкә”)
9. Балалар темасы. Шагыйрьнең туган ягында яраткан кызы – Чулпаны калган. Ул аны бик сагынган. Билгеле инде, шуңа күрә дә иҗатында балалар темасын читтә калдыра алмый. (“Ишек төбендә”, “Дару”)
10. Ана һәм бала мәхәббәте. (“Ана бәйрәме”)
11. Юмористик шигырьләр (“Томаулы гашыйк”, “Гашыйк сыер”, “Хәдичә”)
22 слайд – Сорау: М. Җәлил иҗатының үзенә генә хас үзенчәлеге нәрсәдә?
Бу сорауга җавап бирербез. (Укучыларның җавапларын тыңлау) Нәтиҗә ясау: Аның шигырьләрен төрле буын кешеләре яратып укый. Алар җиңел, аңлаешлы тел белән язылганнар. Алардан шагыйрьнең тормышны чын күңеленнән яратуы сизелеп тора.
1944 елның 25 нче августында ул фашистлар тарафыннан вәхшиләрчә җәзалап үтерелә. Плетцензее төрмәсендә җәлилчеләрнең башлары киселә. Җәзалау 12 сәгать 6 минутта башланган, өч минут саен бер кешенең башы киселгән, Механик гильотинада ярты сәгать эчендә 11 җәлилченең йөрәге тибүдән туктаган.
23-35 слайд – Җәлилчеләрнең рәсемнәре.
Менә алар: Гайнан Курмашев, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бухаров.
Җыр тыңлана: “Торыгыз, Мусалар...” (С. Хәким сүзләре, Җ. Фәйзи музыкасы)
IV. Ныгыту.
Дәреслектәге шигырьләре белән танышып китик. (Укучылардан укыту, анализ ясату, темаларын ачыклау.)
36-56 слайд – ТЕСТ Хәзер нәрсәләр хәтерегездә калуын тикшерәбез.
57 слайд
Син һаман да безнең йөрәкләрдә, Үлсәң дә син, палач балтасыннан
Син һаман да йөрәк түрендә. Исән калды йөрәк моңнарың.
Син кадерле, Муса, һәр кешегә, Дошманнарны җиңеп, Туган илгә
Син яшисең, Муса, бүген дә. Кайтты синең йөрәк җырларың.
Дөрестән дә, Җәлил үлсә дә, ул мәңге безнең күңелләребездә калыр. Аның әсәрләре безне киләчәккә озата барырлар.
58 слайд – V. Өй эше: Интернеттан М.Җәлилгә бәйле материаллар эзләргә, шуларга нигезләнеп, реферат язарга.
6