"Ягез әле, әниләр!"
Музыка астында алып баручы чыга
А.Б. Хөрмәтле әниләр, укучылар, килгән кунаклар! Кичэбезнен хэзер башланачак икенче олешен дэ без гүзәл һәм уңган әниләребезгә багышлыйбыз. Әйдәгез, хөрмәтле дуслар, кул чабып, әниләребезне бирегә чакырыйк.
Музыка астында әниләр үз өстәлләренә чыгып утыралар.
А.б. Кичәбез “Ягез әле, әниләр!” дип атала. Әниләрне командаларга бүлү өчен подностагы карточкаларны алырга тәкъдим итәм. Рәхим итегез!
Карточкалар артында 1 һәм 2саннары язылган.Һәр әни карточкалар ярдәмендә кайсы командада булуын ачыклый. Һәр команда үзенә исем сайлый.
А.Б. Менә бу өстәл артында жюри әгъзалары утыра.(жюри әгъзалары белән таныштыру) Ә хәзер бүгенге матур бәйрәм белән әниләребезне котлап җыр тыңлап китәрбез.
Җыр башкарыла «Моя мама»
А.Б. Без бүген әниләребезнең уңганлыкларын, осталыкларын һәм җитезлекләрен тикшерербез.
Ә хәзер уеныбызны башлыйк.
Бу бәйгедә тәүге тапкыр
Чыктык сезнең каршыга.
Уңганлыкта, житезлектә
Сыналырбыз ярышта
1нче конкурс.”Көтү куу”
А.б. Бу конкурс “Көтү куу” дип атала . Һәр командадан әниләр чиратлашып “абзарга” “көтүне куып” кертергә тиеш.
Һәр уенчы билгеләнгән арада кабартылган шарларны гимнастик таяклар ярдәмендә капкага алып барырга һәм кертергә тиеш.
2нче конкурс.”Мәргән” яки снайпер
А.б. Бу конкурста әниләрнең төз ату осталыкларын тикшерербез. Конкурс “Мәргән” яки дип атала.
Һәр уенчы билгеләнгән араны йөгереп барып, ??? баскетбол тубын кәрзингә атарга тиеш. Кайсы команда тупны күбрәк кертә, шул команда җиңүче була.
3нче конкурс. “Алфавит”
А.б. Бу уенда әниләребезнең тел осталыкларын тикшерербез. Сезгә алфавит тәртибендә балаларыгызда булган яки булдырырга теләгән уңай сыйфатларны язарга кирәк. Жюри сезнең тел байлыгыгызны һәм алфавитны белүегезне исәпкә алачак.
Һәр командага кәгазь һәм ручка бирелә. Кайсы команда тизрәк һәм күбрәк сүз яза, шул җиңүче була. Алфавитны белүләре исәпкә алына. Командалар биремне үтәгән арада җыр башкарыла.
«Песенка Мамонтенка» Гибадуллин Нияз
4нче конкурс. “Йомгак”
А.б. Әниләребезгә җеп эрләү һәм оекбаш бәйләү таныш шөгыль . Хәзер сезнең кул эшенә осталыкларыгызны тикшереп китәрбез. Кем кул эшенә оста- рәхим итегез!
Һәр командадан икешәр уенчы чакырыла. Бер уенчы карандашка җеп чорнарга, ә икенче уенчы киресенчә сүтеп йомгакка чорнарга тиеш . Кайсы тизрәк биремне үти ,шул җиңүче була. Йомгакның сыйфаты исәпкә алына.
5 нче конкурс,, Ромашка»
Әйдәгез, балачактагы хыялларыбызга кайтып килик әле. Бала чакта кем генә артистларга карап сокланмаган да, кем генә алар булып кыланмаган, яки ак халат киеп, врач булып, курчакларны дәваламаган.
( Командирлар чәчәк таҗларын алалар. Анда төрле биремнәр язылган.)
- Сез – Әлфия Авзалова. Зал Сезне көтә, Әлфия апа! Сәхнәгә рәхим итегез.
- Сезгә бүген 3 яшь тулды. Әти-әниегез сезне котлап, яңа курчак бүләк итте. Әй уйнадыгыз да соң инде. Безгә дә уйнап күрсәтегез әле.
- Иртә белән баланы бакчага алып бару күренешен күрсәтегез.
- Кечкенә чакта өйрәнгән беренче җырыгызны яки шигырегезне нәкъ шул вакыттагыча сөйләп күрсәтегез.
- Бакчадан кайтканда, әниегез белән кибеткә кердегез. Күзегез матур уенчыкларга төште. Шуны әниегездән алдыруыгызны күрсәтегез.
- Сезгә 4 яшь. Төне буе тешегез сызлап чыкты. Иртә белән әниегез теш врачына алып барды, сез нишләдегез?
6 нчы конкурс: Модный приговор
Кул астында булган киемнэрне кулланып командадагы бер кешене киендерергэ
Энилэр эзерлэнгэнче Залга мэкальлэр
Агачны яфрак бизәсә, кешене ......... ( хезмәт бизи ).
- Һөнәрле үлмәс, .............( һөнәрсез көн күрмәс ).
- Ата-ананы тыңлаган – адәм булган, ..........( тыңламаган, әрәм булган)
- Олыласаң олыны, ...........( олыларлар үзеңне )
- Яхшыдан үрнәк ал, ............( яманнан гыйбрәт ал )
- Өйнең яме.............( бала белән)
- Казанга ни салсаң,...........(чүмечкә шул чыга)
- Оясында ни күрсә,...........(очканында шул булыр).
7 нче конкурс Причёска ясау Озын толым
Кызларның чәчен үрү (командадан бер кеше). Иң оригинал прическа кемнеке булыр икән?
Энилэр прическа ясаганчы залга табышмаклар
Бик сәләтле икәнсез,
Талантлы – шаккатырлык,
Минем сыныйсы килә:
Ничек сезнең тапкырлык?
1) Һәй,егет, бу ничек була?Минем өч икмәгем бар, берсе белән алган бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен үзем ашыйм.(Ата- анасына, баласына, үзенә)
2) Ишек төбендә алтын таяк.(кияү)
3) Ике атага, ике улга 3 йомырканы тигез итеп бүләргә кирәк.1 йомырка тисен.(бабай, ата, ул)
4) Бер көзгегә дөнья сыйган.(Телевизор)
5) Ишекле түрле яшь килен йөри.(Себерке)
6) 4 татар, дүртесен дә бер чиләк төбенә атар.(Сыер саву)
7) Асты диңгез, өсте нур(Бәби)
8) Дөньяда иң кирәк, иң кирәктән ни кирәк?(Саулык)
9) Һәркемдә бар (Исем)
10) Үлчәүләрдә үлчәнми,
Базарларда табылмый,
Үзеңнеке булмаса,
Кешедән сатып алып булмый.(Бәхет)
11) Фатыйма белән Хәдичә
Бер- берсенә караша,
Килә алмыйлар янәшә (Идән, түшәм)
12) Көндез - хөрмәттә,
Кич –хезмәттә.(Юрган)
13) Мең туган бер каеш буган.(Себерке)
14) Дүрт татар хатыны бер яулык ябынган(Өстәл)
15) Нәрсә өстәл янында бик кирәк? (Авыз)
8 нче конкурс Иң истә калган вакыйга.
Әниләре балаларының кечкенә вакытларын искә төшереп китсеннәр әле. Алар белән булган кызыклы вакыйгаларны искә төшереп безгә дә сөйләтик әле үзләрен.
9 нчы конкурс Жырны танып бел». Русчалатып эйткэндэ «Угадай мелодию».
Балалар жырларын белэлэр микэн энилэр,эйдэгез, сынап карыйк.
10 нчы конкурс Шигырь
Бәйгебезнең алдагы биреме шигырь юллары белән бәйле. Без сезгә танылган шагыйрьләребезнең шигырь юлларын укырмын. Сез аларны дәвам итәргә, аның исемен, авторын әйтергә тиеш буласыз.
--- Әйдәле, маэмай, өйрән син... Г.Тукай
----: Җырларым, сез, шытып йөрәгемдә...(М.Җәлил)
---: Нэкъ Казан артында...Г.Тукай)
---- Иртәнге таң нурыннан...(М.Җәлил)
11 нче конкурс – Баек «Оста биюче» дип атала. Лезгинка восточный татар башкорт мари ??? рус
А.б. Кадерле әниләр! Конкурс ахырына якынлаша. Ә хәзер жюри бәйгегә йомгак ясаган арада укучылар башкаруында кунелле бию – «Хорошее настроение»
.
А.б. Кадерле тамашачылар! Жюри бәйгегә йомгак ясады. Хәзер сүзне аларга бирик.
Жюри конкурс нәтиҗәләре белән таныштыра.
А.б. Хөрмәтле әниләр! Бәйгебез тәмам. Килүегезгә, бәйгедә катнашуыгызга зур рәхмәт! Алдагы тормышышызда зур уңышлар, сәламәтлек, бәхет теләп калабыз.
Сезнен белэн хушлашырга
Матур сузлэр эзлибез.
Тормышыгыз гузэл булсын.
Ак бэхетлэр телибез!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш-
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
Киләсе очрашуларга кадәр, сау булыгыз!