СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен йомгаклау дәресе

Нажмите, чтобы узнать подробности

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәренә йомгак  дәрес

Просмотр содержимого документа
«Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрен йомгаклау дәресе»

Г.Бәшировның “Туган ягым - яшел бишек” әсәренә йомгаклау дәресе

(VIII сыйныфта татар әдәбияты дәресе)

Гөлүсә Кабирова

Яшел Үзән районы Ачасыр төп гомуми белем бирү мәктәбенең I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Дәрес төре: дәрестә алган белем – күнекмәләрне кабатлау, ныгыту

Максат:

-халык авыз иҗаты һәм матур әдәбият әсәрләреннән ат образына бәйле истәлекләрне күңелдән барлау;

-аксакал язучының әдәби мирасын тирәнтен өйрәнү;

-укучыларда әдәби әсәрләргә мәхәббәт тәрбияләү

Укыту ысуллары: фронталь, төркемнәрдә эшләү.

Җиһазлау: проектор, кроссворд, ребус, тест, портрет, дәреслек (Ганиева Ф.Ә., Рамазанова Ч.Р. Әдәбият. 8 нче сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы.- Казан: Татар.кит.нәшр., 2017)

Универсаль уку гамәлләрен формалаштыру:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

Сәнгать әсәрләрендә сүзнең тәэсир итү көчен билгеләү

Коммуникатив УУГ :

Фикерләрне дөрес, аңлаешлы итеп дәлилли алу, сорауларга эзлекле җавап бирү

Регулятив УУГ :

Дәреснең максатын укытучы ярдәмендә билгели алу; эшчәнлекне контрольгә алу,бәяләү

Танып белү УУГ:

Кирәкле мәгълүматны туплау, үтелгән материалны тормышта файдалану алу

Төп төшенчәләр: “Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән” утырма, тубал,иман сүзләренең төшенчәләрен табу, истә калдыру



Дәрес барышы

I.Уку эшчәнлеген мотивлаштыру

1.Исәнләшү.

-Хәерле көн, укучылар. Бер – беребезне котлап, яхшы теләкләр телик.

-Укучылар, әлеге картинага карагач, сездә нинди фикерләр туды? Картинага карап, сез күңелдән әдипләрнең нинди әсәрләрен күз алдына китерәсез? ( Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе, Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повесте)



II. Белемнәрне актуальләштерү

Максат: Г.Бәшировның тормыш юлын, әдәби мирасын күңелдән кабатлау. Яңа мәгълүмат туплау.



-Г.Бәшировның тормышы, иҗаты белән бәйле мавыктыргыч кроссворд тәкъдим ителә. Ул кайсы ягы белән мавыктыргыч? Моны сез үзегез ачыкларсыз ( Проектор аша кроссвордның җавапларын табу, слайд №5)

Горизонталь буенча:

  1. «Туган ягым – яшел бишек» әсәренең “Орлык чыккан көн” бүлегендә кырга беренче нәрсә чәчәләр? 3. Гомәргә итек басып бирүче, Сабан туе алдыннан ат җигеп, сөлге җыеп йөрүче кеше. 4. Әсәрдәге герой исеме. 8. Г.Бәширов туган район. 9. “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә көзге эшләр беткәч, кунакка кемнәр килә? 10. Г.Бәшировның Сталин укыган романы 11. Аксакалның повесте

Вертикаль буенча :

2 Гомәрләргә кунак кызы кайсы авылдан килә? 5. Язучының туган авылы. 6. Г.Бәширов кияве. 7. Әсәрдәге бер герой.



III. Мотивлаштыру

Уку мәсьәләсен билгеләү

-Түбәндәге портретка һәм китаплар күргәзмәсенә карап, бүгенге дәрестә кайсы әдип турында сүз барачагын ачыкларсыз.

-Чираттагы слайдка карап, түбәндәге сорауларга җавап туплыйк (слайд №1,№2)

1.Г.Бәширов иҗатын ничек күз алдына китерәсез?

Көтелгән җавап: авторның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре автобиографик әсәр булганга, язучы үзенең балачагын искә төшерә. Әсәр күңелгә үтеп керерлек хатирәләр барлауны үз эченә ала. Кечкенә Гомәрнең күзаллаулары аша укучы язгы чәчү вакытындагы, Сабантуй бәйрәме алдыннан һәм көзге эшләр тәмамлану белән үткәрелә торган гореф – гадәтләр, йолалар белән таныша.

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү

2.“Туган ягым - яшел бишек” әсәре ни өчен автобиографик әсәр дип атала?

Көтелгән җавап: әдип халык рухының иң матур образлары аша яшәү төшенчәләренә зур мәгънә сала.

3.“Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә автор халыкның җанлы сөйләменнән ничек файдалана?

Көтелгән җавап: әсәр халыкның йолаларын гореф – гадәтләрен, бәйрәмнәрен сурәтләүгә нигезләнгән. Әсәрнең һәр бүлеге исемләнгән, һәм бу күренешләрне автор халык авыз иҗаты белән бәйләп, үзенең тәэсирләрен халыкка аңлаешлы телдә җиткерә алган. Мәсәлән, малын биргәнгә – акылын биргән; куркакны озак кусаң, батырга әйләнә һ.б.

Ял минуты

Укучылар, сезгә ребус бирелә. Әлеге ребуста нинди мәкаль яшеренгән? ( Слайд №6)

V. Яңа теманы ныгыту

4. Китапка тартылу, белем алуга ихтыяҗ автобиографик әсәрдә ничек бирелә?

Көтелгән җавап: һаман бертөрле дәвам иткән тормышка китапның килеп керүе, авыл малаеның тормышын төптән үк үзгәртә. Китап юк заманда Гомәр кулына эләккән һәр китапны укып бара, белемле булырга омтыла. Бервакыт базардан китап алырга хыяллана, бу хыял булып кына кала. Иптәшләренең : “Мулла буласың мәллә?”- дигән сүзләренә исе китмичә Гомәр китап белән дуслыгын өзми.

5.Әсәрдәге төп геройның кайсы сыйфатын үзегезгә үрнәк итеп алыр идегез?

1 нче укучы: Гомәр – чын авыл малае. Холкы буенча сабыр, максатчан, тырыш, тәвәкәл, башланган эшне җиренә җиткереп башкара, ярдәмчел. Һәр туар көнне шатланып, могҗизалар көтеп яшәве ошады.

2 нче укучы: Гомәр табигатьне бик ярата. Укучыларда сакчыл караш тәрбияли.

6.Әсәрдә буыннар арасындагы мөнәсәбәт ни рәвешле сурәтләнә?

1 нче укучы: әсәрдә яшьләр өлкәннәрне хөрмәт итә.

2 нче укучы: кунак кызлар да утырмага йорт хуҗасы булмаганда килә.

3 нче укучы: ярдәмгә мохтаҗларга чишмәләрдән сулар алып кайтып бирәләр.

4 нче укучы:

Кырда ызан бирмәү аркасында бәхәс купкан очракта да өлкән кешеләргә хөрмәт сизелә һ.б.

VI. Рефлексия

Укучылар, бабайлардан калган йолаларны ни өчен сакларга кирәк?

1 нче укучы:

Алар дөрес итеп яшәргә өйрәтә

2 нче укучы:

Йолаларда халыкның зирәк фикере, матур яшәү рәвеше ,милләтне саклауның язылмаган кагыйдәләре бирелә.

Тест

  1. “Намус” әсәренең жанры

А) хикәя; ә) повесть; б) роман

2. Бу язучыларның кайсысы Г.Бәширов кияве?

а) Г.Ахунов; ә)М.Мәһдиев:б) А.Гыйләҗев

3. Г.Бәширов кайсы районда туган?

а) Арча; ә) Чистай; б) Минзәлә

4. “Сиваш” повестенда кайсы сугыш тасвирлана?

а) Гражданнар сугышы; ә) Бөек Ватан сугышы; б) Әфган сугышы

5. Кайсы әсәрнең исеме дөрес?

а) “Туган ягым – яшел келәм”

ә) “Туган ягым – яшел бишек”

б) “Туган ягым – яшел чирәм”

6. Язучының туган авылы

а) Олы Мәңгәр ;ә) Мостафа ; б) Яңасала

7. Армиядән кайткач, кайда эшли?

а) Сәүдә өлкәсендә; ә) Совет милициясе һәм юстиция органнарында; б) мәгариф өлкәсендә

8. 1930 – 1940 нчы еллардагы әдәби тәхәллүсе.

а) Гомәр Разин; ә) Бәшәр; б) Казанлы

9. “Намус” романын язганы өчен нинди дәүләт премиясенә лаек була?

а) Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе; ә) СССР Дәүләт премиясе; б) РСФСР Дәүләт премиясе

10. Йөзләгән телләргә тәрҗемә ителгән әсәре

а) “И язмыш, язмыш”; ә) “Җидегән чишмә”; б) “Намус”

11. Г.Бәширов кайда җирләнә ?

а) Яңасала авылы зираты; ә) Арча зираты; б) Казан каласындагы Яңа Бистә зираты

VII. Дәресне йомгаклау

Өй эше биремнәрен өч дәрәҗәдә бирү

а) иҗади бирем: сәләтле укучыларның “Илһам” конкурсына хикәя язулары;

ә) ярымиҗади бирем: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр” дигән мәкальнең мәгънәсен әдәбияттан. Тормыштан алынган дәлилләргә таянып ачарга (12-15 җөмлә)

б) дифференциаль бирем: дәреслектәге сорауларга җавап әзерләргә