-Беренче тукталышыбыз – Әфганстан иле. (Әфганстан картада) -Хәзер Әфганстан турында кызыклы мәгълүматлар тыңлап китегез. (слайд) -Әфганстан илендә 20 төрле милләт вәкиле яши. Һәр милләтнең үзенә генә хас үзенчәлекләре бар. Әфган үзбәкләре танылган аш-су осталары һәм бик тә кунакчыл халык. -Әфганстанда яшәгән халыкның иң күп өлешен пуштуннар тәшкил итә, алар хәрби яктан бик танылган. Ил белән дә алар идарә итә. -Ә иң аз өлешен балутчи милләт халкы тәшкил итә. Алар кул эшләре белән танылганнар. Милли бизәкләрне саклап торалар. -Бүгенге дәрестә без сезнең белән әфган халкы иҗат иткән “Иң яхшы дару” дигән әкият белән танышырбыз. -Бу әкиятне безгә язучы, шагыйрь Разил Вәлиев тәрҗемә иткән. -Сезнең табибка барганыгыз бармы? -Ә менә әкияттәге табиб патшаны ничек дәвалады икән? (әкиятне тыңлау) -Табиб патшага нинди дару бирде? ЯЛ МИНУТЫ Бер,ике,өч торыгыз Зарядкага барыгыз. Утырыгыз,басыгыз Бер,ике, өч санагыз. Йөгерегез,йөзегез, Сикерегез, йөрегез. Матур итеп биегез Ә хәзер ял итегез. -Хәзер сәяхәтебезне дәвам итәбез. Үзбәкстанга юл тотабыз. (карта) Үзбәкстан – күп милләтле ил (слайд). Төп халкы үзбәкләр, таджиклар, уйгурлар, казахлар һәм б. -Үзбәкстанда яшәүчеләрнең иң мөһим йолаларының берсе булып кешеләрнең бер-берсе белән яхшы мөнәсәбәттә булулары тора. Алар таныш булмаган кеше белән дә исәнләшәләр. -Уйгурлар, үзбәкләр әфган халкы кебек бик кунакчыл. Дәрәҗәле кунак килсә хуҗа аны бик җылы кабул итә, йола буенча чәй белән сыйлаганда ул кунакка ярты пиала гына чәй ясый – бу кунакчыллык билгесе. Әгәр дә көтелмәгән һәм теләмәгән кунак килсә аңа чәйне пиаланы тутырып ясыйлар. -1Сентябрь көне алар өчен бик мөһим дата - азатлык көне. -Хәзер уйгур халкы иҗат иткән “Тылсымлы китмән” әкиятен укыйбыз. -Сез китмән сүзе белән танышмы? Сүзлек эше. -Китмән (КИТМӘНЛӘҮ) – Агач сапка туры почмак ясап утыртылган көрәк сыман үткен эш коралы (җир йомшарту, үсемлек төбенә туфрак өю, чүп үләннәрне тамырлары белән чыгару һ. б. өчен кулланыла.) -Китмән нәрсәгә кирәк? Ни өчен кулланабыз икән? Әкиятнең исеменә игътибар итегез әле.”Тылсымлы китмән” -Бу китмәннең тылсымы нидә икән? Игътибар белән укыйк әле. (Әкиятне уку) -Ни өчен әкият “Тылсымлы китмән” дип аталды? Китмәннең тылсымы нидә? -Хәзер безгә сәяхәттә укыган әкиятләрне чагыштырырга кирәк. Әйдәгез сыйныфка кайтык. |