Гаяз Исхакый
«Кәҗүл читек»
( 7 нче сыйныфта компьютер технологияләре кулланып дәрес үрнәге)
Г.ИСХАКЫЙНЫҢ "КӘҖҮЛ ЧИТЕК" ХИКӘЯСЕ
Максат: "Кәҗүл читек" хикәясенең эчтәлеген ачу, аны аңлап укуларына ирешү;
хикәядә күтәрелгән мәсьәләләргә укучыларның үз карашын булдыру,
логик фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен
камилләштерү: халкыбызның милли бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре,йолаларына
мәхәббәт тәрбияләү. ,
■ Җиһазлау: Г, Исхакыйның портреты. Әсәрләреннән күргәзмә.
Мусин Ф. Таяз Исхакый" (Тормышы һәм эшчәнлеге) К.,Тат.кит. нәшрияты. 1998ел.
Татар халык киемнәреннән күргәзмә. Компьютер, мультимедиа, DVD язмасы, телевизор.
Кулланылган ысул һәм алымнар: укытучы сөйләве, эзләнү һәм иҗади ысуллар,
күрсәтмә .һәм тикшеренү ысулы, укытучының һәм укучының сәнгатьле укуы,
эзләнүчән әңгәмә, телдән сыйфатлама бирү, укытучы укуы, иллюстрация
өстендә эш, чагыштыру алымы, сөйләм алымы.
Дәрес тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе
План
1.Оештыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
а) Өй эшен тикшерү.
б) Тест сорауларына җавап бирү
ТЕСТ СОРАУЛАРЫ. 1.Г.Исхакыйның туган авылы:
а) Кушлавыч;
б) Яуширмә; _ .
в) Солтанморат;
2.Г. Исхакыйның 17 яшендә язган беренче әсәре:
а) «Кияү»;
б) «Көз»;
в) «Тәгаллемдә сәгадәт»;
3. Г.Исхакый Казанда нинди газетада эшли?
а) «Таң йолдызы»;
б) «Яшь сталинчы»;
в) «Яшь ленинчы»;
4. Г.Исхакый чит илгә кайчан китә?
а) 1933;
б) 1954;
в) 1917;
5. Г.Исхакый ничәнче елда вафат була?
а) 1945;'
б) 1954;
в) 1939;
6. Г.Исхакыйның кабере кайсы илдә?
а) Польшада;
б) Германиядә;
в) Төркиядә;
Ш.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү. Хикәя өстендә эш:
а) Әсәрнең жарын билгеләү;
б) Өлешләргә бүлү һәм исем бирү;
в) Читекне тасвирлаган урынны табып уку һәм экрандагы читек белән
чагыштыру,әңгәмә үткәрү;
Гает бәйрәме турында әңгәмә үткәрү;
Әхмәдулланың читекне көткәндәге кичерешләре турында укучылардан сөйләтү;
Иллюстрация өстендә эш;
Автор Әхмәдулланың кичерешләрен ничек тасвирлаган? Шул урынны табып уку;
Инценировка;
Укытучының үрнәк укуы;
Рольләргә бүлеп уку;
10.Рәсем буенча укучылардан сөйләтү;
11 .Хикәядән тел-сурәтләү чараларын табу;
12. Әсәрнең идеясын билгеләү;
IV.Йомгаклау.
Автор нәрсә әйтергә теләгән? Г.Исхакый иҗатының әһәмияте.
V. Өй эше
вариант- Хикәяне дәвам итәргә.
вариант- Әхмәдуллага характеристика язарга.
V/. Билгеләр кую.
Дәрес барышы
Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз.Әдәбият дәресен башлап җибәрәбез.
Өй эше итеп нәрсә бирелгән иде?
Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында кабатларга һәм аның
"Кәҗүл читек" әсәрен укып бетерергә Индивидуаль эш итеп, Алсу белән
Муратка Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты турында өстәмә чыганаклардан файдаланып сөйләргә әзерләнеп килергә иде. Аларны тыңлап үтик. Рәхим ит, Мурат.
(Укучыларның чыгышлары тыңлана)
- Рәхмәт. Хәзер Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап
төзелгән тест сорауларына җавап бирербез
(Укучылар тестлардагы дөрес җавапларны билгели.
Укытучы һәр укучының ничек эшләвен күзәтә һәм шунда ук эшкә нәтиҗә ясый.)
-Минем әти бүген Казаннан кайта.Улмы? Ул миңа саплы калач китерә.
Өр-яңа читек. Бу өзек ниндиәсәрдән алынган?
-Г.Исхакыйның "Кәҗүл читек"әсәреннән.
-Укучылар, бүген безнең максатыбыз: "Кәҗүл читек" әсәренең эчтәлеген ачу, аны аңлап укуга ирешү; хикәядә күтәрелгән мәсьәләләргә үз карашыгызны булдыру
(Тактада число һәм тема языла)
Сез әсәрне өйдә укып чыктыгыз.Аны нинди жанрга кертер идегез һәм ни өчен?
Хикәя жанрына, чөнки әсәрдәӘхмәдулла белән булган бер генә вакыйга турында сүз бара.
Хикәяне ничә өлешкә бүлдегез?
Ике өлешкә.
Бу өлешләргә нинди исемнәр бирер идегез? (Укучыларның фикерләретыңлана, иң уңышлы исемнәр тактага языла.)
I өлеш - Әхмәдулланың татлы хыялы. I өлеш - Өзелгән өмет.
Әхмәдулла ни өчен әтисенең кайтуын түземсезлек белән хыялланып көтә?
Әтисе аңа читек алып кайтачак.Укучылар, әйдәгез әле, тексттан Әхмәдулланың хыялындагы читекне сурәтләгән урынны табып укыйк әле.
(64нче биттә бирелгән өзекне табып укыйлар)
- Экранда бирелгән читек рәсеменә игътибар итегез әле, ул Әхмәдулланың хыялланган читегенә охшаганмы?
(Экранда читек рәсеме күрсәтелә)
Әйе, аның да читеге чәчәкле, балтырының очы кып-кызыл иттереп тар сәхтиян тоткан була.
Укучылар, хәзерге вакытта читек кигән кешеләрне күргәнегез бармы?
Әйе, олылар мәчеткә барганда,намаз укыганда кияләр.Шулай ук
спектакльләрдә, биючеләрнең аякларында күрергә мөмкин.
Укучылар, экранда безнең Үрге Усылыдагы сабан туе күренеше. Биючеләребезнең өсләрендә татар киемнәре, аякларында читекләр. Болар бәйрәмгә ямь өстенә ямь өсти.
(DVD язмада татарча бию карау)
Ә Әхмәдулла яңа читек киеп кая барачак?
Гает бәйрәменә.
Нинди бәйрәм соң ул гает бәйрәме.
Гает бәйрәме-ислам диненең иң зур бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәм- рамазан ае тәмамлангач- билгеләп үтелә.
Бу айда кешеләр ямьсез сүзләрдән, ялганнан, кеше сөйләүдән тыелырга тиеш, начар эшләр эшләмәскә, олыларга-хөрмәт,
кечкенәләргә мәрхәмәт күрсәтергә тиеш.Күптән түгел генә узган гает бәйрәменә без дә бардык: анда вәгазь тыңладык, хәер салдык. Бу көнне әниләребез иртүк
торып тәмле әйберләр пешерделәр, туганнарга кунакка бардык, үзебез дә аларны чакырдык.
һәрвакыт яхшылыклар гынаэшләргә өйрәтә. Һәм гомумән, бәйрәм көнне генә түгел, һәрвакыт әти-әнилөрегезгә игелекле булыгыз, изгелекләр эшләргә тырышыгыз.
Кешеләргә эшләгән изгелек җирдә ятмый, үзеңә үк изгелек булып әйләнеп
кайтачак. Ә хәзер хикәябезгә күчик,Әхмәдулла әтисенең читек алып кайтуын көткәндә нинди хисләр кичерә,нинди уйлар белән яна? Аның кичерешләрен сөйләп күрсәтегез әле.
Әхмәдулла янып-көеп, түземсезләнеп көтә.Ул көтү каршыларга чыккан,үз кичерешләренә малайларны да бөтереп кертә, аларга тәмле прәннекләр бирергә вәгъдә итә...
Рәхмәт. Экранга күз салыгыз әле.Бу иллюстрация әсәрнең кайсы эпизодын сурәтләгән? Әсәрнең эчтәлеге белән бәйләп аңлатыгыз.
(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Әхмәдулланың хыяллары тормышка аштымы? Өметләре акландымы?
-Балалар, Әхмәдулланың әти-әнисе, әбисе аның күңелен күтәрү өчен ниләр эшлиләр соң?
Инсценировка.
-Әби вәгъдә бирде. Ул аны ничек үти, шул урынны тыңлап китик әле
(укытучының үрнәк укуы).Әхмәдулла әбисенең читек әзерләп утыруын күргәч нинди хисләр кичерде дип уйлыйсыз?
-Ул тыныч күңел, татлы хыяллар йокларга ята.
- Менә таң ата. Гает иртәсе җитә.- Әхмәдулла татлы, хыяллар белән йокысыннан уянды. Әйдәгез әле,Әхмәдулланы гаеткә барырга әзерләү күренешен рольләргә бүлеп укыйк әле.
(Укучылар 71нче биттәге өзекне рольләргә бүлеп укыйлар)
Шуннан соң нинди вакыйга була?Экрандагы иллюстрацияне файдаланып, хикәяне сөйләп бетерик өле. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Укучылар, Әхмәдулланың дуслары белән килешәсезме? Сезнең фикерегезчә, алар дөрес эшләделәрме?Юк, алар Әхмәдулланың кеше киемнәрен кигәнен күрсәләр дә, сиздермәскә тиешләр иде. Берсе генә булса да якларга тиеш иде, минемчә.
Әхмәдулланы үртәп, алар аның хисләрен җимерделәр.
(Укучыларныңҗаваплары тыңлана)
-Мондый тел-сурәтләү чаралары ни өчен кирәк дип уйлыйсыз?
-Алар текстның тәэсир көчен арттыралар.
-Шулай итеп, без сезнең белән "Көҗүл читек" хикәясен кыскача анализладык. Нәтиҗә ясыйк: Гаяз Исхакый бу әсәре белән нәрсә әйтергә теләгән икән?
Беренчедән, тыйнак булырга, сабырлыкка, кешегә авырлык килгән
вакытта аны ташламаска, бер-береңә ярдәмчел булырга, башкалардан
үзеңне өстен куймаска; икенчедән,динебез, гореф-гадәтләребезгә инану, алар белән горурланырга кирәк икәнлекне күрсәткән.
- Бүгенге дәресебезне әдәбият белгече Җамал Вәлидинең сүзләр белән
тәмамлыйк: "Гаяз! Бу исем хәзер һич шөбһәсез татар әдәбияты, татар поэзиясенең
мәркәзендә тора". Әйе, үзенең бөтен гомерен милләт турында кайгыртуга,
аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен көрәшүгә багышлаган мөхтәрәм
затыбыз Гаяз Исхакый безнең күңелләребездә мәңге яшәр!
Көндәлекләрегезне ачып өй эше языйк:
I вариант- Хикәяне дәвам итәргә;
IIвариант- Әхмәдуллага характеристика язарга.
Билгеләр кую. Шуның белән дәресебез тәмам.