СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гаяз Исхакый әсәрләрендә милли тәрбия мәсьәләсе

Категория: Литература

Нажмите, чтобы узнать подробности

Милли әдәбият кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп–әхлак кагыйдәләрен укучыга  үтемле итеп җиткерә.  Шуңа нигезләнеп, егерменче йөз башында тупланган тәҗрибә хәзерге укыту-тәрбия процессында да актив файдаланырга тиеш. Г.Исхакый әсәрләрендә татар дөньясының тәрбияви кыйммәткә  ия булган мәсьәләләре күтәрелә.

Просмотр содержимого документа
«Гаяз Исхакый әсәрләрендә милли тәрбия мәсьәләсе»

Гаяз Исхакый әсәрләрендә милли тәрбия мәсьәләсе.

Хайрутдинова Гульфия Нуховна, Казан шәһәре, 16 нчы татар-инглиз гимназиясе.

Татар әдәбиятының милли асылы һәм максатлары турында уйланулар мәгърифәтчеләр заманыннан башлана. Чөнки XIX йөзнең икенче яртысында, Россиядә яңа демократик тәртипләргә күчү йогынтысында, мәгърифәтчеләр милләт язмышы белән актив кызыксына башлыйлар һәм бу мәсьәләгә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәрлек төп чара итеп матур әдәбиятны сайлыйлар. Егерменче йөз башында татар әдәбиятында милләтчелек идеясе тагын да көчәеп китә. Ул дәвердә милләтнең хәле, аның язмышы турында уйламаган язучылар юк диярлек. Шулай да алар арасында Гаяз Исхакый әсәрләре аерылып тора.

Милли әдәбият кешелек туплаган рухи байлыкны, әдәп–әхлак кагыйдәләрен укучыга үтемле итеп җиткерә. Шуңа нигезләнеп, егерменче йөз башында тупланган тәҗрибә хәзерге укыту-тәрбия процессында да актив файдаланырга тиеш. Г.Исхакый әсәрләрендә татар дөньясының тәрбияви кыйммәткә ия булган мәсьәләләре күтәрелә.

Мәктәп программасы чикләнгән булу сәбәпле, Г. Исхакыйның әсәрләренә урын аз бирелә, әмма укучыларда әдипнең иҗаты, тормыш юлы турында системалы күзаллау булдыру мөһим.

Гаяз Исхакыйның төп максаты – татар милләтен саклап калу, аны дөньядагы иң мәгърифәтле, алдынгы халык итеп таныту.Ул 1903 нче елда үзенең “Ике йөз елдан соң инкыйраз” дигән әсәрен яза. Бу әсәр йокымсыраган хәлдә яшәгән милләттәшләрне уяту, айныту һәм үзләренең милли хәлләренә аеграк карату нияте белән дә язылган була. Татарның милләт буларак инкыйраз юлына басуын катгый төстә искәртү белән бергә, әдип мондый аяныч хәлгә төшүнең сәбәпләре һәм аннан чыгуның юллары турында да уйлана. Татарлар, ди Гаяз Исхакый, борынгы заманнан бирле уңган, акыллы, укымышлы, киң күңелле һәм максатка омтылучан горур табигатьле милләт. Ул дөньяның башка халыклары кебек үк тигез хокуклы булып дөньяга килгән һәм шул принциплар нигезендә яшәргә тиеш. Моның өчен милләтнең уйда да гамәлдә дә азат булуы кирәк . Шул максатны күздә тотып Г.Исхакый ерак бабаларыбызның батыр рухына, бай мирасына мөрәҗәгать итә һәм алар ярдәмендә йокымсыраган милләтнең рухын күтәрергә, дәртен кузгатырга омтыла. Әсәрнең нәкъ менә шул максатны күздә тотып язылуы белән бүгенге көндә дә әһәмиятен югалтмаган.

Язучының “Тормышмы бу?”, “Мулла бабай”, “Алдым- бирдем”, “Мөгаллим”, “Тартышу”, “Кыямәт”, “Зөләйха” һ.б. Бу әсәрләрнең башыннан ахырына кадәр “Тормышмы бу?” дигән тарихи-фәлсәфи сорау сузылып бара, иске татар тормышын нигездән үзгәртеп кору кирәклеге мәсьәләсе куела. Г.Исхакый милләтне инкыйраздан коткару проблемасын әсәрләрендә милли яшәешнең төрле аспектлары аша күрсәтә.

“Кәҗүл читек” хикәясен укучыларга берничә тәрбияви аспекттан чыгып аңлатырга мөмкин: беренчедән, милли тәрбия аспекты (гореф-гадәтләргә, йолаларга ихтирам тәрбияләү), икенчедән, гаиләдә бала тәрбияләү аспекты. (Бала күңеленә сакчыл караш, олылар белән балалар арасындагы мөнәсәбәт , балаларның үзара аралашуы Һ.б.)

Хикәядә элеккеге татар тормышындагы көндәлек вакыйга тасвирлана. Әхмәдулла мәхдүмгә әтисе гаеткә затлы милли читек алып кайтырга вәгъдә итә. Малай моны түземсезлек белән хыялланып көтә. Ләкин тегүче читекне бу бәйрәмгә өлгертә алмаган икән.

Әмма әсәр моның белән генә бетми әле. Әбисе, баланың күңеле төшмәсен дип, бер төн эчендә кәҗүл читек тегеп бирергә була. Ак майга кырым кушып, кара буяу ясый һәм читекнең төсен үзгәртеп малайга кидерә. Читек бик килешле , малайга таман гына була. Ләкин иң җаваплы мизгелдә, мәчеттә намаз укыганда, малайлар күз алдында читекнең буявы чапанга сөртелеп бетә, әби читеге икәнлеге беленә.

Хикәядә, бер яктан, баланың кичерешләре, рухи дөньясы, шатлык-куанычлары, кечкенә генә трагедияләре тормышчан ситуациядә һәм төгәл детальләр ярдәмендә ачып бирелә. Икенче яктан, татар гаиләсендә бала тәрбияләү традицияләре, олыларга булган хөрмәт, ата-ана белән бала мөнәсәбәте җентекләп сурәтләнә. Автор бала күңелен аңлап, аңа сакчыл караш булганда гына олы җанлы кеше тәрбияләп булуын искәртә. Өченчедән, халыкның гореф-гадәтләре, йолалары, бу очракта гает бәйрәме, олылап аны зур хәзерлек белән үткәрү, бөтен гаиләне берләштереп тора, ә бәлки гаиләне генә түгел, ә бөтен бер авыл халкын һәм милләтне дә оештырып, дуслаштыручы чара икән ләбаса.

Шушы җәһәттән язучының “Сөннәтче бабай” (1911) хикәясен билгеләргә мөмкин. Бу әсәрдә сөннәткә утырту кебек бер йола аша авылның, халыкның бөтен бер тарихы, яшәү рәвеше сурәтләнә. Хикәядә автор “кечкенә кешенең” драмасын фаҗига дәрәҗәсенә күтәрә. Әсәр татар халкының гореф гадәтләренә , йолаларына (сөннәткә утырту, кан алдыру, мәетне озату) сак мөнәсәбәт тәрбияли. Мәсәлән, хикәянең үзәгендә тасвирланган сөннәткә утырту, мөселманнарда элек-электән үк пакълек, чисталык билгесе буларак хупланган. Хикәядә Сөннәтче бабай үз кәсебен җир йөзендә иң кирәкле, иң изге, кешеләргә яхшылык кына китерүче һөнәр дип карый. Бу аның яшәү мәгънәсе дә. Автор бу образ аша татар халкына хас булган иң күркәм сыйфатларны бирә. Теләсә кем сөннәтче була алмый: “Аның күңеле пакъ, яшәү рәвеше саф, тәне һәрвакыт ару-таза булырга тиеш. Кешеләр бары тик изге җаннарга гына үз балаларының язмышын ышанып тапшырганнар.”

Билгеле булганча, татар халкы уңган булган халык дип саналган. Әлеге сыйфат Сөннәтче бабай һәм аның карчыгы Гөлйөзем әбинең көндәлек эшләрендә күренә. “Һәр елны ....аның бодае уңа, уйсу йиргә чәчкән солысы карк туткыллы булып үсә, карабодае миләш кеби, сабаклары берлән тула була...” Гөлйөзем әби дә ире кебек бик уңган, булган, тырыш, хезмәт сөючән: “Гөлйөзем әби , өйләрендә әллә никадәр җиһаз булмаса да, җәмәгатьләре шул карт-карчык белән бетсә дә. Көне буе эштән бушамый иде...”

Хикәядә Гөлйөзем әби образына Сөннәтче бабайның икенче хатыны образы каршы куела. Автор аңа хәтта исем дә бирмәгән, карчык кына диелә. Бу образ өчен татар халкына хас сыйфатлар ят. Ул шапшак, ялкау, эш рәтен белмәгән хатын булып чыга. “Чиста, пөхтә өй пәри базарына әверелә, татлы ризыкларны төкереп ташларлык ашамлыклар алыштыра, өс-башы катып бетә”. Сөннәтче бабай боларны авыр кичерсә дә, эчтән тына, никахлап алган карчыгына каты бәрелми. Биредә бабайның татар халкына хас тагын бер сыйфаты ачыла. Ул- сабырлык. Карчык образы аша Г.Исхакый укучыга пөхтәсезлек, шапшаклык күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дигән идеяны җиткерә.Татар хатын-кызының һәрдаим ирләренең терәге, өй тоткасы булуын әйтә.

“Сөннәтче бабай” моннан йөз ел элек язылса да, үзенең әһәмиятен югалтмый. Чисталык, пөхтәлек,хәземәт сөю, уңганлык татар халкының йөз аклыгы булып кала бирә. И.Нуруллин аны “чын мәгънәсендә милли һәм халыкчан әсәр” дип атый.

Әдәбият

  1. Мусин Ф.М. XX йөз татар әдәбияты тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре//

  2. Нуруллин И. Гаяз Исхакый // Исхакый Г. Зиндан: Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991

  3. Сәхапов М. Баш редактор сүзе//Мирас. -2008- № 2