Ф.Кәримнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест (ҖАВАП)
1.Ф.Кәримнең туган елы, төбәге
1) 1906, Оренбург губернасы Мостафа авылы
2) 1909, Башкортстан республикасы Ает авылы
3) 1900, Башкортстан республикасы Малаяз авылы
2.Ф.Кәрим кайчан һәлак булган?
1) 1944 нче ел, май
2) 1945нче ел, февраль
3)1938нче ел, сентябрь
3.Ф.Кәрим үз иҗатында кайсы шагыйрьләребезне өлге итеп карый ?
1) Г.Тукай, М.Җәлил
2) Һ.Такташ, Ә.Фәйзи
3) Г.Тукай, Һ.Такташ
4.Бу юллар кайсы шигырьдән?
“Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!”
1) “Мин рядовой солдат бу сугышта”
2) “Ант”
3) “Ватаным өчен”
5. Шагыйрьнең кайсы шигырендә бала образы бар?
1) “Ватаным өчен”
2) “Сөйләр сүзләр күп алар”
3) “Ант”
6.Кайсы шигырьләрен үлемсезлек идеясе берләштерә?
1) “Сөйләр сүзләр күп алар”, “Ватаным өчен”,”Сибәли дә сибәли”
2) “Ватаным өчен” , “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
3) “Ант”, “Ватаным өчен”
7. “Илең турында уйласаң, гомерең озын була” дигән юллар кайсы шигырьдән?
1) “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
2) “Ант”
3) “Ватаным өчен”
8.Кайсы шигырендә шагыйрьнең иленә, халкына, сөйгәненә бирелгәнлек идеясе чагыла?
1) “Ант”
2) “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
3) “Мин рядовой солдат бу сугышта”
9. Кайсы шигырендә 4 юл мәкаль булып йөри?
1) “Кыңгыраулы яшел гармун”
2) “Сөйләр сүзләр бик күп алар”
3) “Кыр казы”
10.”Кала дөнья , кала бар матурлык
Ал чәчәкләр кала болында.” Бу юллар кайсы шигырьдән?
1) “Ватаным өчен”
2) “Сибәли дә сибәли”
3) “Бездә яздыр”
11 “Ф.Кәрим - һәр шигырь юлы белән Ватанга фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат” Бу фикерне кем әйткән?
1) француз язучысы Луи Арагон
2) Фатих Хөсни
3) Ибраһим Гази
12. Ф.Кәрим уйнап үскән елга исеме?
1) Идел
2) Кама
3) Дим
13. Ф, Кәримнең әдәбият белән кызыксынуы кайчан башлана?
1) әнисен елата-елата , аңа “Сак-Сок” бәетен укуы белән башлана.
2) мәктәптә укый башлагач
3) сугышка киткәч
14. Кем ул “Ярлы Кәрим”?
1) Абыйсы
2) дусты
3) псевдонимы
15. Сугышта шагыйрь алган хәрби дәрәҗәсе?
1) офицер
2) лейтинант
3) сержант
16. Шагыйрьнең йорт –музее кайда урнашкан?
1) Казанда
2) Уфада
3) Бишбүләк районы Ает авылында
17. Бу өзек кайсы шигырьдән?
.Ватаным өчен –
Гомерем, көчем,
Төзәлде ярам,
Данлы сугышка
Яңадан барам “
1)“Ант”
2) “Кыңгыраулы яшел гармун”
3) “Умырзая”
18. Фатих Кәрим ничә яшендә һәлак була?
1) 32
2) 36
3)30
19. Ул ничә елга хөкем ителә?(төрмәгә утыртыла)
1) 10
2) 5
3) 2
20. Ничә ел төрмәдә утыра?
1)1
2)2
3)3
ОТВЕТЫ:
1-2
2-2
3-1
4-2
5-3
6-2
7-1
8-1
9-2
10-1
_______________
11-1
12-3
13-1
14-1
15-1
16-3
17-2
18-2
19-1
20-3