СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Гыйбрәтле сүзләр.

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

Күп фикерлә, аз сөйлә.   Күңелне  үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.

Просмотр содержимого документа
«Гыйбрәтле сүзләр.»


Гыйбрәтле сүзләр ( Р.Фәхретдин)

   Бәрәкәтле       адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы.
   Дөньяда       иң авыр нәрсә — ризык аз вә гакыл күп булып, икесе бергә җыелудыр.
 
   Җиңел       саналган эшләрнең ахырлары күп вакытта — авыр вә авыр күрелгән эшләрнең соңлары       күп вакытта җиңел буладыр.
   Хаҗәт       вакытында дәваны истигмаль итү шифа бирә, хаҗәт булмаганда истигмаль итү       авыру тудыра.
 
   Якын       карендәшләреңне бозык кешеләрдән саклавың кебек, китапларыңны да тиешле       булмаган кешеләрдән сакла.
 
  Ачу       килү изгелекләрне оныттыра.
  Тиешле       булмаган кешене мактау вә яманлау — сазлыкка өй салу мисалында.
  Күп       фикерлә, аз сөйлә.
  Күңелне       үзенә тартучы нәрсә — кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләредер.
 
  Сүзләрнең       кыйммәтлесе — заман үтү белән онытылмый торганы.
  Никадәр       авыр булса да, адәм баласының дөньяда торасы килә.
  Дөнья       бер театр булып, адәм балалары — шунда уйнаучылар.
  Һәр кичәнең — көне, һәр       кайгының шатлыгы була.
  Кеше       үзенең хатасын заманага йөкләтә.
 Ялган       дус чын дошманнан зарарлырак.
 Күп       наданга иярүгә караганда аз галимгә иярү яхшырак.
  Дуслык       дәвам иткән вакытында ныгый бара.
 Дуслык       — кайгыны, шатлыкны уртаклашудыр.
 
 Хәзерлекләре       булган кешеләр куркынычлы эшләргә дә каршы торалар.
 
 Төшүе       авыр булырлык югары урынга менәргә кызыкма.
 Дошман       белән чуалу вә булышу — аны кыздырудыр.
 
 Өмет       бетү куркакны да батырландыра.
Дошманны       җиңү өчен иң көчле корал — аңа изгелек итү.
Син       үз вазифаңны үтә дә аннан аргысын тикшермә.
Исерү       — үз ихтыярың белән дивана булудыр.
Һәр ике кеше дә ирле-хатынлы       булмый.
 
Надан       бай — галимнәр мәҗлесендә телсездер.
 
Балаларга       калдыра торган мирасларның иң кыйммәтлесе — дин өйрәтеп калдыру.
Исерү       — адәмлектән чыгып, хайванлыкка керүдер.
 
Кешеләрне       шатландыруың — үзеңне шатландыруыңдыр.
 
Гакыллы       дус — арыган вакытта утырып бара торган арба.
Гакыллы       кешенең йөге — башында, ахмак кешенең йөге — аркасында.
Эшләп       аруга караганда тик торып ару авыр.
 
Әйткән       сүз, үткән гомер — агып киткән су мисалында.
 
Тугрылык       — максатка бара торган юлларның һәм кыскасы, һәм яхшысы.
 
Бәгъзе       бер кешеләр тешләре белән чәйниләр, бәгъзе берәүләр телләре белән       чәйниләр.
 
Бу       дөньядагы кайгылар, авырлыклар — адәм балаларының имтихан бирүе.
Сәламәтлегеңне       саклыйсың килсә, һәр эшеңдә сак бул.
 
Өмете       беткән кешенең өмете — үлем генә.
 
Атаң-анаңны       кабергә салган дөньядан ни мәрхәмәт өмет итмәк кирәк!
 
Дөньядагы       яшәгән вакытларында адәм балаларының ике төрле максатлары бар:
 берсе —       байлык, икенчесе дә — байлык.
Күрү       өчен йөрүче хатыннарга караганда, күрелү өчен йөрүче хатыннар күбрәк була.
Гакыллы       кеше ялгызы гына калудан курыкмас.
 


Скачать

Рекомендуем курсы ПК и ППК для учителей

Вебинар для учителей

Свидетельство об участии БЕСПЛАТНО!