Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Ямаширмә «Йолдыз» балалар
бакчасы муниципаль
бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Икенче кечкенәләр төркемендә 8 Март бәйрәме
“Язгы кояш нурында”
Тәрбиячеләр: Асылгәрәева А.А.
Мифтахова А.А.
Муз.җитәкчесе:Сафиуллина Л.А.
2017 ел.
( Залга балалар керә. Бүлмә уртасында сандык тора. )
Тәрбияче: Балалар бу нәрсә?
Балалар: Сандык.
Тәрбияче: Әйдәгез ачып карыйк әле, анда нәрсә бар икән?
(ачып карыйлар) (Сандыкта алъяпкыч, пешекче шапкасы,куна тактасы бар)
Т: Бу нәрсә?
Б: Алъяпкыч.
Тәрбияче: Әйдәгез балалар без сезнең белән бүген пешекчеләр булабыз. Хәм җырлый-җырлый әниләребезгә тәмле прәннекләр пешерербез. Пешерәбезме?
Балалар: Пешерәбез.
Песня: “Пирожки”
(Балалар пешекчеләр булып киенеп, тозлы камырдан җырлый-җырлый прәннекләр пешерәләр һәм мичкә пешергә куялар)
(Балалар пешергән арада залда моңсуланып Кояш кызы утыра.)
Тәрбияче: Балалар безнең прәннекләребез пешә торсын, ә без әниләребезне бәйрәм белән котлап китәбез.
Март аенда, кар өстендә
Кояш нурлар уйната –
Яз килә, каршы алыгыз –
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме –
Әниләр, әби – апалар,
Хатын – кызлар бәйрәме!
Кадерле хатын - кызларыбыз, сезне язның беренче бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, эшегездә, гаиләгездә уңышлар телибез. Кадерле әниләребезне балаларыбыз да котлап китсен әле.
Ризәлә:Мин дә котлыйм, әни сине
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә.
Зилә: Бүген әниләр бәйрәме
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Раил:Дөньяда иң әйбәт әни
Минем әни, әлбәттә.
Өйрәтә әни безне
Әйбәт, матур гадәткә.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле, кемдер монда күңелсезләнеп утыра, ул гади кыз түгел,ул кояш кызы. Аңа нидер булган бугай, кәефсез кебек. Кояш кызы , син нигә шулай күңелсез?
Кояш кызы. Бүген бар да елмая, көлә, чөнки бүген әниләр, әбиләр бәйрәме. Ә минем беркайчан да әнием булмады, миңа шуңа күңелсез.
Алып баручы. Борчылма, күңелсезләнмә, кояшкай, кил безнең янга. Безнең балалар белән бергәләп күңел ач,уйна.
Кояш. Рәхмәт, балалар, күңелләремне сез генә күтәрсәгез инде.
Алып баручы: Балалар әйдәгез кояш белән карусель җырлы биюле уенын уйнап алабыз.
Музыкаль уен «Карусель»
Алып баручы. Кояшкай, ә синең кәрзинеңдә ниләр ул ялтырый?
Кояш. Монда минем нурларым. (балалардан төсләрен сорый, күрсәтә)
Менә монысы ак нурым
Ул һәрвакыт бик шаян
Илтә безне озын колак – куянга
Уятып карыйк әле, ул өйдәме?
(Балалар теремкәй янына баралар, шакылдаталар, Куян чыга)
Алып баручы. Исәнме, Куянкай.
Куян. Бу мин куян – озын колак. Ә сез кемнәр?
Алып баручы. Йомшаккай, син курыкма, безнең балалар бик акыллы. Менә без дә бәйрәм итәргә аланлыкка килдек, бүген язның беренче бәйрәме - 8 март. Ә син әниеңне бәйрәм белән котладыңмы?
Куян. Әйе, мин аңа кишер бүләк иттем.
Алып баручы: Әйдә, куянкай, безнең әниләребезне дә уйнатып алыйк әле.
Уен: “Үз балаңны таны”
( Берничә кыз, малай чыгып басалар. Шул балалар арасыннан берсенең әнисе чакырыла. Ул күзен бәйләп үз баласын табырга тиеш була)
Уен: “Үз әниеңне таны”
(Киресенчә бер бала берничә әни арасыннан үз әнисен табырга тиеш)
Куян. Бик матур уйнадыгыз, рәхмәт, күңелләрем күтәрелеп китте. Биредә төлке күренмиме?
Кояш. Юк-юк , биредә төлке юк.
Куян. Эх, менә сез куяннар булсагыз, мин сезнең белән бер сикергәләп уйнап биер идем.
Кояш. Бер дә күңелсезләнмә. Безнең балалар хәзер куянга әвереләләр.
Урыннарда әйләндек
Куяннарга әверелдек.
(Биегәндә куян чыгып китә)
Кояш. Ә безнең куяныбыз кая китте соң, төлкене күрдеме әллә?
Бер- ике әйләндек
Балаларга әверелдек.
кем уята, минем йоклыйсым килә. (Аю өненнән генә тавыш бирә)
Алып баручы. Балалар, әйтегез әле, бүген нинди бәйрәм?
Балалар. Әниләр бәйрәме.
Алып баручы. Әйдәгез әниләребезгә үзебезнең шигырләрне бүләк итик.
Ралия:Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бар дөнья балкып торсын.
Әни бәйрәме икәнен
Әти дә белеп торсын,
Әти дә көлеп торсын.
Зәлия: Әни пәрәмәч пешерде
Вак итеп, тәмле итеп.
Без табында чәй эчәбез
Бергәләп тәмле итеп.
Әмир: Мин дә булышам әнигә,
Пәрәмәчләр ясарга.
Үзең эшләгәч тәмле ул,
Кирәк эшләп ашарга.
Руфинә:Пөхтә итеп өйне җыям
Гөлләремә су сибәм.
Курчакларымны йоклатам
Еласалар, юатам.
Менә ничек тырышам
Әниемә булышам.
Иделия:Мин әнигә булышам
Идәннәрне юышам.
Әнием күк эш остасы
Булу өчен тырышам
Альмир:Кояш, кояш мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа.
Саида:8 март бүген
Әниләр бәйрәме.
Бүләк итәрмен
Чәчәк бәйләме.
.
Айсылу:Син, әнием, минем өчен
Бу дөняда бер генә.
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
Нәргизә:Уянганда елмаям мин
Бар дөнья балкып китә.
Әниемә көлеп карыйм
Телим хәерле иртә.
Әдилә: Әни диеп язып куйдым,
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый.
Әни сүзен таптарга.
Җыр « Бүген бәйрәм»
Кояш. Балалар, бик матур җырладыгыз. Минем кызыл нурым бар дөньяны яктырта, кемгәдер юл күрсәтә. (матрешка керә җырлап)
Матрешка. Мин сезнең белән бәйрәм итәргә килдем. Сезгә матур яулыклар да алып килдем. Әйдәгез, бер биеп – җырлап алыйк әле.
Җыр «Төсле яулыклар»
Кояш. Сезнең белән миңа чынлап та бик күңелле.
Матрешка. Ай-яй, ә минем нәни матрешкаларым кая соң? (Матрешкалар булып киенгән малайларны алып керә, бии – бии керәләр)
Җыр «Мы матрешки»
Кояш. Матрешка, синең матрешкаларың бигрәк булганнар икән.
Алып баручы: Балалар, безнең әниләребез утырып арганнардыр, әйдәгез аларны да кояш белән уйнатып алыйк әле.
( Уртага 10 әни чыга, аларга шарлар, фламастерлар бирелә. Һәр әни шарда үз баласын ясый. Кемнеке бик ошаганы була, шул җиңүче)
Кояш. Дусларым, миңа китәргә вакыт, яшел нурым минем күккә юл күрсәтә.Мин һавага күтәрелеп җирне җылытырмын,карны эретеп,яз чәчәкләрен умырзаяларны үстерермен. Сез аларны әниләрегезгә, әбиләрегезгә бүләк итәрсез, Әйдәгез, дусларым, мине бераз озата
барыгыз.( Барысы бергә чыгып китәләр)