Татарстан Республикасы
Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбе филиалы
Түбән Оры башлангыч мәктәбе
“ Грипптан саклан !”
дигән темага
ачык
класс сәгатенә
презентация
Төзеде : башлангыч сыйныф укытучысы Яруллина Фирдания Саматовна
2017-2018 уку елы
Грипп - йогышлы авыру, аның белән теләсә кем чирләргә мөмкин. Авыру кешедән грипп вирусы сәламәт кешенең борын куышлыгына күчә.
Грипп – куркыныч чир.Ул вирус аша йога. Вирусларны ныклап хәлсезлек тоелмаган, чирне җиңелчә үткәреп йөргән авырулар тарата.
Грипп белән чирләүче әйләнә-тирәдәгеләрне сөйләшкәндә, йөт-кергәндә, төчкергәндә һавага төкерек, төчкерек тамчылары белән вирус таратып зарарлый. Вирус организмга эләккәч, агулы матдә (эндотоксин) бүленеп чыгып, вирусларның яртысы үлә. Шул вакытта алар кеше организмын да агуларга өлгерә.
– Грипп инфекциясенең чыганагы булып беренче чиратта авыру кеше тора. Авырый башлауның өченче – бишенче көннәрендә вирус аеруча куркыныч. Йөткергәндә, төчкер-гәндә, хәтта сөйләшкәндә дә вируслар авыру кешедән бүленеп чыгып, берничә метрга кадәр таралырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, һавада вируслар берничә сәгать дәвамында (!) сакланалар. Вирус шулай ук көнкүреш әйберләре, уенчыклар, урын-җир әйберләре аша да тарала.
Грипп таралу юллары
- һава тамчылары аша (иң күп таралганы);
- көнкүреш кирәк-яраклары аша.
Грипп билгеләре
- температура 37,5-39 °С;
- баш авыртуы;
- мускуллар, буыннар авыртуы;
- туңу;
- ютәл;
- томау яисә борын тыгылу;
- тамак төбе авырту.
Гриппны аеруча балалар, авырлы хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, хроник чирләргә ия булучылар авыр кичерә.
Дәвалану
5 көн тыныч кына ятып дәваланырга. Авырту ва-кытында китап укырга, телевизор карарга,
компьютер белән эшләргә яра-мый. Бу авыру организмны тагын да көчсезләндерә.
2 көн дәвамында көнгә 2 л су эчәргә, бигрәк. тә С витаминына бай - лимонлы чәй, гөлҗимеш , төнәтмәсе эчәргә кирәк.
Кара карлыган аеруча нәтиҗәле чаралардан санала.
Кура җиләге — иң яхшы тирләтүче һәм температураны төшерүче.
Грипп вакытында нарат җиләге (брусника) киң кулланыла. Җиләгеннән морс ясыйлар.
Әфлисун — гриппка каршы кулланылган нәтиҗәле чараларның берсе. Аны һич тартынмый ашарга кирәк.
Каен җиләге яфрагыннан ясалган төнәтмә дә файдалы.
Су белән бергә авыру организмда булган вирус барлыкка китергән агулы матдәләр чыга.
Әмма иң куркынычы– гриппның кабатлануы. Әлеге фонда еш кына пневмония, йөрәк һәм кан тамыры авырулары, шулай ук нерв системасы авырулары, мәсәлән, мен-нингит барлыкка килергә мөмкин. Бу бигрәк тә сабый балалар, өлкән яшьтәге яки хроник авыру кешеләр өчен куркыныч.
Гриппны кисәтү кагыйдәләре:
- прививканы эпидемия чоры башланыр алдыннан ясатыгыз;
- кеше күп урында, җәмәгать транспортында булу вакытын чикләгез;
- кеше җыела торган урыннарда битлек киегез;
- йөткергән яисә төчкергән кешеләрдән ерак йөрегез;
- кулларыгызны сабынлап даими юыгыз, аеруча урамнан соң;
- борын куышлыгын юдыртып торыгыз;оксалин мае сөртегез;
- бүлмәгезне җилләтегез, юеш чүпрәк белән җыештырып торыгыз;
- С витаминлы ашамлыкларны (мүк җиләге, нарат җиләге, лимон), суган һәм сарымсакны күбрәк кулланыгыз;
Профилактика
Фельдшер киңәшләре
- Вакцинация ясату .
- Табиб чакыртырга кирәк.
- Иң беренче чиратта халык җыелып торган урыннардан ерак йөрегез. Грипп белән авыртучылар белән аралашуны туктатыгыз.
- Битегезгә кагылмагыз. Суык тидерү чорында кулларыгызда кеше күп булган урыннарда эләккән вирус кисәкчекләре булырга мөмкин.
- Кулларыгызны юыгыз. Грипп белән авыручылар еш кына төчкерәләр, бу исә селәгәй белән вирус та тирә-якка тарала дигән сүз.
- Идәннәрне юыгыз һәм бүлмәне җилләтегез. Бу йортта авыручы кеше булган очракта эшләнә. Төчкергәндә төкерек аша вирус бүлмә җиһазларына да эләгә. Тузан сөртеп һәм бүлмәне җилләтеп сез вирус кисәкчекләрен юкка чыгарасыз.
- Суган һәм сарымсакта фитонцидлар, ягъни микробка каршы матдәләр барлыгы турында да онытмагыз.
.
Белемнәрне тикшерү
Тест
1) Грипп вирусы ничек тарала?
а) су белән; в) һава тамчылары аша;
б) азык белән; г) кул бирешкәндә.
2) Гриппка каршы профилактика чаралары:
а) прививка ясатырга; в) җиләк –җимеш ашау;
б) минераль су эчү; г) витаминнар кабул итү.
3) Тирә-юньдәгеләргә грипп йоктырмау өчен :
а) марлядан повязка кияргә; в) витаминнар эчәргә;
б) аерым савыт-саба тотарга; г) суган,сарымсак ашарга.
4) Авырту вакытында врачлар нинди чәй эчәргә кушалар:
а) лимонлы; в) шикәрле; д) чияле;
б) кура җиләкле; г) бутерброд белән; е) кара карлыганлы.
5) Авыру билгеләре сизелә башлагач та :
а) врач чакырырга ; в) мәктәпкә барырга;
б) постельгә ятарга; г) дарулар эчәргә.
Практик эш
1,2 сыйныф укучылары проект әзерлиләр.
4 сыйныф укучылары марлядан саклагыч битлек тегәләр.
Саклангыч битлек ничек ясала?
Дүрт кат итеп бөкләнгән марляны 15-20 сантиметр зурлыктагы кисәкләргә бүләләр, читләре тегелә, почмакларга бәйләгечләр тагыла. Яңа битлекне юып кайнар үтүк белән үтүкләргә кирәк. Бер файдаланганын бер процентлы сода эремәсендә чылатып алалар да кайнаталар, юалар, үтүклиләр, шуннан соң яңадан кулланалар. Гаиләдә авыру булганда, кул астында 4-6 битлек тотарга кирәк, аларны 2-3 сәгать саен алыштырып торалар.