СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Готовое сочинение

Нажмите, чтобы узнать подробности

Сочинение написано в рамках мероприятий, посвяәенных Дню республики

Просмотр содержимого документа
«Готовое сочинение»

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение

основная общеобразовательная школа села Байгильды

муниципального района Дюртюлинский район Республики Башкортостан






Сочинение на тему:

«Туган ягым - яшел бишек»





Выполнила ученица 9 класса

Гильмутдинова Рания Шамилевна

Учитель: учитель I категории

Гильмутдинова Зиля Ангамовна




2016

Бу балалык илем, яшьлек илем,

Яшел илем- нәни Ватаным!

Кояш булып мин шушында чыктым,

Кояш булып шунда батармын.

(Р.Миңнуллин)

Бөек Русия дип аталган илдә, гүзәл Башкортстан туфрагында бер кечкенә генә нокта бар. Бу минем туган җирем-Дүртөйле районы Казы-Яльдәк авылы.Әлбәттә, кыйммәтле энҗе-мәрҗәннәр, иксез-чиксез байлыклар юк монда. Тик зәңгәр күк йөзендә балкучы якты кояшы һәм алтын ае белән башка җирләрдән аерылып тора ул. Ерак җирләргә ургылып агучы зәп-зәңгәр күзле елгалар, камышлы тирән күлләр,челтерәп аккан чишмәләр, куе урманнар, яшел хәтфә болыннар, җиләкле аланнар, иксез-чиксез иген кырлары — болар барысы да минем газиз туган җирем ул. Шулай ук дөньяда тиңе булмаган матур чәчкәләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган якның җылысы салынган. Әйе, моннан да изгерәк, кадерлерәк, гүзәлрәк җир башкача юк.

Туган ягым-илаһи як,

Бөркетле як, таулы як,

Җиләкле як, чиләкле як,

Кымызлы як, тайлы як.

Минем туган авылым бик могҗизалы җирдә урнашкан. Аны төрле яктан урманнар, чишмәләр, кырлар, күлләр уратып алган. Матурлык күрер өчен әллә кайларга барып йөрү дә кирәкми. Бары тау башына чыгып утыру да җитә. Авылымның сызылып аткан алсу таңнары, кичен җирне алтын нурларга күмеп кояш баюы монда бигрәк тә матур күренә.Күкрәгеңне киереп, тын аласың да, хозурланып, тирә-якка карап тын каласың...

Ә эссе җәй көннәрендә урманга барып олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү үзе ни тора! Ирексездән бөек Тукайның «Шүрәле» поэмасындагы түбәндәге юллары искә төшә:

“Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк”.

Иренмичә үрелеп берсен өзәргә генә кирәк, каен җиләге авызда эреп югала да куя. Ә аннан соң инде тәмам ялыкканчы чиләгеңә җыясың. Кышкы буранлы кичләрдә каен җиләге кайнатмасы белән чәй эчүләре үзе бер гомер түгелмени?!

Әй, газиз Туган авылым! Мин аны шундый яратам, аның назлы чишмәләренең чылтырап агуын, сандугачларының өздереп сайравын тыңламый мөмкин түгел.Әйтерсең лә, нәни оркестр!Гади генә сары күзле, ак таҗлы ромашкалар шул назлы көйләргә иркәләнеп, тибрәлеп утыралар. Ак каеннар нәни яфраклары белән кул чабалар. Аларга бакча артыбыздан җитез агучы елга тавышы кушыла. Хәтта шунда йөзүче каз-үрдәкләрнең яңгыравык тавышлары да тирә-юньгә ямь өсти. Тау итәге гөрли, җылы җилләр кушылып, бик матур бер җыр барлыкка килә.

Авылымнан читкә кунакка китсәм, берничә чакрымга сузылган Казый күлебезне сагынам, аны төшләремдә күреп уянам. Табан балыклары, чуртаннары белән тирә-якта дан тота ич ул! Рәхәтләнеп, колач җәеп, суында йөзәргә яше дә, карты да ярата. Ә күлдә йөзгән аккошларга сокланмый карау мөмкин түгел. Гариф Гобәй безнең аккошларыбызны тасвирламады микән? “...Сирәк камышлыкта, түшен тәкәббер киереп, шул ук вакытта бик сакланып, аккош йөзә”. Күл өстендә очучы акчарлаклар, челәннәр, торналар – болар безнең якларда гына яшидер төсле тоела. 

Әйе, читтә йөрсәң, урмандагы гөл-чәчәкләрнең хуш исләре сагындыра. Кечкенә канатларын җилпеп, чәчәктән чәчәккә кунып очучы, дөньяның рәхәтлеген тоючы нәфис күбәләкләре күз алдына килә.

Без шундый яхшы тормышны күреп яшибез. Нәрсә телибез-шуны эшлибез. Кайда телибез-шунда барабыз. Ә бит җирдәге күпме балалар мондый тормыш турында хәтта хыяллана да алмыйлар.Украинадагы хәлләр беркемне дә битараф калдырмагандыр. Сугыш, кан кою, үлем ачысы, ятим балаларның күз яшьләре... Гомер кичергән йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды бу илнең халкы. Мәктәпләргә, шифаханәләргә, балалар бакчаларына төбәп бомба аталар. Кем башлады бу сугышны? Озак дәвам итәрме ул? Бу сораулар җавапсыз кала. Менә шундый вакытта Республикамның иң зур байлыгы – газиз халкыбыз икәненә тагын бер кат инандык. Бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә монда. Ә күпме качакларны кабул итте безнең туган якларыбыз. Киң күңеллелек - безнең халыкка хас иң зур сыйфат.

Табигать афәтләре дә сынап тора Республикабызны. Яңавыл, Калтасы, Краснокама районнарыннан август азагында гарәсәт узды. Тоташ бер авыл җир белән тигезләнде. Кешеләр йорт-җирсез калды. Йөзьяшәр наратлар, тирәкләр көчле җилдән шырпы урынына шартлап сындылар. Башкортстан халкы, дәррәү күтәрелеп, бәлагә юлыгучыларга ярдәм кулы сузды. Тукаебызның “Халык зур ул, көчле ул, бөек ул...”, – дигән сүзләренә тагын бер кат ышандым.

Сүз дә юк,туган илебез искиткеч матур.Тик күңелне бер проблема бик борчый.Соңгы вакытта урманнарга кергәч, киселгән агач төпләрен, ташланган чүпләрне күреп йөрәк әрни. Сулыклар да бик күп, ләкин промышленность предприятиеләреннән, фермалардан агып чыккан сулар аларны пычрата, гүзәл табигатьнең ямен җибәрә.Табигатьне пычрату, аңа саксыз карау иманлы кешеләрдә борчылу уята. Безнең бурычыбыз – табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Шулай булса гына монда килүче кунакларыбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыян ясамаслар.

Кешеләр! Әйдәгез әле, табигатькә карата бераз мәрхәмәтлерәк булыйк! Аны саклап калу өчен бар көчебезне кызганмыйк! Табигать һәм бөтен галәм киңлеген саклап калу — безнең бурыч. Җиребез байлыгын безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап калыр, киләчәк буыннарыбызга да илтеп җиткерер. Иншамны Ә. Баяновның кешелек дөньясын саклап калырга өндәгән сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Чаң кагам мин:
- Бар халыклар!
Барлык теләк-гадәтләрне
Буйсындырып бары акылга,
Кул бирегез бер-берегезгә
Җир хакына, яшәү хакына!