СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г. Кутуй "Сагыну"

Нажмите, чтобы узнать подробности

Туган якны сагыну турында

Просмотр содержимого документа
«Г. Кутуй "Сагыну"»

Тема: Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең. Г.Кутуйның “Сагыну”нәсере

1.Дидактик максат: Гадел Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, “Сагыну” нәсеренең эчтәлеген төшендерү, укучыларны нәсер төшенчәсе белән таныштыру.

2.Үстерешле максат: укучыларның сәнгатьле уку һәм сөйләм, тыңлап аңлау күнекмәләрен, логик фикерләү сәләтен үстерү.

3.Тәрбияви максат: укучыларда туган илгә, туган җиргә мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1) лирик геройның рухи халәтен ачып бирү;

2) дөрес сөйләм күнекмәләре үстерү.

3) туган җиреңне башка бернинди ил белән алыштырып булмауны аңлату.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет УУГ:

Танып-белү: нәсерне аңлап уку,кирәкле мәгълүматны таба, нәтиҗә чыгара белү.

Коммуникатив: иптәшләреңнең җавапларын тыңлау, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү, парларда, төркемнәрдә эшли белү.

Регулятив: уку бурычларын кую, максатка ирешү юлларын планлаштыру, проблемалы ситуациядән чыга белү. Бөек Ватан сугышы чоры турында тарихи белешмә бирү, географик карта белән эшләү.

Предмет- язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирү, “Сагыну” әсәрен өйрәнү; нәсер һәм инверсия күренеше турында төшенчә бирү, нәсердәге каршылыкларны табу,темасын, идеясен, жанрын билгели белү.

Шәхескә кагылышлы (укытучы өчен): балаларда туган илгә, халкыбыз батырлыгына мәхәббәт хисләре тәрбияләү, сугышның куркыныч афәт икәнен һәм кеше тормышында туган илнең зур урын тотуын аңлату, укучыларны фикер йөртергә, үз фикерләрен булдырырга, әдәби әсәргә җитди карарга, тирәннән уйланырга күнектерү.
(укучы өчен): укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү; әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

Дәрес тибы: уку мәсьәләсен кую һәм чишү

Эш формасы: аңлату- күрсәтү, анализлау.

Предметара бәйләнеш: әдәбият һәм тарих, җыр, география.

Материал: дәреслек (1 нче кисәк, 88 – 91 нчы битләр).

Эшне оештыру төрләре: карточка белән эш, фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эшләү.

Ресурслар:

- Әдәбият, 5 нче сыйныф өчен дәреслек хрестоматия /М.Ш.Җәләлиева, Г.М.Әдһәмова, Д.Ш.Сибгатуллина.- Казан: Татарстан китап нәшрияты.,2011.

- Фоат Галимуллин башкаруында аудиоязма (“Сагыну” нәсере) http://vkmp3.info/mp3/Сагыну%20Гадел%20Кутуй/

- Риназ башкаруында җыр (“Сагыну”). https://ipleer.fm/song/4668702/Razil_Usmanov_-_Bik_sagyndym_avylym/

http://fmusic.me/song-show/15378378-razil-usmanov-bik-sagyndym-avylym

Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, такта, Гадел Кутуй портреты, китаплары, сугыш темасына ясалган рәсемнәр, Евразиянең физик картасы, карточкалар, презентация,


Дәрес барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру

1.Дәресне оештыру

1).Исәнләшү.

Исәнмесез , хәерле көн,

Телим мин барыгызга!!!

-Хәзер бер-берегез белән исәнләшеп алыгыз. (Укучылар бер-берләре белән исәнләшәләр )

2)Уңай психологик халәт булдыру.

-Кәефләрегегез ничек?

(Менә дигән!)(күрсәтәләр)

-Дәрес башында кәефегез ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш!

Яхшы кәеф, матур көннәр, зур уңышлар теләп, дәресебезне башлыйбыз .

2. Өй эшен тикшерү.

-Хәзер өй эшен тикшереп китик. Өй эшенә сезгә Г.Кутуйның тормыш юлы һәм иҗаты турында өйрәнергә кушылган иде.

Презентация буенча тест эшләү

3. Актуальләштерү

Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп, укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларыбыз турында әңгәмә оештыра.

-Сез Бөек ватан сугышында катнашкан кайсы язучыларны беләсез? (Укучылар төрле милләттән булган язучы-шагыйрьләрне саныйлар).

-Сугышта катнашкан нинди татар язучыларын беләсез? (Укучылар төрле милләттән булган язучыларны саныйлар.)

-Бөек Ватан сугышы турында нинди кинофильмнар караганыгыз бар?

Интернет челтәреннән Бөек Ватан сугышы турында кыска гына өзек карау.

4.Уку мәсьәләсен кую.

“Сагыну” җыры куела

-Укучылар, җырчы нәрсә дип җырлый? Җырда нинди хис чагылыр икән? (җырны тыңлыйлар).

- Укучылар, җырда нинди хис чагылды? Фикерләрегезне әйтегез әле. (сагыну хисе).

-Сезнең сагынганыгыз бармы?

- Укучылар ,сагыну русча ничек булыр? (тоска)

-Без бүген нәрсә турында сөйләшербез, дәреснең максаты нинди булыр? (укучылар фикерләре)

- Әйе, бүген дәрестә Бөек Ватан сугышы турында, язучы Гадел Кутуй иҗаты һәм аның “Сагыну” нәсере белән танышырбыз.

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

1. Гадел Кутуйның кыскача тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып үтик әле.

Солдат озын юл үтә, аның юлы - Сталинградтан Берлинга кадәр... Европаны фашизм тырнагыннан азат итеп баручы солдатның — лирик уйланулары, сагыну тулы йөрәк хисләре укучыга яңа дөнья ача, солдат кичерешләренә күмелеп ул Туган иле белән чит илләр арасындагы аермалыкны тоя

- Укучылар, портретны игътибар белән карагыз, аның турында турында ни әйтерсез, ул нинди кеше булып күренә сезгә? (укучыларның фикерләре тыңлана, укытучы тактага яза).

(Көләч йөзле, шат күңелле, тормыш сөючән, язучы, фронтовик)


2. Аудиоязма тыңлау.

- Ә хәзер, укучылар, хәзер Фоат Галимуллин башкаруында “Сагыну” әсәрен тыңлап үтик, ә сез дәреслектән карап барыгыз.

(аудиоязманы тыңлау).

-Әсәр ошадымы сезгә? Матур укыймы?

3.Сүзлек өстендә эш.

-Укучылар, ә нинди аңлашылмаган сүзләр очрады?

1) Укытучы сүзләрне укый, укучылар аның артыннан кабатлыйлар. Авыр сүзләрне, аерым укучылардан кабатлаттыра.

2) Укытучы русчасын әйтә, укучылар тәрҗемәсен әйтә.

3) Укучылар чылбыр буенча яңа сүзләр белән сүзтезмәләр яки җөмләләр төзеп әйтәләр.

Мөкатдәс (священный,святой) - изге, бөек, хөрмәтле.

Мәһабәт (величавый,прекрасный) - сокландыргыч, матур, күркәм.

Ширбәт (фруктовый напиток) - баллы җимеш суы

Газиз – (дорогой; уважаемый) - кадерле

Илаһи матурлык (божественная красота )- аллага хас, серле

Шагыйрәнә (подобно поэту) – шагыйрьләр кебек


3. Нәсерне уку

- Ә хәзер, укучылар, әсәрне чылбырлап укып чыгыйк әле.

Дәреслектән уку.

- Укучылар,әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Лирик герой)

- Димәк, бу нинди әсәр?(лирик әсәр)

- Лирик герой нәрсәне сагына? ( туган илен)

- Чит илдәге чәчәкләрне нәрсә белән чагыштыра? ( туган җир әреме белән)

- Лирик герой шаулап аккан елгалардан су эчә. Ләкин туган илендәге елгаларны сагынып искә ала.Ул нинди елгаларны искә төшерә? (Идел, Дон, Арагва,Дим)

- Лирик герой Карпат тауларына менә, әмма нинди тауларны сагына? (Эльбрус,Кавказ тавы)

-Финляндия күлләре янында ял итә, ләкин нинди күлне сагына? (Аккош күлен сагына

-Лирик герой чит илдә кем булып йөри?(җиңүче)

- Герой нәрсә турында уйлый? (ата-баба корган изге йорт турында).

-Укучылар, герой ни өчен Берлинга ашыга?( иле белән аерылу кайгысын моннан соң һичкайчан татымас өчен).

-Лирик геройның ачуы шулкадәр көчле, сагынуы шундый татлы, түзми җырлап җибәрә. Шушы юлларны табып укыгыз әле?

- Әйе, укучылар аның тизрәк өйгә кайтасы килә.

-Лирик геройның нинди җырлар ишетәсе килә? ( татар җырларын)

- Сагынуның никадәр көчле булуын белдерү өчен нинди җөмләләр кулланылган? (Әсәрдә кабатлау алымы кулланылган. “Сагындым,бик сагындым сине, туган ил!”, дигән өндәү җөмләләр кулланылган. Алар көчле тойгы белән әйтелә.)

-Ни өчен берничә тапкыр кабатлана? (Бу лирик геройның сагыну хисен ачып бирә.)

"Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил !"җөмләсендә эндәшү

"Туган ил" сүзенә төшә. Ул- лирик геройның хисләрен аерып

тирәнтен күрсәтә торган сүз.)


- Рамазан география фәнен дә бик яратып укый, әйдә, безгә Идел, Дон, Арагва, Дим елгаларын күрсәт әле.

-Лирик герой Карпат тавына менгән, әмма ул кайсы тауларны сагына? Картадан күрсәт әле. (Эльбрус, Казбек тауларын)

-Эльбрус,Кавказ тавы георафик картадан табып күрсәт әле.

-Ә хәзер лирик герой сагынган туган илнең чикләрен ачыклыйк. Лирик герой хәзер кайда? (Ул Польшада, Германиягә таба бара)

- Польшаны һәм Туган илне географик картадан табып күрсәтегез әле.

-Ул җиңеп барамы яисә җиңелеп китеп барамы? (Ул җиңеп Германиягә таба бара).

-Лирик герой тагын нәрсәне сагына?(газиз илен, аның бәйрәмнәрен)

-Туган иленә булган мөнәсәбәтен ничек раслап куя? Туган илнең матурлыгын, гүзәллеген сагынуын белдергән җөмләне табып укыгыз әле.”(Синдәгедәй илаһи матурлык, синдәгедәй шагыйрәнә мәһабәтлек бер җирдә дә юк, туган ил!).

- Укучылар, лирик герой мәйданга керә, поляк яшьләре матур җырларын җырлыйлар, шушы бүлектә лирик герой нәрсәне сагына? (туган илне).

-Укучылар, лирик герой чит илдә йөреп нәрсәне ачык аңлый? (кеше өчен үз иленнән дә изгерәк, үз иленнән дә кадерлерәк, үз иленнән дә гүзәлрәк ил дөняда юк ул.)

4. Нәсер жанры белән танышу

-Укучылар, әйтегез әле, ә ни өчен “Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!” фразасы берничә тапкыр кабатлана? (Лирик геройның сагынуы шулхәтле көчле, шуңа күрә кабатлаулар кулланыла).

-Әсәрнең башыннан ахырына кадәр без нинди хисне күрәбез?(сагыну хисе).

-Шулай итеп, нәсердә геройның тирән хисләре чагылдырыла.

- Укучылар, бу әсәр күләме ягыннан нинди? (кечкенә)

-Нәсер турында укып үтсен әле...

-Бу, укучылар, жанры ягыннан бу әсәр - нәсер дип атала.

1. Геройның киеренке,тирән хисләрен чагылдыра

2. Кечкенә күләмле.

Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә: нәсер жанры безнең әдәбиятта сирәк очрый. Г.Кутуй - нәсер остасы. Ул 1944 елда, фашистларга каршы канлы көрәш барганда, үзенең "Без- сталинградчылар" һәм "Сагыну" нәсерен яза.

Димәк, шигырьдә дә хис-кичереш салынган, нәсердә дә бары тик хис-кичереш кенә тасвирланган.

5. -Сагыну нинди хис ул,укучылар? (ул иң татлы, иң ләззәтле һәм иң газаплы, авыр хис.)

-Ә сезнең сагыну хисләрен кичергәнегез бармы? (укучыларның җаваплары)

-Әйе, сагыну хисен кичермәгән кеше юктыр. Нәсердә сагыну хисенең сәбәбе нинди? (Туган илен сагыну)

-Нинди җирне туган ил, туган җир дип атыйбыз соң? (Туган җир ул-безнең туган йортыбыз,авылыбыз, туган шәһәребез, республикабыз)

-Әйе, чыннан да кеше бигрәк тә олыгайган саен авылын, туган җирен, әти-әнисен, туганнарын сагына. Туган җир гомер-гомергә кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче, күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, хикәя-повестьләрен, композиторлар иң яхшы көйләрен туган якка багышлаганнар. Без туган җиребезне, туган ягыбызны һәрвакыт яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез!!!

- Укучылар, кире нәсергә әйләнеп кайтабыз. Лирик геройның сагыну хисенең сәбәбе- туган илен сагыну дидек. Нәрсә соң ул сагыну?

Аңлатмалы сүзлектән дә карап үтик әле.

-Сагынуны күреп буламы соң? (Аны күреп булмый, тоеп кына була, чөнки ул кешенең хисе)

- Хис төшенчәсен ничек аңлыйсыз? (шатлык, кайгы, үкенү,сагыну һ.б.-кеше кичерешәре.)

- Дөрес, укучылар, бу- абстракт төшенчә. Ә абстракт төшенчәгә тагын нинди хисләр керә дип уйлыйсыз? (бәхет, мәхәббәт, өмет, ышаныч)

- Менә бу хисләрне нинди төсләр белән чагыштырыр идегез? Ә хәзер мин сезгә шушы сүзләрне өләшәм, сез нинди төс белән чагыштырасыз, шул төсне куегыз.

(мәхәббәт-кызыл төс, бәхет- ак төс, өмет-, ышаныч-)


III. Рефлексия

1.-Укучылар, безнең дәресебез ахырына якынлашты.

- Балалар, сез бүген дәрестә ниләр белдегез?

-Без дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

- Ә хәзер, укучылар, алган белемнәрне тикшереп алырбыз. Сезгә карточкалар таратыла, кәгазьләрдә план бирелгән, сез дөрес һәм дөрес түгел икәнлеген тикшереп чыгарсыз. (укучылар эшлиләр)

(Дөрес җавапка +

Дөрес түгел – тамгасы куярга.)

План


Дөрес

Дөрес түгел

1

Туган илнең әреме дә шифа булыр иде.



2

Мин Иделне, Донны, Арагваны, Димне сагынам.



3

Мин Карпат тауларын сагындым.



4

Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым.



5

Чит илдә әсир булып йөрим.



6

Җиңү мине Берлинга алып бара.



7

Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам.




-Укучылар , дөрес җавапны презентациягә карап тикшерегез һәм билге куегыз.( укучылар үзләре тикшерәләр һәм билге куялар).

Хатасыз башкарылган эшкә “5” билгесе куела

1 хатага- “4”билгесе куела

2-3 хатага- “3” куела

4 хатадан күбрәк эшкә- “2” куела


План

Дөрес

Дөрес түгел

1

Туган илнең әреме дә шифа булыр иде.

+


2

Мин Иделне, Донны, Арагваны, Димне сагынам.

+


3

Мин Карпат тауларын сагындым.


-

4

Аккош күледәй сихри күлләрне очратмадым.

+


5

Чит илдә әсир булып йөрим.


-

6

Җиңү мине Берлинга алып бара.

+


7

Мин үзебезнең Кызыл мәйданыбызны сагынам.

+



2. Өйгә эш

(сайлап алу мөмкинчелеге бирелә)

1.Әсәрдәге нәсернең баштагы өлешен "Мин Карпат тауларына мендем" дигән җөмләгә кадәр өзекне сәнгатьле итеп яттан сөйләргә әзерләнеп килергә. 2. Туган илне сагыну турында башка әсәр ятларга.

3. Билге кую

-Ә бүгенге дәресне якташыбыз, Байлар Сабасынада яшәүче шагыйрә Илмира Гыймаева шигыре белән тәмамлыйсы килә:


ТАТАРСТАНЫМ

Татарстан - татар телем,

Татарстан - назлы җилем.

Татарстан - газиз өем,

Татарстан - оҗмах җирем!

Милли бишектә назлаучы

Татарстаным син минем!


-Дәрес тәмам, сау булыгыз.


Гадел Кутуй,Нур Баян,Абдулла Алиш,Хәйретдин Мөҗәй,Фатих Кәрим,Хәбра Рахман,Вәдүт Мифтахов,Рәхим Саттар...)