Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гәрәева Эльвира Ирэк кызының
1 нче сыйныф рус төркеме укучылары өчен татар теленнән ачык дәрес планы
Предмет : татар теле
Сыйныф: 1 Ж
Укытучы : Гәрәева Э.И.
Үткәрү вакыты: 26.12.16.
Тема: Яшелчәләр һәм җиләк – җимешләр темасын ныгыту
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәсе : : “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” темаларына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү;яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен атый белү, Нинди? соравына җавап бирә белү, кирәк, кирәкми сүзләрен белү күплек сан кушымчаларын белү
Ме т а п р е д м е т нәтиҗәсе -
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеген бәяләү,үзбәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Ш ә х е с к ә кагылышлы нәтиҗәләр- башкалар белән диалог оештырырга әзер булу, үзара аңлашу, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү , ихтирамлылык тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа проекторы, экран, тылсымлы тартма , рәсемнәр (домино ) ,такта , дәреслек, смайликлар
Дәрес барышы:
I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1. Дәресне оештыру.
Исәнләшү.
Уңай психологик халәт тудыру.
- “Татарча да яхшы бел” җырын җырлату
2. Актуальләштерү.
- Сорау- җавап формасында
-Хәлләр ничек?
-Сиңа ничә яшь?
-Син кайда яшисең?
-Син нәрсә яратасың?
- Кыяр кайда үсә?
3 Дәрес темасына, максатына чыгу .Укучыларны мотивлаштыру
Ребята, посмотрите, у меня на столе какая- то интересная коробочка стоит.Ой, да она не простая, волшебная Ну-ка что там интересно ( пытаюсь открыть ) Она не открывается, видимо нужно ключик добыть , а как его найти . Ребята как вы думаете, чтобы открылась коробочка что нам нужно сделать . Для этого мы с вами должны постараться показать свои знания по теме Яшелчә, җиләк- җимеш и найти ключик к коробочке .
4. Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Укучыларны гомумиләштерелгән эшчәнлеккә әзерләү.
Тиешле дәрәҗәдә яңадан үзләштерү (үзгәртелгән сораулар белән).
Фонетик күнегү ярдәмендә сүзләрне кабатлаттыру:
( рәсемнәр тактада эленгән була) Берсе булмый ( кайсы яшелчә юк) табып әйтәләр
Җиләк – җимешләрнең сыйфатларын атап чыгам балалар үзләре табып әйтергә тиеш булалар
Мәсәлән: ул кызыл, тәмле, файдалы, түгәрәк ( алма)
Группада эш бирелә:
Скоро праздник Новый год , а какой Новый год без праздничных блюд
Сейчас один из команды выбирает, что вы должны будете приготовить вместе с командой ( карточкалар тартып алалар) 1. Винегрет 2. Кышкы салат 3. Борщ
Бирем: киселгән карточкалардан җөмләләр төзиләр ( Мин кишер яратам. Бакчада суган үсә. Мин кызыл алма яратам. Шалкан түтәлдә үсә. Мин тозлы кәбестә яратам. Кыяр бакчада үсә.
Кибеттә уенын оештыру ( кирәк , ничә сум, мәгез, рәхмәт сүзләрен сөйләмдә актив куллана белү)
Физминут ясау : “Бөрлегәнем” җыры, “Кәрия –Зәкәрия” уены
5 Белем һәм осталыкларны яңа ситуациядә куллану.
Күплек сан куш-ны ныгытуга бирем ( интерактив такта белән эш ) бергәләп күмәкләшеп эшлиләр, рәсемнәр аша ныгытыла ( үз-узләрен тикшереп баралар )
“Домино” уенын уйнау ( һәрбер командага карточкалар таратыла балалар бергәләшеп лото уены аша тиешле карточкаларны тоташтыралар ) Дөреслеген бер команда икенчесенекен тикшерә, дөреслеген карый, бәя бирә .
Нәрсә артык уены ( группада эшлиләр ) карточкалар таратыла 1. Кыяр, чөгендер, кавын , суган, шалкан 2. Алма, әфлисун,карбыз,кишер , кавын 3. Кура җиләге, карлыган, алма, кабак,кавын ( Обсудите в группе алар нинди?)
Уен ( что я за овощ, что я за фрукт )
Командадан берәр укучы чыга һәм сораулар аша нәрсә икәнлеген табып әйтергә тиеш
Мисал : алма: мин түгәрәкме, мин кызылмы, мин тәмлеме, мин файдалымы...
5. Рефлексия.
1. Рефлексив кабатлау.
Подведем итог урока.
Дәреснең темасы нинди?
Яшелчәләр, җиләк – җимешләр
Бу дәрестә без нәрсәгә өйрәнергә тиеш идек? Чему должны были научиться на уроке?
Запомнить названия овощей и фруктов и научиться задавать вопросы с этими словами. Для чего человеку нужны овощи и фрукты?
Они полезны для здоровья, в них много витаминов.
-Ребята, как вы думаете, мы сегодня хорошо поработали на уроке ? Что вам больше понравилось на уроке, что было сложно выполнять ? кому из ребят вы бы подарили красный смайлик , какой смайлик вы бы дали себе Оцените себя ,как каждый из вас поработал на уроке ?( үзбәя ясала )
( смайликлар ярдәмендә) кызыл -бик яхшы, сары- яхшы, зәңгәр- тырышырга кирәк .
А давайте попробуем теперь открыть нашу коробку ( коробка ачыла һәм анда Кыш бабайдан хат була:
Исәнмесез 1 Ж укучылары!
Сезгә Кыш бабай хат яза. Мин сезне Яңа ел белән котлыйм! Яхшы укыгыз, әти-әнине тыңлагыз, сәламәт булыгыз! Яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз! Сау булыгыз!
Балаларга бүләкләр таратыла. Шуның белән дәрес тәмамлана .
Дәреснең үзанализы
Мин 1 Ж сыйныфында татар теленнән ачык дәрес күрсәттем. Бу рус төркемендә барлыгы 17 укучы укый 1 бала татар, 2 катнаш гаиләдән калганнары саф рус балалары, күргәнегезчә, төркем күбрәк малайлардан тора ,класс белем яктан урта дәрәҗәдә, актив, эмоциональ, тәртипләре әле формалашып кына килә.
Дәресемнең темасы Яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, тематик планда бу темага 7 сәгать бирелә
Дәрес тибы- белемнәрне гомумиләштерү дәресе
Дәресемнең темасыннан һәм структурасыннан чыгып мин түбәндәге планлаштырылган нәтиҗәләр билгеләдем:
Тема буенча предмет нәтиҗәсе: “Яшелчәләр”, “Җиләк-җимешләр” темаларына караган лексик-грамматик конструкцияләрне сөйләмдә актив куллануга ирешү;яшелчә һәм җиләк-җимеш исемнәрен атый белү, Нинди? соравына җавап бирә белү, предметларны күплек сан кушымчаларында әйтә белү
Метапредмет нәтиҗәләре
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеген бәяләү,үзбәя бирә белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Укытучы һәм яшьтәшләре белән бердәм эшчәнлекне оештыра белү, төркемдә эшли белү, аралашу этикетын булдыру,бер- беренә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү
Ш ә х е с к ә кагылышлы нәтиҗәләр- башкалар белән диалог оештырырга әзер булу, үзара аңлашу, әдәплелек кагыйдәләрен үтәү , ихтирамлылык тәрбияләү.
Дәрескә максат куйганда программа таләпләре, өйрәнеләсе материалның эчтәлеге, укучыларның белем дәрәҗәсе исәпкә алынды. Бу дәрес - “бакчада ” темасы буенча 7 нче дәрес.
Дәреснең актуальләштерү этабында мин укучылардан дәрес максатын әйттердем ( мотивация аша).
Дәреснең структурасы аның тибына һәм максатына яраклаштырылган. Вакыт этаплар буенча дөрес бүленде дип исәплим. Дәрес этаплары бер-берсенә үрелеп барды. Дәрес башындагы психологик уңай халәт укучылар эшчәнлегенә уңай тәэсир итте.
Дәрес эчтәлеге
Дәрес материалы күләме укучылар өчен оптималь дәрәҗәдә. Максатка ирешер өчен дәрестә төрле күрсәтмә материал, таратма материал кулландым , интерактив такта ярдәме аша теманы ныгыттым.
Дәрестә кулланылган барлык эш төрләре дә уен формасында, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алынып төзелде . Укучылар төркемнәрдә эшләгәндә киңәшләшеп, дөрес җавапларны билгели алдылар .