СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Габдулла Тукай “Су анасы” әкияте. Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән ачык дәреснең технологик картасы.

Категория: Прочее

Нажмите, чтобы узнать подробности

Рус мәктәбенең татар төркемендә әдәби уку дәресе. 3нче сыйныф.

Просмотр содержимого документа
«Габдулла Тукай “Су анасы” әкияте. Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән ачык дәреснең технологик картасы.»

Габдулла Тукай “Су анасы” әкияте.

Габдулла Тукайның 130 еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән ачык дәреснең технологик картасы.

(Рус мәктәбененең татар төркемендә әдәби уку дәресе. III сыйныф)


Филия Галәветдинова, Баулыдагы 7нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Дәрес тибы - Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

Максат:

1. Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү, “Су анасы” әкиятен укып анализлау.

2. Аралашу сәләтен үстерүгә йогынты ясау.

3. Тукай иҗаты белән горурлану, шигъри сүзгә мәхәббәт хисләре тәрбияләүне дәвам итү.

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен- Г.Тукай иҗаты буенча презентацияләр, рәсемнәр, физминутка ясау өчен аудиоязма, “Су анасы” мультфильмы.

Укучылар өчен- 3 нче сыйныф. «Әдәби уку» дәреслеге (авторлары: Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х. Мияссарова), “Үзбәя кәгазь”ләре.

Универсаль уку гамәлләре:

шәхси: үз фикереңне башкаларга җиткерә белү, башкаларны игътибар белән тыңлау;

регулятив: дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;

коммуникатив: үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп әйтә белү;

танып белү: сөйләмне аңлап төзи белү, логик фикерләү.

Уку эшчәнлеген оештыру- парларда, күмәкләп, үзлектән эшләү.

Этап

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

1. Оештыру. Максаты: Уңай психологик сәләт тудыру.


Укучыларны сәламләү, дәрескә әзерлекне тикшерү, эш урыннарын тәртипкә китертү.

Һава торышы турында әңгәмә. Диалогик сөйләм үстерү.

-Бүген язның ничәнче ае?

-Бүген көн нинди? Җил исәме? һ.б

Монологик сөйләм.

-”Яз“темасы белән бәйле нинди сүзләрне беләсез?

-Кәефләрегез, хәлләрегез ничек?

- Барыбызның да кәефе яхшы булсын өчен бер-беребезгә “тәмле сүзләр” әйтәбез.

-Бүгенге дәрестә бер-берегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

-Әлеге аралашуыбыз өчен критерийлар буенча үзегезнең эшегезне бәяләгез.

Дәрескә эш урыннарын тәртипкә китерәләр. Укытучы белән исәнләшәләр. Дежур укучыдан дәрестә кем юклыгы, сәбәбен сорыйлар. Бер-берсенең кәефе, хәлләре ничек икәнен сорашалар. Укытучы биргән сораулар буенча парларда сөйләшәләр. Бер-берсенә әлеге дәрестә уңышлар телиләр. Парталарында яткан “Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 1нче пунктка үзләренә билге куялар.

2. Өй эшен тикшерү. Максаты: Укучыларның мөстәкыйль эшли алуларын тикшерү.

Г.Тукай турында мәгълүмат яки аның шигырьләрен тыңлау. Быел Г.Тукайның 130еллык юбилее билгеләп үтелүе турында әңгәмә кору.

1.Укучылар үзләре сайлап алып эшләп килгән өй эшләрен укый.

2.“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 2нче пунктка үзләренә билге куялар.

3.Актуальләштерү. Максаты: Белгәннәреннән чыгып, белмәгән материалны ачыклау.

1.“ТЭЙК-ОФ-ТАЧ ДАУН” структурасын куллану.

2. Ребус чишү. Тукай сүзе килеп чыгарга тиеш.

-Тукай әсәре булса – басарга, булмаса-утырып кына торырга кирәк.

1.Укучылар Тукай әсәре булса – басалар, булмаса-утырып кына торалар.

2.Ребус чишәләр.

4. Уку мәсьәләсен кую. Максаты: Теманы, дәрестәге чишәсе проблеманы формалаштыру.

- Димәк, бүген кайсы шагыйрьнең әсәре белән танышырбыз?

- Хәзер мультфильм карыйбыз.

- Дөрес, бүген без Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен укып фикер алышырбыз, андагы геройларга характеристика бирербез.

Укучылар куелган сорауга җавап бирә, Г.Тукайның “Су анасы” әкиятен карыйлар һәм дәрестә чишәсе уку мәсьәләсен үзләре әйтәләр.

5.Уку мәсьәләсен чишү. Максаты: Теманы ачу, проблеманы чишү өстендә эш.

1.Сүзлек эше. “РАУНД-ТЭЙБЛ” структурасын куллану.


Инде шаять-ниһаять, басма-мостик, сачләрен-чәчләрен, баккан идем-караган идем, кыйссаны-хикәяне, чиертә-шакый, угълың-улың, тышка-урамга.

Сүзлек сүзләре белән танышалар, беренче төркем - сүзтезмә, икенче төркем җөмләләр төзеп, бирелгән кәгазьгә бер-бер артлы бирелгән вакыт эчендә язалар.


2.Укытучы текстны укый. Сәнгатьле укучы балалар тестны укуны дәвам итә.

Ял минуты. “Тәфтиләү” көе уйный.

3.“Кайсы артык” уены. “КЛОК БАДДИС” структурасын куллану.

4.Текст эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

5.План төзү. “ТАЙМ-ПЭА-ШЭА”структурасын куллану.












Текстның төп фикерен ачыклау.

Укыганда “Малай Су анасының нәрсәсен урлый?” соравына җавап эзләү.







Рәсемнәр таратыла. Бер рәсем әсәр эчтәлегенә туры килми.




-Малай дөрес эшләгәнме? Ни өчен? (Ул кеше әйберен сорамыйча ала, урлап кача.)


Бирелгән вакыт эчендә әсәрнең планын төзеп бетерү:

1.Су коену.

2.Басмада куркыныч хатын утыра.

3.Таракны алып авылга чаптым.

4.Су анасы минем арттан чаба.

5.Су анасы, этләрдән куркып, кире йөгерә.

6. Әнигә: “Тарак таптым!”-дидем.

7.Кич белән йокларга яттым.

8.Төнлә кемдер тәрәзә чиертә.

9.Су анасы әнидән алтын таракны сорый.

10.Әнием тәрәзәдән таракны тышка ата.

11.Әни мине бик ачуланды.

12.Шуннан бирле мин кеше әйберенә тимим.

-Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясыйк.
-Әйе, кеше әйберенә рөхсәтсез тияргә ярамый. Бу әсәрнең төп фикере.

-Төркемнәрдә фикер алышыгыз әле.
1 төркем. Күршеңә кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында әйт.
2 төркем. Син Су анасы икәнеңне һәм синең алтын тарагың бар икәнен әйт.
3 төркем. – Син кеше әйберенә тимәгәнеңне әйт.

Куелган сорау буенча фикер алышу.




Өйрәнелгән сүзләрне әйтеп, физик күнегүләр ясыйлар.


Укучылар артык рәсемне билгелиләр. Билгеле бер вакытка очрашып, балалар үзләренә пар таба һәм җавапларын чагыштыра, фикерләрен аңлата.

Сорауга җавап бирәләр. Бер-берсенең фикере белән килешү-килешмәүләрен әйтәләр.

1.Бирелгән вакыт беткәч, парлап тикшерәләр.

2.“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 3нче пунктка үзләренә билге куялар.











Һәр төркем үзенең фикерен әйтә.



Парлап сөйләшәләр.

“Үзбәя кәгазе”нә язылган критерийлар буенча 4нче пунктка үзләренә билге куялар.


-Укучылар, кеше әйберенә тияргә ярамаганлыгы турында халкыбызда бик матур мәкальләр бар. Күпнокталар урынына төшеп калган сүзләрне язсагыз, сез аларны миңа үзегез әйтерсез:
Каракның бүреге (яна)
Каракны яшергән кеше үзе дә (карак) һ.б.

1нче төркем – беренче мәкальне, 2нче төркем икенче мәкальне аңлата.



6. Рефлексия. Максаты: Дәрес максатына нинди юллар белән ирештек? Ниләр белдек? Кебек сорауларга җавап бирү.

- Балалар, бүген без дәрестә нинди уку мәсьәләсе чиштек?

- Ничек эшләдек?

- Ниләр белдек?

-Г.Тукайның 130еллык юбилее уңаеннан үткәрелгән нинди чараларда катнашырга уйлыйсыз?



Укучылар чиратлап телдән җавап бирәләр, бер-берсеннән дә сорыйлар.

7. Бәяләү. Максаты: Укучыларның үз уңышлары һәм уңышсызлыкларының сәбәбен ачарга, эшчәнлеген бәяләргә өйрәтү.

-Укучылар, слайдка карагыз. Бүген сез нинди эшне әйбәт башкарып чыктыгыз, ә кайсы өлештә йомшаграк эшләдегез?

Укытучы критерийларны аңлата,билгеләр куя.

Укучылар һәр дәрес этабы буенча үзләренә бәяләмә бирә, “Үзбәя кәгазе”нә 5нче пунктка гомуми билгене куеп, укытучыга тапшыра.

8. Өй эше бирү. Максаты: Мөстәкыйльлеккә өйрәтү, үз мөмкинлекләреннән чыгып, биремнәрне сайлап алу күнекмәсе булдыру.

1.Су анасының рәсемен ясарга һәм ни өчен шундый икәнлеген аңлатырга. 

2.План нигезендә әкиятнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

Укучылар үзләренә өй эшен сайлап алып, көндәлекләренә язып куялар.