СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Доклад на татарском языке "Анализ художественного текста"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Публикация о видах художественного анализа текста. Рассматриваются анализы эпического, драматического и лирического произведений.

Просмотр содержимого документа
«Доклад на татарском языке "Анализ художественного текста"»

ШМО утырышында Кулакова Л. Б. чыгышы.

Әдәби әсәргә филологик анализ ясау үзенчәлекләре

   Лирика (грекчадан, кыллы инструмент исеме лира сүзеннән алынган) − әдәбиятның тормышны теге яки бу ситуация-хәлләр тудырган аерым бер халәт, уй, фикер, хис, кичерешләрне тергезү аша сүрәтләүче төре.

    Лирика мин исеменнән сөйли, ләкин шул ук вакытта киң гомумиләштерүләр дә ясый. Шагыйрь үзе кичергән һәм үзе кичерә торган халәт турында яза, шәхси хис һәм тойгыларга нигезләнә. Ләкин үзенең кабатланмас дөньясын сурәтләү белән бергә ул гомумәһәмиятле, кешелек яшәешенә хас булган, башка кешеләрнең хисләре белән тәңгәл кичерешләр турында сөйли.

    Анда тасвирланган дөнья – лирик геройның эчке дөньясы ул. Шуңа күрә лирикага медитативлык хас. Психологизм беренче урында тора. Барлык детальләрдә психологик детальгә әверелеп, пейзаж, портрет, әйберләр дөньясы да психологик вазифа башкара.

    Лирикада сөйләм төгәл, аһәңле, һәр сүз аерым бер мәгънәви һәм эмоциональ көчкә ия булырга тиеш. Шуңа күрә лирика шигъри сөйләм аша бәян ителә. Шигъри сөйләмдә яңгыраш, ритм, образ – бар да әһәмиятле.Чөнки мәгънә тик сүзләр ярдәмендә генә белдерелми, ә төзелеш, композиция аша да реальләшә.

   Лирикада образлылык бик көчле. Ул, образлылык, гадәттә читләтеп әйтүгә корыла, шуңа күрә лирика символик, аллегорик, метафорик образларга, тел-сурәтләү чараларына бай була.

  Лириканы жанрларга бүлү бүгенге әдәбият белемендә бәхәсле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шулай да юк- юкта галимнәребез тотрыклы рәвештә аның түбәндәге формаларын аерып чыгара:

  • Пейзаж лирикасы;

  • Гражданлык лирикасы;

  • Күңел лирикасы;

  • Фәлсәфи лирика

     Табигать – сәнгатьнең мәңгелек сүрәтләү өлкәсе. Һәр халыкның да әдәбияты үсешенең башлангыч баскычларыннан ук дөньяны әдәби танып белүдә пейзажны мөһим чаралардан саный. Табигать күренешләрен сүрәтләп язылган лирик әсәр – пейзаж лирикасы.

    Аның тукымасында һәрвакыт:

   а) Нинди дә булса табигать сурәте тудырыла;

 б) Шагыйрь сурәт тудыру өчен табигатьнең аерым детальләрен мул файдалана, аларны образ дәрәҗәсенә күтәрә;

  в) Табигать җанландырылып күрсәтелә, моның өчен риторик эндәш, сынландыру кебек алымнар кулланыла;

   г) Азмы-күпме инандыру интонациясе үзен сиздерә;

    д) Соңгы строфа еш кына саллы фикер ассызыклана.

   Татар әдәбиятында пейзаж лирикасының чагу мисаллары рәтендә Н. Арсланов “Яз”, Н.Исәнбәт “Туган ил”, Р. Миңнуллиннарның “ Шундый минем туган ягым” исемле шигырьләре каралырга хаклы.

    Гражданлык лирикасы дип иҗтимагый-тарихи яки сәяси шартлар, эш гамәлләр бер төркем кешеләрдә тудырган мөнәсәббәт, хис-кичереш, фикер хакында сөйләүче лирик әсәрләргә әйтәләр. Мондый шигырьләрдә хис- кичерешнең сәбәбе булып йә ниндидер тарихи вакыйга, хәл, йә җәмгыятьтәге тәртипләрдән, ниндидер хаксызлыклардан риза булмау тора.

    Г. Н. Поспелов фикеренчә, лириканың бу төрендә шагыйрь үзенең игътибарын күңеленең иҗтимагый тормыштагы вакыйгалар белән бәйле өлкәсендә туплый, шуның белән иҗтимагый аңны гына чагылдырып кына калмый, үзе дә шул өлкәдә нәрсәнедер аңлауга ирешә. Шул аңлаганлыгын, тиешле дәрәҗәдә төшенгәнлеген башкаларга җиткерергә, яңгыратырга омтыла. Шуңа күрә гражданлык лирикасы гомуми, иҗтимагый яңгырашка ия. Лириканың бу төре иҗтимагый аңны иҗади типиклаштыра, көнкүреш ваклыкларыннан арындыра,  хисне фикер югарылыгына күтәрә. Шагыйрь әйтерсең лә нәрсәнедер кире кага, нәрсәгәдер каршы чыга, нәрсәнедер яклый һәм башкаларны да шуңа чакыра. Лирик герой үзе дә халыкка хезмәт итүче гражданин булып гәүдәләнә.

     Гадәттә, гражданлык лирикасы язмыш афәтләре аша үткән шагыйрьләр иҗатында киң колач җәя. Мисалга, Ф. Кәримнең “Ант”, “Мин – гуманист”, “Ватаным өчен”, М. Җәлилнең “Җырларым”, “Дуска”, “ Кичер илем” әсәрләрен китерергә була.

       Күңел лирикасы – нигезендә кешенең шәхси торышы-яшәеше, хыял өметләре, халәте- тойгысы белән бәйле хис-кичереш ята торган әдәби әсәр. Ул – иң хисле, эмоциональ, кешегә хас булган барлык кичерешләр гаммасын үз эченә алган шигърият.

    Мондый лириканың иң төп үзенчәлеге шунда: ул табигать образларын, предмет-әйбер образларын, символларны һәрчак кешенең теге яки бу мизгелдәге күңел халәте белән бәйләп куя. Аларның һәрберсе кеше турында cөйли яки аңа ишарә ясый.

    Күңел шигърияте даими диярлек кеше турында мәгълүмат бирә. Шул рәвешле, ул сүрәтләүдә шәхсилеккә, субъективлыкка омтыла.

    Анда хисләр бер-берсен алыштырып, үзгәреп торалар, аларның төсмерләре бер чиктән икенче чиккә кадәр үсә.

 Күңел лирикасының иң чагу үрнәкләре: Г. Тукай “Пар ат”, С. Сөләйманова “..Тагын узды кыңгыраулы язлар”, Р. Фәйзуллин “ ...Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем”.

 Фәлсәфи лирика – кеше, тормыш, яшәеш кануннары хакында уйланып яки шул законнарны белдереп, аерып чыгарып, аларга нинди дә булса мөнәсәбәт белдереп языла торган тезмә әсәр.

    Ул яшәешне бер бөтен итеп кабул итә, кеше һәм аның яшәү мәгънәсе, яшәү − үлем, тормыш законнары, чынбарлык һәм аңлап-танып бетерү мөмкин булмаган теге дөнья хакында сүз алып бара.

   Фәлсәфи шигырьдә хис кичереш түгел, ә лирик геройның фикере калкурак чагылдырыла. Еш кына шул фикер җыйналып, нигездә соңгы юлларда канун кебек урнаштырыла.

   Татар әдәбиятында фәлсәфи лириканың үрнәкләре: С. Сөләйманова “Кеше барыбер кошлар нәселеннән”, М. Әгъләмов “Мин табышмак чишәм”, Р. Фәйзуллин “Биеклек”.

      Лирик әсәр анализлауның мәктәп системасында киң чагылыш тапкан төре – “автор артыннан бару”. Автор артыннан бару укучыга түбән сыйныфларда лирик әсәрнең темасын, идеясен танырга ярдәм итә, урта сыйныфларда лирик геройның рух деалектикасын аңларга, югары сыйныфларда шигырьне, теге яки бу лирик әсәрне, бар булмышында тулы бер система итеп кабул итәргә этәрә.

     Нәтиҗәдә укучы түбәнге эзлеклелектә лирик әсәргә анализ ясарга өйрәнә:

  • Лирик әсәрнең темасын билгели;

  • Идеясен ассызыклый;

  • Жанр үзенчәлекләрен барлый;

  • Лирик геройга төрле яссылыкта (тышкы- портрет, эчке- рухият, рух диалектикасы) характеристика бирергә әвәсләнә;

  • Лирик әсәрнең композицион үзенчәлекләрен ачык яктырта ;

  • Әсәр тукымасыннан тел сүрәтләү чараларын аерып чыгара (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.);

  • Ритмик төзелешенә бәя бирә;

  • Һәм ахыр чиктә, әсәрнең әһәмиятен бәян итә.

      Эпос (грекчадан, сүз мәгънәсен аңлата) – тормышны җентекләп, төрле яклап яклап күрсәтүче, еш кына кеше, аның язмышы, ул катнашкан, шаһите булган вакыйгалар хакында детальләп хикәяләүче әдәби төр.

    Эпос нигезендә вакыйга ята. Шул вакыйга аша эпос укучыга дөньяны таныта, аның серләрен ача, хәят хакыйкатенә төшендерә. Хикәяләү – хәят хакыйкатенә төшендерүче вакыйганы сүзләр ярдәмендә тасвирлау, торгызу ул.

  Эпоста вакыйгалар үзара сәбәп-нәтиҗә бәйләнешендә булып, әсәрләр урынны, вакытны, тышкы тирәлекне һәм геройларның эчке кичереш- халәтен күрсәтәләр, күз алдына китереп бастыралар. Бу вакытта сурәтләү ярдәмгә килә. Язучы геройларның портретын, пейзажны, урынны, катнашучыларның халәтен, кәефләре үзгәрүен сурәтли, әйбер, табигать, хис-кичереш, кеше образлары тудыра. Эпоста образ – барыннан да элек шәхес, шәхеснең холкы һәм эш гамәлләре, язмышы, кичерешләре берлегендә тасвирланган характер ул. Монда кеше образлары гадәти тормыштагыча: эш- гамәлләрдә, уй фикерләрдә, теләк омтылышларда сурәтләнә, төрле сыйфатлар, каршылыклар җыелмасы итеп күрсәтелә. Эпосның киңлеге, күләмлелеге, зурлыгы аңа кеше тормышы-язмышы тарихын да, характерларны сыйдырырга, кешенең эчке уй-хыял дөньясына үтеп керергә мөмкинлек бирә. Анда тормыш-чынбарлык алгы планга чыга. Ә әдип аны образлы итеп сурәтли, үз хыялында яшәгән детальләр ярдәмендә җанландыра.

    Эпоста бәяләү зур урын алып тора. Чөнки эпик әсәрдә тормыш-чынбарлык (сурәтләү объекты) һәм әдип (субъект) янәшә куелалар. Язучы вакыйга һәм геройларны аларга үз бәя- мөнәсәбәтен белдереп сурәтли. Бу бәя-мөнәсәббәт еш кына яшерен төс ала, ә кайчак та, әсәр структурасына карап, ачыктан-ачыкта яңгыратыла.

    Менә шушы сыйфатлар мәктәптә эпик әсәр анализлауның төп кагыйдәләрен билгели. Эпосны тикшергәндә игътибар, бер яктан, әсәрнең хикәяләү һәм сурәтләү үзенчәлекләренә юнәлсә, икенче яктан, шуларга автор мөнәсәбәте, язучы позициясе, бәясе исәпкә алына, ягъни кануни рәвештә:

  • Эпик әсәрнең жанр табигатенә басым ясала (хикәя, повесть, роман һ.б.);

  • Темасы билгеләнелә (Әсәр нәрсә турында?);

  • Әсәрнең конфликты ассызыклана.( төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт);

  • Сюжет сызыгы күрсәтелә (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары);

  • Эпик әсәрнең композицион үзенчәлекләре билгеләп үтелә ( Көзгеле композиция, тартмалы композиция һ. б.);

  • Образлар системасына игътибар ителә (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары);

  • Сурәтләү үзенчәлекләре аерылып чыгарыла (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.);

  • Персонажлар һәм автор теленең ачык сыйфатлары күрсәтелә;

  • Әсәр идеясе тасвир кылына;

  • Һәм ахыр чиктә эпик әсәрнең әһәмияте алгы планга чыгарыла (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б);

Шул шәкелдә эпик әсәргә тулы филологик анализ ясала.

   Драма − матур әдәбиятның мөстәкыйль бер төре; тормышчан конфликтка, вакыйгаларны геройларның эш һәм хәрәкәтләре аша ачуга корылган диалог һәм монолог формасында язылган сәхнә әсәре.

     Драма әсәренең башка төрләрдән аермасы бик зур. Еш кына аны әдәбият түгел, мөстәкыйль сәнгать төре дип саныйлар. Төгәлләнмәгән, бәлки театр сәнгате өчен “чи” материал дип исәпләү дә яшәп килә. Бу аңлашыла да. Драма бик үзенчәлекле сыйфатларга ия.

     Драма әсәрләренең төп үзенчәлеге шунда: ул сәхнә өчен языла. “Драма сәхнәдә генә яши, аннан башка ул тәннән аерылган җан кебек,”− дип язган Н. В. Гоголь. Димәк, әлеге төр, укып кичерүдән бигрәк, карап күчерү өчен җайлашкан. Драматург тормыш турында сөйләми, ә шул тормышны хәрәкәттә күрсәтә. “Драма” сүзе килеп чыгышы ягыннан да грекча “хәрәкәт” мәгънәсенә барып тоташа. Монда проза әсәрләрендәге кебек сөйләп бирү, хикәяләү, ачык күренеп торган автор мөнәсәбәте, портрет, характеристикалар юк. Күп нәрсә укучының фикерләү, күзаллау сәләтенә, хыял күәтенә бәйләнгән. Драматург вакыйгаларны катнашучыларның үз-үзләрен тотышы, кул йөз хәрәкәте, әйткән сүзләре белән “ясый”. Шуңа күрә драма әсәрен укыганда, без аны сәхнәдә уйланыла торган итеп күз алдына китереп барабыз.

         Икенче үзенчәлек итеп драма әсәренең нигезендә каршылык ятуын билгеләргә буладыр. Драма тормышның каршылыклы өзеген алып сурәтли, конфликт бөтен катнашучыларны хәрәкәткә китерә, вакыйгаларны үз янына туплый, холык фигыльне ача. Кеше драмада киеренкелектә яши, шуңа күрә аның табигате дә бөтен тулылыгында ачыла.

     Өченче үзенчәлек итеп драмада хис-кичерешләрнең тирәнлеген атыйбыз. Бу яктан драма лирик төргә якын, ләкин аннан аермалы буларак кичерешләр дәвамлы, вакыйгалар эчендә күренә.

      Дүртенче үзенчәлек шунда: драма бергәләп иҗат итүне сорый. Автор уйланмасына актерлар, художник, композитор, режиссер, сәнгать әһелләренең дә хезмәте, укучы, яки тамашачының да күзаллавы кушылмыйча, драма сокландыргыч әдәбият һәм сәнгать әсәре дәрәҗәсенә күтәрелә алмый.

    Бишенче үзенчәлек: драма әсәренең тышкы билгеләре, төзелеше дә башка төрләрдән үзгә. Драматург кара каршы сөйләшү (диалог) һәм искәрмәләрдән (ремаркалардан) файдалана, һәр әсәр катнашучылар исемлегеннән һәм вакыйгаларның урыны, вакыты, тәртибе турындагы мәгълъматлардан башлана. Пьесаның һәр пәрдәсен һәм катнашучылар сөйләмен искәрмәләр ачыклап бара. Автор алар ярдәмендә күренеш һәм персонажлар, вакыйгалар турында иң кирәкле мәгълүматларны хәбәр итә, персонажның хис кичерешләрен билгели, аның сәхнәдә күренеүен һәм югалуын күрсәтә.

        Диалог – ике кеше сөйләшүе генә түгел, еш кына “ автор өчен” сөйләшү дә. Монда хәтта пейзаж, портрет та, әйләнә-тирә дә, башка персонажларга бәя дә бирелә, үтенү, үгетләү, таләп итү, киңәш бирү, аңлату, сорау, ялыну, кебек төсмерләр ачык күренеп тора Шуңа сөйләшү тәэсирле, әйтелеше ягыннан бай була. Кара каршы сөйләм сәхнә әсәрләрендә ике вазыйфа үти: вакыйгалар үсешен бирә һәм катнашучыларны сурәтли, бәяли. Бу вазифалар бербөтен булып, бәйләнештә бирелә.

     Драматург сөйләүдән (монологтан) дә файдалана. Аның ярдәмендә сөйләүче үзенең хыялларын, кичерешләрен, теләк- омтылышларын, фикерләрен, уйларын, икеләнүләрен җиткерә. Кайвакыт ул мәгълүматлар чыганагына әйләнә. Мәсәлән, герой үзенең чынлыкта кем булуын әйтеп куя.

    Алтынчы үзенчәлек: драма әсәре вакыт ягыннан чикләнә, сәхнәдә тамаша өч сәгатьтән артып китмәскә тиеш. Шуңа күрә анда һәр күренеш, һәр вакыйга бәйләнештә, һәр күренеш бер үк вакытта, сәбәп тә нәтиҗә дә булып тора. Мондый бөтенлек сюжет ярдәмендә туа. Драмада сюжетның гадәти үсеше һәрвакыт диярлек саклана, ул җыйнак була. Чөнки вакыйгаларга тиз кереп, катнашып китәләр, һәрберсенең эш-хәрәкәте мотивлаштырылган рәвеш ала.

     Шунысы үзенчәлекле, эпик әсәрдә хикәяләүгә мөрәҗәгать итү үткән турында сөйләү кебек тәэсир итсә, драманың сөйләшү һәм сөйләүләргә корылуы вакыйгаларны хәзер бара торган, тамашачы күз алдында башкарылучы хәлләр итеп күрсәтә.

 Без кыскача караган әлеге үзенчәлекләр драма әсәрләрен мәктәптә укыту методикасын билгели, драма әсәрләрен анализлаганда искә алына. Сәхнә әсәренә филологик анализ түбәндәге схема буенча башкарыла:

  • Тәүдә драма әсәренең жанр формасы ачыклана (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.);

  • Аннары драма әсәрләренә хас сыйфатлар барлана (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.);

  • Аның темасы билгеләнелә (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре);

  • Конфликт табигате ачыла ( төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында бирелеше );

  • Сюжет сызыгы, композицион үзенчәлекләр ассызыклана;

  • Образ системасына кыскача характеристика ясала (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре;);

  • Әсәрнең идеясе яңгыратыла;

  • Һәм, ниһаять, сәхнә әсәренең әһәмияте, идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле ачыклана.

Татар әдәбиятыннан дәрес фрагменты. Төп өлеш. Чынгыз Айтматовның «Беренче мөгаллим» әсәре буенча.

Дәреснең тәрбияви темасы: Таш белән атканга аш белән ат.

Эпиграфтан чыгып, алдыбызга нинди уку мәсьәләсе куябыз?

Ташка аш ату дөресме дигән сорауга жавап табарга кирәк.

Бу сорауга жавапны кайдан эзләрбез?

Өйдә укып килгән Ч. Айтматовның Беренче мөгалим повестыннан.

Әсәрдә ташка аш атучылар кемнәр?

Дүшән белән Алтынай.

Аларга бер – ике сүз белән характеристика бирегез.

Дүшән – намуслы, акыллы, зирәк, максатына ирешүчән, сәер, шәфкатьле, кешелекле.

Алтынай – мәрхәмәтле, игелекле, зирәк, чибәр, тугры жанлы, олы йөрәкле, жаваплы, тырыш.

Аш дип нәрсәне образлы әйтәбез?

Яхшылык, гафу итү, аңлау, ярдәм кулы сузу, башканың хәленә керү.

Таш дип нәрсәне әйтәбез?

Яманлык, усаллык, алдашу, ачу саклау, хыянәт итүне, үчләшүне.

Аш һәм таш сүзен алыштырсак, нинди жөмләләр төзеп була?

Усалыкка да яхшылык белән жавапла.

Ачу саклаган кешегә дә ярдәм кулы сузырга кирәк.

Алдашуны гафу итә бел.

Үчләшүченең хәленә кереп кара.

Сез әйткән жөмләләр барсы да каршылыкка корылган.

Без аш – таш сүзләрен антонимнар дип әйтә алабызмы? Ни өчен?

Әйе. Чөнки антонимнар капма – каршы мәгънәле сүзләр.

Каршылык булмаса, тормышта рәхәт булыр идеме? Ни өчен?

Рәхәт булыр иде. Бар да тату, бар да килешә, беркем дә гаеп эзләми. Күпме телисең, шул тиклем эш хакы бирәләр. Теләгән барысын да бушлай Крымга ял итергә жибәрәләр.

Бу мөмкинме?

Юк.

Мөмкин булмагач, без каршылыкны бетерергә тырышмасак та була түгелме ни?

Юк. Тырышырга кирәк. Яхшылык өчен көрәшмәсәң, яманлык басып ала. Ә ул сугышка алып барып житкерергә мөмкин.

Нинди генә әсәр укымыйк, тормыштан мисал алмыйк, аларның үзәгендә проблема ята. Проблеманы чишәр өчен безгә ни эшләргә кирәк?

Сәбәпләрен аңларга. Болай эшләсәк, ничек булыр, икенчеләй эшләсәк ничек булыр дип, чагыштырып карарга. Нәтижәсен күз алдына китерергә.

Дүшән үзенең алдына чыккан проблемаларны нәрсәгә таянып хәл итә?

Үзенең кешелеклегенә, вөждан кушуына, ил алдында жаваплылыгына таяна. Ул бер фикердә булучы кешеләрне үз тирәсенә туплый. Белемгә омтылучыларга эчкерсез ярдәм итә.

Әсәрдә яхшылык нәрсәдән башлана? Яхшылык чылбыры төзик әле.

Дүшән кыз күңелендә өмет уятып елмая ------ кыз рәхмәт йөзеннән мәктәпкә кизәген бушатып китә -------- авыл халкы аңлый башлый -------- кызны укырга жибәрә ------- Алтынай галим- академик булып кайта ----------- Дүшәннең исемен данга күмә -------------- Халык калкулыкка – Дүшән калкулыгы дип исем бирә.

Димәк, яхшылык яхшылыкны үрчетә, дип әйтә алабызмы?

Әйе. Әйтә алабыз.

Бер кешенең елмаюы йөзләгән кешене дәвалауга, коткаруга алып килә. Жиңел биреләме бу юл? Нинди каршылыклар очрый?

Юк. Бай кыргызлар көләләр. Канга батырып тукмыйлар. Алтынайны урлыйлар.

Әсәрдә яманлык ничек тарала?

Тарала алмый. Ул башлана да, туктала, өзелә. Яманлык эшләүчеләр үз язаларын алалар.

Бүгенге көндә дәүләт масштабында барган хәлләрдән чыгып, ташка аш ату мисалын китерә аласызмы?

Чит илләрнең санкцияләр кертүенә Рәсәй үчләшмәде. Бу ситуацияне үзенә файда китерә торган якка борды. Илебездә төрле житештерү комбинатлары ачыла башлады, үзебезнең илдә житештерелгән ит, сөт, сатуда күбәйде.

Безнең ил өчен бу чикләүләр кыенлык тудырдымы?

Тудырды. Уйлаган, планлаган эшләр бозылды. Тик акыл белән эш итсәң, һәр кыелыктан, каршылыктан чыгу юлы табып була.

Бер жыр тыңлап карагыз әле. Тыңлау.

Ташка да аш атып яшәү жиңелме? Барсы да булдыра аламы? Нинди булу кирәк?

Юк. Юк. Чөнки Дүшәннеке кебек олы жан, көчле йөрәк, тәвәкәллек, үз көчеңә ышану кирәк.

Үзеңә яхшылык эшләгән кешегә яхшылыкны кайтаруы авыр түгел, ә менә сиңа аяк чалган кешегә ярдәм кулы сузыр өчен олы жанлы булырга кирәк.

Татулыкта, тынычлыкта яшәргә омтылырга кирәк.

Вөждан газабында янмас өчен, яхшылык юлыннан атларга кирәк.

Үчләшмәскә, сабыр булырга, уйлап эш итергә.

Чагыштырып янәшә куйыйк.

Яманлык ------------------------------------------------ Яхшылык

Ямьсез, алдакчы, пычрак, алама ----------- Ышанычлы, күркәм, матур, әйбәт

Пычрата, чиргә сала, агулый ------------- Үстерә, баета, матурлый, сөендерә

Яманнан ярты кашык аш калыр ----------------- Яхшылык жирдә ятмый

Фажига, сугыш, чир, үлем -------------------- Чәчкә, кояш, алтын, үсеш, баю

Нинди нәтижә ясый алабыз?

Таш белән атканга аш белән жаваплавы авыр булса да, бу дөрес юл. Чөнки усаллыктан усаллык, яхшылыктан яхшылык үрчи.

Яхшылык Елмаюдан башлана дидек. Әйдәгез, бер – беребезгә матур итеп елмаеп, эргәдәге иптәшебезгә яхшылык телик.

Мин бүгенге теманы ни дәрәжәдә үзләштердем. Ни өчен?

Бүген белгәннәрне кайда куллана алам?

Көндәлек тормышта.

Дуслар белән аралашканда.

Бик ачу килгән чакларымда искә төшерермен дә, үземне усаллыктан тыеп калырмын.

Дәрес ошамаса - тын калабыз, ошаса – кул чабабыз.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

































8нче сыйныфта татар әдәбияты буенча дәрес үрнәге.

Тема: Муса Жәлилнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы.

Программа буенча алга куелган бурычлар: Муса Жәлилнең гражданлык һәм поэтик батырлыгы турында тулырак белешмә бирү. Шигырьләренең язылу шартлары. Лирик геройларның иреккә, көрәшкә омтылышы. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсулык. Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге төшенчәсе.

Дәреснең максаты: укучыларда М. Жәлил үрнәгендә гражданлык хисе тәрбияләү, лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге төшенчәсе бирү, шигъри әсәргә анализ ясау буенча белемнәрне тирәнәйтү, логик фикер йөртергә, эзләнергә өйрәтү.

Жиһазлау: таблица, шагыйрь портреты, компьютер, такта, карточкалар, төсле мел, каләмнәр, (балаларның 5нче сыйныфта эшләгән сурәтләреннән күргәзмә әзерләргә мөмкин).

Башлау. Оештыру өлеше. Саумысыз, укучылар. Бүген бергәләп сезгә таныш татар шагыйре ижатын өйрәнербез. Быел аның тууына 110 ел була.Нинди шагыйрь икән ул, ягез әле үзегез әйтегез.

Ерак түгел моңаеп Жырларым, сез шытып йөрәгемдә

Утыра ромашка кызы, ил кырында чәчәк атыгыз!

тик чуклары ак түгел, Күпме булса сездә яшь һәм ялкын

Кан шикелле кып – кызыл. Шулкадәрле жирдә хаккыгыз.

Нинди шигырьдән бу өзекләр? Кем авторы? Әлбиттә.

Димәк, бүген без татар халкының батыр улы Муса Жәлил ижатын өйрәнәбез. Бу исемне ишеткәч, шагыйрьгә бәйле нинди вакыйгалар исегезгә төште. Сугыш,”Моабит дәфтәрләре”,…

Кабатлау. Әйдәгез, 5нче сыйныфта үтелгәннәрне кыскача гына искә төшереп китик. Хронологик таблица формасында тактага эленә яисә бер – ике укучыга алдан эш бирелә.

Актуальләштерү. Сугыш елларында кешеләрнең көн саен берәмләп түгел, меңәрләп үлгәнен без кинолардан карап, китаплардан укып, музейларга йөреп беләбез, шулай бит. Тик кешене кайсы очракта яхшырак белеп була? Яманның яман, ялганның ялган икәнен һ. б. без ничек беләбез? (Чагыштыру аша, эшләреннән, хисләреннән, теләкләреннән һәм башкалар белән янәшә куеп.) Әйдәгез без дә Муса Жәлил турында тирәнрәк белер өчен, аның шигырьләренә игътибар итик. Шигырь һәм жыр кешеләрнең хис – тойгыларын ачып бирү көченә ия. Чөнки аларны күңел тулып ташкан чакта, хис белән уртаклашу өчен язалар. Без шагыйрь турында алган белемнәребезне хәзер чын , бай һәм матур эчтәлек белән тулыландырабыз. Моның өчен дөреслектәге “Тик булса иде ирек”жырына мөрәжәгать итәбез.

Төп өлеш. 178 нче битне ачыгыз. Дәфтәрләргә теманы язып куябыз.

Безнең дәресебезнең эпиграфы:

Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы жыр тулы күңелне,

Үлем” диеп әйтеп буламы соң

Жиңеп үлгән мондый үлемне?



  1. Жырны анализлау алдыннан хис төшенчәсен аңлатып китү камачауламас. Нәрсә ул хис?

Хис – тойгы, кичереш. Кайсы вакыт булса да аның уртак эчтәлеге бер. Тормыштагы вакыйганы без иң башта күңел белән кабул итәбез. Димәк, хис – донья вакыйгаларына күңел белән бәя бирү ул. Матурлыкны күрә белгән кеше соклана, якынын югалтканы – кайгыра, баласынкөткән ана – борчыла, өйдән читкә китсәгез сездә нинди тойгы уяна. Сагыну. Кемне сагынасыз беренче чиратта? Яхшы.

Хәзер мин сезгә төрле хисләр тезмәсе тәгъдим итәм. Сез аларны укып чыгыгыз һәм икегә аерып языгыз – бер якка кичерергә теләгән хисләрне туплагыз, икенче якка – кичерергә теләмәгәннәрен.

Шатлык, бәхет, борчылу(тревога, переживание), сөю, сагышлану, нәфрәт(ненависть), хыял кору(мечтать), сөелү, үчләшү, көнләшү(зависть), моңсулык(грусть), сагыну(скучать), газаплану(страдание), ашкыну, юану (утешение), теләк.

Безгә тәгъдим ителгән шигырьдә нинди хисләр бар икән? Автор бу жыры белән ни әйтергә теләгән. Жырнын идеясе нинди? Әйдәгез строфа арты строфа укып, лирик герой артыннан барып карыйк эчтәлеге белән танышырга кирәк. Тыңлагыз. Укытучы укый., ни әйтергә теләде икән автор.

  1. Слайдлар буенча эш. (Презентацияга карагыз)

  2. Образлар системасы буенча эш.

Бу жырда төп образны әйтегез әле – лирик герой үзе, тоткын солдат.

Ярдәмче образлар кайда – карлыгач, алтын балык, аргамак, нечкә бил, Чулпан кыз, йолдыз, таң. Бу образлар нык уйланып сайланган. Аларсыз төп образ тулы, чын була алмас иде. Тормыш иптәшенә, кызына, туган иленә эндәшүендә безгә аныү эчке дөньясы ачыла. Шулай ук тәбигать күренешләренең сыйфатлары аша да без лирик геройның туган жиренә булган олы мәхәббәтен күрәбез.

  1. Әдәбият теориясе. Хәзер әйтик, лирик геройның кичерешләре белән автор кичерешләре арасында нинди уртаклык һәм аерма бар? Автор тоткында булганмы, гаиләсе, кызы бармы, лирик геройның кичерешләрен без Муса Жәлилнеке дип әйтә алабызмы. Бу уртаклык булды.

Нечкә бил образы үз эченә кемнәрне сыйдыра? Ә Чулпан образы? Нигә автор лирик геройның кызына үз кызының исемен бирде икән? Безгә кабул итү уңайлы. Чулпан – сугышта әтиләрен тилмереп көткән меңәрләгән балалар образы ул. Ирек турында лирик герой гына түгел, шагыйрь генә дә түгел, ә бар халык хыял йөртә. Димәк, жырның исеменә дә карасак, шагыйрь үзенә генә телиме бу ирекне? Тик булса иде ирек илемә ди ул. Үзе турында онытып, иң кыен, иң авыр вакытта да илен кайгырткан, каләменә тогры калган шәхесне – чын париот, гражданин һәм шагыйрь, диләр. Без өйрәнгән шигырь – жыр сезгә ошадымы? Без Муса Жәлил турында белгәннәребезгә өстәп нәрсә әйтә алабыз? Әйе, укучылар, үзеңнең үлемең якында гына икәнен белә торып, яшәргә, ижат итергә генә түгел, хәтта төрмәдә яшерен көрәш алып барырга бары тик чын патриот кына булдыра ала.

Нәтижәләр . Ныгыту. Слайдлар буенча эш.

Жырның һәр куплеты кечкенә бер картина – күренеш. Сурәт төшерергә кирәк булса, сез нинди символлар белән эш итер идегез? Менә мисал. Тактада күрсәтелә. Бу жырда символлар әзер формада бирелгән. Бар 4 куплетка бер сурәт төшерергә кирәк булса, нәрсә ясар идегез.

Өй эше (индивидуаль, эш төрен сайлау мөмкинлеге белән). 1. Рәсем формасында күз алдына китерү. Ирек сүзенә синквейн төзү.

2. “ Соңгы жыр” шигыренә анализ язып карагыз.

3. Юбилярга бүгенге балалар исеменнән рәхмәт хаты язырга.

4. Юбилей айканлы мәктәп гәзитенә М. Жәлил турында материал әзерләргә.

5. Шигырьне ятлап килергә.