СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен өйрәнү (Татар төркеме. 5 нче сыйныф)

Нажмите, чтобы узнать подробности

Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен өйрәнү (Татар төркеме. 5 нче сыйныф)

Просмотр содержимого документа
«Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен өйрәнү (Татар төркеме. 5 нче сыйныф)»

Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен өйрәнү (Татар төркеме. 5 нче сыйныф)



Максат һәм бурычлар

Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен укып анализлау.

1.Тургай турында укучыларны яңа белемнәр белән баету.

2.Туган якларына кайту өчен, кошларның авыр юл үтүләрен әдәби әсәр аша күзалларга ярдәм итү.

3.Укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү өстендә эшләү..

4. Күчмә кошларны саклау, аларның кешеләр тормышындагы ролен күрсәтү.



Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет нәтиҗәләре: Фоат Садриевның “Тургай ни дип җырлый” хикәясен укып аңлау.

Шәхси нәтиҗәләр: әйләнә-тирә тормышка игътибарлы, дөрес мөнәсәбәт булдыру; күршеңә ярдәм итү инициативасын күрсәтү, үз мөмкинлегеңне белү-белмәү чикләрен чамалау.

Метапредмет нәтиҗәләре

Танып-белү УУГ:

-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне табу;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Коммуникатив УУГ:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

-парларда һәм күмәк эшли белү;

Әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Регулятив УУГ:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Дәрес тибы

Яңа белемнәр ачу дәресе (катнаш дәрес).

Предметара

бәйләнеш

Әдәби уку, табигать белеме

Эшне оештыру


Материал

Ф.Садриев портреты, тургай рәсеме, тургай тавышы, презентаия

Җиһазлау

Компьютер, экран, китап күргәзмәсе, презентация

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре

(УУГ)

Оештыру-мотвлаштыру

(1-2 минут)

Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.Хәкимҗан Халиковның “Былбыл сайратам”шигыре.

Сокланып карыйм

Сайрар кошларга:

Кайларга китми

Алар кышларга!

Тик онытмыйлар

Туган илләрен,

Саклый һәммәсе

Туган телләрен.

Мин дә телемне

Бик тә яратам

Туган телемдә

Былбыл сайратам!

Шигырь эчтәлеге буенча фикер алышу.

Тыңланган әсәрләр буенча сораулар бирә белү.

Белемнәрне актуальләштерү

(5-6 минут)

Өй эшен тикшерү. “Туган ил, туган як турында” бүлеге буенча өйрәнгәннәрне гомумиләштереп тест эшләү.

Укучылар тест биремен эшлиләр. Үзләре тикшерәләр.

Милли горурлык, гражданлык хисләре формалаштыру.


III.Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

4 мин.

Максат: укучының нинди авырлык белән очрашуын билгеләү

Тургай тавышын тыңлатырга.

-Бу нинди кош тавышы?

Экранда портретлар.

-Сезгә кайсылары таныш?

Җаваплар төрле.

М.Җәлил, Һ.Такташ, С.Хәким




Кошларның туган якка кайту сәбәпләрен аз белә. Кош Тавышларын аз беләләр. Портреттан Ф.Садриевны танымадылар.Аның турында мәгълүмат юк.






Яңа теманы өйрәнү

9-11 минут

Ф.Садриев турында мәгълүмат бирү.


Укылган әсәр буенча сораулар бирә белү.

Материалны беренчел ныгыту

(6-7 минут)

-Әсәрне ике өлешкә бүләбез.

-Икесе арасында бәйләнешне табабыз.




Тел-сурәтләү чараларын искә төшерик.

1.Нәсимә кош белән сөйләшә.

2.Авторның укучыга мөнәсәбәте.

-Икесе дә туган илен сагына. Туган илдә генә бәхетле булып була.


-Чагыштыру( нинди дә булса күренешне аңа охшаш ягы булган икенче күренеш белән чагыштырып сыйфатлау-охшату.

күктә әйтерсең лә көмеш кыңгыраулар чылтырый, көрән нокта булып, кар юрганы,

- Сынландыру (җансыз предметны, күренешне җанлы итеп күрсәтү.



тургай җыры озатып барды, алтын бөртекләрнеҗ кояшка үрелүләрен, яңгыр тамчыларының җирдә биегәнен

Үз фикерен телдән җиткерә алу.

-Антоним(капма-каршы мәгънәле сүз)

Аның каты җире дә – йомшак мендәр кебек


Бер хәрефтән торган боерык, тойгылы фигыльне тап.




Шушы дөньяны, кояшны, зәңгәр күкне, алтын иген басуларын саклаучыларга һәм ямьләндерүчеләргә хөрмәт белән баш и!


Ял минуты




Мөстәкыйль эш

( 7-8 минут)

106-107 нче битләрдәге картиналарны күзәтүне оештыру.

Гөлшат Зәйнашеваның “Үз илемдә” шигыре белән хикәя арасындагы уртак фикерне белдерә торган юлларны табарга.




“Сабан тургайлары дәреслектә бирелгән картинаның кайсын үз итәрләр икән? Хикәя белән картина арасында уртаклыклар бармы?” сорауларына җавап (106-107 битләр).

2,3 нче куплетлар.

(Әйе, ерак җирләрдә җылырак та, ...110 бит.)


Төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

Кабатлау һәм ныгыту күнегүләре

(6-8 минут)


“Кайсы кошларның җылы яклардан кайчан кайтуын яки көньякка китүен төгәл чамалап буламы? Кошлар турында нинди әсәрләр укыганыгыз бар? сораулары буенча әңгәмә.



Бәхәсләшә, әдәбиятны экология предметы белән бәйләп, табигать турында күзаллау формалаштыра белү күнегмәләре.

Рефлексия, бәяләү,үзбәя

Өй эше

(2-3минут)

















-Укучылар, без бүген нәрсә өйрәндек? Дәрестә ниләр белдек? Дәрестә нинди авырлыкларга очрадыгыз? Дәрес ошадымы? Игътибарыгыз өчен рәхмәт!


өйрәндем

исемдә калдырдым

Мин белдем

гаҗәпләндем

аңлап бетермәдем


Укучылар үз фикерләрен әйтәләр, сорауларга җавап бирәләр, әңгәмәдә катнашалар. Бүгенге дәрестәге эшчәнлекләрен схема ярдәмендә билгелиләр. Максат һәм нәтиҗәләреннән чыгып, үз-үзләрен бәялиләр.

1.Үзегезгә ошаган бер күчмә кош турында сөйләргә.

2. Интернет яисә китап материалларын кулланып, презентация ясарга.

3.Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә.



Укытучы белән бергәләп, үз эшен, иптәшләренең җавапларын бәяләү. Үз хезмәтен бәяли белү.