Безнең фәнни-тикшеренү эшебез «Галимҗан Баруди - мәгърифәтче, сәясәтче, дин белгече” дип атала. Бу эшебездә Г. Барудиның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп алдык. Шулай да бүгенге көндә Г. Баруди турында бастырылган китаплар бик аз. Аның китаплары укучыларга барып җитми, яшь буын рухи мирасыбыз белән кызыксынмый. Барудиның эшчәнлеге күләгәдә кала бирә. Бу бүгенге көн проблемасы. Юбилей рухи мирасыбызны өйрәнүгә сәбәп булды
Просмотр содержимого документа
«Фәнни-тикшеренү эше. Галимҗан Баруди- мәгърифәтче, галим,дин эшлеклесе»
Галимҗан Баруди – мәгърифәтче, сәясәтче һәм дин белгече
Безнең фәнни-тикшеренү эшебез «Галимҗан Баруди - мәгърифәтче, сәясәтче, дин белгече” дип атала. Бу эшебездә Г. Барудиның күпкырлы эшчәнлеген өйрәнүне максат итеп алдык. Шулай да бүгенге көндә Г. Баруди турында бастырылган китаплар бик аз. Аның китаплары укучыларга барып җитми, яшь буын рухи мирасыбыз белән кызыксынмый. Барудиның эшчәнлеге күләгәдә кала бирә. Бу бүгенге көн проблемасы. Юбилей рухи мирасыбызны өйрәнүгә сәбәп булды.
Эшнең эзләнү объекты итеп Галимҗан Барудиның тормыш юлы, сәясәт, мәгърифәт һәм дин юлындагы эшчәнлеге алынды. Татар зыялыларының иң күренекле вәкиле, дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән, үзенә каршы чыккан агымнарны кирегә борып җибәреп, изге максатына ирешкән бөек шәхес-Галимҗан Барудины тану, аның белән соклану, аның мирасын өйрәнү бүгенге көнгә актуаль булып тора.
Эшнең гамәли әһәмияте: Галимҗан Барудиның иҗатын, эшчәнлеген тирәнтен өйрәнү зур кыйммәткә ия. Чөнки ул бүгенге көн укучысын да көчле рухлы, үз көчеңә ышанып, төрле түбәнлекләргә төшмичә, хезмәттән яшәү көче алып, рухландырып яшәүгә өнди.
Барлык өйрәнелгән материалны анализлап чыкканнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килдек: ХХ гасыр башында күренекле дин галиме, җәмәгать эшлеклесе, педагог-новатор Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди татар зыялыларының иң күренекле вәкиле була. Әйе, чыннан да, Галимҗан Баруди дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән. Шулай да Барудины хәзерге буын белеп бетерми, аның турында чыганаклар күп түгел. Галимҗан Баруди дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеләренең һәм педагогларның берсе булып кына калмый, ә XX йөз башында Россия мөселманнарының сәяси тормышында да актив катнаша.
Мәгърифәтне генә яклап чыкмый мәшһүр педагог, ә ачлыктан иза чигүчеләргә ярдәм дә күрсәтә. Ул үз тормышының соңгы айларын Идел-Урал регионында таралган ачлык белән көрәшкә багышлый. Үз халкына фидакарь хезмәт иткән зирәк педагог, суфыйчылык остазы, дин галиме Галимҗан Барудиның якты истәлеге халык хәтерендә сакланыр.
0