СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

"Дару үләннәре" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Данный конспект урока по родному (татарскому) языку  разрабон с применением современных образовательных и информационных ресурсов.Урок пройдет интересно, креативно и легко!

Просмотр содержимого документа
«"Дару үләннәре" темасына ачык дәрес эшкәртмәсе»

Дата: 21.11.2024


Сыйныф: 4 (Рус төркеме)


ТЕМА:    Үсемлекләр дөньясы  

               

МАКСАТ:


1.Яшелчә, җиләк җимеш, дару үләннәре исемнәрен кабатлау, яңа сүзләр белән таныштыру; аларны сөйләмдә дөрес файдаланырга өйрәтү;


2.Үтелгән лексик материалны искә төшерү, сүзлек байлыгын арттыру диалогик / манологик сөйләмгә чыгу.


3.Фитотирапия белән кызыксыну уяту,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Әниләргә карата ихтирам хисләре булдыру.Туган як табигатенең матурлыгын күрә белергә өйрәтү.


Укытуның планлаштырылган нәтиҗәләре:

Шәхси УУГ: -шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләген формалаштыру; Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Метапредмет нәтиҗәләр:

Регулятив УУГ:-укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү;

Коммуникатив УУГ:башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү; парларда эшли белү.

Танып-белү УУГ: укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълуматны дәреслектән таба белү.


Җиһазлау: а)  интерактив презентация- Prezi- https://prezi.com/p/eckd9bvt8wzh/?present=1

                  б)  Дару үләннәре- гербарий

                   в) Витаминлы чәй рецептлары.

          г) А3 альбом битләре, А3 папка

  д) “Төсләр” җыры - https://selam.tatar/class-1/module-4/songs

е) карточкалар –чәчәк, агач, яшелчәләр, җиләк-җимешләр

ж)биремле битләр, төрле төстәге кояш рәсемнәре


Материал:  “Татар теле һәм уку китабы”. Рус телендә гомуми белем бирү мәктәбенең

                      4нче сыйныфы өчен дәреслек. (рус телендә сөйләшүче балалар өчен.)

                      48-49 битләр.

Дәрес тибы:   Катнаш дәрес


Алымнар:     Аңлатмалы сөйләү,әңгәмә үткәрү, дәреслек белән эшләү, күрсәтмә әсбап-

                      лардан һәм техник чаралардан файдалану,өлешчә эзләнү.


                                            Дәрес барышы:

   I .Оештыру өлеше.

         Исәнләшү,  укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

             

  • Исәнмесез,укучылар,хәерле иртә!

  • Хәерле иртә, укытучы апа!

  • Хәлләрегез ничек?

  • Рәхмәт яхшы.

    • Бүген сыйныфта кем дежур?

    • ...

    • Кемнәр юк?

    • ...

  • Буген урамда нинди һава? Буген көн җылымы, җиллеме, яңгырлымы, болытлымы?

  • Буген урамда салкын, җилсез, кояшсыз, яңгырсыз, болытлы, көзге һава.

  • Укучылыр, буген чыннан да, болытлы һава, кояш та болытлар астында.

Әйдәгез әле, без кояшның җылысын, көчен (презентациядәге кояштан) узебезгә

алабыз, аннары дусларыбызгы һәм килгән кунакларга да өләшәбез.



II Белемнәрне актуальләштерү


1) Өй эшен тикшерү

     1нче күнегү 49б.-Тексты сәнгатьле , дөрес укуны тикшерү.


2.Фонетик зарядка.Иҗекләрне , авазларны кабатлау һәм ахырда сүзне тулаем әйтү.


Ка-ка-ка- КАВЫН

Кы-кы-КЫЯР

Җи-җи-ҖИЛӘК

Ә-ә-ә-ӘРЕМ


Укучылар, соңгы рәсемдә нәрсә сурәтләнгән?

- Әрем.

- Яхшы. Әрем турында тизәйткеч тә бар. Әйдәгез без аны искә төшерәбез.


-Тизәйткечтә нинди сүз, аваз еш кабатлан?

- Әрем сүзе, /ә/ авазы.

III Белемнәрне һәрьяклап тикшерү.

Укучылар, игътибар тактага, дәреснең темасын чишәр өчен ребусларны чишәргә тәкъдим итәм.



Җавапларны тыңлау.Дөресләү.



ЧӘЧӘК, СУГАН,АГАЧ, ДАРУ ҮЛӘННӘРЕ, ҖИЛӘК.


-Бу сүзләрне нинди сүз берләштерә?


- Үсемлекләр.


-Шулай итеп, дәреснен темасы “Үсемлекләр дөньясы”. Бүген без дәрестә усемлек исемнәрен кабатларбыз һәм чәчәк, агач исемнәрен өйрәнербез. Шулай ук дәрестә “Үсемлекләр дөньясы” китабының проекты төзеләчәк. Дәрес барышында сез - укучылар- китап авторлары булачаксыз.



Китапның беренче һәм икенче битен әзерлибез. Яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр исемнәрен дөрес тоташтырабыз. (төркемнәрдә эш)





Җавапларны тыңлау, дөресләү. А3 альбом битләрендә төп сүзне язу (Яшелчәләр һәм җиләк –җимешләр) , тактага элү.


Диалогик сөйләм кунегүләре.


-Җиләк –җимешләр нинди?

-Алар кайда үсә?

-..

-Алар тәмлеме, баллымы,әчеме?

-..

-Агачлар кайда үсәләр?

-...

-Алар нинди?

-..

-Алар файдалымы?

-..

-Яшелчәләр нинди?

-..

-Алар кайда үсә?

-...

-Алар тәмлеме, баллымы,әчеме, файдалымы?

-..


Укучылар А3 битләренә яшелчәләр, җиләк-җимеш рәсемнәрен беркетәләр, астына исемнәрен, аларның сыйфатларын , җөмләләр төзеп язалар.


-Китапның беренче, икенче битләре әзер. А3 альбом битләрен тактага элү.

  • Әйдәгез әле, укучылар тактага карыйк аланда нәрсәләр үсә?

  • Мәтрүшкә, әрем, кычыткан.

  • Алар нинди?

  • Алар файдалымы?

  • Алар кайда үсәләр?

Укучылар А3 битләренә дару үләннәре рәсемнәрен беркетәләр, астына исемнәрен, аларның сыйфатларын, җөмләләр төзеп язалар.



IV Физминут


-Әйдәгез әле, чәчәкләр турында җырлап алабыз. “Төсләр” җыры - https://selam.tatar/class-1/module-4/songs .Укучылар җырлыйлар, бииләр, күбәләк ролен үтиләр.


-Тыныч кына утырабыз һәм эшне дәвам итәбез.


V. Китапның өченче битен әзерлибез.

-Тактадагы дару үләннәре кайсы авыруларны дәвалыйлар? (индивидуаль эш).



Җавапларны тикшерү.

Гербарий карау.    Дару үләннәренең җыю, киптерү турында сөйләү.


VI Яңа белем бирү

Сүзлек эше

-Китапның 4,5 нче битләрен әзерләр өчен без яңа сүзләр белән танышырбыз.



Диалогик сөйләм күнегүләре.

-Агачлар, чәчәкләр нинди?

-Алар кайда үсә?

-Алар нинди төстә?

-Алар файдалымы?


Яңа сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзү. (төркемнәрдә эш)


Укучылар А3 битләренә агач, чәчәк рәсемнәрен беркетәләр, астына исемнәрен, аларның сыйфатларын, җөмләләр төзеп язалар.


VII Ныгыту.  

           

Сүзләрне эзләп тап уены (парларда эш)          

 





-Укучылар, тиздән илебездә нинди бәйрәм була ?

- Әниләр бәйрәме.

-Тактага карагыз әле, бу нинди кибет?


- Чәчәкләр кибете?

- Чәчәкләрне сатып алыр өчен безгә диалогны татарча әйтергә кирәк.


Ситутив күнегәләр “Чәчәк кибетендә” уены


Укытучы- сатучы, укучы- сатып алучы.


-24 ноябрь –Әниләр көне. Сез дә әниләрегезгә чәчәкләр бүләк итәргә онытмагыз, чөнки әниләр иң кадерле кешеләр.Алар безгә дә, сезгә дә гомер биргән, кадерләп үстергән.


-Китапның 4-5нче битләрнең исемнәрен язабыз, тактага эләбез.Китабыбыз әзер.


VIII. Рефлексия

- Укучылар, хәзер тактадагы кояшларны сайлыйбыз .

Яшел кояш - “ 5” билегесе- дәрестә бик яхшы эшләгәннәр сайлый

Сары кояш – “4” билгесе - дәрестә яхшы эшләгәннәр, ләкин бераз хаталар булганнар сайлый

Кызыл кояш – “3” билгесе - дәрестә уртача эшләгәннәр сайлый


IХ. Өй  эше: 7нче күнегү 48. (таблицага чәчәк, агач, яшелчә, җиләк-җимеш исемнәрен язу)

Дәрес ошадымы?

Кайсы эш төре ошады?


Х. Хушлашу:

-Бүгенге дәрес тәмам,сау булыгыз!

-Сау булыгыз!