СДЕЛАЙТЕ СВОИ УРОКИ ЕЩЁ ЭФФЕКТИВНЕЕ, А ЖИЗНЬ СВОБОДНЕЕ

Благодаря готовым учебным материалам для работы в классе и дистанционно

Скидки до 50 % на комплекты
только до

Готовые ключевые этапы урока всегда будут у вас под рукой

Организационный момент

Проверка знаний

Объяснение материала

Закрепление изученного

Итоги урока

Яңа ел өчен шигырьләр

Категория: Всем учителям

Нажмите, чтобы узнать подробности

 

 

 

 

 

Яңа ел турында җырлар, шигырьләр.

 

 

ЯҢА ЕЛ

Яңа елга бүләк алып Кыш бабай килде. Бакчадагы һәр балага  Бүләкләр бирде.

Кар кызы да яңа елга Кунакка килгән. Кыш бабай бездә икәнен Ул каян белгән.

Уйнап — биеп яңа елны Каршы алабыз. Яңа елда матур теләк Теләп калабыз.

ЧЫРШЫ

Бүлмәдә чыршы агачы: Ул яшелдән киенгән. Чыршы да урманнан безгә Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны Бизәдем төрле төскә. Кызыл йолдыз ясап куйдым Балкысын өчен өскә.

Нур Гайсин

ЧЫРШЫ ЯНЫНДА

Айда кар яумый икән, Җилләр дә исми икән. Безнең яшел дустыбыз Чыршы да үсми икән.

Егет булып үсеп җиткәч Айга очып китәрмен. Бүләк итеп айга да Яшел чыршы илтермен.

Айга юл ачык хәзер Сез дә очып барырсыз. Киләчәктә яңа елны Айда каршы алырсыз.

 

 

 

 

Гөлшат Зәйнәшева

РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай, Сагынып килеп җиттең,  Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең, Һәммәбезгә көч бирдең, Рәхмәт сиңа, Кыш бабай, Безнең белән дус бабай!

Д.Гарифуллин

КЫШ БАБАЙ КИЛӘ

Котлап бөтен кешеләрне Яңа ел белән, Җилдереп кенә пар атта, Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага, Ә анда бүләк: Уенчык төлке, аюлар, Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет Керпе һәм туплар… Җаныңа ни кирәк,анда Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп, Капчык кулында. Кар бураннар тузып кала Аның юлында.

Д.Гарифуллин

АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН

Көн артыннан көннәр үтә, Гүя еллар йомгак сүтә. Иске елның матур киче Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә Кара, кара, карасана! Кыш бабай килә түгелме, Ак бизәкле чанасында?

Көтәбез без әйдә килсен, Ак бәхетләр алып килсен! Шул бәхетне барыбызга, Тигез итеп бүлеп бирсен.

КЫШ БАБАЙ, ТЫРЫШ БАБАЙ

Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән. Әллә сагынып көткәнне белгән. Алып килгән ул зур шугалаклар,  Өеп тә куйган бөтен җиргә кар.

Тәрәзәләргә ясаган атлар, Ул биек таулар, чыршы, наратлар Шуларга карап гаҗәпкә калам, Ничек ясый? — дип сокланам аңа.

КЫШ

Салкын кыш килде, Тышта бик суык. Кошлар җим эзли Агачка кунып.

Әйдәгез, дуслар, Кошларны саклыйк. Һәрбер агачка Җимлекләр ясыйк.

КЫШ БАБАЙ ЯСАДЫК

Җыелып җепшек кардан, Кыш бабай ясап куйдык. Матурлап аның күзләрен, Авызын хәтта уйдык.

Нинди эш кушыйк аңа дип Кичен уйлап тордык та – Каравылга дип калдырдык Бер таяк тоттырдык та.

Д.Гарифуллин

КЫШ БАБАЙ

Җилкәсенә капчык асып, Кыш бабай килеп керде. Төрле кызык сүзләр әйтеп,  Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап, Бик шәп бии башлады. Биемәскә, аягында: Безнең апа башмагы.

 

 

 

 

 

М.Файзуллина

КАР ЯУДЫ

Менә нинди кар яуды: Ап-ак булды җир өсте. Чаналарга, чаңгыларга Җиткереп булмый эшне.

Бөтен дөнья чаж да чож, Тауда — тау шуучылар. Тау асты да чуп-чуар, Тау өсте дә чуп-чуар.

Тау башыннан төшкәндә Мәтәлеп тә китәләр. Ничек итсә-итәләр, Барыбер төшеп җитәләр.

Гел шома гына булмый шул, Кайчакта егылалар. Егылсалар егылалар, Алар бит чыныгалар.

Галимҗан Латыйп

КАР ЯУГАН

Тәрәзәгә күз салдым Тордым да бүген иртән. Күргәч аптырап калдым: Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр: Әллә он сипкәннәрме, Әллә зур мичкәләрдән Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган... Белдем-белдем — кар яуган! Әй шәп булган, шәп булган — Без шуарбыз таулард

 

                 

       Чыршы                    Л.Хисмәтуллина музыкасы, Ә. Ерикәй сүзләре

Төрле-төрле утлар яна,

Без уйныйбыз әйләнеп.

Бигрәк  матур, бигрәк ямьле

Безнең чыршы бәйрәме.

Җырлый-җырлый әйләнәбез,

Чыршы тора уртада.

Кунак булып ак сакаллы

Бабай килгән ёлкага.

Чыршыдагы җем-җем утлар

Сүнәләр дә яналар

Без җырлыйбыз, шатланабыз.

Без - сөйкемле балалар