СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Г.Латыйп. "Әхәт" шигыре.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Конспект урока "Г.Латыйп. "Әхәт" шигыре" по татарской литературе. в 7 классе (русскоязычная группа).

Просмотр содержимого документа
«Г.Латыйп. "Әхәт" шигыре.»

Сыйныф 7 Рус төркеме

Фән Татар әдәбияты

Дәрес темасы. Г.Латыйп. “Әхәт” шигыре.

Дәрес максаты.

1. Укучыларны Г.Латыйп иҗаты белән таныштыру, шигырьне йөгерек, аңлап, дөрес интонация белән уку, төп теманы билгели белү күнекмәләре формалаштыру.

2. Алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллана белү күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татарча шигырьләр укуга кызыксыну уяту, белем алуда эзлеклелек тәрбияләү.

Материал. Дәреслек (8-9 нчы битләр).

Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы.

Дәрес барышы.

I. Дәресне оештыру моменты:

- исәнләшү;

- укучыларны барлау;

- уңай психологик халәт булдыру.

II. Белемнәрне актуальләштерү.

1. Өй эшен тикшерү.

2. Темага караган лексик гимнастика


III. Дәрес материалын аңлату.

1. Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.

2.Укытучы сүзе. Г.Латыйп – балалар шагыйре.

3. Сүзлек өстендә эш: яңа лексика белән танышу, сүзләрне дөрес уку, әйтү, тәрҗемәсе белән танышу, сүзлек дәфтәренә язу / татар авазларын дөрес әйтү/

- Яңа сүзләрне кулланып сүзтезмәләр, җөмләләр төзү.

4. Дәреслек белән эшләү.

1 нче күнегү. Рәсем буенча, таныш лексиканы искә төшереп сөйләү. /Укучылар рәсемне фаразлап “укыйлар”./ Малай мәктәпкә соңга калган. Ул йокыдан вакытында тормаган, юынырга өлгермәгән. Әнисе аңа теш пастасы һәм теш щеткасы суза. Ул улына нишләргә куша? Ничек уйлыйсың, малай ни өчен иртән вакытында уяна алмады икән? Бәлки төнлә авыргандыр? Бәлки ул йокларга бик соң яткандыр? Бәлки әнисе уятса да, ул тормагандыр?

Жавапларда билгесез үткән заман хикәя фигыль формасын куллану.

2 нче күнегү. Аудио. /Шигырьне башта дәреслекне ябып тыңлату һәм сораулар биреп укучыларның текстны аңлау дәрәҗәсен тикшерү. Җавапларда инфинитивның барлык формасын кабатлау. Димәк, малайның исеме ничек? Ул нишләргә ярата / яратмый?

- Шигырьне уку, уку төрләре.

3 нче күнегү. Шигырьнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләргә өйрәтү.

- У: Әхәт исемле малай җәйге каникул бетсә дә һаман сентябрьгә яраклаша алмый. Чөнки ул җәй буе туйганчы йоклаган, иртә тормаган. Ә хәзер аңа иртәрәк торырга, ... туры килә. Ә ул һаман төнгә кадәр телевизор карый, бик соң ята. Әхәт элеккечә туйганчы йокларга,... тели.

Нишлисе килә / килми? грамматик структураны кабатлау. Аның иртәрәк торасы, битен юасы, ... килми. Кичен туйганчы телевизор карыйсы килә.

4нче күнегү. Парлап эшләү. Әхәтнең көн режимы турында әңгәмә кору.

/Көн режимы темасы буенча үтелгән лексиканы кабатлау. Укучылар Әхәт ролендәге малайга сорауларга җавап бирә. Укучылар аңа сорау бирәләр, дәреслектәге үрнәктән файдаланалар.

У: Әхәт, син хәзер сәгать ничәдә йокыдан торасың? Кич белән сәгать ничәгә кадәр телевизор карыйсың? Ничә сәгать дәрес әзерлисең?/

5 нче күнегү. Әхәткә киңәшләр бирегез. Һәр эшкә дә вакытында өлгерергә теләсә, ул көн режимын ничек үзгәртергә тиеш?

Укучылар киңәшләр биргәндә иртәрәк, соңрак, вакытында, соңга калмыйча сүзләрен кулланалар. Үрнәк: Әгәр һәр эшкә дә вакытында өлгерергә теләсәң (Яки: һәр эшне дә вакытында эшләргә теләсәң), кичтән төнгә кадәр телевизор карама (Яки: карамаска кирәк).

6 нчы күнегү. Фикерләрегезне әйтегез, сезнеңчә Әхәт ничек укый?

/ -дыр/-дер кисәкчәсен кабатлау. Җавапларда куллану өчен үрнәк:.

Мин Әхәт начар укыйдыр / бик яхшы укымыйдыр дип уйлыйм, чөнки ...

Яки: Минемчә, Әхәт начар укыйдыр, чөнки .../

5. * Әңгәмә оештыру:

- Сезнең арада Әхәт кебек укучылар юкмы?

- Сез дәрескә ничек әзерләнәсез? /Җавапларда сүзләрнең уңай тәртибен куллану, сорауга тулы җавап бирүне камилләштерү/

IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау.

Рефлексия. Рефлексив кабатлау.

– Дәрестә нинди материалны кабатладык?

– Нәрсәләр турында сөйләштек?

– Нинди яңа материал белән таныштык, өйрәндек?

- Дәрескә куелган максатка ирештекме?

- Сезгә дәрес ошадымы?

- Үзегезнең җавапларыгызны ничек бәялисез?

V. Укучыларның җавапларын бәяләү, билгеләр кую.

VI. Өй эшен аңлату. 1) яңа лексиканы хәтерләргә

2) 5 нче күнегү язмача, 9 нчы бит.