Роль поликультурного воспитания в становлении личности.
Узбякова А.К.
Мәктәп укучыга ныклы белем бирү белән бергә, аңарда югары рухи һәм әхлакый сыйфатлар тәрбияләргә дә тиеш. Белем һәм тәрбия бирү − органик рәвештә бергә бәйләнгән бердәм процесс. Бала тәрбияләүдә гаиләнең мөмкинлекләре гаять зур. Шуңа күрә мәктәп белән гаилә арасындагы мөнәсәбәтләрнең әйбәт һәм үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән булуы мөһим. Хәзерге көндә укучылар арасында усаллык, явыз уйлылык, ачулылык, үзара дошманлык , агрессивлык киң җәелеш алган. Моңа сәбәпләр бик күп.Үзара килешмәүчәнлек һәм мәдәни эгоизм радио,телевидение, балаларны чолгап алган мохит ,гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә. Шуңа күрә балаларны толерантлык рухында тәрбияләргә кирәк.
Толерантлык сүзен ике төрле контекстта карарга мөмкин:беренчедән,толерантлык ул-кешеләргә карата түземле ,кешелекле,шәфкатьле булу.Без балаларда кече яшьтән үк шушы сыйфатларны тәрбияләргә тиеш.Тәрбиячеләр һәм укытучылар балаларга үз фикерен әйтергә хокукы булган шәхес итеп карасыннар иде.Бүгенге көн баласы элгәрләреннән шактый аерыла.Аның үзен раслау,үз фикерен башкаларга җиткерә алу,үзен тыңлаулары мөһим.
Балалар кечкенәдән үк башка фикерләргә дә колак салырга өйрәнергә тиеш.Яңа технологияләргә,аерым алганда иҗади үсеш
технологиясенә нигезләнеп,ягъни укучыларны төркемнәргә бүлеп
укытканда укучы үз фикерен курыкмый әйтергә , шул ук вакытта
башкаларны тыңлый белергә өйрәнә.
Икенчедән, толерантлыкны икенче милләт вәкилләренә ,чит дин кешеләренә яки тагын аерылып торган башка шундый төркемнәргә карата түземлелек дип атарга мөмкин. Бу очракта толерантлылык өч этапта карала .
I этап-тану яки икърар итү.Тану-бу һәр кешенең башкалардан аерылып торуын, һәр кешенең үз фикерен әйтергә хокукы булуын күрү сәләте.
II этап-кабул итү. Бу һәр кешедәге аерымлыкларга уңай карау.
III этап-аңлау. Аңлау ул-икенче кешенең эчке дөньясын аңлау, бу кешегә ике төрле: аныңча һәм үз күзеңнән чыгып карарга өйрәнү.
Балаларда толерантлыкны ничек тәрбияләргә соң?
Без бишенче ел инде укыйбыз мордвалар арасында. Кочкурово мәктәбенең укучылары безнең белән исәннәшәләр “Исәнме Сез” дип, ә без каршы әйтәбез “Шумбрачи”. Укучыларыбыз бик тату яшиләр.
Күп галимнәр фикеренчә,беренче чиратта,башка мәдәниятләрне, диннәрне өйрәнергә кирәк.
Мордва республикасы- күпмилләтле дәүләт. Биредә мордвалар, татарлар, руслар һәм башка бик күп милләт халкы яши. Ләкин бар милләт халкының гореф- гадәтләрен ,телләрен , һ.б ны өйрәнү бик авыр. Шуңа күрә укытучы балаларда һәр милләт кешесенә ,һәр милләт халкының гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләргә тиеш. Укучылар һәр балага үзенең гореф-гадәтләре ,үзенең җырлары ,милли биюләре,атаклы кешеләре булган милләт вәкиле, аерым шәхес итеп карарга кирәклеген төшенергә тиеш.
Укучыларда толерантлык тәрбияләүне ике төрле юнәлештә алып барырга мөмкин:
Дәрес вакытында эш.
Дәрестән тыш эш.
Дәрес вакытында балалар белән язмача доклад яки телдән әңгәмә
оештыру, дәресләрдә парлап эшләү, өйгә әти-әниләр, әби-бабайлар белән эшләү өчен иҗади биремнәр (мәсәлән,”Шәҗәрә агачы”н
төзү) бирү дү кулай. Укучылар белән читтән торып икенче милләт вәкилләре белән очрашулар үткәрергә мөмкин. Һәр балалар бакчасында һәм мәктәпләрдә дә хәзерге вакытта төрле милли киемнәр табу авыр түгел. Дәрес вакытында укучылар белән мил-
ли – төбәк компонентын өйрәнү, халыкларның бердәмлеген, бай-
лыкларның әһәмиятен төшендерү зур нәтиҗә бирә.
Мордва җирлеге мисалында укучыларда толерантлык тәрбияләү авыр түгел. Мордвалар һәм татарлар халкы бездә үзара дус яши.Үзебезнең милли горурлыкларыбыз янәшәсендә христиан диненә караган культура истәлекләрен өйрәнү ,башка милләттән булган бөек шәхесләр турында әңгәмәләр үткәрү укучыларның әйләнә-тирәне танып-белүен арттыра ,башкаларга хөрмәт белән карарга өйрәтә.
Дәрестән тыш чаралар итеп музейларга, күргәзмәләргә экскурсия-
ләр ,төрле бәйрәмнәргә походлар оештырырга ,балаларга милли
бәйрәмнәрнең сценарийларын төзетергә мөмкин. Мәсәлән:”Масле-
ница”,”Сабантуй” бәйрәмнәре.
Әмма без шуны да истә тотарга тиеш: толерантлык,ягъни гади генә әйткәндә түземлелек ике яклы , хәтта күп яклы булганда гына нәтиҗә бирә.Татар халкы болай да сабыр , түзем халык ,ул әллә
кайчаннан толерант. Бу төшенчә белән беррәттән милли горурлык хисләре тәрбияләү, укучыларның милли үзаңын арттыру янәшә торырга тиеш.
Балаларны мәрхәмәтле, әхлаклы итеп тәрбияләүдә әти-бабайларның роле бик зур. Гаиләнең иң хөрмәтле кешеләре буларак, әби-бабайларга ихтирам хисләре тәрбияләү, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, үткәнен өйрәнү максатыннан үткәрелгән «Әбием сандыгы», «Сугыш чоры балалары» дип аталган кичәләр ак яулыклы әбиләребез, мөлаем бабаларыбыз һәм укытучылар, ата-аналар күңелендә җуелмас матур хатирәләр калдырды. Әбиләребезнең искиткеч нәфис итеп эшләнгән күргәндә сөенечтән; әби-бабайларның балачагы, кырыс сугыш еллары турындагы Хәтирәләрен, ачлыктан интегүләрен тыңлаганда аларны кызгану хисләреннән укучыларның күз яшьләрен күргәч, балаларда өлкәннәргә карата зур ихтирам тәрбияләнгәнлеген аңлап була иде. Бу кичәләр ярдәмендә укучыларыбыз туган телнең тәмен, аның гүзәллеген, моңын тоеп үсәләр; аларның сөйләм телләре үсә, җор, тапкыр телле булырга өйрәнәләр; әби-бабаларының, эти-әниләренең акыллы киңәшләрен, үгет-нәсихәтләрен ишетәләр; туган телебезгә, туган җиребезгә мәхәббәт тәрбияләнә.
ЛИТЕРАТУРА:
1. Ахунзянов Э. М. Контрастивная грамматика. – Казань, 1987 г.
2. Әсәдуллин А. Ш., Юсупов Р. А. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту методикасы нигезләре. - Казан, 1994 ел.
3. Верещагин Е. М. Психологическая и методическая характеристика двуязычия (билингвизма). – М, изд-во МГУ, 1973.
4. Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе // // Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. – Казан: ИЯЛИ, 2000.
5. Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1987