СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Газинур Гафиятуллин турында

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Газинур Гафиятуллинга багышланган чыгыш. "Батырлар үлемсез"!

Просмотр содержимого документа
«Газинур Гафиятуллин турында»

Батырлар үлемсез

Бөек Җиңүгә 69 ел! 1941 нче елны башланган Бөек Ватан сугышын һич кенә дә оныту мөмкин түгел. 9 нчы май иртәсен татар халкы моңсу, күзләрдә яшь, йөзендә чак кына елмаю белән каршы ала. Ил - геройларын хәтерендә яңарта, бүгенгеләрен барлый. Туган иле өчен гомерен дә кызганмаган бөек шәхесләрен искә ала. Шуларның берсе - Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятулла улы Гафиятуллин.

Газинур Гафиятуллин 1913 нче елны Татарстан Республикасы Бөгелмә районының Сугышлы авылында дөньяга килә. Балачак еллары авыр үтә. Алты яшендә әнисез кала. Үз икмәген кечкенә Газинур үзе эшли. Сигез яшеннән кулына чыбыркы тотып әтисе белән бергә көтү көтә башлый. Мәктәптә уку турында уйлыйсы да түгел. Әтисе Гафиятулла тагын бер тапкыр өйләнә. Үги әнисе Газинурга карата кырыс була. Гаиләдә башка балалар да туа. 1930 нчы елларда Бөгелмә районында “Кызыл гвардиячеләр” колхозы оеша. Гафиятуллиннар колхозга керә.

Мохтаҗлык, авыр хезмәт Газинур өчен тормышта нык булырга, авырлыкларны җиңәргә, тырыш булырга өйрәтә. Әнисенең туганы, абыйсы коммунист һәм гражданнар сугышы партизаны Вәли Газинур тормышында зур роль уйный. Вәли коллективлашу чорында Сугышлыда «Кызыл гвардияче» авыл хуҗалыгы артелен оештыручы һәм аның беренче председателе була.

1934 нче елда Газинур Гафиятуллин Гыйльмура исемле кызга өйләнә. Балалары туа. Газинур колхозда иң уңганнарның бepce була. Ул комсомолга керә һәм, ячейкадагы иптәшләре белән бергә, көчен кызганмыйча эшли. Алар кырларда эшләргә дә, урман кисәргә дә өлгерәләр. Леспромхозда эшләү Газинурның тормышында тирән эз калдыра. Ул анда укырга-язарга өйрәнә, төрле милләт кешеләреннән торган коллектив белән очраша. Юллар төзүдә катнаша. Ат караучы булып та эшли.

Сугыш башлангач Гафиятуллин хатыны һәм балалары белән саубуллашып, армиягә алынучыларның беренче группасы белән Бөгелмә хәрби комиссариатына килә. Армиядә фронтның төрле участокларында башта санитар булып эшли, сугыш кырыннан яралыларны госпитальгә илтә. Шуннан үзе дә сугыш эченә керә, гади укчы булып сугыша. Көнбатыш, Калинин, Төньяк-Көнбатыш, Балтыйк буе һәм 2 нче Балтыйк буе фронтлары гаскәрләре составында Дрисса һәм Витебск чигендә оборона сугышларында (1941), Смоленск сугышында (1941), Калининград (1941) һәм Ржев-Вязьма (1943) оборона операцияләрендә, Холм һәм Великие Луки шәһәрләре янында Ловать елгасы өчен барган бәрелешләрдә катнаша. Хатларында Газинур үзенең туганнарына: «Без нык торабыз һәм дошманга отпор бирәбез»,— дип яза. Сугышчан иптәшләре — якташларының батырлыгы белән горурланып, ул үтерелгән бер немец солдатыннан табылган хаттагы түбәндәге юлларны да хатына терки: «Монда безгә каршы бик күп татарлар сугыша. Мин татарлар белән төшемдә дә очрашырга теләмәс идем...» Гафиятуллин дисциплиналы һәм тотнаклы сугышчы була. Аны белүчеләр: «Ул гитлерчылар белән соңгы патронына кадәр сугышучы һәм атакага беренче булып күтәрелүче сугышчыларның берсе иде»,— дип сөйлиләр.

Тәҗрибәле фронтовик булып чыныккан Газинурны полк мәктәбенә укырга җибәрәләр. Күп тә үтми, ул 1943 нче елның 5 нче декабрендә частька сержант булып кайта һәм отделение командиры урынбасары итеп билгеләнә. Гади һәм шат күңелле булуы, тиз аралашучан характеры аңа бу хезмәтне бик тиз үзләштерергә һәм солдатлар белән уртак тел табарга ярдәм итә. Шул ук вакытта ул таләпчән, инициативалы һәм кыю командир була. Сугышта ул отделениене үзенең шәхси үрнәге белән рухландыра, һәрвакыт аның алдында бара.

Гафиятуллин хезмәт иткән 20 нче укчы полкта татар сугышчылары күп була. Җае чыкканда, ял вакытларында, алар бергә җыелып туган якларын искә төшерәләр, җырлар җырлыйлар. Газинур да бу очрашуларның барысында да диярлек катнаша. Ул, партия членлыгына кандидат буларак, якташлары арасында политик агитация эше алып бара, татар телендә газеталар укый, совет гаскәрләренең уңышлары, сугыш батырлары турында сөйли. Шундый әңгәмәләрнең берсендә Газинур иптәшләренә сугышта җиңүне тәэмин итәр өчен тормышын корбан иткән рядовой Александр Матросовның батырлыгы турында телгә ала. Бу әңгәмә сугышчыларда тирән тәэсир калдыра.

1944 нче елның 13 нче гыйнварен ул һөҗүм белән каршылый. Газинур хезмәт иткән полкка немецлар тарафыннан куәтле терәк пунктына әверелдерелгән Овсище авылын алырга приказ бирелә. Җимерелгән һәм яндырылган авылны фашистлар траншеяләр һәм тимер чыбык белән чолгап алган була, йорт хәрабәләре астында дзотлар, ут нокталары эшләнгән. Авылга килү юлында кар баскан тип-тигез ачык кыр булу совет сугышчыларына йөкләнгән бурычны үтәүне катлауландыра. Роталар бу ачык һәм тигез урынны узу өчен берничә тапкыр атакага күтәрелә.
14 нче гыйнварда Һөҗүм итүчеләр Овсище авылы кырыена килеп җиткәч, Гафиятуллин сугышчылары немец траншеяларына беренче булып бәреп керә. Алар, дошманның дзоты һәм танкка каршы ата торган орудиеләре батареясе позицияләре янына үтеп, гранаталар ташлый. Анда булган гитлерчылар юк ителә, ә исән калган бер немецны сержант пленга ала.
Ләкин, хәрабәләргә яшеренгән дзоттан аткан немец пулеметы алга барырга комачаулый, аның уты отделениене җиргә ятырга мәҗбүр итә иде. Газинур, дәһшәтле сызгырган пулялар астында ачык араны түш белән шуышып үтеп, дзотка якынлаша. Цельгә якынлашкач, ул аңа граната ыргыта. Дзот эчендәге берничә фашист үтерелә, ләкин пулемет атудан туктамый. Дзотка кадәр берничә метр гына ара калган була, аны шартлатырга мөмкин, ләкин Газинурның инде гранатасы булмый. Ул, вакытның чиксез кадерле булуын, тик торуның җинаять икәнен аңлый, чөнки дошманның контратакага ташланып, подразделениене чигенергә мәҗбүр итүе ихтимал. Кискен карарны Газинур Гафиятуллин йөрәге белән киңәшеп кабул итә. Кар өстендә ятучы солдатлар дзот алдында сержантның гәүдәсе калыкканны күрәләр. Ул: «Ватан өчен!» — дип кычкырып, алга ыргыла һәм куллары белән дошманның пулемет көпшәсенә ябышып гәүдәсе белән амбразураны каплый. Шуннан соң пулемет тынып кала.

Газинурның шушы искиткеч батырлыгы белән рухланган сугышчылар, дәррәү күтәрелеп, алга ташланалар. Авыл алына. Сугышчылар Газинурның пулялар белән тетелгән гәүдәсен күтәреп алалар, аңарда егерме яра була. Дуслары татар баһадирын борынгы рус җирендә хәрби хөрмәт белән күмгәч, күңелләрендә дошманга карата зур нәфрәт саклап, көнбатышка таба алга китәләр.

Газинурның батырлыгы һәм аны бүләкләү турында хәбәр итеп, дивизия командиры партия өлкә комитетына һәм Татарстан АССР Халык Комиссарлары Советына болай дип яза:

«Героик Кызыл Армия сугышчысы, татар халкының турылыклы улы сержант Гафиятуллин үзенең рус, украин, белорус туганнары һәм күп милләтле Ватаныбызның башка милләт сугышчылары белән янәшә торып, үлемнән курыкмыйча, социалистик Ватанның барлык халыкларының тормышы һәм бәхете өчен немец-фашист илбасарларга каршы батырларча сугышты. Татар халкының тугрылыклы улы герой сержант Гафиятуллинның саф образын безнең хәрби берләшмә сугышчылары һәм командирлары хәтерләрендә мәңге сакларлар. Газинурның үлемсез исеме — безнең байрак, без аны ялкынлы Җиңү биеклегенә ут һәм кургашын давылы аша намус белән алып барабыз. Аның образы безгә юл күрсәтәчәк һәм немец-фашист илбасарларын җиңүгә алга өндәячәк.

Берләшмәнең барлык сугышчылары, сержантлары һәм офицерлары исеменнән үз семьяларында Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллаңны тәрбияләп үстерә алган Татарстан АССР хезмәт ияләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм».

Гафиятуллинның полкташлары Бөгелмә районына геройның хатыны Гыйльмура Кашшаф кызы Гафиятуллинага Газинурның үлү кайгысын уртаклашып һәм аның нинди батырлык күрсәтүе турында язып хат җибәрәләр. «Сезнең ирегез, безнең белән бергә данлы юл үткән сугышчан иптәшебез Газинурның исемен без горурлык белән телгә алабыз. Үзенең иң яхшы улын — сөекле Ватаныбызны немец илбасарларыннан саклаучы Газинурның исемен бөтен Совет халкы мәңге искә алачак».


Газинур Гафиятуллин Псков өлкәсе Мякотино-Иваново  авылында җирләнә. Бөгелмә шәһәрендә һәм Сугышлы  авылында аңа һәйкәл куелган. Музей эшли. Бөгелмә һәм Лениногорск  шәһәрендәге  урамнар аның  исеме белән аталган. Танылган язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романы  тарихи  чынбарлыкка нигезләнеп язылган, реаль  тормышта булган  вакыйгалар тәэсирендә иҗат  ителә.

«Халкыбыз туган ил өчен газиз гомерләрен  биргән  улларын һәм кызларын  онытмый, аларны күңел түрендә йөртә. Батырларны онытмау – бик изге эш, ләкин батырлар үрнәгендә  яңа батырлар  тәрбияләнмәсә, безне гафу итмәсләр иде. Бүген бездә яңа батырлар тәрбияләнә. Без  аларны хезмәт фронтларында да, космоста да,  армия сафларында да көн саен күрәбез. Яңа батырлар белән бергә кулга-кул тотынышып, Бөек Ватан сугышы каһарманнары да бара, алар үлемсез, Советлар Союзы Герое  Газинур Гафиятуллин  белән бөтен халкыбыз горурлана», – дип яза Габдрахман Әпсәләмов. 1968 нче елда “Газинурчылар маршы” иҗат ителә.

Тын гына китапханәдә тарих битләренә күз салам. Һәр басманың битен ачкан саен күңелгә мең төрле уй килә. Күпме язмыш...Әтисез үскән балалар...Ачлык...Хәбәрсез югалганнар...Дәһшәтле сугыш еллары халкы күңелендә зур югалтулар белән мәңгелеккә уелып калган. Яңа буын үз геройларын белеп үсә. Тиеш тә. Гади генә татар егетенең үзе турында уйламыйча, фашист гаскәрләренә каршы ташлануы минем күңелемдә соклану һәм халкым өчен горурлык хисләре уята. Әйе, батырлар үлемсез...



























Заявка на участие в республиканской научно-практической конференции, посвященной 400-летию династии Романовых «Роль татарского народа в развитии Российского государства»



Организация – заявитель (полное название по уставу)_МБОУ «Гимназия №5 ЗМР РТ»

Электронная почта организаци [email protected]

Телефон организации 53308

Руководитель организации Чибинова Накия Шамсувалиевна

Информация об участнике конференции

Фамилия, имя, отчество _Мотыгуллина Язиля Азатовна

Место учебы, класс МБОУ «Гимназия №5 ЗМР РТ», 8 класс

Название секции_________________________________

Название работы Батырлар үлемсез_

Информация о научном руководителе

Фамилия, имя, отчество научного руководителя Закирова Айгуль Анасовна__

Должность, место работы_МБОУ «Гимназия №5 ЗМР РТ», учитель татарского языка и литературы

Домашний/сотовый телефон_89655959227

Электронная почта 3msc.ma@mail.ru__