СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Әдәби уку" укыту курсы эш программасы (1 нче сыйныф, рус төркеме)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на  (1 — 11 нче сыйныфлар) авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева 2014, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең  башлангыч сыйныфлар өчен укыту программасына, Татарстан Республикасы Казан шәһәре  Яңа Савин районының «Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең  2016-2017 нче елга  базис укыту планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.

Әдәби укудан 1 нче сыйныфта өйрәнү өчен шагыйрьләр һәм язучылар исемлеге «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»ннан  (1 - 11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2011, алынды.

Әдәби укудан эш программасы Филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең  милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.

Эш программасы УМКга юнәлдерелгән: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.

Рус телендә сөйләшүче укучыларга әдәби укуны дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Әдәби укуны дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

Просмотр содержимого документа
«"Әдәби уку" укыту курсы эш программасы (1 нче сыйныф, рус төркеме)»

«Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе»

муниципаль автономияле гомуми белем учреждениясе





КАРАЛДЫ КИЛЕШЕНДЕ РАСЛЫЙМ

М/Б утырышында Директор урынбасары Мәктәп директоры

Беркетмә № 1

______А.В.Минсафина _________ В. М. Азеева __________ А. И.Шәмсетдинов

«26» август 2016 ел «29» август 2016 ел № 154-о «29» август 2016 ел



Эш программасы

«Әдәби уку» укыту курсы

1 нче сыйныф (рус төркеме)




Укытучы: Дәүләтшина Ильмира Гәбделәхәт кызы


«РАСЛАНДЫ» Педагогик киңәшмә беркетмәсе

№ 1 29 август 2016 нчы ел








2016-2017 нче уку елы

Аңлатма язуы


Эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм Федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясенең «Мәгариф турында»гы Законы ( Федеральный закон от 29.12.2012 г. 273-ФЗ «Об образавании в Российской Федерации»).

  2. Татарстан Республикасының «Мәгариф турында»гы Законы ( Закон Республики Татарстан «Об образаовании» №68-ЗРТ от 22.07.2013 г., ст.8).

  3. Россия Федерациясенең «Россия Федерациясе халыктелләре турында»гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998 г. ).

  4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы прказы, 30.08.2013 ел №115 («Об утверждении Порядка органзации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам – начального общего, основного общего и среднего общего образования»).

  5. «Татарстан Республикасының халык телләре турында» Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 г. №1560-XII (ред. от 03.03.2012 г.) «О государственых языках Республики Татарстан и других языках в РТ).

  6. «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Татарстан Республикасы Законы, 2004 ел.

  7. «2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы», 25.10.2013 ел, 794 нче карар.

  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты ( Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011 нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).


Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартына (1-4 класслар), «Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»на (1 — 11 нче сыйныфлар) авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева 2014, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар өчен укыту программасына, Татарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин районының «Инглиз теле тирәнтен өйрәнелә торган 165 нче урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесенең 2016-2017 нче елга базис укыту планына нигезләнеп төзелде.

Эш программасы Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартының эчтәлегенә туры килә.

Әдәби укудан 1 нче сыйныфта өйрәнү өчен шагыйрьләр һәм язучылар исемлеге «Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы»ннан (1 - 11 нче сыйныфлар), авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, 2011, алынды.

Әдәби укудан эш программасы Филология фәне өлкәсенең эчтәлеген тормышка ашыруга юнәлдерелгән, ягъни Россиянең тел һәм мәдәни җирлегенең бердәм һәм күптөрле булуы, телнең милли үзаң нигезе икәнлеге турында күзаллаулар формалаштыру; телдән һәм язма диалогик, монологик сөйләмне, аралашу осталыгын, әхлакый һәм эстетик хисләрне, иҗади эшчәнлеккә мөмкинлекләрне үстерү.

Эш программасы УМКга юнәлдерелгән: Күңелле татар теле Р.З. Хәйдәрова, Н.Г.Галиева. Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1нче сыйныф рус балалары өчен татар теле һәм уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, «Татармультфильм» нәшрияты, 2012.

Рус телендә сөйләшүче укучыларга әдәби укуны дәүләт теле буларак укытуның төп максаты телне аралашу чарасы буларак үзләштерүне тәэмин итү, көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру. Әдәби укуны дәүләт теле буларак укыту укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру чарасы, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыру чарасы.

Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, төп белем бирүнең башлангыч этабы гомуми белем бирүнең нигезе һәм, балаларда белем һәм күнекмәләр булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруга да нигез сала, гомуми уку күнекмәләрен үстерүне төп максатлар рәтенә куя. Әдәби уку, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә хезмәт итә.

Әдәби укуны өйрәнүнең түбәндәге максатлары бар:

  • башлангыч мәктәп укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;

  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;

  • укучыларның күпмилләтле җирлектә аралашу культурасын формалаштыру, татар халкының мәдәниятенә, милли үзенчәлекләренә карата хырмәт хисе, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль шәхси күнекмәләр формалаштыру.

  • укучыларны рухи һәм әхлакый яктан тәрбияләү.


Укыту предметына гомуми аңлатма


Урта гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга әдәби укуны укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.


Танып белү максатының эчтәлеге


Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.


Үстерү максатының эчтәлеге


Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү – укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

– фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

– хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

– аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

– ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.


Тәрбияви максатның эчтәлеге


Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.



Белем бирү максатының эчтәлеге


Укучыларның әдәби уку буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.



Уку предметының укыту планында тоткан урыны


Программа елына 33 сәгатькә төзелгән, атнага 1 сәгать, шулардан ел ахырында уку буенча диагностика дәресенә 1 сәгать бирелә.


Уку предметы эчтәлегенең кыйммәти юнәлешләре


- милләтләр, мәдәниятләр төрлелегенә карамастан, дөньяны бердәм һәм бер бөтен итеп кабул итү нигезендә шәхеснең гражданлык тиңдәшлеген формалаштыру;

- әйләнә-тирәдәге кешеләргә карата игелеклелек, ышаныч һәм игътибарлылык, ихтирам, ярдәм күрсәтүгә әзерлек, әңгәмәдәшеңне тыңлый һәм ишетә белү, кешеләрнең үз фикеренә хокукын таный белү нигезендә аралашу һәм хезмәттәшлек итү өчен психологик шартлар формалаштыру;

- әхлаклылык һәм гуманизм, гаилә һәм мәктәп, коллектив һәм җәмгыять кыйммәтләрен хөрмәт итү һәм аларны үтәүгә омтылу, этик һәм эстетик хисләр формалаштыру нигезендә шәхеснең гомумкешелек кыйммәти-мәгънәви даирәсен үстерү;

- үзлегеңнән белемеңне арттыру һәм үз-үзеңне тәрбияләү, үз эшчәнлегеңне оештыра алу осталыгын формалаштыру;

- шәхеснең үз-үзен актуальләштерү шарты буларак, аның мөстәкыйльлеген һәм җаваплылыгын үстерү.






















Укытуның предмет, шәхси, метапредмет нәтиҗәләре


Укучыда формалашачак

Формалашу өчен укучы алачак мөмкинлекләр

Шәхси

Укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата шәхси кыйммәтләре формалаша.

  • шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

  • әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

  • текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • «гаилә», «туган ил», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, «башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык», «кеше кадерен белү» кебек хисләр формалашу.

Метапредмет

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

  • фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

  • объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

  • төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

  • тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

  • эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

  • уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

  • билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

  • укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

  • ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

  • дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

  • дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

  • әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

  • парларда һәм күмәк эшли белү;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Предмет

Укучыларда әдәби укуның күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

  • укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

  • коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

  • «Әдәби уку« предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.













Программаның эчтәлеге


Бүлекләрнең исеме

Сәгать саны

1

Әйдәгез танышабыз!

3

2

Урман дусларыбыз

2

3

Спорт бәйрәме

2

4

Мәктәптә

2

5

Йорт хайваннары һәм кошлары

2

6

Бакчада

2

7

Кыш җитте

5

8

Сәламәт бул!

2

9

Безнең гаилә

4

10

Татар халык ашлары

2

11

Кибеттә

3

12

Без шәһәрдә яшибез

2

13

Җәй җитә

2


Барлыгы

33


  1. Әйдәгез танышабыз!

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, хәлен сорый белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.Бер-береңнең яшен, ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү. Бергә уйнарга чакыра белү.


  1. Урман дусларыбыз

Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, санын әйтә белү. Кыргый хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли белү.


  1. Спорт бәйрәме

Иптәшеңә командалар бирә белү. Спорт бәйрәмендә нишләгәнеңне әйтә белү. Дустыңны уйнарга чакыра, кем белән уйнаганыңны әйтә белү.


  1. Мәктәптә

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, үзеңә сорап ала, иптәшеңә тәкъдим итә, кирәклеген, санын әйтә белү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү. Предметларның урынын әйтә белү (китап өстәлдә).


  1. Йорт хайваннары һәм кошлары

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә, саный, яшәү урынын әйтә белү


  1. Бакчада

Яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Бакчада нәрсә үскәнен, нинди эшләр эшләгәнеңне әйтә белү.Нәрсә яратканыңны, яратмаганыңны әйтә, сорый белү. Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү.


  1. Кыш җитте

Кыш билгеләрен әйтә, сорый, һава торышын тасвирлый белү. Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булганын әйтә белү. Кышкы уен төрләрен әйтә, уенга чакыра белү. Чана, чаңгы, тимераякларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү.


  1. Сәламәт бул!

Тән әгъзаларының исемнәрен атый, кайсы җирең авыртканын сорый, әйтә белү. Сәламәт булу өчен, киңәшләр бирә белү. Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим итә белү. Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә, аларны сорап ала белү.


  1. Безнең гаилә

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз фасылының ошаганын, ошамаганын әйтә белү. Бәйрәм белән котлый, кемгә бүләк бирүне әйтә белү.


  1. Татар халык ашлары

Татар халык ашларының исемнәрен, ризыкларның тәмле булуын, нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү. Кунакларны каршы ала, аларны табынга чакыра белү. Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү.


  1. Кибеттә

Ашамлыклар исемнәрен,нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә, кибеттә сатып ала белү. Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү. Киемнәрнең исемен, төсен, нинди кием кигәнеңне әйтә белү.


  1. Без шәһәрдә яшибез

Нинди республикада яшәгәнеңне, Татарстан шәһәрләре исемнәрен әйтә белү. Нинди транспортта барганыңны әйтә белү.


  1. Җәй җитә

Җәй билгеләрен әйтә белү. Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра, бәйрәмдә нишләгәнеңне әйтә белү.

1 нче сыйныфта әдәби уку(тат.) дәресләрендә үтеләчәк авторлар исемлеге:

Г.Тукай, Ф.Кәрим, Ә.Бикчәнтәева, З.Мансур,Б.Рәхмәт иҗатлары белән, татар халык авыз иҗаты.

Календар-тематик план



п/п

Өйрәнелә торган бүлек, уку материалының темасы

Уку эшчәнлеге төрләре

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Үткәрү вакыты

шәхси

предмет

метапредмет

План буенча

фактик

Әйдәгез танышабыз! (3 сәг.)

1.

Әйдәгез танышабыз.

Исәнме(сез)! Хәерле көн! Сау булы(гыз)! Син кем ? Мин - малай. Мин - кыз. Синең исемең ничек? Мин - Азат. Ә синең исемең ничек? тезмәләрен кулланып диалог төзү, укучыларны татар теле белән таныштыру

Уңай мотив тудыру, уку теләге булдыру

Өйрәнелгән лексиканы диалогик сөйләмдә куллану

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү. Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү

05.09-09.09

06.09

2

Татарстан шәһәрләре.

Мин Казанда яшим. Кем шәһәрдә яши! Кем авылда яши! Мин шәһәрдә яшим. Мин авылда яшим. Әйдә. бергә уйный тезмәләрен кулланып диалог төзеп сөйләшү, ситуатив күнегүләр

Туган якка мәхәббәт уяту

Шәһәр исемнәрен әйтә белү. Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

12.09-16.09

13.09

3

Әйдә бергә уйныйбыз.

Диалогик сөйләм күнегүләре, рәсемнәр буенча эш, ситуатив күнегүләр

Бер-береңә хөрмәт хисе уяту, дус-тату булырга өйрәтү

Бер-береңне уйнарга чакыра белү

Парларда эшли белү күнекмәләрен формалаштыру

19.09-23.09

20.09



2. Урман дусларыбыз (2 сәг.)

4

Кыргый хайваннар.

Исәнме, Аю дус! Хәлләр ничек?Ничә аю бар? Монда Шурәле бармы? Бу төлкеме? Әйе, бу төлке. Юк, бу төлке түгел төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Өйрәнелгән лексиканы кулланып җавап бирә белү. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә белү

Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү

26.09-30.09

27.09

5

«Төремкәй» әкиятен сәхнәләштерү.

Теремкәйдә кем яши? Әйдә, кер, бергә яшибез һ.б. куланып диалогик сөйләм күнегүләре, җөмләләр төзү

Дуслык, туганлык кыйммәте формалаштыру

Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу. «Төремкәй» әкияте белән танышу, сәхнәләштерергә әзерләнү

Әкиятне аңлап уйный белү күнекмәләре булдыру

03.10-07.10

04.10

3. Спорт бәйрәме (2 сәг.)

6

Спорт бәйрәме.

Акбай нишли?Акбай йөгерә, сикерә, йөзә сүзләрен кулланып диалог сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Башкаларның сәламәтлеге, үзеңнең сәламәтлегең турында кайгырту; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Бер-береңнән мәгълүмат, интервью ала белү

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү

10.10-14.10

11.10

7

«Минем яраткан спорт төрем» монолог.

Монологик сөйләм күнегәләре, ситуатив күнегүләр

Спорт белән шөгыльләнү теләге тудыру

Лексик берәмлекләрне үзләштерү, боерык фигыль формасын, боерык фигыль+әле формасын сөйләмдә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Чагыштырып, аермалыкны таба белү кебек фикерләү сәләтен үстерү; бер кабат ишеткәнне аңлау сәләтен үстерү; коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү

17.10-21.10

18.10

4. Мәктәптә (2 сәг.)

8

Уку-язу әсбаплары.

Сумкада нәрсә бар? Сумкада дәфтәр бар. Сумкада дәфтәр бармы? Сумкада дәфтәр юк. Ничә китап бар? Ике китап бар.

«Башкаларга карата ярдәм итү», «мәрхәмәтлелек» төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; дусларың белән горурлану; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Лексик берәмлекләрне үзләштерү, грамматик формаларны дөрес куллану күнекмәләрен камилләштерү, яңа өйрәнелгән сүзләрне элек өйрәнелгән грамматик төзелмәләрдә кулланып, сөйләшү күнекмәләрен үстерү

Сорауларга дөрес җавап бирә белү, логик рәткә туры килмәгән башка күренешләрне аерып ала белү

24.10-28.10

25.10

9

«Яраткан дәресем» темасына диалогик сөйләм.

Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Дусларыңа итәгатьле эндәшә белү күнекмәләрен үстерү, яхшы укырга теләк тудыру

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү; «мәктәп» темасы буенча өйрәнелгән төзелмәләрне аралашуда куллануны камилләштерү

Дөрес һәм пөхтә яза белә. Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшенә тәкъдим итә, сорап ала белү

07.11-11.11

09.11

5. Йорт хайваннары һәм кошлары (2 сәг.)

10

Татар халык әкияте. «Наян төлке».

Зур, көчле, Мәче кечкенә, матур. Син кая барасың? төзелмәләрен кулланып монологик сөйләм үстерү күнегүләре, ситуатив күнегүләр.

Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Йорт хайваннары һәм кошларның исемнәрен атый, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү

Уку максатын (сөйләм бурычын) аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; укытучыны тыңлый, аның күрсәтмәләрен аңлап үти белергә өйрәнү

14.11-18.11

16.11

11

Ә.Бикчәнтәева «Каз бәбкәләре». З.Мансур «Кырмыска».

Әни, тыныч йокы! Әти, хәерле иртә- төзелмәләрен кулланып, монологик сөйләм үстерү һәм диалогик сөйләм күнегүләре

Җәнлекләргә карата сакчыл караш тәрбияләү.

Яңа лексиканы үзләштерү, сөйләмдә куллануны камилләштерү

Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

21.11-25.11

23.11

6. Бакчада (2 сәг.)

12

«Шалкан» әкиятен сәхнәләштерү.

Әби, кил әле тизрәк, булыш! һ.б. төзелмәләрне кулланып монологик, диологик сөйләм күнегүләре

Хезмәтне ярату; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; дуслык, туганлык кыйммәтен формалаштыру

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белүне, аларны сорап ала белүне, аларның төсен, тәмен әйтә белүне камилләштерү.

Әкиятне аңлап уйный белү, укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү.

28.11-02.12

30.11

13

Безнең бакчада.

Чәчәк матур. Помидор бакчада үсәме? Әйе,үсә тезмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Хезмәтне яратырга өндәү

Өйрәнгән лексиканы сөйләмдә куллана алу Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны со-рап ала белү, нинди җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү

Сорауларга дөрес җавап бирә белү, логик рәткә туры килмәгән башка күренешләрне аерып ала белү, рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәнү

05.12-09.12

07.12

7. Кыш җитте (5 сәг.)

14

Кышкы уенга чакыру.

Әйдә урамга чыгабыз! Көн нинди? Көн салкын (җил исә). Кар явамы? Юк, яумый. төзелмәләрен кулланып диалоги сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Кышкы табигатькә соклану, «Бәйрәмнәр» төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

Кыш билгеләрен әйтә белү, яна лексиканы үзләштерү, кышкы көнне тасвирлый белү күнекмәләрен формалаштыру, урамга (уенга) чакыра белү күнекмәләрен камилләштерү

Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

12.12-16.12

14.12

15

Кыш бабай килә.

Кыш бабай, кил тизрәк.Миңа буләк кирәк! Миңа буләк бармы?- төзелмәләрен кулланып диалогик һәм ситуатив күнегүләр

«Бәйрәмнәр» төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү; кышкы табигатькә соклану, аның белән хозурлану, аралашу теләге уяту

Яңа лексиканы сөйләмдә куллана белә күнекмәләрен камилләштерү

Үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белергә өйрәтү, логик эзлеклелекне таба белергә өйрәнү, эшчәнлекне планлаштыра белергә өйрәнү

19.12-23.12

21.12

16

Кыш бабайга хат язабыз.

Монологик сөйләм күнегүләре

Балаларда шатлык, уңай эмоция, сөенә белү хисләре тәрбияләү.

Яңа лексик берәмлекне сөйләмдә куллана белүне формалаштыру

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү, үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белергә өйрәнү, башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү

09.01-13.01

11.01

17

Кышкы уеннар.

Мин чана (чаңгы) шуам. Синең тимераягың бармы? Юк, минем тимераягым юк төзелмәләрен кулланып диалогик, монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр.

Дусларыңны матур итеп уенга чакыра белергә өйрәнү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү күнекмәләрен ныгыту

Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү, уеннар турында сөйли белү

16.01-20.01

18.01

18

Яңа ел бәйрәме. Монолог

Алсу, сине Яңа ел белән котлыйм! Мин туп (клюшка) белән уйныйм. Әйдә тауга барабыз. Көн нинди? Салкын тугел, җил юк төзелмәләрен кулланып монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр.

Балаларда шатлык, уңай эмоция, сөенә белү хисләре тәрбияләү

«Кыш» темасы буенча өйрәнелгән материалны сөйләмдә куллануны, бәйрәм белән котлау күнекмәләрен камилләштерү

Үз фикереңне эзлекле итеп җиткерә белергә өйрәнү. Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

23.01-27.01

25.01

  1. Сәламәт бул (2 сәг.)

    19

    Сәламәт бул!

    Дәү әни, хәлең ничек? Кай җирең авырта?Миңа чәй бир әле. Бал белән чәй әч! Зарядка яса! Сарымсак аша! Лимон аша. Чиста йөр! -төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

    Сәламәтлегең турында кайгырту; үзеңнең, якыннарыңның сәламәтлегенә карата игътибарлы булу; сыйныфта шәхси әйберләргә сакчыл караш; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү.

    Лексик берәмлекләрне үзләштерү. Тән әгъзалары исемнәрен I һәм II зат тартым формаларында әйтә белү күнекмәләрен камилләштерү.

    Өйрәнелгән лексиканы сөйләмдә куллана ала белергә өйрәнү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү

    30.01-03.02

    01.02

    20

    «Сәламәт булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?» темасына диалог.

    Диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләре

    сәламәтлегең турында кайгырту; сыйныфта шәхси әйберләргә сакчыл караш;

    Лексик берәмлекләрне үзләштерү, сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Сорау әйтү. Сузык авазларны дөрес әйтә белү

    Сорауга төгәл җавап бирү, тәрҗемә итә белү.

    06.02-10.02

    08.02

  2. Безнең гаилә (4 сәг.)

    21

    Г.Тукай «Безнең гаилә».

    Хәерле иртә, әнием (әтием, укытучым, дустым)! Синең апаң (абыең, энең, сеңлең) бармы? төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

    Гаилә әгъзалары турында кайгырту;
    укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; Г.Тукай әсәрләрен укуга кызыксыну уяту; гаиләдә бер-береңә карата ихтирам хисе булу кирәклеген аңларга ярдәм итү

    Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру, сәнгатьле уку, диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

    Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү, Тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү. Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.Парларда эшли белү.

    20.02-24.02

    22.02

    22

    Язгы көн.

    Көн нинди? Көн җылы. Яз җитә. Кояш көлә, кар эри төзелмәләрен кулланып ситуатив, монологик һәм диалогик сөйләм күнегүләре

    Табигать белән хозурлану, аралашу теләге уяту

    Яз темасына караган лексика белән танышу

    Үз фикереңне дәлилли белергә өйрәнү, уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү

    27.02-03.03

    01.03

    23

    Ф.Кәрим «Яз җитә».

    Кошлар килә, тамчы тама һ.б. төзелмәләрне кулланып монологик сөйләм күнегүләре, сәнгатьле уку

    Табигать белән хозурлану, аралашу теләге уяту

    Яз билгеләрен әйтә, сорый белү күнекмәләрен формалаштыру; урамга чакыру, уйнарга чакыру күнекмәләрен камилләштерү

    Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү, логик эзлеклелекне таба белергә өйрәнү

    06.03-10.03


    24

    Сөйләмдә «тәмле сүзләр»не куллану.

    Әнием, хәерле иртә! Оля, тыныч йокы сиңа! Рамил, син буләк бирәсеңме? Әйе. бирәм. Кемгә? Әнигә – төзелмәләрен кулланып диалогик, монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр.

    Әхлакый сыйфатлар формалаштыру. Әниләрне,әбиләрне, апа-сеңелләрне, укытучы апаны, сыйныфташ кызларны котлау, аларга карата игътибарлы булу теләге уяту

    Котлау үрнәкләре белән танышту, котлау тексты төзергә өйрәнү

    Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү. Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү. Эш сыйфатына бәя бирә белү, Бер кабат ишеткәнне аңлау сәләтен үстерү

    13.03-17.03

    15.03

  3. Татар халык ашлары (2 сәг.)

25

Табын янында.

Әнием (әтием, әбием, бабам, абы­ем, энем, сеңлем), ашың тәмле бул­сын!

Дустым, чәй яч! Бал белән эч!- төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре.

Ашханәдә, кунакка баргач үз – үзеңне дөрес тоту; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Яңа лексика белән танышу, табынга чакыра, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү күнекмәләрен формалаштыру

Сәнгатьле һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру; сөйләм телен үстерү, Дәреслек белән эш итә белү. Яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү. Сөйләмдә дөрес куллану. Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирү

29.03-31.03


26

Туган көн белән котлау.

Коля, син җырлыйсыңмы ? Юк, мин йөгерәм, сикерәм. Ә Гали нишли? Гали бии. Туган көн белән котлый. –төзелмәләрен кулланып монологик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Ашханәдә, кунакка баргач үз – үзеңне дөрес тоту; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; туган көндә күңелле булсын өчен үзара дус, игътибарлы булырга кирәклегенә төшенү

“Гаилә” темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнелгән төзелмәләрне куллана белүне камилләштерү

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү. Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү. Парларда эшли белү.

03.04-07.04


11. Кибеттә (3 сәг.)

27

Барый Рәхмәт «Аш вакыты».

Сәнгатьле уку күнегүләре, рәсем белән эшләү күнегүләре

Әхлакый сыйфатлар формалаштыру

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру

Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү; Сөйләм этикеты нормаларын үтәү

10.04-14.04


28

Савыт-саба кибетендә.

Кашык ничә сум тора?/Кашык ун сум тора. Сездә кашык бармы? - төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Кибеттә әйбер сатып алырга өйрәнү; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; җәмәгать урыннарында үзеңне итәгатьле тотырга өйрәнү; зурларга хөрмәт белән эндәшә белергә өйрәнү

Яңа лексика белән танышу, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү

Коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; үз эшчәнлегеңне анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү

17.04-21.04


29

«Киемнәр кибетендә».

Синең башлыгың бармы? Бар. Ул нинди? Зәңгәр.-дилогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

Кибеттә итәгатьле итеп үзеңә әйбер сорап алу күнекмәләрен үстерү; киемгә карата сак караш тәрбияләү

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен, нинди кием яратканың-ны әйтү

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү

24.04-28.04


12. Без шәһәрдә яшибез (2 сәг.)

30

Безнең шәһәр

Ситуатив күнегүләр

Туган шәһәргә, республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү; әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү.

Яңа лексик берәмлекләр кулланып сурәтли белә күнекмәләрен камилләштерү

Уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; логик рәткә туры килмәгән башка күнекмәләрне аерып ала белү; чагыштырып аерма таба белергә өйрәнү

01.05-05.05


31

«Мин Казанда яшим» монологик сөйләм

Сүзлек белән эшләү

Үзеңнең шәһәреңә, торган җиреңә карата хөрмәт хисе уяту

Яңа лексик берәмлекләр кулланып сурәтли белә күнекмәләрен камилләштерү

Коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; үз эшчәнлегеңне анализлый белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү

08.05-12.05


13. Җәй җитә (2 сәг.)

32

Габдулла Тукай «Бала белән күбәләк» Уку буенча диагностика.

Кем белән барасың? Урманда матур чәчәкләр, тәмле җиләкләр пешә төзелмәләрен кулланып диалогик сөйләм күнегүләре, ситуатив күнегүләр

җәйге табигатькә соклану, табигать турында кайгырту; укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү

Җәй билгеләре белән таныштыру

Парларда эшли белү сәләтен үстерү; рәсем буенча сораулар, җөмлә төзи белергә өйрәтү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә өйрәнү

15.05-19.05


33

Җәйге ял «Сабантуй»

Син җәй көне

кая барасың? Һ.б. кулланып ситуатив, диалогик, монологик сөйләм күнегүләре

Җәйге табигатькә соклану, аны ярату хисләре уяту; татулыкка омтылыш, бәйрәмнәрне бергә уздыру теләге уяту

Җәйге ял турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру, сабантуйга баруын, уеннарда катнашуын турында әйтә белү

Коммуникациягә керә белү сәләтен үстерү; уку максатын аңлап, аңа тәңгәл килерлек мәгълүматны сайлый белергә өйрәнү; логик рәткә туры килмәгән башка күнекмәләрне аерып ала белү.

22.05-26.05













Белемнәр, осталыклар һәм күнекмәләрне бәяләүнең критерийлары hәм нормалары


Тыңлап аңлау


Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.


Диалогик сөйләм:


Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.


Монологик сөйләм


Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.


Уку


Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.


1нче сыйныфта эш төрләренең күләме һәм тикшерү:


1. Тыңлап аңлау – сүзләр, сүзтезмәләр

2. Диалогик сөйләм - 3 реплика. Бирелгән ситуация, өйрәнелгән тема буенча сораулар төзи, җавап бирә.

3. Монологик сөйләм – 4 фраза. Сөйләм тема буенча, әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эзлекле булырга тиеш.

4. Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

5. Уку- сүзләр саны – 15-25


Тикшерү характерындагы эшләрнең графигы


Бүлек

Эш төре

Үткәрү вакыты

План буенча

фактик

1

Җәй җитә

Уку буенча диагностика

15.05-19.05




Шигырь ятлау:

Ф. Кәрим. «Яз җитә»




















Укыту процессының материаль техник тәэмин ителеше


Дидактик һәм методик тәэмин ителеш


Дидактик тәэмин ителеш

Методик тәэмин ителеш

1.Татарский язык. 1 класс: учебник для четырехл. нач. шк. В /Р.З.Хайдарова,Н.Г.Галиева – Казань: Татармультфильм, 2012.

2. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», 2012.

3. Г.Х.Гәрәева «Тылсымлы авазлар», Казан «Гыйлем» нәшр.2014 4.Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

5.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

1.Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися по учебнику «Күңелле татар теле». – Казан: Татармультфильм, 2013.

2. А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

3. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся», 2014.

4. М.Х.Хәсәнова «Татар теленнән диктантлар», Казан «Мәгариф»,2006


Материаль техник тәэмин ителеш


Материаль-техник тәэмин ителеш объектлары һәм чаралары

Компьютер

Проектор

Интерактив такта

Таблицалар

Сүзлекләр

Күрсәтмә материаллар(рәсемнәр)

Язучылар портретлары










Информацион коммуникатив чаралар


Видеофильмнар

Электрон белем бирү ресурслары

Интернет ресурслары

Г.Тукай турында

Татарстан Республикасы турында

Татарстан Республикасының гербы, гимны турында

Татарча мультфильмнар

Татар халык әкиятләре

«Заман» дискы

«Барсик маҗаралары», №1-7

«Габдулла Тукай», энциклопедия

Дисклар «Җырлап – биеп алабыз», №1-5

Төрле темаларга презентацияләр

«Әлифба» дискы

Татар теле һәм башлангыч сыйныф укытучылары сообществолары;

irort.ru

nachalka.com

metodisty.ru

pedsovet.ru

сабыйга.ру

tatarschool.ru


Әдәбият


Дәреслекләр

Укытучы өчен әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Өстәмә әдәбият

Татарский язык. 1 класс: учебник для четырехл. нач. шк. /Р.З.Хайдарова, Н.Г.Галиева. – Казань: Татармультфильм, 2012.

1.А.Ш.Асадуллин, Р.А.Юсупов. «Рус телле балаларга татар телен укыту методикасы нигезләре» Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

2. Р.З.Хайдарова «Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся», 2014

3. М.Х.Хәсәнова «Татар теленнән диктантлар», Казан «Мәгариф»,2006

4. Пособие для учителей, работающих с русскоязычными учащимися по учебнику «Күңелле татар теле». – Казан: Татармультфильм, 2013.

1.Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен

өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1,2 кисәк», 2012.

2.Р.Харис «Лап-лап». Шигырьләр. – Казан: Мәгариф нәшр., 2010.

3.Нәниләргә бүләккә. Җыентык. Табышмаклар, такмаклар, әкиятләр, шигырьләр, кыска хикәяләр. – Казан: Тат. кит. нәшр., 2011.

4.В.Хәйруллина «Чәчәк саен бер кояш». Балалар өчен шигырьләр, – Казан: «Тат. Китап нәшрияты», 2001.

5.Орфографик, орфоэпик һәм башка төр сүзлекләр.

6. «Салават күпере» журналы, «Көмеш кыңгырау» газетасы.

«Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, «Мәгърифәт», «Ачык дәрес» газеталары