Просмотр содержимого документа
«Фәүзия апа истәлекләре»
Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".
Көннәр үткән саен шул елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән буынның сирәгәя баруына гына күңел борчыла. Шул уңайдан, без, Урманасты Шынталасы төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган, сугышның соңгы көннәренә тикле олылар белән бергә җиңүебез өчен тылда көрәшкән Фәүзия апа Нургатинада кунакта булып кайттык.
Фәүзия апа 1931 елның көз аенда Урманасты Шынталасы авылында дөньяга килә. Ул сугыш башланган көнне бүгенгедәй хәтерли. Сугыш башланасы көнне алар иртән әнисе һәм күрше апалар белән бергәләп яктыра башлауга ук җиләккә дип урманга китәләр. Ә алар җиләктән кайтканда инде авылны кайгы җиле каплап киткән була. Алар кайтуга ук инде авылның барлык ир атларын атлар җигеп сугышка озаталар. Сугыш башлануга ук инде ун яшьлек кечкенә кызчыкны әнисе янына ашханәгә ярдәмче итеп куялар. Авыр була кечкенә кызчыкка монда. “Кулларым ничек түзгәндер, ничек чыдагандыр?” – дип искә ала Фәүзия апа үзенең бала вакытларын.
Ә соңрак аны Турнаяз дигән авылга урман кисәргә җибәрәләр. Бер урман каравылчысына фатирга кертәләр. Алар биш километр йореп, олылар белән беррәттән, урман кисү эшен башкаралар. Ашарга булмый, ачлы-туклы үлән ашап, чикләвек ашап эшлиләр, ләкин ил алдында сынатмыйлар.
Бик күп кеше шул елларда ачлыктан үлде. Безнең белән бергә эшләүчеләр дә гаиләләре белән үлүчеләр дә булды. Бер ел буена туктамыйча урман кистек. Авыр булды, ләкин бирешмәдек. Җиңү киләсенә ышандык, -дип күз яшьләрен сөртеп искә алды ул вакытларны Фәүзия апа.
Сугыштан соңгы елларда да, пенсия яшенә тикле, хәтта пенсиягә чыккач та алты ел буена туктаусыз ашханәдә эшләдем. Эшемне яраттым, зарланмадым. Яшьтән яратып йоргән егетем Закирны армиядән өч ел котеп алдым. Аның белән ике ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Балаларыбыз шөкер бик әйбәт булдылар, хәзер дә алар тәрбиясендә гомер итәм. Тик менә Закир бабагызны гына бик сагынам. Мине калдырып китүенә дә шактый вакыт шул инде,- дип сүзен төгәлләде Фәүзия апа.
Күпме тарих, күпме язмышлар... Сугыш чорында күргәннәрен алар бүген дә төгәл хәтерлиләр, еллары, көннәрен ялгышмый атап сөйлиләр, күңелләрендә сакланып калганны тагын бер кат яңарталар - безгә, бездән соң килүче буынга гыйбрәт һәм сабак өчен. Сугыш михнәтен күргән буыннын сафы сирәгәя барса да, әле исәннәре белән сөйләшеп калырга, хатирәләрен яздырып алырга ашыгыйк. Алар алдында баш ияргә, рәхмәт әйтергә өлгерик. Бугенге Фәүзия апага сәяхәтебез дә шуның бер мисалы булып тора.