СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Домино “Авылым – Ямаширмәм” 5 – 7 яшьлек балалар өчен

Нажмите, чтобы узнать подробности

МБМББУ “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе – Мифтахова Алсу Әдхәм кызының дидактик уены домино “Авылым – Ямаширмәм” һәрбер кеше туган ягы, туган авылы, ыру-заты, нәселе турында уйлана, аның тарихы белән кызыксына. Әгәр чит җирләргә китеп барса, аны сагынып кайта. Чөнки туган як беркайчан да истән чыкмый, һәр кешене туган якның урманнары, һавасы, сулары, чишмәләре, кешеләре сагындыра. Ул туган теленә, моңына сусый. Туган як. Туган туфрак. Туган төбәк. Бу сүзләр өлкән  яшьтәге кешеләр өчен генә түгел, һәр сабый бала өчен дә газиз һәм кадерле булырга тиеш. Туган якның табигате, аңа бәйле кызыклы фактлар, аның тарихы,  халкының көнкүреше, гореф-гадәтләре,  милли йолалары балаларга белем һәм тәрбия бирүнең состав өлешенә әверелеп китте. Ямаширмә авылы. Аның турында "Татар энциклопедия сүзлеге"ндә [Казан: Татар энциклопедиясе институты, 2002 болай диелә: "Ямаширмә авылы Биектау районында, Биектау тимер юл станциясеннән 25 км көнчыгыштарак, Казансу елгасының сул кушылдыгы буенда. Казан ханлыгы дәвереннән мәгълүм. 1989 елда 1062 кеше (татарлар), 2000 елда 1082 кеше, бүгенге көндә 1220 яши. Халыкның төп шөгыле -терлекчелек.  Урта мәктәп. Мәдәният йорты". Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасында  милли тәрбия бирүне ныгыту өчен, Ямаширмә авылының тарихын өйрәнерлек почмаклар, татар музее булдырылды. Әмма бу гына аз кебек тоела. Балаларның кызыксынуын, хәтердә калдыру сәләтен үстерер өчен мин – Мифтахова Алсу Әдхәм кызы – “Авылым - Ямаширмәм” дигән домино ясадым. Домино өчен мәчет, балалар бакчасы, мәктәп, чишмә, билгесез югалган солдатларга куелган обилиск, мәдәният йорты, страуслар фотосурәтләре кулланылды. Обилиск ярдәмендә патриотик хисләр тәрбияләнелсә, “Татарский страус” фермасына сәяхәткә барып балалар кайгыртучанлык туплап, кошлар, хайваннар турында белемнәрен тирәнәйтәләр. Тарихи төбәкне өйрәнү һәм аның тарихын язу-энә белән кое казуга тиң. Авылның үткәне турында язма чыганаклар юк диярлек, чөнки аларны язып баручы булмаган. Бердәнбер чыганак - өлкән яшьтәгеләрнең истәлекләре, буыннан – буынга сөйләнеп килгән хатирә,  вакыйга, бәет, мөнәҗәт, риваятьләр. Матди чыганаклар юкка чыгып беткән диярлек.  Барлык туплаган материалларны туплап без кыскача туган як тарихын өйрәнүгә ирешәчәкбез. Чөнки без кечкенә, яшь буынга мәгълүмат әзерлибез. Бәлки бу тарих тулысынча да булмас, әмма кайбер архивларда сакланган материаллар,  өлкәннәр сөйләме, энциклопедия материаллары безгә план нигезендә үзебезне борчыган сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк. Тарихи төбәкне өйрәнгәнгәндә авыл атамаларына  да игътибар итмичә мөмкин түгел.    Минем уйлавымча,  туган авыл табигатенең һәр географик объекты кешеләрнең яшьлек эзләрен,  кадерле хатирәләрен саклау белән бергә, һәрбер җирле атама - үзенең килеп чыгышы, барлыкка килү мәгънәсе белән чал тарих хәбәрчесе ул.

  УМК “Туган телдә сөйләшәбез”нең (автор: Зарипова З. М.) “Туган ягым – яшел бишек” проектында бу уен тулы кулланылыш таба, хәтта режим вакытларында кулланып, балаларның тупланган белемнәрен ныгыту өчен бик кулай материал булып хезмәт итә.

Просмотр содержимого документа
«Домино “Авылым – Ямаширмәм” 5 – 7 яшьлек балалар өчен»

Домино “Авылым – Ямаширмәм” 5 – 7 яшьлек балалар өчен дидактик уен паспорты

Авторы: МБМББУ “Ямаширмә “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе – Мифтахова Алсу Әдхәм кызы, 2017 нче ел.

Максат: Туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту һәм “Минем туган җирем” темасына караган сүзләрне истә калдыру.

Бурычлар:

1. Туган авылыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү.

2. Балаларның авыл турындагы мәгълүматоарын ныгыту.

3. Үстерешле диалог, сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен, хәтерне, ишетү игътибарлыгын, мөстәкыльлек сыйфатларын камилләштерү.

4. Балаларда кечкенә төркемчекләрдә, бер-берсе белән килешеп эшләргә, башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү теләге тәрбияләү.

Җиһазлау: Таратма карточкалар (домино).

Уен барышы: Уенда 4 – 5 бала катнаша. Балаларга карточкалар (домино) бүлеп бирелә. Иң беренче алып баручы санамыш ярдәмендә сайлана һәм ул карточкасын өстәлгә куя. Балалар карточкада нәрсә сурәтләнгәнен карыйлар һәм авылның кайсы җире икәнлеген әйтәләр. Һәр бала үзенең карточкаларын сурәтен аска каратып каплап куялар һәм берне генә алып ачып карап сурәтне эзли, әгәр туры килсә өстәлдәге карточканың янәшәсенә куя. Уен карточкалар беткәнче дәвам итә. Кем беренче үз карточкалалрын куеп бетерә шул җиңүче була.