СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

ФДББС мәктәптә белем бирү процессына, шул исәптән дәрестән тыш

эшчәнлекне оештыруга да яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт стандартлары

шартларында белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирү

программасы дәрестә укыту эшчәнлеге һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша

дәүләт санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне һәм нормативларны үтәп

тормышка ашырыла

Просмотр содержимого документа
«Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру буенча методик тәкъдимнәр»

ДӘРЕСТӘН ТЫШ ЭШЧӘНЛЕКНЕ ОЕШТЫРУ БУЕНЧА

МЕТОДИК ТӘКЪДИМНӘР

ФДББС мәктәптә белем бирү процессына, шул исәптән дәрестән тыш

эшчәнлекне оештыруга да яңа таләпләр куя. Федераль дәүләт стандартлары

шартларында белем бирү оешмаларында төп гомуми белем бирү

программасы дәрестә укыту эшчәнлеге һәм дәрестән тыш эшчәнлек аша

дәүләт санитар-эпидимиологик кагыйдәләрне һәм нормативларны үтәп

тормышка ашырыла (СанПиН 2.4.2.2821-10, 2015 елның 24 ноябрь

редакциясендә).

Төп гомуми белем бирүнең ФДББС шартларында дәрестән тыш

эшчәнлек түбәндәге норматив документлар һәм материалларга нигезләнеп

оештырыла:

– Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү

федераль дәүләт белем бирү стандартларын керткәндә дәрестән

тыш эшчәнлекне оештыру турында» хаты, 12 май 2011 ел, №03-

296;

– СанПиН 2.4.2.2821-10 «Гомуми белем бирү оешмаларында укыту

шартларына һәм укытуны оештыруга санитар-эпидемиологик

таләпләр»;

– СанПиН 2.4.4.1251-03 «Балаларга өстәмә белем бирү

оешмаларына санитар-эпидемиологик таләпләр»;

– Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү

оешмаларында тәрбия бирү компонентын үстерү

Программасының юнәлеше турында» хаты, 13 май 2013 ел, №

ИР-352/09;

– Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Гомуми белем бирү

оешмаларында тәрбия бирү компонентын үстерү Программасын

тормышка ашыруда чаралар исемлеген формалаштыру буенча

тәкъдимнәр турында» хаты, 12 июль 2013 ел, № 09-879;

– Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының «Дәрестән тыш

эшчәнлек һәм өстәмә гомуми белем бирү программасын

тормышка ашыру турында» хаты, 14 декабрь 2015 ел, № 09-3564.

Дәрестән тыш эшчәнлек — дәрестә уку эшчәнлегеннән кала

укучыларны тәрбияләү максатына юнәлдерелгән барлык эш төрләре.

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыруга ФДББС түбәндәге

таләпләрне куя:

– дәрестән тыш эшчәнлек мәктәптә төп белем бирү

программасының аерылгысыз өлеше;

– мәктәпнең төп белем бирү программасы составына кертелә;

– ФДББС таләпләрен тулысынча тормышка ашыруга ярдәм итә;

– программаның әлеге өлешенә караган эчтәлекне тутыру белем

бирү учреждениесенең үз компетенциясендә;

– төп белем бирү стандартларын тормышка ашыру юлында белем

бирү процессын оештыру формаларын сайлауны, дәрес һәм

дәрестән тыш эшчәнлекне чиратлаштыруны белем бирү оешмасы

үзе билгели;

– дәрестән тыш эшләр өчен сәгатьләр билгеләү укучылар

теләгеннән (мөмкинлегеннән) чыгып эшләнелә.

Төп гомуми белем бирүнең ФДББС һәр гомуми белем бирү

баскычында дәрестән тыш эшчәнлеккә тиешле гомуми сәгатьләр санын төгәл

куя: төп гомуми белем бирү баскычында — 1750 сәгатькә кадәр, урта гомуми

белем бирү баскычында — 700 сәгатькә кадәр. Мәктәп, үзенең төп белем

бирү программасының эчтәлеге һәм оештыру үзенчәлегеннән чыгып,

дәрестән тыш эшләргә сәгатьләр санын үзе билгели ала. Ләкин СанПиН

2.4.2.2821-10 укучыларның максималь атналык белем алу күләменә гигиеник

таләпләрне төгәл куя (п. 10.5): мәсәлән, 5–9 нчы сыйныфларда, уку

атнасының озынлыгы күпме булуга карамастан, атналык дәрестән тыш эшләр

күләме 10 сәгатьтән артмаска тиеш. Шулай ук ДТЭ сәгатьләренең уку

атнасында да, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә, каникул вакытында да

иҗтимагый файдалы эшләр башкару, тикшеренү эшчәнлеген алып бару,

экскурсияләр, походлар, ярышлар үткәрү, театрларга, музейларга бару һәм

башка чаралар өчен куллану мөмкинлеге ассызыклана.

Мәктәптә дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның төп максаты —

укучыларның кызыксынуларын, сәләтләрен һәм ихтыяҗларын

канәгатьләндерелек шартлар тудыру һәм аларның буш вакытларын дөрес

оештыру, шуның нигезендә тәрбияләү һәм социальләштерү максатына ирешү.

Дәрестән тыш эшчәнлекнең юнәлешләре, төрләре һәм формалары:

Төп юнәлешләр Эш төрләре Эш формалары

Гомуми интеллектуаль

Гомуми мәдәни

Рухи-әхлакый

Спорт-сәламәтлекне

саклау

Нәфис-эстетик

Хәрби-патриотик

Уен

Танып-белү

Рухи кыйммәткә

юнәлдерелгән

проблемалы аралашу

Сәнгати иҗат

Техник иҗат

Түгәрәкләр

Нәфис студияләр

Спорт клублары һәм секцияләре

Яшүсмерләр оешмалары

Төбәкне өйрәнү эше

Фәнни-гамәли конференцияләр

Олимпиадалар

38

Иҗтимагый-файдалы

эшчәнлек

Хезмәт

Спорт-сәламәтләндерү

эшчәнлеге

Туризм, төбәкне

өйрәнү эшчәнлеге

Ярышлар

Эзләнү һәм фәнни тикшеренүләр

Иҗтимагый-файдалы гамәлләр

Хәрби-патриотик оешмалар

ДТЭнең гомуми системасында мөһим урынны тел һәм әдәбият

укытучыларының эшчәнлеге алып тора. Бу эшчәнлек укытучыга предмет

буенча белемнәрне ныгытырга, предметка карата кызыксыну уятырга,

укучыларның иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә, мөстәкыйль фәннитикшеренү эшчәнлегенә әзерли, укучыларның мәдәни дәрәҗәсен арттыра,

эстетик зәвык барлыкка китерә.

Дәрестән тыш эшләр төрле формаларда була. Кайберләре уку елы

буена, хәтта берничә ел системалы рәвештә оештырыла: түгәрәкләр, клублар,

студияләр. Эпизодик рәвештә уздырыла торган формалар да бар: олимпиада,

әдәбият, китап атналыгы, декада һәм айлык, төрле кичәләр һәм иртәләр,

радио тапшырулар, экспедиция һәм экскурсияләр, күргәзмәләр оештыру.

Аерым эш формалары язма рәвештә башкарылалар: стена газетасы,

бюллетень чыгару, кулъязма альбом яки журнал хәзерләү.

Дәрестән тыш эшләрдә катнашуның төп мотивы — кызыксыну. Ләкин

кайсы формасы гына оештырылмасын, максат-бурычлар, эшнең эчтәлеге,

оештырылу үзенчәлеге алдан билгеләнеп, катнашучыларга аңлатылырга тиеш.

Дәрестән тыш эшләрне уздырганда түбәндәге таләпләрне истә тотарга

кирәк:

– дәрестән тыш эшләрдә укучының үз иреге белән катнашуы;

– укучыларны яхшы яки начарларга бүлүдән нык саклану,

укучыны, ничек укуына һәм нинди булуына карамастан, дәрестән

тыш эшләргә җәлеп итү;

– дәрестән тыш эшләрне әдәбият, тел, рус теле һәм әдәбияты,

тарих, сынлы сәнгать, музыка һәм башка предмет дәресләре

белән тыгыз бәйләнештә алып бару;

– дәрестән тыш эшләр формасының һәм методикасының

мавыктыргыч булуы;

– сайланган эш төрләре, аларның максатлары һәм материаллары

укучыларның яшь үзенчәлекләренә яраклы булып, әдәби

хәзерлек дәрәҗәләрен истә тотып оештыру;

– дәрестән тыш эшләрне дәресләр белән тыгыз бәйләнештә алып

бару, ләкин алар укучыларның мөстәкыйльлеге, иҗади

39

активлыгы, материаллар күплеге белән аерылып торырга, бизәкле

һәм эмоциональ рәвештә, зур җанлылык белән үткәрелергә тиеш.



Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда төп принциплар һәм

модельләр

Дәрестән тыш эшчәнлек педагогика балаларның потенциаль

мөмкинлекләрен һәм кызыксынуларын белергә ярдәм итә. Дәрестән тыш

эшчәнлек — укучылар коллективын һәм укучыларның үзидарә органнарын

булдыру максаты белән укучылар һәм сыйныф җитәкчесе арасында шәхесара

мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен бик әйбәт мөмкинлек ул.

Күппланлы дәрестән тыш эшчәнлек процессы укучыларның

гомуммәдәни мәнфәгатьләренең үсешен тәэмин итәргә, әхлак тәрбия бирү

бурычларын хәл итәргә булышырга мөмкин.

Дәрестән тыш эшчәнлек балаларга өстәмә белем бирү белән бәйләнгән,

бу вакытта балаларның сәләтләрен үстерү өчен шартлар булдыру һәм аларны

сәнгать, техник, экологик-биологик, спорт һәм башка эшчәнлеккә тарту эше

турында сүз бара.

Факультативлар, мәктәпнең фәнни оешмалары эшчәнлеге, сайлап алу

буенча уку курслары дәрестән тыш эшчәнлек белән балаларның өстәмә белем

алулары арасында бәйләп торучы чылбыр булып тора.



Дәрестән тыш эшчәнлекне гомуми принциплар рәте нигезендә төзү

үзен аклый.

Гуманизация һәм гуманитаризация принцибы укучыларны

кыйммәтләр системасында дөрес ориентлаша белергә һәм төрле мәдәниятләр

диалогына керергә ярдәм итә.

Эчке һәм тышкы дифференциация принцибы — укучыларның

иҗади эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә эшләү мөмкинлекләрен һәм

сәләтләрен билгеләү һәм үстерү, үзенә якын булган дисциплиналар сайлау

мөмкинлеген һәм аларга һәрбер конкрет предметны үзләштерүнең төрле

тирәнлегендә эшләп карау мөмкинлеген булдыру ул.

Сайлау иреге принцибы — укучыларның үзләренә дәрестән тыш

эшчәнлекнең формаларын һәм төрләрен мөстәкыйль рәвештә сайлап алу

мөмкинлеген тәкъдим итү, үзенең нәтиҗәләре өчен җаваплылык хисе

тәрбияләү.

Ирекле үзбилгеләнү һәм үзреализацияләнү мөмкинлеге.

Баланың шәхси мәнфәгатьләренә, ихтыяҗларына, сәләтенә йөз

тоту.

Бердәмлек принцибы — укыту, тәрбия бирү, үсеш бердәмлеге.

40

Экологизация принцибы — балада әйләнә-тирә дөнья өчен

җаваплылык хисе үстерү.



Белем бирү процессының гамәли-эшчәнлекле нигезе. Дәрестән тыш

эшчәнлек нәтиҗәләре.

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбияви нәтиҗәләре өч

дәрәҗә буенча бүленә.

Нәтиҗәләрнең беренче дәрәҗәсе — укучыларның социаль белем

алулары (иҗтимагый нормалар, җәмгыятьнең төзелеше, җәмгыятьтә социаль

яктан кабул ителә һәм кабул ителми торган үз-үзеңне тоту формалары һ.б.),

социаль чынбарлыкны һәм көндәлек тормышны аңлау.

Нәтиҗәләрнең әлеге дәрәҗәсенә ирешү өчен укучының (аның өчен

мөһим булган) уңай социаль белем һәм көндәлек тәҗрибә чыганагы булган

шәхесләр — укытучылары белән үзара бәйләнеше зур әһәмияткә ия (нигездә,

өстәмә белем бирүдә).

Нәтиҗәләрнең икенче дәрәҗәсе — укучының җәмгыятьнең база

кыйммәтләренә карата булган борчылуларын һәм позитив мөнәсәбәтләрен

(кеше, гаилә, Ватан, табигать, дөнья, белем, хезмәт, мәдәният) алуы.

Нәтиҗәләрнең әлеге дәрәҗәсенә ирешү өчен укучыларның сыйныф,

мәктәп дәрәҗәсендә, ягъни дустанә просоциаль тирәлектә аралашулары зур

әһәмияткә ия. Нәкъ менә шундый социаль тирәлектә бала үзендә

булдырылган социаль белемнәрен практик яктан раслый, аларның кадерен

белә башлый.

Нәтиҗәләрнең өченче дәрәҗәсе — укучының мөстәкыйль рәвештә

башкарган иҗтимагый гамәлләр тәҗрибәсен алуы. Бары тик мөстәкыйль

рәвештә башкарган иҗтимагый гамәлләр вакытында гына, ачык социумдагы

эшчәнлегендә, мәктәпнең дустанә тирәлегеннән читтә генә яшь кеше,

чынлыкта, социаль хезмәткәр, гражданин, ирекле кеше була ала. Нәкъ менә

шундый мөстәкыйль рәвештә башкарган иҗтимагый гамәлләр нигезендә генә

алардан башка гражданинның һәм гражданлык җәмгыятенең яшәешен күз

алдына китереп булмаган батырлык, лаеклы эш-гамәлләргә әзер булу кебек

тормышта бик кирәкле тәҗрибә алып була.

Дәрестән тыш эшчәнлек нәтиҗәләренең өч дәрәҗәсенә дә ирешү

балаларда тәрбия һәм социальләшү эффектлары барлыкка килү мөмкинлеген

арттыра.

Кече яшьтәге мәктәп укучыларының дәрестән тыш эшчәнлеген

оештырганда, 1 нче сыйныфка кергән балалар яңа социаль белемгә

тартылучан, үзләре өчен яңа булган мәктәп чынбарлыгын аңларга омтылучан

41

булуларын исәпкә алырга кирәк. Педагог бу тенденцияне хупларга, дәрестән

тыш эшчәнлекнең кулланыла торган формалары ярдәмендә баланың беренче

дәрәҗә нәтиҗәләренә ирешүен тәэмин итәргә тиеш.

2, 3, 4, 5 нче сыйныфларда, кагыйдә буларак, балалар коллективының

үсеш процессы көч ала, кече яшьтәге мәктәп укучыларының шәхесара

мөнәсәбәтләре кискен активлаша, бу исә дәрестән тыш эшчәнлек

нәтиҗәләрнең икенче дәрәҗәсенә ирешү өчен бик уңышлы ситуация тудыра.

Мәктәптә өч ел уку дәвамында беренче дәрәҗә нәтиҗәләреннән эзлекле

рәвештә икенче дәрәҗә нәтиҗәләренә күчү кече яшьтәге мәктәп

укучыларының 4, 5 нче сыйныфта исә иҗтимагый эш, гамәлләр

пространствосына чыгу мөмкинлеген арттыра (ягъни нәтиҗәләрнең өченче

дәрәҗәсенә ирешү). Мондый күчеш башлангыч һәм 5нче сыйныф укучысы

өчен дустанә тирәлеккә чыгу буларак билгеләнергә тиеш. Хәзерге заман

социаль ситуациясенә хас булган конфликтлылык һәм билгесезлекнең

билгеле бер дәрәҗәдә чикле булуы мөһим.

Дәрестән тыш эшчәнлек укучыларның шәхси ихтыяҗларын тәэмин итә.

Дәресләрдән соңгы мәктәп — бала өчен иҗат дөньясы, аның кызыксынуларын,

мавыгуларын, үз-үзен ачуы ул. Биредә бала сайлау хокукына ия, үз ихтыярын

эшкә җигә ала, шәхес буларак ачыла. Мәктәп аның өчен икенче өе булып,

дәрестән тыш эшчәнлекне тәрбия һәм белем бирүнең тулы бер

пространствосына әйләндерү өчен баланы дәресләрдән соң төрле шөгыльләр

белән кызыксындыру мөһим. Дәресләрдән тыш эшчәнлек вакытында

мавыгучан балалар белән педагогның үзенчәлекле эмоциональ тирәлеге хасил

була, биредә спорт, сәнгать фән, техника һәм башка төр эшчәнлектә уңышка

омтылган укучыларның белем алулары тормышка ашырыла.

Федераль дәүләт белем бирү стандартларында күрсәтелгәнчә, дәрестән

тыш эшчәнлек белем бирү һәм тәрбия процессының аерылгысыз бер өлеше

һәм укучыларның буш вакытларын оештыруның бер формасы булып тора.

Бүгенге көндә дәрестән соң эшчәнлек дәрестән соңгы вакытта укучыларның

ихтыяҗларын канәгатьләндереп оештырыла торган эшчәнлек итеп күзаллана.

Дөрес оештырылган дәрестән тыш эшчәнлек системасы укучының

конкурентлылыкка сәләтлелегендә чагылачак өлкә булып тора. Мәктәп һәм

өстәмә белем бирү оешмалары белем бирүнең вариативлылыгын, сайлау

мөмкинлеген тәэмин итәләр:

 дәрестән тыш эшчәнлек — төп белем бирүнең яңа төр уку

эшчәнлеген үзләштерүдә педагогка һәм укучыга ярдәм итүгә юнәлгән, уку

мотивациясен үзгәртүгә сәләтле өлеше;

42

 ул белем бирү пространствосын киңәйтергә ярдәм итә, укучыларның

үсеше өчен өстәмә шартлар тудыра;

 дәрестән тыш эшчәнлек белем бирүнең бөтен периодларында

җайлашу, ияләшү этапларында балаларга ярдәм итүне тәэмин итә торган

эшчәнлек булырга тиеш.

Ә бу исә билгеләнгән белем бирү нәтиҗәсенә чыгу — база белемнәрен

уку процессыннан тыш башка ситуацияләрдә кулланырга әзер булу.

Гомумән, бу исә төрле балалар өчен уңыш ситуациясе дә, социальләшүне

тәэмин итү дә булып тора.



Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру принциплары:

 укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры килү;

 уку эшчәнлеге технологияләре белән дәвамчанлык (бәйләнеш)

булдыру;

 дәрестән тыш эшчәнлек үткәрүнең традицияләренә һәм уңышлы

тәҗрибәсенә таяну;

 мәктәпнең тәрбия бирү системасы кыйммәтләренә таяну;

 шәхси кызыксынулары һәм сәләтләре нигезендә баланың ирекле

сайлап алуы.

Ләкин, беренче чиратта, дәрестән тыш эшчәнлек — шәхескә караган

һәм метапредмет нәтиҗәләре ул. Бу исә әлеге процесста дәрестән тыш

эшчәнлекнең үзенчәлеген дә билгели.

Дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның моделен түбәндәге алгоритм

буенча гамәлгә ашырырга мөмкин:

I этап — дәрестән тыш эшчәнлекнең максатларын, принципларын,

аларның төп белем бирү программаларында чагылыш табуларын билгеләү;

II этап — белем бирү оешмалары тарафыннан дәрестән тыш

эшчәнлекнең тәкъдим ителгән модельләренә анализ ясау;

III этап — дәрестән тыш эшчәнлекнең төрле модельләрен ресурслары

ягыннан тәэмин ителешенә анализ ясау;

IV этап — дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруның моделен сайлау,

максатлар, принциплары, аның тормышка ашырылу мөмкинлекләре белән

ярашлы хәлдә аның эчтәлек ягыннан тулыландырылуы, тавсвирламасы.

Дәрестән тыш эшчәнлекне алгоритм нигезендә оештыру Федераль

дәүләт белем бирү стандартларында гамәлгә кертүне тәэмин итүдә уңышлы

юл булып тора.

Белем бирү учреждениеләренең дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру

модельләренең берничә классификациясе бар.

43

Мәктәп эчендәге модель учреждениенең дәрестән тыш эшчәнлекне

үткәрергә тиешле ресурслар комплексы булганда тормышка ашырыла.

Тышкы модель учреждениеның дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру

өчен үз ресурслары булмаганда тормышка ашырыла. Дәрестән тыш эшчәнлек

программасын тормышка ашыру бер яки берничә учреждение — социаль

партнёрлар арасында булырга мөмкин.

Катнаш модель иң еш кулланыла торган модель, бер яктан, күп кенә

оешмалар дәрестән тыш эшчәнлекне оештыруда ресурсларга кытлык

кичерәләр, икенче яктан, өстәмә белем бирү оешмалары белән булган

мөнәсәбәтләрне сакларга һәм үстерергә тырышалар.

Өстәмә белем бирү моделе (өстәмә белем бирүнең институциональ

нигезендә) факультативлар, мәктәпнең фәнни оешмалары, һөнәри юнәлгән

оешмалар, сайлап алу буенча курслар кебек формалар бәйләп торучы чылбыр

булып торалар. Эшчәнлеккә өстәмә белем бирү белгечләрен тарту, шулай ук

белем бирү процессын практик-юнәлгәнлек һәм эшчәнлекле нигездә

оештыру әлеге модельнең өстенлеге булып тора.

«Тулы көн мәктәбе» моделе. «Тулы көн мәктәбе» моделенең нигезе

булып дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру озайтылган көн төркеме

җитәкчеләре тарафыннан үткәрелүе тора. Әлеге модельне нәрсәләр

характерлап торучы сыйфатлар: баланың белем бирү учреждениесендә көн

буе булуына яхшы шартлар тудыру; белем бирү учреждениесының тәрбия

бирү һәм төп белем бирү программасы кысаларында белем бирү, тәрбия бирү

һәм үстерү процессларының эчтәлек ягыннан берлеге; санитарэпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны үтәүне тәэмин итә торган

сәламәтлекне саклау тирәлеге булдыру; балаларның үзреальләшүләрен

булдыру өчен шартлар тудыру; төп һәм өстәмә белем бирү

программаларының интеграциясенә таяну.

Көне буена сузылган белем бирү процессын уңышлы тормышка ашыру

өчен шартлар комплексын (өстәмә белем бирүне дә, сәламәтлекне саклау

шартларын да кертеп) булдыру әлеге модельнең өстенлеге булып тора.

Инновация-белем бирү моделе. Инновация-белем бирү моделе белем

бирү учреждениесендә булган федераль, региональ, муниципаль яки институциональ дәрәҗәдәге мәйданчыкларга таяна.

Инновация-белем бирү моделе гомуми белем бирү учреждениеләренең

өстәмә һөнәри педагогик белем бирү учреждениеләре, югары һөнәри белем

бирү учреждениеләре, фәнни оешмалар, муниципаль методик хезмәт белән

тыгыз мөнәсәбәттә эшли.

44

Дәрестән тыш эшчәнлек — ул төп гомуми белем бирүгә ниндидер

механик өстәлмә генә булмыйча, сәләтле балалар яки өлгермәүчеләр белән

эш оештыруга гына кайтып калмыйча, һәрбер баланың сәләтен,

кызыксынуларын ача торган иҗат дөньясы булуын истә тотарга кирәк.