СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем.

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Дөньяда иң - иң матур тел - ул минем туган телем.»

Дөньяда иң - иң матур тел

Ул минем туган телем.

( 21 февраль - Халыкара Туган тел көненә багышланган «Акыл-батл» уенының сценарие)

1 а.б. Дөньяда иң - иң матур ил

Ул - минем туган илем.

Дөньяда иң - иң матур тел

Ул - минем туган телем. (слайд 1)


2 а.б. - Балам! - диеп туган телдә

Эндәшә миңа әнкәм.

- Әнкәем! - дип, әниемә

Мин туган телдә әйтәм.


1 а.б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар hәм килгән кунаклар! Без Туган телгә багышланган “Акыл-батл” уенына җыелдык. (слайд 2)

Барлык илләрдә дә 21 февраль - туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Каян килеп чыккан соң бу бәйрәм?

1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО туган телгә игътибар бирү турында мәсьәлә күтәреп чыга. Шуннан соң дөньяда, телләрнең әһәмиятен күрсәтү һәм ана теленә сак караш тәрбияләү максатыннан, 21 февраль - бөтендөнья туган тел көне буларак билгеләп үтелә башлый. (слайд 3 )


2 а.б. Кичәбезне сиңа багышлыйбыз, бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.


1 а.б. Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәннәрдер

дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.


2 а.б. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.


1 а.б. “Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә” – ди, татар халык мәкале. Буген без сезнең  никадәр тырышып белем алуыгызны белербез. Безнең уеныбызда ике төркем уенчылар катнашыр.  

-Әйдәгез танышып китик.( һәр команда үзе белән таныштыра)


2 а.б. Шушы мизгелдә уеныбызны башларга вакыт җитте, уңышлар сезгә дуслар!

Уеныбыз 6 турдан торачак. Иң элек уенның кагыйдәләре белән таншытырам: 

Сорау яңгырагач, катнашучы  төркем балны үзе куя. Аннары җавап вариантлары тәкъдим ителә. Чиратлап  сорауга җавап бирәбез. Җавап дөрес булган очракта, бал катнашучылар исәбенә була. Дөрес булмаса, балл алына.  1 нче турда 3 сорау. Максималь балл= 30.


1 а.б. I тур. ДӨРЕС ҖАВАП дип атала   (слайд 4)

1)Игътибар, беренче сорау: Татарстандагы иң зур елга.  (Слайд 5)

Хөрмәтле командалар, балларны билгелибез.

Җавап вариантлары: ( слайд№6)

-                     Идел

-                     Ык

-                     Чулман

-                     Агыйдел

-                     Кама

Җавапларны тыңлыйк.

(Ике төркемнең җаваплары тыңланыла, дөрес җавап презентациядән укытыла һәм бәяләнә.)

1 а.б. Идел- Озынлыгы һәм тулылыгы белән Татарстандагы гына түгел, гомүмән җир шарындада иң зур елгаларның берсе.Аның озынлыгы 3530 км га җитә, әлеге елга ярында 4 зур миллионер шәһәр урнашкан алар: Түбән Новгород, Казан, Самара һәм Волгоград. Киләсе сорауга күчәбез. ( слайд№7)

 

2 а.б.      Игътибар, икенче  сорау: Безнең якларда кышлаучы кошны ата.  (слайд№8)

Командалар, балларны куябыз!

Кошлар: (слайд№9)

-                     сыерчык

-                     торна

-                     кызылтүш(карабүрек)

-                     карлыгач

-                     тургай

 Командалар, җавапларыгызны тыңлыйбыз.

(Ике төркемнең җаваплары тыңланыла, дөрес җавап презентациядән укытыла һәм бәяләнә.) (слайд 10)

2 а.б. Кызылтүшләр (Карабүрекләр )– бик чибәр кышлаучы кошлар. Башлары кара, түшләре, яңаклары кызыл-көрән. Ә арка яклары, соры йә көрән булып елкылдап, кояшта күзнең явын алып тора. Ә өлгер канатлары көл төсендә.Бер кошта ничә төс! Бу кадәр матурлык бары кызылтүштә генә була ала..  Кызылтүшләр 7-10 лап булып төркемләнәләр. Салкын никадәрле көчле булса, кошлар төркеме дә шуның хәтле тыныч утыра, аз хәрәкәтләнә. Караңгы төшә башлауга алар агач-куаклар астына качалар һәм шунда төн үткәрәләр. Кош халкы ерак сәфәргә кузгалганда , кызылтүшләр китәргә уйламый да. Озын кышны бездә үткәрергә җыйлашканнар.

              

1 а. б. Менә шулай, дуслар, ә хәзер 1 турның соңгы соравына күчәбез:

 Бер меңдә ничә йөз бар?( слайд 11)

Әйдәгез, баллар билгелик.

 Димәк, 1 меңдә ничә йөз бар икән: (слайд 12)

-егерме

- бер

- мең

- унбер

- ун

Әйдәгез җавапларны тыңлыйк. 

(Ике төркемнең җаваплары тыңланыла, дөрес җавап презентациядән укытыла )(слайд 13)

1 а.б. Бер меңдә ун йөзлек бар дуслар. Димәк бер мең килеп чыксын өчен, йөз санын унга тапкырларга кирәк , шушы җавапны сайларга кирәк иде.

Шулай итеп беренче турыбызны да тәмамладык.

 Ә без икенче турга күчәбез. 


II тур. Туры китер.  (слайд 14)

2 а.б. Бүген икенче тур исәнләшү темасына багышланган. Дуслар сез бер-берегезне сәламлисезме? Нинди сүзләр кулланасыз? (командаларның җаваплары )

Хәзер беренче баганада сезгә төрле илләр бирелер, икенче баганада шул илләрдә ничек исәнләшәләр, нинди сәламләү сүзен кулланалар икәне. Сезгә аларны дөрес итеп туры китерергә кирәк.

(Бирем карточкаларда төркемнәргә бирелә)

Әйдәгез баллар билгелик. (слайд 15)

Рәсәй

Nǐ hǎo

АКШ

Marhaba

Франция

Hello

Кытай

Bonjour

Төркия

Привет

 

2 а. б. Кайсы илдә ничек исәнләшәләр дип уйлыйсыз, туры китереп карагыз. Биремне карточкаларда эшләгез. ......... Хәзер  җавапларыгызны тыңлыйбыз.

Дөрес җавап: (слайд 16)

Рәсәй

Привет

АКШ

Hello

Франция

Bonjour

Кытай

Nǐ hǎo

Төркия

Marhaba

 

1 а.б. Менә шундый төгәл җаваплар ишеттек без катнашучыларыбыздан, ә хәзер дәвам итәбез. III тур. АРТЫК ҖАВАП дип атала  (слайд 17)

3 нче турда да 3 сорау булчак. Җавап вариантлары арасында берсе артык. Шул вариантны сайларга кирәк.  Җавапны бәяләү хокукы шулай ук катнашучыларның үзендә.

 3 нче турның беренче соравы: 

1)Чәчәкләр Командалар, баллар куябыз.

Санап китәм: ( слайд 18)

-                     Миләүшә

-                      Кашкарый

-                     Лалә

-                     Имән

-                     Кыңгырау

Кайсы җавап артык? Җавапларны яңгыратыйк. (командаларның җаваплары тыңланыла)

     Санап кителгән чәчәкләр атамасыннан ,әлбәттә, Имән аерылып тора. Ул – агач . Имән иң озак яшәүче агачларның берсе. Аларның кайберләре 1000 елга кадәр яши.   (Слайд 19)


2 а.б. 2)Икенче сорау: Суүсемнәр 

- Төркемнәр әлеге сорауга ничә балл куясыз?

Балларны кабул иттек, ә хәзер җавап вариантларын тыңлагыз: (слайд№20)

-                     Төнбоек

-                     Диңгез винограды

-                     Диңгез кәбестәсе

-                     Нори

-                     Бака яфрагы

Җавап нинди булыр? (командаларның җаваплары тыңланыла)

Төнбоек, Диңгез винограды, диңгез кәбестәсе һәм нори – болар барысы да суүсемнәр – алар суда үсәләр. Ә бака яфрагы исә безгә таныш булган дару үләне һәм ул суда үсми, дуслар. Шуны әйтергә кирәк суүсемнәр-витаминнарга бик бай, аларны туклануда куллану файдалы. слайд№21


1 а.б. 3 турның соңгы соравы: Яшелчәләр 

Төркемнәр үзегезгә баллар  куегыз?

Җаваплар: (слайд 22)

-                     Карбыз

-                     Бәрәңге

-                     Шалкан

-                     Борчак

-                     Кукуруз

Җавап нинди булыр? (командаларның җаваплары тыңланыла)

Үзенең зурлыгына карамастан, карбыз ул җиләк, яшелчә түгел. ( слайд 23) Шушы җавапны сайларга кирәк иде. Шушы җавап белән 3 турыбызга йомгак ясар вакыт җитте, нәтиҗәләрне саныйк. 


2 а.б. Ә без 4 турга күчәбез. ( слайд 24)

4 нче турда һәр катнашучыларның бер кешесенә   индивидуаль сораулар бирелә. Тиз арада катнашучы 10 сорауга җавап бирергә тиеш. Җавапны белмәгән очракта “алга” дип әйтергә тиеш буласыз.Максималь бал = 10

Әйдәгез төркем үзе бу ярышка кемне тәкъдим итә?( Төркемнән бер укучы сайлана)

-                Киттек. Беренче төркемгә сораулар.

1.                 Җир шары уртасыннан нәрсә уза? (экватор)

2.                 Ил белән кем идарә итә? (Президент)

3.                 Аның ярдәме белән кием үтүклиләр (Үтүк)

4.                 Берсәгатьтәничә минут? (60)

5.                 Ярага нинди үлән ябалар? (бака яфрагы)

6.                 Диңгездә нинди таш булмый? (Югеш, дымлы)

7.                 Пассажир йөртү өчен күп урыны булган автомобиль ( автобус)

8.                 Илнең төп законы (Конституция)

9.                 Космоска беренче очкан кешенең фамилиясе (Гагарин)

10.“Шүрәле” әкиятенең төп геройлары (Шүрәле, Былтыр)

 

1 а.б. Икенче төркемгә сораулар.

 

1.                 Җир белән күк тоташкан сызык (горизонт)

2.                 Дәүләт думасында эшли һәм законнар уйлап таба (Депутат)

3.                 Аның ярдәме белән чәч киптерәләр (Фен)

4.                 1 кг да ничә грамм? (1000)

5.                 Кайсы җиләк күз яхшы күрсен өчен файдалы? (Кара җиләк)

6.                 Җиде сигезең ничә? (56)

7.                  “Су анасы” әкиятендә вакыйгалар нинди ел фасылында бара? (Җәй)

8.                 Кыш көне яшелчәләрне кайда үстерәләр? (Теплица)

9.                 Җир асты транспорты. (Метро)

10.Ти дисәң тими, тимә дисәң тия? (иреннәр)


2 а.б. Хөрмәтле командалар, уеныбызның 5 турына күчәбез.

5 тур – “Туры китер” дип атала. (слайд 25) Күренекле татар шәхесләрен һөнәрләре белән туры китерергә кирәк.. (слайд 26)

Хөрмәтле командалар, баллар куябыз.

Ф. Бикчәнтаев рәссам, скульптор

С.Сәйдәшев драматург

Т.Миңнуллин җырчы

Б.Урманче шагыйрь

Р.Миңнуллин композитор

Р.Ибраһимова режиссер

Җавапларыгызны тыңлыйбыз. Ә хәзер дөрес җавапны карыйбыз. (слайд 27)



1 а.б. Алтынчы турга да якынлаштык. 6 тур – “Мәкальне дәвам ит ” дип атала. (слайд 28)

Командалар, сезгә татар халык мәкальләренең башы һәм ахыры бирелгән. Мәкальләрне дөрес итеп дәвам итәргә кирәк. Башладык.

(слайд 29)



Иле барның –

Ана теле-

Иң татлы тел –

Туган телен кадерләгән халык-



бер булыр.

теле бар

кадерле булыр

туган тел, анаң сөйләп торган тел


Командалар, җавапларны тикшерәбез. ...... Дөрес җаваплар мондый.

(слайд 30)


Иле барның – теле бар.

Ана теле бер булыр.

Иң татлы тел- туган тел, анаң сөйләп торган тел.

Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр.



2 а. б. Хөрмәтле командалар, сез үзегезне бик белемле, тырыш, туган телен яратучы укучылар итеп күрсәттегез. Хәзер, әйдәгез, гомуми баллны тыңлап китик. Сүзне жюри әгъзаларына бирәбез.


1 а.б . Туган тел көненә багышланган уеныбызны мондый юллар белән тәмамлыйсы килә:


Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әни!” дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: “Әти!” дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас.

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әни!” – дип,

Соң минутта әйтә алсаң: ”Әти!” – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылыр,

Туган телең әнә шул булыр.