Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение « Каенлинская средняя общеобразовательная школа» Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан
Г. Ибраһимов иҗатында романтизм
Выполнила: Ильясова Наиля Айратовна, ученица 7 класса
Руководитель: Гарипова Лилия Рауфовна, учитель татарского языка и литературы
Эчтәлек
I Кереш
1.Галимҗан Ибраһимов- күренекле шәхес.
2. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә романтизм һәм реализм алымнарын куллана.
II Төп өлеш
Галимҗан Ибраһимовның 1917 нче елга кадәрле иҗатында гаделсезлеккә каршы чыгучы герой образы.
“Тормыш төбендәге”ләрне кызганучы романтик геройлар тудыручы.
Романтик алым һәм реализмның янәшә атлавын күрсәтү
III Йомгак
Г. Ибраһимов иҗатында романтизм алымы булуның әһәмияте.
I Кереш
Галимҗан Ибраһимов-татар әдәбиятында бай мирас калдырган шәхес.
Әдипнең әсәрләре, хезмәтләре күренекле татар әдәбияты галимнәре: М. Хәсәнов, Д. Заһидуллина, Т. Галиуллин, Ф. Галимуллин тарафыннан төрле яклап тикшерелгән,өйрәнелгән: күпкырлы эшчәнлеге, педагогик мирасы, әдәби әсәрләренә бәя бирелгән.
Мин әдипнең «Алмачуар» хикәясен укыгач, аның әсәрләре белән күбрәк таныша башладым. Г. Ибраһимовның хикәя – романнарында һәм романтизм, һәм реализм методлары кулланылганын аңладым. Язучының кайсы әсәрләрен романтизм алымы белән язуын карап. Тикшереп чыгу бурычын куйдым үз алдыма.
Эшемнең максаты: Г. Ибраһимов иҗатында романтизмның чагылышын , әсәрләрендә романтик геройларның бирелешен өйрәнү.Әдәбият галимнәренең хезмәтләрендә Г. Ибраһимовның әсәрләрендә романтизм алымы булуын дәлилләгән мисалларны барлау.
Эшне башкарганда түбәндәге алым-методлар кулланылды: эзләнү, тикшеренү, дәлилләрне табу.
II Төп өлеш
Әдипнең башлангыч чор әсәрләреннән үк кеше яшәешенең мәгънәсен тормышның үзендә, яшәеш күренешләрендә эзли башлый. Кешене табигатьнең аерылгысыз өлеше рәвешендә күз алдында китерү, табигыйлеккә дан җырлау бигрәк тә аның “Яз башы”, “Сөю- сәгадәт”, “Яшь йөрәкләр” әсәрләрендә чагылыш таба. Г Ибраһимов өчен кеше үзенең хисләре, теләк омтылышлары белән табигать баласы.
Г. Ибраһимовның 1917 нче елга кадәрге әдәби иҗаты икегә бүлеп карала.
1) 1907- 1912 нче елларны эченә ала. Бу чорда язучы иҗатына романтик рәвештә гаделсезлеккә каршы чыгу, ирек теләү хас. Бу елларда язылган “Яз башы”, “Сөю- сәгадәт”,, “Диңгездә” кебек хикәяләрендә чор белән килешмәүче герой образлары сурәтләнә. Бу шәхесләр реаль тормышка хыял дөньясын, матурлык һәм мәхәббәтне капма-каршы куялар.
2) Язучының иҗатында икенче чор 1912 нче ел ахырында башлана. Бу елларда язылган “Карт ялчы”, “Көтүче” хикәяләрендә “тормыш төбендә”яшәүчеләрне кызгана, аларга ярдәм итәргә кирәклекне искәртә.
Романтизм татар халкының рухи үсешендә зур роль уйный. Иҗат методы буларак аның төп сыйфатларыннан берсе- гадәти булмаган кеше образларын тудырудан гыйбарәт. Романтик герой башкалардан үзенең карашлары белән аерыла.
Г. Ибраһимовның романтизмы- татар әдәбиятында алга таба ясалган җитди үсеш. Ул тормышны үзгәртеп кору кирәклеген күтәреп чыга, рухи һәм физик матурлыкка омтылышны чагылдыра. “Г. Ибраһимов көчле характерлы образлар тудыра, аларны иске тормыш тәртипләренә каршы куя. Аның каһарманнары яңача яшәүгә, иреккә омтылалар,”- дип язган М. Хәсәнов “ Язучы, галим, көрәшче” мәкаләсендә.
Мин Г. Ибраһимовның 1917 нче елга кадәрге иҗатын күздән кичердем, әсәрләрен укып чыктым. Әдипнең Октябрьгә кадәрге иҗатында кырыс чынбарлык шартларындагы кешеләрнең язмышы өчен борчылу күзгә бәрелеп тора. Андый кешеләрне явызлык һөҗүменнән, җәбереннән аралап, коткарып калу юлын эзләгәндә, автор мәгърифәтне, сәнгатьне һәм мәхәббәтне идеаллаштыру ягына китә. Галимҗан Ибраһимов хакыйкать һәм ирек өчен көрәшкә ашкынучыларны, кол булып яшәргә теләмәүчеләрне үз әсәрләренең уңай геройлары итә.
Әдипнең уңай геройлары да авыр язмыш кичерергә дучар булалар. “Яшь йөрәкләр”романының төп геройларыннан, мәсәлән, Зыя һәм Мәрьям үзләренең рухи ирекләре өчен , шуның бер күренеше булган тигез мәхәббәтләре өчен, борынгыдан калган тәртипләргә, ата-аналарының иске гадәтләренә каршы көрәшергә телиләр. Яшьләр, кызганычка каршы, максатларына ирешә алмыйлча һәлак булалар, чөнки алар һаман да үзенең өстенлеген сакларга тырышкан иске тормыш белән көрәштә көчсезләр әле. Алар хыял иткән Бәхет һәм Азатлык патшалыгы да куе һәм серле томан эчендә. Аны күрү өчен башка караш һәм аңа ирешү өчен кыюлык, батырлык һәм тәвәккәллек кирәк.
Автор иҗатының башлангыч чорына караган әсәрләрен күздән кичергәннән соң, Г. Ибраһимовның әдәби мирасында иҗатның романтик тибы һәм романтик методына хас билгеләр тулы күрсәтелгәненә инанып була. Болар:
1.Чынбарлыкка каршы куелган матурлык идеалын эзләү, мәхәббәтне, табигатьне һәм шуларга табынган шәхес иреген идеаллаштыру. (“Яз башы”, “Сөю- сәгадәт”, “Яшь йөрәкләр”).
2. Иҗтимагый тирәлектән читтәрәк торган гадәттән тыш герой образы бирелү.( “Карт ялчы”, “Көтүче”)
3. Әсәрләрдә артык дәрәҗәдә кискенләштерелгән ситуацияләрне, хәлләрне бирү (“Яшь йөрәкләр”).
4. Шәхеснең эчке дөньясына аеруча игътибар итү, психологизм һәм лиризм элементларының көчәюе.( “Уты сүнгән җәһәннәм”).
Г. Ибраһимов иҗатында күзәтелгән романтизмның бу билгеләрен саф көенчә дә, реализм белән аралашкан төстә дә табарга мөмкин. Романтизм реализмдагы эмоциональлекне, психологизмны көчәйтә. Бу шулай ук романтизмнан реализмга күчүнең иң характерлы бер мисалы булып тора дисәм дә, ялгыш булмастыр. Мин язучының әсәрләрен конкрет анализлау җирлегендә тулырак итеп ачарга, аңа бөтенлек бирергә, шулай ук иҗат методына геройлар, аларның характерлары, үзара мөнәсәбәтләре һәм язмышлары аша якын килергә тырыштым.
III Йомгак
Әйе, чыннан да, Г Ибраһимов иҗатында, бигрәк тә “Карт ялчы”, “Көтүче” хикәяләрендә, “Яшь йөрәкләр” романында романтизм белән реализмның якынлашуы нык сизелә, ягъни әсәрләрдә романтизм белән реализм янәшә яшиләр. Г. Ибраһимовның иҗат юлы татар әдәбияты тарихында аерым урын тота. Язучының әдәби мирасы гаять зур әһәмияткә ия. Аның романтик һәм реалистик әсәрләре аша яңа буыннар татар халкы тарихындагы сәхифәләрне өйрәнәләр. Шул ук вакытта әсәрләрендәге геройларның характеры бөтен кеше өчен кызыклы, теләсә кайсы милләт укучыларына аңлаешлы һәм якын.
Кулланылган әдәбият
Гыйләҗев Т.Ш. Галимҗан Ибраһимов.- Казан: Мәгариф, 2007.- 44 б.
Җәләлиева М.Ш. Зирәк акыллы әдип./әдәбиятта тойгы катламнары.- Казан: Тат кит. нәшр., 2005, 46 б.
Заһидуллина Д.Ф. “Яшь йөрәкләр” романында милли фәлсәфә.// Мәгариф, 2007 ,- №3, 82 б
Исмәгыйлева С.Г.”Яшь йөрәкләр”// Мәгариф,- 1997.- №№ 94 б
Хәсәнов М.Х. Галимҗан Ибраһимов// Татар әдәбияты тарихы. Казан, Тат кит. нәшр., 1986.-3 т. 338 б
Хәсәнов М.Х Язучы, галим, көрәшче// Мирас, 2003,- №4, 129.