СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Эссе-уйлану « Балачак шагыйре Роберт Миңнуллин»

Нажмите, чтобы узнать подробности

Просмотр содержимого документа
«Эссе-уйлану « Балачак шагыйре Роберт Миңнуллин»»















Эссе-уйлану

« Балачак шагыйре

Роберт Миңнуллин»











Башкарды: Югары Яркәй 4-нче санлы урта

мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Сафина Фирүзә Әфка кызы

















Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат еллары

Мәңге истә калачак!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – балачак!

Балачак... Һәрберебезне хәтерләүләр диңгезенә алып керүче, бәхетле мизгелләрне күз алдына китерүче тылсымлы сүз. Әйе, тылсымлы сүз. Кабат үз кочагына алалмый, үз бишегендә тибрәтәлми торган, бары тик хәтердә истәлекләр булып кына калган сүз ул. Безне хәтер диңгезенә, серле балачак иленә кабат кайтаручы – ул балачак шигырьләре. Бары тик балалар өчен генә язылган шигырьләр безне шул дөньяга алып кайта, бары тик балалар шагыйре генә безгә бу шигырьләрнең асылын ачып бирә. Балаларга атап язылган шигырьләрне укыганда, безнең күз алдына бала чагыбыз килә. Әйтерсең, без әле дә таганда атынабыз, күлдә су коенабыз, каз бәбкәләре саклыйбыз, болында чәчәк җыябыз, кышын тау шуабыз, төрле уеннар уйныйбыз...

Балачак... Балачак шигырьләре... Күз алдыма яраткан шагыйрем, якташым Роберт Миңнуллин килеп баса. Кыска буйлы, җор сүзле, ягымлы йөзле, мыек астыннан көлүче шаян бер кеше.Аның йөзенә карасаң, бер дә җитмеш яшен каршылаучы кеше дип уйламыйсың. Ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә бәлки, үзенең әле һаман да балалыктан чыгып бетмәгән бала була алуы белән яшь. Ул үзе дә шулай икәнен яшерми. Балаларча күрә һәм уйлый белү – ул тылсым. Үзенең балалык еллары бик авыр үтсә дә, зарланмый. Барлык хис-кичерешләрен шигырьләренә сала. Ул балаларга кагылган бар нәрсә өчен дә кайгыра: сәламәтлеге, укуы, гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге урыны. Р.Миңнуллин балаларны шагыйрь күзлеге аша гына түгел, ә гражданин буларак та күрә. Ярты ятим үскән кеше балачакны икегә бүлә: берсе-бәхетле, сөенечле, икенчесе – бәхетсез, кызганыч.

Р.Миңнуллин тарафыннан балалар өчен бик күп эшләр эшләнә: инвалид балаларга, ятимнәргә материаль яктан гына түгел, ә рухи яктан да ярдәм итә. Бик күп шигырьләр иҗат итә, балаларны серле, күңелләрдә мәңге сакланып калачак балачак иленә алып керә. Шигырьләрдәге персонажлар балаларның үзләренә охшаганнар: хыялланалар, үзләрен уратып алган мохит турында фикерләшәләр, мактанышалар, үзләре үк шул хыялларга ышаналар. Автор да алар белән бергә хыяллана, шаяра, алардан көлә.

Р.Миңнуллинның балалар өчен язылган шигырьләре баланың характерын, аның кәефен, хәтта кайгыруларын ачып бирә. Ул олылырдан балаларның эчке тормышына игътибарлырак булуларын сорый. Аның шигырьләрендә балалар бар яклап та өлкәннәргә охшарга тырышалар, аларның хәрәкәтләрен кабатлыйлар.

Шигырьдәге вакыйгалар балалар исеменнән сөйләнелә. Һәрбер шигырьнең – үз язылу тарихы бар. Күпчелек шигырьләр улы Алмаз белән, аның сораулары, маҗаралары белән бәйле. Ә менә кызлар образы шигырьләрендә бик аз.

Татар халкы гомер-гомергә акыллы, тырыш, дус булулары белән аерылып торган. Шундый сыйфатларны шагыйрь үзенең әсәрләрендә, шигъри сүзләр аша бирә. Моның өчен ул мәкаль-әйтемнәр куллана, фольклор элементларын да кертеп җибәрә. Балаларга биргән сорауларына үзе үк җавап та бирә. Өстән-өстән генә биргән кебек татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары турында уйланулар кертә. Шулай итеп, автор бала күңелендә сораулар тудыра: Сабантуй бәйрәме нинди булырга мөмкин? Кем ул Шүрәле? Ул нинди? Кайда яши? Һ.б. Искә төшерү аша ул балаларны үз халкының культурасына, аның мәдәниятенә, әдәбиятына катнаштыра, аларда горурлану хисләре уята. Ул шигырьләр аша әти-әнисен, әби-бабасын хөрмәтләргә, хезмәтне кадерләргә, туган-үскән җире белән горурланырга, аны сакларга өйрәтә.

Р.Миңнуллин күптөрле темаларга язса да, ул үзен балалар шагыйре дип атый. Бу искиткеч зур көч, җаваплылык сорый торган, балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын тирәнтен өйрәнеп эшли торган хезмәт. Һәм ул шушы зур хезмәтне башкаручы, балалар өчен җанын бирергә әзер торучы шагыйрь. Бары тик бала күңелен аңлаучы, аның хис-кичерешләрен үзе аша үткәрүче шагыйрь генә балалар шагыйре була ала. Ул балалар шагыйре! Ул Илеш шагыйре! Аның иҗаты – Илеш җимешләре, Илеш хисләре, Илеш гүзәллекләре.

Р.Миңнуллинның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Димәк, аның шигырьләрен төрле милләт балалары укый, тыңлый, ярата. Бу бик зур шатлык. Мин үземнең якташ шагыйрем белән горурланам, аны хөрмәт итәм.