“Габдулла Тукай мәңге безнең йөрәкләрдә”
(5-6 яшьлек балалар өчен)
Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Музыка астында балалар залга кереп утыралар.
Тәрбияче. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 нчы апрельдә аның тууына 131 ел була.
Бала: Туган тел. Габдулла Тукай сүзләре.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
Бала. Без бит Тукай оныклары,
Туган тел оныклары
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы.
“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән слайд карау.
Тәрбияче: Г. Тукай 1886 елныӊ 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Бик яшьли ятим кала, төрле-төрле кешеләр тәрбиясендә яши. Кечкенәдән үк шигырьләр укырга яраткан «кечкенә Апуш» үзе дә Габдулла Тукай дигән бөек шагыйрьгә әверелә. Һәм бүген без, балалар, сезнеӊ белән шушы матур шигырьләрне сөйләп ләззәтләнербез.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Иӊ матур шигырьләр сөйлим
Мин Тукай туган көнне.
Эчтән генә җырлап йөрим,
Җырлыйм «Туган тел»емне.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым, кил!
Безнеӊ ил бит – Тукайлы ил,
Бәхетле ил – безнеӊ ил!..
Тәрбияче: Яз һәм Тукай…….
Гел янәшә атлый,
Шау чәчәккә төреп җиһанны,
Язлар белән җирдә яшәү туа.
Тукай белән –шигъри моңнары,
Күпме буын “Туган тел”ен тыңлый,
Моңайганда-көйләп юана….
Әкиятен, шигырьләрен укып,
Бик күп сабый бала куана.
Җыр “Яз җитә” Җ.Фәйзи көе, Ф.Кәрим сүз.
Тәрбияче. Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен күп шигырьләр, әкиятләр язган.
Балалар шигырьләрен сөйлиләр.
“Бала белән күбәләк”.
Бала: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Бала: Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Карлыгач
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән Карлыгачым.
Ул көн буе аузы берлән балчык ташый,
Балчык берлән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә; бара-бара
Чыгарды ул матур-матур балалар да.
Ачыксалар Карлыгачның балалары,
Чебен-черки тотып кайта аналары.
Карлыгачым ямьсез озын кара төндә
Каты йоклый оясында, алмый тын да.
Бер канатының астына тыга башын,
Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын.
Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен,
Төн буена нинди каты җил исмәсен,—
Ни булса да, бары да бер аның өчен, —
Уянмый ул, селкетми дә борын очын.
“Гали белән кәҗә”
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
Тәрбияче: Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Аныӊ җавабын кем белер микән?
Кешенеӊ якын дусты,
Йортныӊ тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек?
Балалар: Эт
Тәрбияче: – Бик дөрес, балалар. Бу – эт. Хәзер шул шаян, ләкин бернәрсәгә дә өйрәнергә теләми торган Акбайны Илдан һәм Ринат «Кызыклы шәкерт» шигыре аша тасвирлап күрсәтерләр.
Кызыклы шәкерт (Г.Тукай)
Ринат: — Әйдәле, Акбай, өйрән син,
арт аягың белән тор;
Аума, аума, туп-туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
Илдан: — Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
Ринат:—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,
зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар,
эш белү уңайсыз ул!
Тәрбияче. Бөек Тукаебызның эшен дәвам иттереп безнең бик күп шагыйрьләребез татар теленә мәдхия җырлаганнар, аны мактаганнар.
Бала. Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен иң кирәкле затлы тел.
Бала. Татарчасы туган тел, безгә газиз булган тел
Атаң-анаң, әби-бабаң сине сөя торган тел.
Бала. Алыштырмам бу телне мин бер телгә дә
Пычраттырмам мәңге аны беркемгә дә.
Тәрбияче. Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, ”Шүрәлеләр”-
Безнең дуслар барсы да.
Тәрбияче. Т: Балалар, сез Г. Тукайныӊ бик күп шигырьләрен, әкиятләрен беләсез. Хәзер сезнеӊ белән бер уен уйнап алырбыз. Бу уенныӊ исеме «Кайсы әкият кирәк-яраклары» дип атала. Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу рәсемнеӊ нинди әкият яки шигырьгә туры килә икәнен атарсыз:
Уен: «Кайсы әкият кирәк-яраклары»
-алтын тарак.
-капчык.
-күбәләк.
-эт.
-учак.
Су анасы. (Музыка астында керә) Качма! Качма! Тукта! Тукта и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
Тәрбияче. Нәрсә булды, Су анасы? Кем сине рәнҗетте? Кемне ачуланасың?
Су анасы. Ничек ачуланмаска, кемдер минем алтын таракны урлаган. Бәлки ул сезнең арададыр? Синме, бәлки синдер? Бирегез тизрәк. Кайда минем алтын тарак?
Тәрбияче. Су анасы, син безгә үпкәләмә. Андый балалар безнең арада юк. Син аларны башка җирдән эзлә.
Су анасы. Сезнең арада булмавына мин бик шат. Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый.
Тәрбияче. Ә син бәйрәмгә кал, безнең белән уйнарсың, күңел ачарсың.
Су анасы. Рәхмәт, мин уйнарга бик яратам.
Уен “Менә сиңа уң кулым”
Су анасы. Булдырдыгыз, балалар. Ә сез мәкальләр беләсезме? Хәзер мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итегез.
– Эш беткәч. . . (уйнарга ярый).
– Эше юкның. . (ашы юк).
– Аз сөйлә. . (күп эшлә).
– Кем эшләми. . (шул ашамый).
– Калган эшкә. . (кар ява).
Су анасы. Рәхмәт, балалар, бик күп беләсез.
Шүрәле:(керә) Кысты, кысты бармагымны былтыр кысты. Ай, авырта бармагым. Нишлим? Бик авырта. Мин яхшы булырга, начарлык эшләмәскә сүз бирәм.
Тәрбияче. Балалар, нишлик? Ярдәм итәбезме Шүрәлегә?
Балалар. Әйе, ул яхшы булырга сүз бирде.
Шүрәле. Рәхмәт, балалар, ышанычыгыз өчен.
Рәхмәт инде, балалар,
Калдырасыз кичәгә.
Мин үзем бик яратам
Бергәләп ял итәргә.
Ә сезне уенга чакырам.
Уен “Миңлебай” (Матуркай.)
Без йөрибез әйләнеп,
1. Син уртада, Миңлебай, (Матуркай)
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Йә, кыланагыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
Тәрбияче. Балалар, Су анасы белән Шүрәле уйнарга бик яраталар икән. Әйдәгез, бер биетеп тә алыйк әле үзләрен.
Су анасы белән Шүрәле бии.
Су анасы, Шүрәле. Бигрәк күңелле сезнең белән, тик биеп арыдык. Без бераз ял итеп алыйк, ә сез безгә берәр матур җыр җырлап ишеттерегез, әле!
Җыр “Күңелле балачак”
Су анасы. Рәхмәт сезгә, балалар. Мин бүген үземне бик бәхетле итеп сизәм. Сау булыгыз, балалар. Җәй көне су буена ял итәргә, коенырга, балык тотарга килегез.
Шүрәле. Балалар, сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Рәхмәт сезгә, балалар. Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән. Аның шигырләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Туган телебезгә Тукай кебек тугры булып үсегез. Сау булыгыз. Җәй көне урманга гөмбә, җиләк җыярга килегез.
Җыр “Яратам” (Эльмира Зиннатуллина муз. , Земфира Вәлиева сүзләре)
1. Мин үсәм, үсәм, үсәм,
Кояш нурын яратам.
Кояш та мине сөя,
Юлларыма гөл сибә.
2. Мин җырлыйм, җырлыйм,
Туган телемне зурлыйм.
Туган җиремне зурлыйм,
Туган илемне зурлыйм.
Тәрбияче. Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел.
Туган илем, туган җирем,
Тыныч имин булсын гел.
Тәрбияче. Балалар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Хәзер бергәләшеп халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җырын башкарабыз.
Бәйрәм “Туган тел” җырын башкарып тәмамлана.