СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до 29.06.2025

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Энилэр коненэ сценарий

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Энилэр коненэ сценарий»

Энилэр бэйрэме. Косэкэй ноябрь 2015ел


Укытучы: Кадерле әниләр! Сезне бэйрэм белән чын күңелдән котлыйбыз. Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч, булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.

Эни! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! Бүгенге кичәбезне Сезнең хөрмәткә багышлыйбыз.

. Хәзер яңгыраячак җыр, сөекле әниләребез, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен.

Ин якты кояшым


Наргиза

Көннәр якты булсын өчен

Әни кирәк! (бергэ)

Инсаф

Йокы татлы булсын өчен

Әни кирәк!

Аделина

Җил-яңгырдан саклар өчен

Әни кирәк!

Нияз

Усаллардан яклар өчен

Әни кирәк!

Розалина

Ашлар тәмле булсын өчен

Әни кирәк!

Вадим

Дөнья ямьле булсын өчен

Әни кирәк, әни кирәк!


Наргиза Тик син генә әнием, тик син генә
                         Сабый чакта мине баккансың.
                         Төн йокыңны бүлеп уянгансың,
                          Юрганымны килеп япкансың.

Инсаф    Тик син генә балам, җаным диеп
                         Сыйпагансың минем башымнан.
                         Елмайганмын, әнием сиңа карап,
                         Сиңа карап, телем ачылган.

Аделина    Тик син генә әнием мине шулай
                         Бар нәрсәдән артык сөясең.
                         Инде үсеп, буйга җитсәм дә мин
                         Син һаман да “бәбкәм” диясең.

Артем Елмайса йозеннэн анлыйм
Эниемнен телэген.
Донья кинлегенэ тинлим
Эниемнен йорэген.

Руслан Энием, сина булэк итэм
Ботен донья голлэрен.
Юллар кебек озын булсын,
Энием, гомерлэрен.

(булэклэр) Кызлар башкаруында “Энием” жыры

Ильназ Кем дөньяга кеше бүләк итә,

ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.


Нияз Кем күңеле тулган айдай серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлә,

Кайгыларга түзем, сабырлы?


Данияр Кем елмая җәйге таң аткандай.

Балкып китә шундук тирә -як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык,

Көләчлектә аңа тиңнәр юк?


Розалина Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәү тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - әни, хатын-кыз!


Лирик көй яңгырый. Альфира апа

Бар хэстэрем, бар хэсрэтем
Бала очен.
Хормэтем да, хезмэтем дэ
Бала очен.
Укенулэр, утенулэр
Бала очен.
Тынгысыз кон,
йокысыз тон
Бала очен.

Утка, суга укталуым
Бала очен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала очен.
Таннан эувэл кайнар аш та
Бала очен.
Тэгэрэгэн кайнар яшъ тэ
Бала очен.

Иртэн - кичен йорэк хисем
Бала очен.
Барлык эшем, барлык кочем
Бала очен
Янам - тузэм ,кеям - кунэм
Бала очен.
Горур башны тубэн иям
Бала очен.
Тонен якты таннар котэм
Бала очен.
Кунелемдэ жырлар йортэм
Бала очен.
Бала очен...

Азамат :    Мәрхәмәтле безнең әниләр
                          Җиргә матурлыкны,
                          Илгә батырлыкны
                          Сез бирәсез, гүзәл әниләр.

Нияз   Сездә яши сүрелмәслек хисләр
                          Йөзегездә шәфкать нурлары.
                          Сезнең җырлар аша күчә безгә
                          Туган халкыбызның моңнары


3-4 класс егетлэре башкаруында “Мен яшэ энкэем “ жыры


Карина  Дөньядагы  һәрбер яхшылыктан

                 Өлеш чыксын сезгә мул гына.

                 Без телибез сезгә ак бәхетләр,

                 Шатлыкларга илткән юл гына.


Вадим   Сезгә булган безнең хөрмәтебез

                Урын алсын йөрәк түрендә .

                Шатлык – куаныч , зур бәхетләр

                Юлдаш булсын гомер - гомергә




Бергә: Котлы булсын бәйрәмегез, кадерле әниләр!


Скачать

© 2021 2627 20

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!