Касимова З.Г.
МБОУ «Утар-Атынская основная общеобразовательная школа»
учитель татарского языка и литературы
Тема: «Толерант, коммуникатив, иҗади усешкә сәләтле шәхес тәрбияләүдә әдәби музей эшчәнлеге»
Килә-китә кеше бу дөньяга,
Кала белем, кала яктылык.
Тоягыннан очкын чәчә-чәчә,
Вакыт аты чаба атылып.
Әйе, галиҗанәп вакыт үз юлында бернәрсәне дә аямыйча, беркем сүзенә дә карамыйча алга бара. Миңа кайвакытта бу вакытны күпмедер туктатып, яисә кирегә әйләндереп булса, без никадәрле ялгышлыкларны, үкенүләрне булдырмый кала алыр идек, дигән уйлар килә. Ләкин бу бары тик бер хыял гына һәм вакыт тәгәрмәченә таяк тыгып булмаячагы көн кебек ачык. Кешелеккә ялгышларны төзәтер, киләчәккә озата барыр өчен хәтер исемле искиткеч сәләт бирелгән. Бүгенге чыгышка бирелгән тема мине әнә шундый фәлсәфи уйларга, эшләребезгә күпмедер дәрәҗәдә нәтиҗә ясап карарга, дигән фикергә китерде.
Галимнәребез бүгенге вакытның тизрәк үтүен, тәүлекнең 24 сәгатьтән кимрәк булуын исбатладылар инде. Димәк, без көн саен, сәгать саен нәрсәнедер югалтабыз, онытабыз, чөнки аның урынына тагын да уңайлырак алмаш, яңалык килә. Ләкин халкыбыз бик зирәк бит безнең. “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк”, дип, акыллы гыйбарәсен җиткерә ул.
Бүгенге заманда укучыларга бик күпне белергә, һәр яңаны үзләштереп барырга туры килә.Чөнки көндәлек тормышыбыз, яшәү – көнкүрешебез белемле булуны таләп итә. Алган белемне мәктәп бусагасын атлап чыккач та куллана алырга, аптырап, югалып калмаска кирәк. Безне әйләндереп алган мохиттә укучы кайсы ягы белән булса да үзенчәлекле, ягъни көндәшлеккә сәләтле дә булырга тиеш. Аның алдында ОГЭ, ЕГЭ кебек
Менә шушы шартларда патриотик, эстетик, мәдәни культура ничектер артка таба, икенчел планга күчә кебек. Ләкин шәхес тау кадәр белемле булып та, тәрбияле булмаса, бу белемне эшкә җигә алыр идеме икән? Ныклы белем мөһимрәкме, әллә соң яхшы тәрбияме?
Кешегә ике кул, аяк, күз бирелгән кебек, очар кошның ике канаты да бик кирәк. Сыңар канат белән ул иксез-чиксез зәңгәр биеклекләргә күтәрелә алмый. Чөнки гыйлемле кешедә әдәплелек, әхлаклылык булмаса, бу шәхес бик кызганыч хәлдә калыр иде. Һичшиксез, гыйлемлелек һәм әдәплелек бер-берсен тулыландырып торучы ике канат ул.
Мәктәбебез педагоглары менә шушы ике критерийны күздә тотып эш итә. Без балаларны заман таләп иткәнчә, ягъни көндәшлеккә сәләтле, милли рухта, тәрбияле итеп яшәргә әзерләргә тиешбез. Ләкин шушы биеклеккә ничек ирешергә, бүгенге күптөрле идеология чорында, ялгышмыйча ничек үз сукмагынны сайлап алырга? Укучыларда мөстәкыйль булу, камил булырга омтылу, үз-үзеңне раслый алу сәләтләрен ничек үстерергә?
Әлеге максатларга ирешү, укучыларны үз сәләтләрен сынап карау өчен нигез булдыру ниятеннән, мәктәбебездә 2004нче елда язучы, фронтовик-шагыйрь Әхмәт Исхак музее оештырырга булдык.
Ни өчен нәкъ менә Ә. Исхак музее дисезме? Кыска гына итеп аның тарихын аңлатып үтәбез. Шагыйрьнең хатыны Гөлсем ханым Исхакова тумышы белән Утар-Аты авылыннан. Бик яшьли туган авылыннан аерылырга туры килә аңа. Үз максатына ирешүчән кыз күп белем ала. Телевидениедә диктор, тапшырулар режиссеры булып эшли. Әхмәт ага вафатыннан соң, аннан калган саллы гына мирасны тырышып саклый.
Еллар узгач, ул, күп тырышлык белән тупланган китапларның кемгәдер файда китерүен теләп, аны берәр мәктәпкә тапшырырга карар кыла. Менә шулай итеп әлеге бай мираска безнең мәктәп укучылары хуҗа булып алды.
Гөлсем ханымның үзе белән танышып, очрашып сөйләшкәч, без китапларны библиотекага гына алып кайтып урнаштыру уеннан баш тартып, мәктәптә Ә. Исхак музее оештырырга уйладык.
Тантаналы шартларда, 2004 елның 25 май - соңгы кыңгырау кичәсенә Казаннан кунаклар кайтып төште. Алар - танылган тарихчы, язучы Ә. Исхак белән якыннан аралашкан М. Хәбибуллин, язучы-эзтабар Шаһинур Мостафин, Гөлсем ханым Исхакова, Яңа гасыр телеканалыннан үзенең төшерү группасы белән Гөлнара Зиннәтуллина.
Бәйрәм тантанасына бик ныклап әзерләндек. Кичәнең программасын югары класс укучылары белән бергәләп төзедек. Чөнки ул көн икеләтә бәйрәм һәм алар бер-берсенең күләгәсендә калырга тиеш түгел иде. Мәктәп яны кичкә кадәр шау килеп торды. Укучыларның бай фантазиясенә сокланмый мөмкин түгел! Шулай булмыйча, бөтен Татарстан буенча күрсәтелгән тапшыру булды ул.
Алдагы уку елы барышында музейны тулыландыру эшләре алып барылды. Музей җитәкчесе буларак, музей составы белән армый-талмый эш алып барырга туры килде. Шулай булмый мөмкин түгел, чөнки нәкъ 1 елдан- 2005 елның май аенда -язучыга 100 яшь. Язучы –фронтовик буларак, Бөек Җиңүнең 60 еллыгы белән бәйләп, кичә “Каләмне корал итеп” дип аталды. Укучылар белән тагын күңелле ыгы-зыгы башланды. Язучының иҗаты белән күбрәк танышу, музейны тулыландыру, әдәби түгәрәктә шигырьләр иҗат итү һәм, ниһаять, чакыру открыткалары ясау. Барысы да укучылар көче белән эшләнде. Яшерен түгел, авыл мәктәпләрендә актив, сәләтле бер үк балалар бик күп эшкә тартылалар, дөресрәге, дучар ителәләр. Ә монда һәркемгә эш җитәрлек булды. Биюче, җырчы, шигырь сөйләүче, үзе иҗат итүче, рәсем ясаучы, фотога төшерүче һәм хәтта бакчачы эшсез тормады. Әйе, әле иртә яздан Әхмәт аганың дачасына барып, ул яраткан чәчәк үсентеләрен мәктәп бакчасына алып кайтып утырттык. Иртә язда нәфис ландышлар затлы исләре белән үзләренә тартып торалар. Май җитүгә, Әхмәт аганың туган көне икәнен онытмагыз, диләр кебек.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, шушы 2 елда музейда Ә. Исхакның үз укучыбыз ясаган портреты эленеп торды. Бүгенге көндә ул укучыбыз- Моратова Гөлинә - Казан дәүләт сәнгать академиясен гел “Бишле” билгеләренә тәмамлап, үз эшен ачып җибәрде.
Язучының 100 яше тулу кичәсенә кадерле кунаклар- шагыйрьнең улы Илдар Әхмәтович-ул Себердә таможня начальнигы булып эшли, оныгы Олег Ильдарович, килене Надежда Степановна, Гөлсем ханым һәм бер төркем язучылар- Мөсәгыйть Хәбибуллин, Резеда Вәлиева, Роза Туфитулова, Татарстан Дәүләт Милли архивыннан Наилә Йосыповаларны күрүгә ирештек, алар белән аралашып сөйләштек. Улы өчен аның әтисенә әле укырга кергәнче үк язган хатын күреп уку аеруча тәэсирле истәлекләрнең берсе булды.
Күренекле шәхесләребез музейда зур эшләр башкарылганына, Әхмәт Исхак иҗаты онытылмаганына рәхмәт хисләрен җиткерделәр.
Син җиңелдең , диңгез,
Чын дуслыкның,
Киң колачлы көче алдында ,
дип яза Ә. Исхак “Син җиңелдең, диңгез!” шигырендә.
Ә бу шигырьнең язылу тарихы бик үзенчәлекле. Диңгез буенда ял иткәндә Ә. Исхак һәм Муса Җәлил бергә туры киләләр. Эчкә йөзеп кергән яшь Җәлил диңгез дулкыннарына каршы тора алмыйча , бата башлый. Әхмәт ага аны коткарып кала. Шушы вакыйгага карата оештырылган кичәне без “Син җиңелдең, диңгез” дип атадык. Бу кичәгә әдәби тәнкыйтьче «Мәдәни җомга» газетасының баш редакторы, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрь Факил Сафин , Ш.Абдюшев - «Мәдәни җомга» газетасының фотокорреспонденты чакырылган иде.
Алар үзләренең мәкаләләре, шигырьләре, Әхмәт ага турында истәлекләре белән таныштырдылар, музейга, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Ә иң зур бүләк – күренекле рәссам Эрот Зарипов иҗат иткән портрет! Музей ачылып, 2 ел узгач, Ә. Исхак портретына ия булуга ирештек.
Әхмәт ага Исхак Габдулла Тукай иҗаты белән кызыксына. Бик күп шигырьләре Г. Тукай иҗатын өйрәнүен, олылавын күрсәтеп тора. 2007 елның апрель аенда Зиннур Мансуровның Габдулла Тукайга багышлап, “Ике яклап янган шәм” дигән мәкаләсе буенча конференция уздырылды. Автор бу кичәдә үзе дә катнашты. Шушы ук елда мәктәбебездә шагыйрә Җәмилә Әхтәмова белән очрашу булып узды.
Язучылар белән аралашу традициясен дәвам итеп, май аенда Әхмәт Исхакның хатыны Гөлсем ханым, шагыйрь Рашат Низами, Шәриф Камал музее хезмәткәре Равилә апа бездә кунакта булдылар. Алар укучылар көче белән әзерләнеп, Ә. Исхакка багышланган “Сүнмиләр, яктылык сибәләр, көрәштә кабынган язмышлар” , дип исемләнгән кичәне карадылар, музейда булдылар, укучылар белән сөйләштеләр.
Казанда Ш. Камал музеенда Ә. Исхакны искә алу кичәсе уздыруда катнаштык. Бер төркем язучылар белән очрашуга безнең мәктәп укучылары да чакырулы иде. Без бу чакыруны бик теләп кабул иттек һәм укучыларыбыз Казанда чыгыш ясап, телевидениегә интервьюлар бирделәр.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, бу очрашуга без авыррак гаиләләрдән саналган укучыларыбызны алып барырга тырыштык. Билгеле, алар белән эш бик җиңелләрдән булмады, ләкин соңыннан бу укучыларның йөзләрендә балкыган шатлыкны күргәч, ялгышмаганлыгыбызны аңладык.
2014 нче елда Кремльдәге Сәнгать музеенда бер төркем укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннар каршында Ә. Исхак шигырьләре белән чыгыш ясап кайттык. Бу чыгышыбыз өчен музей җитәкчелеге укчыларыбызга музейның һәр бүлегендә бушлай экскурсия уздырдылар.
Менә шулай һәр елны очрашулар уздырып барабыз. Музейда алып барылган дәресләр дә укучылар күңелләрендә озаграк сакланып кала.
Музейның фондын һәрвакыт тулыландырып киләбез. Музей оештыруның төп максаты итеп, класс җитәкчеләренә, фән укытучыларына дәресләр, тәрбия сәгатьләрендә ярдәм итүне алдык. Конкрет педагогик ситуацияләрдә укучыларда мөстәкыйль булу, камил булырга омтылу, үз-үзеңне раслый алу сәләтләрен үстерүдә музей танып-белү, эстетик, культура-агарту, ял вакытын оештыруда ярдәмче булырга тиеш.
Музей берничә бүлектән тора: “Әти-әнием-ике канатым”, “Хыялларга бай яшьлек”, “ Бергә үтелгән юллар”, “Очрашу- үзе бер гомер”, “Сугышта узган юллар”. Һәр бүлеккә экскурсовод билгеләнгән. Экспозиция материаллары даими тулыландырылып тора. Музейда инвентарь китабы тутырыла. Музей программасының максат һәм бурычлары, бу программаның үтәлеше, шартлары, этапларга бүленеш эзлекле алып барыла.
Һәр төбәкнең үзенә генә хас йөзе, тарихы, традицияләре бар. Төбәгебез татарның атаклы шәхесләрен күпләп биргән. Без алар белән чын горурлык хисләре кичерәбез.
Олуг әдибебез Гомәр Бәширов бер язмасында: “Мин ышанам: халыкны халык иткән изге гадәтләрне, кимү юлына баскан асыл сыйфатларны, онытыла язган затлы һөнәрләрне яңадан аякка бастыру халкыбызның данын, күршеләре белән дус яшәүче киң күңелле халык дигән яхшы исемен тагын да югарырак баскычка күтәрер!”- дип язган. Әйе, бәһасез рухи байлыгыбыз җәүһәрләре кешелеклелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек, әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә ышанычлы җирлек булып тора, әби-бабаларыбыз һөнәрләренә карата мәхәббәт тәрбияли.